news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коточкыч һәлакәттә могҗизалы төстә исән калган Раиф: «Балачак хыялым үтерә язды»

«Исән каламы, юкмы...» – әнә шулай газизләре өчен бәргәләнгән, өзгәләнгән, ә аннары аның ышанычлы табиблар кулына эләгеп, яшәвен дәвам итәчәгенә инанган кешеләрнең бүген иңнәреннән нинди тау төшкәнен күз алдыгызга китерәсезме? «Иң авыры артта калды, хәзер тернәкләнеп аякка басарга кирәк», – ди алар.

news_top
Коточкыч һәлакәттә могҗизалы төстә исән калган Раиф: «Балачак хыялым үтерә язды»

Республика клиник хастаханәсендә 27 яшьлек Раиф Сәлахиев гомере өчен табиблар көрәше чын могҗизага тиң булган. Аллаһ та барысын гел уң итеп торган: ял көненә туры килүгә карамастан, Мәскәүдә тиз арада кирәкле җайланмасы да табылып, санаулы сәгатьләр эчендә Казанга кайтарылган.

27 июньдә ашыгыч ярдәм хезмәте Республика клиник хастаханәсенә оча, бот, тез, кул, муен умырткасы сынган һәм, хастаханәдә тикшерү барышында ачыкланганча, аортасы өзелгән шок хәлендәге егетне китерә. Раиф сүзләренчә, алар йөргән кызы белән икәү мотоциклда рөхсәт ителгән тизлектә генә барган, ләкин кинәт юл чатында уң яктан борылырга җыенган машина килеп чыкканлыктан, туктарга өлгермәгән. Ул машинаны үзләреннән алда барган машина аркасында күреп тә җитешмәгән булалар. Егет машинага бәрелеп, өч полоса аша чыгып очкан.

Фото: © зыян күргән як җибәргән

Травматологлар ир-атны операция бүлмәсенә алып менеп эшкә керешәләр. Раифның сигезләп урыны сынганы ачыклана. Аннары, тикшерә торгач, аортасы өзелүен ачыклыйлар. Бу вакытта инде комада егетне реанимациягә алып менеп, рентген-хирурглар өзелгән урынга имплант рәвешендә куярга дип стент-графт дигән җайланма эзли башлый. Тик аңа туры килгән җайланма монда булмый, Раифка яраклы эндопротез Мәскәүдә генә табыла. Шундук бу җайланманы тизрәк Казанга кайтарту җаен карыйлар, һәм махсус курьер Казанга кузгала. 28 июнь иртәсендә Раифны аортасына операция ясарга алып китәләр. Рентген-хирурглар стент урнаштыргач, 4 сәгатьтән пациент реанимациядә аңына килгән һәм мөстәкыйль рәвештә сулый башлаган. Хәле бераз тотрыклангач, РКБ ның 1 нче травматология бүлегендә оча, бот, тез сөякләрен урынына кайтару буенча тагын бер операция үткәргәннәр.

«Җиргә килеп төшкәч, «аякларым яна» дидем»

«Искиткеч хастаханә, алтын куллы табиблар…» – бер аягы белән диярлек теге дөньяда булган Раиф Сәлахиев үзен үлем тырнагыннан алып калган Республика клиник хастаханәсе табиблары турында шулай ди. Соң ничек әйтмисең ди?! Алар бит мөмкин булганны да, булмаганны да эшләүгә ирешкән.

Йөргән кызым да мотоцикл йөртә, без шулай икәү Лаештагы Кама диңгезенә табигать кочагына дип чыгып киткән идек. Сокурыдан бераз узгач, шушы һәлакәткә юлыктык. Ул ханым тиешсез урында борылырга уйлаган, күрәсең. Без сәгатенә 70 км тизлек белән үз полосабыздан гына бара идек, Ульяна чыгып өлгерде, ә мин туктарга җитешмәдем һәм бәрелде.

Мин әле хәтта сынган кулым белән үзем шлемымны да салганмын, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре белән дә сөйләшеп алганмын – хәзер инде аларын бик хәтерләмим дә, ләкин җиргә килеп төшкәч, иң беренче аякларымда көчле авырту тойдым. Ульянага да «аякларым яна» дидем.

Иң авыры артта калды, операцияләр ясалды, хәлем көннән-көн яхшыра. Табиблар тернәкләнү процессы озак булачагын кисәтеп куйдылар, тик мин моңа әзер, барысын да җиңеп, ерып чыгачакмын. Иң мөһиме – мин исән һәм тернәкләнүгә әзер. Мине коткарып, могҗиза ясаган табибларга бик зур рәхмәт. Миңа ярдәм итеп, көч биреп торган барлык туганнарыма, дусларыма бик рәхмәтлемен, – дип сөйләде Раиф Сәлахиев «Интертат» хәбәрчесенә.

Фото: © зыян күргән як җибәргән

«Мотоциклны сатарга да теләгән идем – тик җитешмәдем, үзем авариягә эләктем»

Ул автомәктәптә укып, мотоциклда өч елдан артык йөрүен әйтте.

Гадәттә, һәлакәт килеп чыга икән, мотоциклчыны гаепләргә ашыгалар, тик мин һәрвакыт кагыйдәләрне истә тотып йөрим. Дөресен әйткәндә, бүтән утырмам дип уйлыйм. Мин инде быел мотоциклчы дусларымны да җирләдем. Бик авыр булды, шуннан мин инде мотоциклны сатарга да теләгән идем – тик җитешмәдем, үзем авариягә эләктем. Мотоцикл – ул минем балачак хыялым, аны тормышка ашырдым, ләкин хыялым чүттән үтермәде, – дип уртаклашты Раиф.

