Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ковидтан соң бер дә чәчем калмады»: авыл хастаханәсендә бүтән табибларны көтәләр

Тәтеш районы Олы Тархан авылында участок хастаханәсе бар. 80нче еллар азагында җыелган табиблар коллективы әле дә хастаханәне тотып тора. Алар аша кимендә 3 буын узган инде. «Хастаханә белән бергә картайдык», – дип елмаеп та куялар. «Интертат» хәбәрчесе авыл хастаханәсендә булып кайтты.

news_top_970_100
«Ковидтан соң бер дә чәчем калмады»: авыл хастаханәсендә бүтән табибларны көтәләр
Гөлүзә Ибраһимова

Республикадагы участок хастаханәләренең күпмесе ябылды, күпмесе амбулаториягә әйләнеп калды. Былтыр гына Яңа Кенәрдәге 2 катлы хастаханәнең ябылуы турында язган идек. Андый хәлләрне авыл халкы бик авыр кичерә. Олы Тархан авылындагы хастаханәдә «ашыгыч ярдәм» бүлеге ябылгач та, халыкка читен булган. Анда дәваланучы апалар әле дә: «Хастаханәне ябып куя гына күрмәсеннәр», – дип тора. Кызыл түбәле, 2 катлы бина җәй көне дә авырулар белән тулы.

Хастаханәнең астагы өлешендә – амбулатория, ә икенче катта авырулар ята. Кайсы көндез дәвалана да кайтып китә, кайсылары тәүлекләр буе табиблар карамагында. Бу бина 1986 елда ачылган, аңа кадәр эшләгән дәвалау үзәге агачтан булган.

Хастаханә диварлары 80нче еллардан – ачылган вакыттан бирле капиталь ремонт күрмәгән икән. Косметик ремонт кына ясалган булган: яңгыр, кар суы саркып торган түбә яңартылган һәм пластик тәрәзәләр куелган. Тышкы яктан шыксыз гына булып тоелган хастаханәнең эче җанлы, ул хәзер дә тәнне дә, күңелне дә дәвалау урыны.

Хастаханә ачылган вакытта табибларны монда «распределение» белән җибәргәннәр. Алар бөтен гомерләрен авыл халкының сәламәтлеге сагында торуга багышлаган. Хәзер барысы да лаеклы ялга чыккан булса да, авыруларны ташлап китә алмыйлар, чөнки алмашка кеше юк.

90нчы елдан башлап хастаханә белән баш табиб Равил Мөбарәкшин җитәкчелек иткән. Аның 2020 елда вафат булуы коллектив өчен зур югалту була. Хәзерге вакытта Тәтеш районы Олы Тархан авылында участок хастаханәсе Ринат Гыйльметдиновның кулы астында. Ул элегрәк теш табибы-хирург булып эшләгән.

Хастаханәгә кергәндә линолеум җәйгән идән ыңгырашып куя. Хлор исе сизелә. «Ашыгыч ярдәм» бүлмәсенә йозак эленгән. Кайчандыр хастаханәдә бала тудыру, хирургия бүлекләре дә булган. Хәзер анализларны да Тәтешкә илтергә кирәк.

«Бернинди үпкә дә юк»

Ринат абый Гыйльметдинов тешләрне дәвалау бүлмәсендә иде. Андагы аппаратура да 2008 елгы.

Яшерерлек урын юк, җиһазлар иске шул инде, – диде ул. – Бинага капиталь ремонт та кирәк. Оргтехника, ягъни компьютерлар белән дә проблемалар бар, тик хастаханә ябылса, халыкка ярдәм күрсәтүдә чылбыр өзелә. Әйе, без «теге» елларны сагынып искә алабыз. Хастаханә тулысынча тәэмин ителгән иде, табиблар да җитә иде. Шулай да, зарланмыйбыз. Безне аңа өйрәтмәделәр. Без эшли башлаганда, безнең участокта 10 меңнән артык кеше иде, хәзер 4 мең тирәсе. Демография күрсәткече дә начар, аның сәбәпләре күп. Мактанып та, зарланып та булмый, ничек ияләнгән, шулай эшлибез, булдыра алган кадәр тырышабыз. Без монда барыбыз да диярлек – «распределение корбаннары», – дип сөйләде ул.

