Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көтүчегә ат алып бирдек» – ә сездә көтүне кем көтә?

«Интертат» Татарстанның берничә авылына шалтыратып, көтү чыга башлаганмы икәнен сорашты. Көтүче булмау проблемасын кайсы якларда ничек хәл иткәннәрен дә белештек.

news_top_970_100
«Көтүчегә ат алып бирдек» – ә сездә көтүне кем көтә?
"Татар-информ" архивы

Май бәйрәмнәреннән соң күпчелек авылларда көтү чыга башлый. Авыл халкы бертавыштан җиңел сулап куя. Салкын кышларның артта калуы үзе бер бәхет - узган ел әзерләнгән аззыкның төбенә төшә башлаганга кайгырасы, мал карыйсы юк. Сыерлы көнем - сыйлы көнем дигәндәй, яшь үлән белән сыйланган сөтлебикәләр дә сөтне җиленнәрен тутырыбрак, мулрак итеп алып кайта башлый.

Кыш буе кысан абзарда ятып, иркен яланнар күргән мал-туар да сөенүен яшереп тормый. Бу шатлык вакыты-вакыты белән куркыныч күренешкә әверелеп куя. Үрле-кырлы сикерешеп, пәри тузаннары туздырып чаба малкайлар. Авызлары яңа баш төрткән сусыл үләнгә килеп төртелгәч кенә азрак тынычлана төшәләр. Кайсының мөгезе очлырак булуы да тикшерелмичә калмый. Аеруча усаллары мөгезләреннән колак кагып кайтып керә беренче көтүдән.

Фото: © Салават Камалетдинов

Кояш баю белән авыл халкы, кесәсенә ипи катылары тутырып, сыер-сарыгын каршыларга ашыга. Кичке урам Сабан туен хәтерләтә башлый. Әби-чәбиләр, хатын-кызлар, велосипедына атланган үсмерләр бәрән эзли. Берсенең яшел буяулы, уң колагы киселгән бәрәне кайтмаган. Икенчесенең кара тамгалы, колагы чуклы сарыгы мутлыкта йөреп калган. Беренче ел көтүгә кушылган яшь тана да уҗымга таба каерган.

Терлек асрау никадәр авыр хезмәт булса да, иртәнге кояш белән капкалардан тезелешеп чыкккан мал-туар авыл халкының иң зур байлыгыдыр ул. Чыбыркы шартлаган, сөт чыжылдаган, «кая бара», «өскә менәсең бит инде», «түчә» ише авазлар яңгыраган авыллар иң бәхетле авыллардыр. Чөнки көтү чыкканда авыл җанлы була, көтү куу, сыер каршылаулар халыкка бер-берсе белән гапләшү, бердәм яшәү мөмкинлеге дә бирә.

Элек урам тутырып көтү кайтканын машиналар туктап көтеп тора иде. Авыллардагы көтүләр андый зур түгел инде хәзер. Гомумән, көтү чыкмаган авыллар саны да арта бара. Сәбәбе авыл картаюда гына түгел, яшьрәк буынның да мал аягы астында интегеп йөрисе килми. Чөнки сөт бәясе кыйммәт түгел, сыер асрап мәшәкатьләнгәнче, итен-сөтен сатып алуың файдалырак дип фикер йөртәләр. Җәй җитә башласа, көтүче табу белән дә кыенлыклар килеп туа.

Авылыгызда мал асраучылар күпме, көтү чыга башладымы әле дип, берничә авылга шалтыраттык. Көтүчеләр булмау мәсьәләсен кайсы якларда ничек хәл иткәннәрен дә белештек.

«Күптән «электр көтүчесе»нә күчеп беттек»

Ирина Заһидуллина, Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылы:

Безнең авыл җирлегенә биш авыл керә. Бишесендә дә көтү йөри, мал-туар асраучылар бар әле. Көтү шушы көннәрдә чыга башлады. Бөтен авылларда да электр көтүчесе кулланыла. Безнең Түбән Тәкәнештә аны биш ел элек, аларның барлыкка килгән генә чорында ук алып куйдылар. Элекке кебек көтүче яллаулар бетте. Әле аны эзли башласаң, табып булмавы да бик ихтимал. «Электр көтүчесе» белән дә сыерларга күз-колак булырга кирәк анысы. Иртән сыерларны кертеп ябарга, кич алып кайтырга. Алай да көне буе көтүдә утырасы булмау бик уңайлы.

