Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көттермәсәк иде әнкәйләрне»: үләр алдыннан хәрби әниләргә атап җыр яздырып калдырган

news_top_970_100
«Көттермәсәк иде әнкәйләрне»: үләр алдыннан хәрби әниләргә атап җыр яздырып калдырган
Видеодан скриншот

«ВКонтакте» социаль челтәрендәге «ӘНИ-ӘНКӘЕМ» төркемендә махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләрдән җырлы-моңлы сәлам видеоязмасын урнаштырганнар. Ул «Раббым Аллаһ, хәрби операциядәге балаларның исән-сау кайтуларын насыйп ит!» дигән язу астында куелган.

Видеода егетләр Эльмир исемле иптәшләренең популяр эстрада йолдызы Вадим Захаровның «Көттермәсәк иде әнкәйләрне» дигән җырны башкаруны төшереп тора.

«Бөтенесе безне яратып көтә. Эльмирдан барыгызга да сәлам», – ди җырчы егет һәм үзенең хәрби формасын, беләгенә беркетелгән догалы язуны күрсәтә.

Әйтергә кирәк, яу кырындагы егет бик матур итеп җырлый, аңа башка яугирләр дә кушыла.

Блиндаж, окоп кебек урыннарда егетнең газиз әнкәйләргә багышлап җырлавын тыңлагач, халык та битараф калмаган, әлбәттә. Ә видео астында кайберәүләр, үзләренең фикерләрен җиткереп, Эльмир хакында язып үткәннәр.

«Теге атнаны җирләделәр бу егетне! Урыны оҗмахта булсын!» – дип яза Җәлилдән Альбина Әхмәткадыйрова.

«Әнисенең йөрәге генә чыдасын, балакаем, сизгән сымак җыр яздырган… Ходай сабырлыклар бирсен сезгә», – дип фикерен җиткергән Дүртөйле шәһәреннән Лиза Солтанова.

«Минем дә улым кайты шул яклардан, яралы, җәрәхәтле булып госпитальдә ятып чыкты, 4 операция кичерде. Хәзер дә кире яуга җибәрәләр. Барлык аналарга Аллаһ сабырлык бирсен», – дигән Гөлнара Хәкимуллина.

Күпләр видеоязмадан соң үзләренең теләкләрен җиткергәннәр. Сүзләр төрле, әлбәттә. Тик теләк бер: сугышлар тәмамлансын, дөнья имин булсын!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 август 2024
    Исемсез
    Җаннарым әрәм булып бетэлэр инде.Ничектузэргэ кирэк.Бигрэкләрдә жалко еламыйча карапта булмый.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100