Ул монда 1988 елның август аенда килгән. Тумышы белән Ринат Азатович Аксубай районыннан. Югары уку йортыннан җибәрү буенча, тормыш иптәше Әлфинур апа авылына кайткан. Әлфинур апа «ашыгыч ярдәм» бүлегендә эшләгән. Хәзер ул лаеклы ялда.

Мин, 8нче классны тәмамлагач, медицина училищесына кердем. Миннән берничә сыйныфка өлкәнрәк малайлар медка китте, алар минем өчен үрнәк кебек иде. Минем дә медицина юлын сайлыйсы килде. Мәктәптә яхшы укыдым. Училищены тәмамлагач, армиягә киттем, санитар частьта хезмәт иттем. Анда медицина тәмен тойдым. Кайткач институтка укырга кердем. Һәрвакыт уку белән эшне бергә алып бардым. «Ашыгыч ярдәм»дә эшләгәндә, хезмәт хакы алырга баргач, Әлфинур белән танышкан идем. Соңгы курсларда укыганда өйләндем. Интернатураны Түбән Камада уздым. Эшкә калыр өчен анда урын юк иде, Аксубайга да башкаларны җибәргәннәр. «Распределение» вакытында: «Хатының кайсы яктан?» – дип сорадылар. Тәтеш районыннан, дидем. Анда белгеч кирәк, диделәр. Интернатураны тәмамлагач, кайттым. Монда да районның данлыклы табиблары кул астында эшләдек. Бер-бер артлы 3 кызыбыз туды, шулай итеп калдык, – дип искә алды ул.

Ринат абыйга быел 63 яшь тулган. «Авыл халкының сәламәтлеген саклауга барысын да бирдек. Зарланмыйбыз да, бернинди үпкә дә юк», – дип елмая ул. Советлар мәктәбе аларны шулай тәрбияләгән. Инде тәҗрибәләре булган табиблар, яңа гына ачылган, тулысынча яңа аппаратлар булган бинага эшкә кергән.

Буыннар алмашы булырга тиеш. Буыннар алмашсын өчен, заманча җиһазлар булган хастаханә кирәк. Мәсәлән, яшь белгеч килә: «Миңа бу шартлар туры килми, яңа аппаратура бирегез», – ди. Ул хаклы була. Тәҗрибәсе булмаса да, ул эш өчен шартлар таләп итә ала. Уку йортларын тәмамлаган яшьләр белән үзем дә сөйләшеп карыйм. Шәһәрдә шәхси теш дәвалау клиникалары ачылып торганда, теш табибы монда калмый инде, – дип сөйләде табиб.

Һәр табибка 4-5 авыл туры килә

Икенче катның буш коридорыннан атлап барабыз. Палаталарның ярымачык ишекләреннән авырулар күренеп китә, бер буш ятак та юк. Үзара сөйләшкән, тамак кырып куйган тавышлар ишетелә, кемнәрдер капельница ала. Анда гомумән кычкырып сөйләшү юк, табиблар да тыныч кына сөйләшә. Стационарда 19 ятак урын бар, шуларның 6сы – көндезге стационар.

Физиотерапия кабинетында Фәния апа Якупова эшли. Ул баш шәфкать туташы вазифасын үтәүче булып та тора. Авырулар физиотерапияне алган инде, ул бүлмәдәге 3 ятак та буш. Фәния апа хастаханәдә 1990 елдан эшли.

Минем әнкәй стоматологиядә шәфкать туташы булып эшләде. Әнкәйдән күреп, өйрәнеп, хлор исен иснәп үстем. Шулай итеп, үзем дә медицинаны сайладым. Буада училищены тәмамлагач, «распределение» буенча Казанга киткән идем. Әнкәй авырып китте дә, аны карарга кайттым. Палата шәфкать туташы булып эшли башладым. 60лап авыру ята иде, шулай да эшнең авырлыгы сизелмәгән инде, шулай тиеш кебек иде ул вакытта, – дип искә алды ул.