«Үзебез көтәбез!»

Тукай районы Иске Абдул авылы җирлеге башлыгы Резидә Сафина:

Безнең авыл җирлегенә 6 авыл керә, шуларның икесендә көтү бар. Үзебезнең Иске Абдул авылында көтү чыга башлады, 50ләп баш терлек йөри. Күрше Мерәстә 80нән артык мал чыга дип беләм.

Безнең якларда көтүне авыл халкы үзе чиратлап көтә. Без шулай гадәтләнгән. Беркайчан да көтүче яллаганыбыз булмады. Бер баш малга бер көн туры килә. Ай ярым дигәндә кире әйләнеп килә инде ул. Көтү йөргән вакытта 3-4 тапкыр чыгыла торгандыр. Ничава, анан гына үлмибез. Көтү көтү үзе бер рәхәт бит ул. Авыл советында кеше көтүе көткәнче, мин рәхәтләнеп сыер көтүе көтәм (көлә). Бер көн тынычлап ял итеп кайтам.

Хәзер инде бөтен кешедә техника. Җәяләп көтү көткән кеше дә юк. Иномарка белән дә, матай белән дә чыгалар. Дөньясы заманча - музыкасын ачып куябыз, шашлык пешерәбез, - ди ул.

Иске Абдул авыл җирлегендә көтүгә йөрүче маллар саны күп булмаса да, мөгезле эре терлек саны тел-теш тидерерлек түгел икән.

Безнең җирлеккә керүче авылларда 465 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, сарыклар саны 300ләп, кәҗәләр дә бар. Асраган кеше сарыкны күпләп асрый, асрамаганы бөтенәй асрамый. Соңгы елларда сарык көтүен аерып көткәнебез юк. Чыгарган кешеләрнеке сыер көтүе белән бергә йөреп кайта.

Бездә – данлыклы «Сәйдәш» хуҗалыгы. Халыкка пай җирләре хисабына фуражын да, печәнен дә мул итеп бирә. Шуңа инде халыкның, Аллага шөкер, мал асрау мөмкинлеге бар.

«Электропастух»лар турында уйланган юк. Үзебез көтәбез! Көтүлекләребез бик иркен, сулыкларыбыз да бар. Узган ел гына корылык булгач, сулар бераз кибеп китте, - дип сөйләде Резидә ханым.

Фото: © Николай Александров

«Көтүчебезгә ат алып бирдек«

Азнакай районы Карамалы авылында көтү инде 29 апрель көнне үк чыга башлаган. Авыл советы сәркатибе Зөлфия Гомәрова сүзләренчә, башка елларда көтүлекләр тапталмасын өчен соңрак кузгала торган булганнар. Узган ел корылык булганга, быел авыл халкы җирләр тапталыр дип борчылмаган.

Авылыбызда маллар күп, 100 баштан артык. Авылда уннан да күбрәк сыер асраучыларыбыз бар. Андый хуҗалыклар өчен, әлбәттә инде, көтү никадәр иртәрәк чыкса, шуның кадәр әйбәтрәк.

Инде ничәмә еллар шушы авыр хезмәтне башкаручы көтүче абыебыз бар авылда. Бик хөрмәт итәбез үзен. Моңа кадәр җәяүләп көтә иде. Быел менә, үзен кызганып, рәхмәтебезне белдереп, ат алырга булдык. Көтү көтүнең ничек авыр икәнлеген көтеп караган кешеләр белә. Аеруча узган ел нинди кызу җәй булды. Шуңа күрә без аңа бүләк ясарга булдык. Көтү буенча җыелыш вакытында бер авылдашыбыз тәкъдим итте, калганнар берсүзсез риза булды. Икенче көнне үк авыл советы башлыгы халыктан 40 мең акча җыеп алды. Ат бәясенең күпмедер өлешен көтүче үзе дә өстәде. Ат та алгач, көтүчегә көненә 500 сум акча түлибез. Көтү чираты булган кеше ашарына хәстәрләп җибәрә.

