Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ковидтан соң чәч коелса нишләргә?

Ковид белән авырганнан соң күпләр чәчләре коелудан зарлана.

news_top_970_100
Ковидтан соң чәч коелса нишләргә?
pixabay.com/ru

Көнгә 70-100 данә чәч коелу нормаль күренеш булып санала. Бу коелган чәчләр урынына яңалары үсеп чыга, баш тиресе шулай хәлсез, авыру чәчләрдән арына. Әмма бер тарауда чәч тарагында тәүлеклек норманы күргән очракта, чыннан да борчылырлык.

Короновирус авыруын җентекләп өйрәнүче Япония галимнәре авыручылар белән эксперимент үткәреп караган һәм 24, 1% әлеге чир белән авыручыларның чәчләре коелуга сәбәп булган дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Чәчләр коелу авыруның 56нчы көненә туры килә һәм 76 тәүлек буена дәвам итәргә мөмкин дип тапканнар. Кайберәүләрнең чәч төсе генә үзгәрсә, пеләшләнеп калучылар да байтак очраган дип язалар fb.ru сайтында.

Кешенең иммун системасы нык һәм туклануы дөрес булган очракта, чәчләр коелуны туктату әллә ни авыр түгел.

Иң беренче чиратта, рационны карарга кирәк. Чәчләр коелганда составында тимер булган ризыклар ашарга киңәш ителә.

Ит ризыкларыннан күркә, тавык итләре, дуңгыз итенең артык майлы булмаган урыннарын кулланырга, үпкә бавыры;

Балык ризыкларыннан кызыл һәм кара уылдык, тунец, моллюскалар һәм креветкалар;

Яшелчәләрдән кукуруз, борчак, фасоль, чөгендер, төсле кәбестә;

Җиләк-җимешләрдән күрәгә, йөзем, кара җимеш, инжир, гранат, алма, хөрмә;

Төрле чикләвекләр һәм көнбагышка өстенлек бирергә киңәш ителә.

Чәчләр өчен маскалар ясау хәлне уңай якка үзгәртергә мөмкин.

1. 3 аш кашыгы бал, 3 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 капсула Е витаминын катнаштырып;

2. Ромашка суларын;

3. 2 йомырка сарысы, 2 аш кашыгы әрекмән мае, 2-3 тамчы лимон суы һәм 1 чәй кашыгы балдан ясалган катнашманы су мунчасында тотып, бераз суына төшкәч, чәчләргә сылап 20-30 минут тотасы һәм юып төшерәсе. Шулай атнага бер тапкыр 2-3 ай дәвамында чәчләрне тукландырып тотарга кирәк.

Суганны угычтан уып, суын сыгып, шуны чәчләргә сылау да яхшы нәтиҗәләр бирә.

Чәчләр коелу 6-9 айга кадәр дәвам итәргә мөмкин.

Шулай да, ковидтан соң чәчләр коелу гадәти күренеш дип уйларга ярамый. Табиб трихологка барырга кирәк. Чәчләрне тарарга, чәчләр юуны сирәгәйтергә һәм буяудан куркырга кирәкми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100