Хәзер хастаханәдә барысы 32 кеше эшли. 12 шәфкать туташы, 4 гомуми практика табибы бар. Һәр табибка 2 шәфкать туташы беркетелгән, алардан кала «палатный» шәфкать туташлары бар. Һәр табибка 4-5 авыл туры килә. Һәр атна саен табиб үзенең участогына чыга. Табибларны йөртү, анализларны районга илтү өчен машина бар. Кирәк булса, авыруларны да районга илтеп куялар.

Без барыбыз да пенсиядә инде. 30 яшьлек бер кыз яшь белгеч булып кайтты. Ул Киртәледән килеп йөри. Без китсәк, эшләргә кеше калмый. Яшьләр акча артыннан шәһәргә китә. Табибка шәһәрдә эшләргә җиңелрәк инде, безгә хирург та, окулист та, башкасы да булырга туры килә – барысын да белергә кирәк. Авылда халык рәхмәтле инде. Кирәк булган вакытта күрше-тирә безгә мөрәҗәгать итә. Без һәрвакыт ярдәм итәбез, – дип сөйләде Фәния апа.

Фәния апа 7:30га эшкә килә, көндезге 3кә кадәр хастаханәдә була. «Иртән авырулар янына кереп чыгам, зарларын тыңлыйм. Аннары җыелыш була, дежур торучылар төнлә булганны сөйли, аннан соң үзебезнең кабинетка эшкә китәбез. Дарулар кирәк булса, «заявка» язам, аена 2 тапкыр Тәтешкә даруга барам», – дип аңлатты кыскача эш көнен.

Аның белән коридорга чыктык. Процедура кабинетыннан, система штативын тотып, шәфкать туташы Румия апа Җамалова чыгып бара. Ул да монда 25 елдан артык эшли, Кызыл Тархан авылыннан килеп йөри. Палата шәфкать туташлары тәүлек буе эшли.

Процедуралар, системалар, уколлар ясап, дарулар биреп көн уза. Штативларны бер палатадан берсенә күтәреп йөгерәбез. Һөнәремне мин үзем сайладым, авыруларга ярдәм итәсе килде. Минем зур апам Тәтештә бала тудыру йортында акушер иде. Безнең коллектив әйбәт, бер гаилә кебек яшибез, – диде ул һәм палатага ашыкты.

«Бетермәсеннәр генә»

Фәния апа белән 3нче палатага кердек. 4 кешелек палата. 2 авыру система ала. Тәрәзә зур булгач, бүлмә яп-якты. Гадәттәгечә һәр карават янында бәләкәй өстәл бар. Керүгә үк: «Кызым, Аллага шөкер, ашаталар-эчертәләр, даруларны бирәләр», – диделәр. Керүгә сул як ятакта ятып торучы Данирә апа Маштыева 3 көн элек килгән. Кан басымы күтәрелеп интектерә, ди.

Гел монда чабабыз инде. Әле ярый бу больница бар. Моны бетермәсеннәр инде, «скорый»ны бетерделәр дә харап иттеләр, бик кыен булды. Кан басымы күтәрелгән саен монда киләбез, еш була шул. Тиз генә күтәрелә дә китә. Төнлә дә килгәнем бар. Уколлар кадап җайга китерәләр. Рәхмәт яусын. Табиблар, санитаркалар, пешекчеләр, шәфкать туташлары – барысы да әйбәт. Тәмле итеп ашаталар. Йөри алмаган кешегә өләшеп тә йөриләр. Шәфкать туташлары йөгереп килеп җитә. Рәхмәт, рәхмәт, әле ярый шушы больница бар, бетермәсеннәр генә. Бер «скорый» бирсәләр дә ярый. Палатабыз да җылы, кайнар су да бар. Ремонт ясасалар ярый инде. Ий Аллам, картлар кая барсын инде, – диде ул.

Ремонт кирәк шул, – дип кушылды күрше ятакта система алып яткан Кәүсәрия апа Исхакова. – Больницаны гына бетермәсеннәр, бик кыен булганда киләбез, – ди.