Сөт бизнесы белән шөгыльләнүче берничә хуҗалык «электр көтүчесе» алып куйды. Авыл читенә урнаштырып, малларын шуның белән көтәләр.

Авылыбызда кәҗә-сарык көтүе чыкмый. Әмма вак мал асраучылар да бик күп. Бер гаилә, мәсәлән, 60 баш сарык асрый,- диде ул.

Фото: Салават Камалетдинов

«Электр көтүчесе» очсызга төшә»

Әтнә районы Түбән Көек авылында да көтү чыга, маллар саныннан да зарланмыйлар. Маллар күпләп асрауны биредә шулай ук халыкның тырышлыгы һәм колхозның алдынгы булуы белән бәйлиләр.

Колхоз бик әйбәт безнең. «Уңыш» агрофирмасы дип атала. Бай яши бездә халык.

Безнең җирлеккә керүче барлык авылларда да «электропастух» куелган. Берничә ел элек көтүче яллап көттерә идек. «Электр көтүчесе»нең дә мәшәкате бар. Көтүне кертеп ябарга, алып кайтырга, көндез дә күз-колак булып торырга кирәк. Зарядкаларын тикшереп торырга авылдан бер кеше билгеләнгән. Шушы көннәрдә югары оч көтүе өчен яңа «электр көтүчесе» алып кайтачаклар. Анысы кояш батареясыннан эшли торган булачак ди.

«Электр көтүчесе» көтүче яллаганга караганда очсызгарак төшә. Елга бер тапкыр гына чыгым чыга – сатып алганда. Былтыр, мәсәлән, урнаштыру чыгымнары белән бергә сыер башыннан 1 мең сум гына түләдек. «Электр көтүче»сен бер алып куйгач, әллә ничә елга җитә. Ә көтүчегә көттергән саен 1 мең сум түләргә кирәк иде. Көтү чираты җәй буена дүрт тапкырдан да ким килми, – дип сөйләде безгә Түбән Көек авылыннан Гөлфирә Садыйкова.

«Сөт сатып, 90 мең сум акча эшлибез»

Гөлфирә апа трубканы аена 90 меңлек сөт сатучы авылдашына тапшырды. Түбән Көек авыл советы сәркатибе Эльмира Йосыповага мал-туарны карап өлгерер өчен иртәнге дүртенче яртыда торырга туры килә икән.

Эшкә киткәнче кайнанам белән терлекләрне карап өлгерәбез. Кышкылыкка азыкны сатып алабыз. Фермер хуҗалыклардан печән, салам кайтартабыз. Икмәкнең килограммын 16 сумнан Арчадан китереп бирделәр. Үзебезнең колхоз халыкка 10 сумнан арыш саткан иде. Үзләренә икмәк кирәк булмаган кешеләрнең арышларын барып алдык, арзангарак чыкты.

Азык запасын сатып алсак та, терлек асрауның бик нык файдасын күрәбез. Сөт бәясе дә әйбәт булып торса әле. Кыш көне литры 30 сумга күтәрелгән иде, хәзер төшерә башладылар - 29 сумнан җыялар. Узган ел бу вакытта литры 17 сумга төшкән иде инде. Сыерларның әлегә дүртесе генә бозаулаган килеш. Калганнары ташлану алдында торалар. 15 көнгә 45 мең акча чыгар дип торам менә. Аена 90 мең тирәсе.

Мини ферма ясыйбыз дип, хөкүмәттән субсидия алып башланып киткән эш бу безнең. Тиздән 9 баш булачак сыерларыбыз, Алла бирса. Сигез сыер булырга тиеш дигәч, буаз таналар алып тутырган идек ул норманы. Аларның бозауларының күбесе үгез булып чыкты. Ул кадәр итне ашап бетереп булмый, алтысын саттык. Әле ул вакытта ит бәясе дә 360 сум гына иде, алай да бер үгездән 70-80 мең акча керде.

Бюджет эшендә хезмәт хаклары түбән. Хайван асрамасак, акчага тилмереп яшәр идек. Болай түләүләргә түләргә дә рәхәт. Өйдән акча алып чыгып киткән саен сөенәсең, кәеф күтәрелә.

Көтүне, апа әйткәнчә, электр көтүчесе көтә. Әмма аны карап, малларны барлап торырга кирәк. 8 сыерыбыз йөргәч, көтүгә 8 көн безнең гаилә җаваплы дигән сүз. Бәясе көтүче яллауга караганда күпкә арзан. 8 сыерга ике көтүче ялларга туры килер иде. Аларга берәр мең генә түләсәң дә, җәй эченә көтүчегә түләү бәясе генә дә 50 меңгә якын булып чыга. Ә болай «электр көтүчесе» алыр өчен һәр сыер өчен берәр мең бирдек тә бетте, - дип сөйләде Эльмира.

«Ач килеш, яңгыр астында көтү көткәнем исемдә»

Көтүгә чыгуның үз рәхәте белән бергә михнәтләре дә була. Берничә танылган шәхестән көтү белән бәйле истәлекләрен сораштык. Көтү аларның күңеленә ничек язылып калган? Үзәккә үткән, туйдырып бетергән көтүме ул, әллә балачакның якты, җылы хатирәсеме?

Алып баручы Фәнил Вакказовның балачагы көтү көтеп үткән.

Көтү белән бәйле истәлекләрем җитәрлек. Иң үзәккә үтеп калганы турында сөйлим әле.

Элек көтүгә чыга идек тә, төш вакытында безгә ашарга алып киләләр иде. Берсендә бик каты яңгыр астында көтү көтәргә туры килде. Көне буе учак ягып, җылынырга тырышып, бөтен киемнәребезне яндырып бетергән идек. Ул көнне минем әти безгә ашарга алып килергә тиеш иде. Ләкин ул безнең янга килеп җитә алмады, юлда машинасы батып калган икән. Көне буе ач килеш, яңгыр астында көтү көтеп, туңып, носкиларны яндырып бетереп кайткан идек. Бөтен нечкәлекләрен тәгаен генә хәтерләмим, ләкин әтиләр сөйләве буенча, мин өйгә кайтып кергәнмен дә, үкереп елап җибәргәнмен.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Биш яшь вакытта ук кеше саны булып көтүгә чыга башладым. Көтүдәге усал сыерлар качып җәфалый иде. Алар качып китеп, кайтмый калса, бетте баш. Хуҗасы алдында син җавап тотасың бит. Хәтерлим, бер сыерны биш километр тирәсе куып йөреп, барыбер кире борып көтүгә алып кайттым. Шуннан соң минем кеше алдында авторитет үсте. Көтүгә күрше-күлән белән 5-6 кеше чыгасың, гадәттә. Ул көнне көтү чиратында булганнар барысы да мине хөрмәт итә башлады. «Фәнил белән чыгарга була, ул әллә нинди качкын сыерларны да кире алып килә», - дип минем белән көтүгә чыгарга яраталар иде.

Рәхәт вакытлар… Хәзер рәхәтләнеп көне буе көтүдә йөреп кайтыр идем. Җырлап, сызгырып, җанны ял иттереп. Кызганыч, хәзер авылларда көтүләр дә бетте шул. Элек 120шәр сыер көтә идек, 5-6 кеше чыга идек көтү чиратына. Саба районының Килдебәк һәм Мәртен авылларында көттем мин көтүне.. Килдебәктә кечкенә генә көтү бар бугай әле, Мәртендә күптән бетте инде, сыер тотучы юк. Хәзер бөтенесе мал-туарны бетерә. Чөнки бөтен нәрсә шәхси, түләүле. Колхоздан да урлап булмый. Элек кеше азрак сенажын, саламын урлап мал тота иде. Бөтен нәрсәне сатып ала башлагач, мал тоту отышлы түгел. Ит, сөтне сатып алуың кулайрак, - ди Фәнил.

«Сарык көтүенә чыгып, ял итә идек»

Җырчы Ризат Рамазановтан нәрсә көтүен көтү җайлырак булуы турында сораштык.

Сыер көтүен дә, сарык көтүен дә көткәнем булды. Сарык көтүендә җайлырак, чөнки алар кояш булмаганда ашыйлар да, көн кыздыра башлау белән бер-берсенә өелешеп, күшәп тик торалар. Сарык көтүенә чыккач ял итә идек. Сыер көтүендә инде эшләргә, йөгерергә туры килә. Өстәвенә, әти белән бабай да таләпчән була иде. Авыл көтүендә 150-200 баш сыер була, шуңа күрә чират буенча 3-4 гаилә берләшеп чыга идек. Сыерларны гел яткылыкта гына яткырмыйча, сөтләре әйбәт булсын дип ярга кысып ашата идек.