Тәтешләргә дә үпкәләргә юк, – дип дәвам итте Данирә апа. – Шул кадәр авыруны ничек карап бетерергә кирәк?! Анда да әйбәт карыйлар. Былтыр коронавирус белән бик авыр хәлдә яттым, анда терелтеп җибәрделәр. Шуннан соң колак шаулый, кан басымы еш күтәрелә башлады шул. Ковидтан соң бер дә чәчем калмады, – диде. Данирә апа гомер буе колхозда сыер савучы булып эшләгән.

Кәүсәрия апа үзе генә яши. Ирен, әнисен, каенанасын җирләгән. 2 ел элек паралич суккан булган, шуңа хәзер таякка таянып йөри.

Кирәк вакытта киләм, табиблар бик әйбәт. Тәмле ашаталар, үзем рәтләп йөри алмагач, ашарга китереп бирәләр. Былтыр да август аенда дәваланып алдым. Мин үзем дә медицина өлкәсендә эшләдем, шуңа үземнең хәлне аңлыйм да киләм. Әйбәтләр, әйбәтләр, берсенә дә сүз әйтә торган түгел, – диде.

Каршы як дивар буендагы караватта ятучы Катя апа шәфкать туташын чакыруымны сорады. Румия апа бер палатадан чыгып бара иде, шунда ук йөгереп килде, системаны тикшерде.

Барысы да яхшы, йомшак кына сөйләшәләр, Дай Бог им здоровья. Все хорошо, отлично, кызым. Такие врачи хорошие. Только ремонт кирәк, – диде Катя апа. Катя апа Башчы авылыннан килеп йөри. 

«Даруларыгыз беттеме инде?» – дип, ашарга пешерүче апа килеп керде. Ул кеше санын алырга кергән. Палата тагын да җанланды. Сөйләшеп утыргач, Данирә апаның битләре дә кызарып китте. «Тагын кызарган, берәр хәйләң бардыр», – дип елмайды пешекче апа. Барысының да кәефе күтәрелде.

«Кәүсәрия апа, синең система беткән инде», – дип игътибар итте пешекче апа. Кәүсәрия апа системаның энәсен дә үзе алып куйды.

Төнгә палатада Данирә апа гына кала, калганнар кайтып китә. «Мин калам, миңа кайтмаска әйттеләр. Кан басымы төнлә күтәрелә шул. Барыбер төнлә килеп җитәм», – ди.

«Без укыган вакытта шәфкать туташы булу престижлы иде»

Ул арада Алсу Солтанова коридор идәннәрен юып йөри иде. Ул былтыр эшкә урнашкан.

«Мин авыруларга ашарга да китерәм», – диде ул. Таякка таянып, палатадан Кәүсәрия апа чыкты. «Бу кызыбыз да бик әйбәт. Йөгереп йөри, йөгереп эшли, ашарга китерә, бик молодец кыз», – дип мактап узды.

Көндез идән юам, дымлы уборка ясыйм, тузаннарны сөртәм – дип дәвам итте Алсу апа. – Коллектив әйбәт, миңа ошый, авырулар да рәхмәт әйтә. Авыруларга ярдәм итәргә тырышам. «Алсу, нанакачым, телефон җимерелде», – диләр. Карап бирәм. Йомышларын сөйлиләр инде. Миңа ошый монда. 8гә эшкә киләм, 15:00 сәгатькә кадәр эшлим. Коллектив бик дус», – дип сөйләде ул.

Бер бүлмәдә кәгазьләр арасында шәфкать туташы Илмира апа Якимова утыра иде. Ул авыруларның карталарын тутыра. Илмира апа күрше Бакырчы авылыннан килеп йөри. Юлда очраган машиналарга утырып йөрергә туры килә.

1998 елда монда эшкә килдем. Без укыган вакытта шәфкать туташы булу престижлы иде, мин дә шул юлны сайладым. Әле эшли башлаган гына кебек, 25 ел вакыт узып киткән инде, – диде ул.

«Эчмиләр дә, тартмыйлар да, тик авырулар килеп чыгып тора»

Табиб Дания Фәтхуллина үз участогын йөреп кайтты. Дания Әнвәровна 1987 елда монда эшкә кергән. Бу – аның беренче эш урыны. Ул тумышы белән дә Олы Тарханнан.

«Дания апаң булганга больница бар. Ул эшләсә, без эшлибез инде», – диде шәфкать туташы.

Мин кечкенәдән табиб булырга хыялландым, – дип башлады сүзен Дания Әнвәровна. – Яңа ел бәйрәмнәренә дә Айболит булып киенә идем. Бу теләк ел саен көчәя барды, максатка әйләнде. Укыдым да эшли башладым. Бу – минем беренче эш урыны. Башта агач больница иде, 1987 елның кышында монда кердек. Шушы больница белән без дә картайдык. Больница тирәсе ялан кыр иде, без утырткан агачлар үсеп бетте. Алар үсте, без картайдык... Концертлар куя идек, иҗади отчетлар була идек, шул да безне берләштерде.

Эшемне һәрвакыт яраттым, үкенгәнем булмады, гаиләм дә һәрвакыт ышанды миңа. Эштән чакырсалар: «Мин киттем», – дип, чыгып кына китәбез. Өйдә эш турында сорашмыйлар, без дә эштәгене сөйләмибез, барысы да монда кала. Безнең бөтен тормыш эшкә багышланган.

Яшь вакытта барысы да безнең көчтән килә иде, медицина да үзгә иде. Хәзер таләпләр башка. Кәгазь, компьютер эше артты. Халык картая, чөнки яшьләр калмый. Аларны өйләренә барып карарга кирәк, шуңа пунктларга чыгабыз. Әле дә карап кайттык. Олыларга да уңайлы. Безгә ешрак йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары белән киләләр. Инфарктлар яшәрә, авыл җирендә дә авырыйлар. Элек эчүчелек тә бар иде, хәзер алай түгел бит инде, тартучылар да күп түгел. Эчмиләр дә, тартмыйлар да, тик авырулар килеп чыгып тора, – диде табиб.

Дүшәмбе көнне 15:00 сәгатьтән соң дежур табиб өчен дежурлык атнасы башлана. Ул һәрвакыт әзер булып торырга тиеш. «Башка вакытта да «дежур мин түгел», дип тормыйбыз, чакырсалар, киләбез», – ди Дания Әнвәровна.

Табибә «хастаханәгә ремонт булыр әле» дигән өмет белән яши. «Халык бар, коллектив бар, планнар үтәлә, палаталар җәй көне дә тулы. Тикшеренү кирәк булса, Тәтешкә алып барабыз. Яшьләр инде авылга кайтучылар өчен бирелә торган акчага кызып килсә генә, тик әлегә юк шул. Килсеннәр иде. Шәһәр җирендә халыкка ул кадәр якын булып булмыйдыр, монда башка төрле», – дип сөйләде ул.

Минем авыл да Олы Тархан хастаханәсе участогына керә. Бу табиблар мине әнкәй карынында булган вакыттан белә. Ким дигәндә 3 буын алар аша узган инде. Алар халыкка күпме хезмәт күрсәткән.

Урыны белән буяулары купкан, шыксызрак бинаны андагы хезмәткәрләр күңел җылысы белән тутыра алган. Табибларга рәхмәтле авырулар, бер сүздән йөгереп кергән шәфкать туташлары, авыруларның рухын күтәреп торган пешекче апалар, бөтен йомышны үтәргә әзер булган идән юучылар – барысы да шул җылылык чыганагы. Барысы да гомерләрен авылга хезмәт итеп яшәүгә багышланган. «Хастаханә белән бергә картайдык», – диләр бит. Алар да яшь булган, гаилә дә корганнар, иҗади коллектив булып та йөргәннәр, хәзер дә күңел биреп эшлиләр. Рәхмәт сезгә, табиблар! 

Фото: © https://tetushi.tatarstan.ru

  • Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы биргән мәгълүмат буенча, республикада 17 участок хастаханәсе бар. Әгерҗе, Актаныш, Әлки, Әлмәт (2 хастаханә), Апас, Биектау, Чүпрәле, Алабуга (2 хастаханә), Яшел Үзән, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Тәтеш, Сарман районнарында участок хастаханәләре эшли. 
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100