Көтүдә чакта берәрсе ашарга алып килсә, әй рәхәт була инде. Күршеләр, дуслар белән алдан сөйләшеп куя идек тә, машина яки мотоцикл белән ашарга алып киләләр иде. Мәктәптә укыганда, ялланып, акчага да чыккалый идек. Чиратка чыгар кешесе булмаган әбиләр сорагач, кире каккан булмады. Аны акчасын да өмет итмисең инде, шулай да кулга 300-500 сум тирәсе тоттыргач, канатланасың. Берәр тәмле әйбер алып ашый идек шул акчага.

Фото: © Салават Камалетдинов

Хәзер авылларда эш җайланды. Безнең Саба районы Алан-Елга авылында да «электропастух»ка акча җыештылар. Аны авылдан бер гаилә карап тора. Көтү көтүләр бетте. Беренчедән, хәзер көтүгә чыгарга кеше дә табып булмый. Яшьләргә 1,5 – 2 мең бирсәң дә көтүгә чыкмый берсе дә. Сыерлар да азайды. Элек 150-200 баш малны көтәргә 5-6 кеше чыга идек. Хәзер көтүдә 20ләп сыер йөри. Авыл беткәнен шуннан аңлагыз инде.

Бик рәхәт вакытлар булып күңелдә калган көтүче булган чаклар. Малай-шалайлар бергәләп бәрәңгеләр пешерә идек. Анда вакыт күп - әтиләр тормыштагы кызык хәлләрне сөйләшә. Җиләк, гөмбә җыясың, миллек бәйлисең, кызынасың.

Борынга кызлар исе керә башлагач, клубтан иртәнге 4тә кайтып, ярты сәгать кенә ятып алып, көтүгә чыгып киткән вакытлар да булды. Берсендә шулай йокы килә инде үтереп. Төш вакытында черем итеп алыйм дип яткан идем. Болай да ак тәнле кешене яндырып кояш ашаган. Чөгендер кебек кып-кызыл булганмын. Икенче көнне температура күтәрелеп чирләгән идем.

«Маллар күбенгән иде…»

Җырчы Илсаф:

Безнең Чүпрәле районы Кәкерле авылында көтүне ялланган көтүчеләр көтә иде. 5-10 сум тирәсе акча түләнә иде аңа. Йорт саен кунып, ашап-эчеп йөриләр иде. Көз көне хезмәт хакын игенләтә дә алып китәләр иде.

Ләкин алар билгеле айларда гына эшлиләр. Алар кайтып киткәч, терлекләрне көз башында ук абзарга ябып куеп булмый бит. Шул вакытта рәт көтүе дигән нәрсә башлана. Һәр хуҗалыктан бер кеше сыер санынча көн көтүгә чыга иде. Хәзер уйлап утырам, кечкенә балаларга нинди зур авыл көтүен ышанып тапшыра торган булганнар. Анда бит йөзләгән сыер, сарыклар. Гадәттә, абый яки энекәш белән көтәсең бит инде. Кыр уртасы, кап-кара болыт килеп чыга да яшенләп яңгыр коярга тотына. Ике бала кыр уртасында ялгызы гына, өстәвенә, җаваплылыкта йөзләгән терлек.

Фото: © Салават Камалетдинов

Көтү белән бәйле тагын бер күңелсезрәк хәл истә калган. Көз көне игеннәрне җыеп алгач, икмәк ташыган машиналардан ашлык коелып кала. Көтүгә чыккач, абый белән шул коелып калган икмәкне ашаттык инде сыер-сарыкларга. Күбенделәр… Үлүче сыерлар булмады булуын, әмма сарыкларын чалган кешеләр булды…

Хәзер авылда терлекләр күп түгел. Кечкенә генә көтү, анысын да «электропастух» көтә», – диде Илсаф абый.

Саннар

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте биргән мәгълүматлар буенча, агымдагы елның март аена Татарстанда 290 меңнән артык мөгезле эре терлек исәпләнгән. Шуларның 100 меңнән артыгы савым сыеры.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100