«Хастаханәдә беренче төн иң куркынычы иде, ашый да, йоклый да алмадык...»

Күңеле сизгән кебек, Раиф ул көнне фаҗига урынына ике километрлап кала Ульянаны алга уздырган була, гәрчә гадәттә үзе гел алдан йөрсә дә.

Болытлы, ямьсезрәк көн иде ул. Без инде беркая бармаска дип тә уйлаган идек. Аннары инде, әйдә, күптән икәү беркая барган юк, дип кузгалдык. Ул мине алгарак чыгарды, шушы «Т» хәрефе рәвешендәге юл чатына килеп җиткәч, кинәт борылып маташкан машинаны күрдем, аның алдыннан ук чыгып киттем, ә Раиф җитешә алмый икән инде, дип уйлап куйдым. Ул шактый куркыныч урын икән, беренче тапкыр булгач, белмәдек тә без аны. Бик куркыныч булды. Раиф шактый еракка «очты». Мин алгарак китеп туктаган җирдән тизрәк йөгереп килдем. Мин башта «үле, ахрысы» дип куркып та куйдым, аннары селкенә башлагач, «аякларым яна, басыйм әле» ди. Шок халәтендә шлемын да үзе салды.

Хастаханәдә беренче төн иң куркынычы иде, ашый да, йоклый да алмадык, бары тик көтәргә… Мәскәүдә табылган җайланма килеп җитәргә өлгерәме-юкмы… Ә ул арада табиблар, Раиф өзелмәсен өчен, кулдан килгәннең барысын да эшлибез дип юаттылар. Әти-әниләребез, туганнарыбыз, дусларыбыз гел догада булдык, – дип искә алып сөйләде Ульяна ул җан әрнеткеч авыр мизгелләрне.

«Балаңны исән килеш бүтән күрмәссең дигән курку бар иде»

«Авариягә кадәр куркыныч төш керде, уянып киттем дә, елап, төш кенә икән» дип тынычландым. Аннары шул төш соңрак, шушы хәлләрдән соң гына искә төште...» – ди Раифның әнисе Альбина Сәлахиева.

– Миңа яман хәбәрне кызы Ульяна, дуслары өйгә килеп әйттеләр. Балаңны исән килеш бүтән күрмәссең дигән курку бар иде. Аннары табиблар стент-графтка заказ биргәннәрен әйттеләр. Ул көннәрне бик каты борчылдык, аны әйтеп бетереп булмый.

Без инде аның мотоциклда йөрүен алай хупламый идек. Ул гел ипләп кенә, кагыйдәләрне үтәп йөрүен әйтә иде. Хәзер инде барысы да яхшы, хәле алга таба диделәр. Бу чыннан да бик куркыныч очрак булган икән. Безгә табиблар андый операцияләр хастаханәдә ун еллап булмаганын әйтте, чөнки гадәттә аорта өзелгәндә, пациентларны хастаханәгә китереп җиткереп тә өлгермиләр икән – алар юлда үлә. Табибларга чиксез рәхмәтле без, – ди бердәнбер баласының үлем белән көрәшкәнен күргән ана.

«Аның чыннан да яшәүгә омтылышы көчле»

Мондый очракларда хастаханәгә китергәнче үк гомерләр өзелүне РКБның 1нче травматология бүлеге мөдире Гамил Гарифуллов та раслады. Шуңа табиблар Раифны «күлмәктән туган» ди.

– Бик авыр хәлдә килде ул. Бер команда булып эшләдек. Башта шокка каршы чаралар үткәрдек, уң як бот сөягенә штифт куйдык, оча сөяге өлешенә аппарат куйдык, сул як табаны каймыкккан иде, аны урынына кертеп утырттык, сигезләп урыны сынган иде. Хәзер барысы да реабилитациядән тора. Аның күзендә яшәү дәрте, сихәтләнү вакыты шуннан да тора, – ди травматолог-ортопед Михаил Романов.

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина


Гамил Гарифуллов сүзләренчә, сынган оча сөяге дүрт айлап төзәлә.

Ярты елдан култыксаларга басар дип уйлыйбыз. Аның чыннан да яшәүгә омтылышы көчле. Без рөхсәт итмәсәк тә, ул инде хәзердән үк аягына баса. Бер өч айдан тагын да актив хәрәкәтләнер ул. Без сөяк дөрес ялганмаса, өзлегүләр, тагын мәшәкатьләр булырга мөмкин дип кисәтәбез. Бәхеткә, инвалид булып кала дигән шикләр юк. Бөтен команда «5»кә эшләде, – диде бүлек мөдире.

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

«Раифның гомере кыл өстендә иде»

– Раифның гомере кыл өстендә иде. Аорта – ул организмыбызның төп кан артериясе. Диаметры 4 см га якын булган көпшә аркылы минут саен 4 литрга якын кан уза. Бармак аз гына киселсә дә, кан саркый, ә монда 4 см диаметрлы көпшә өзелгән. Монда бары тик бәхет эше генә, аорта өзелеп, кан агып оешкан һәм «сумка» рәвешендә ясалып, өзелгән урынны каплаган, кан саркып тормаска мөмкинлек бирмәгән. Бу безнең файдага уйнады, аны коткарырга вакыт бирде. Тик теләсә кайсы вакытта аның янә ачылу куркынычы бар иде.

Без шушы өзелгән урынны каплар өчен аңа туры килгән стент-графт (эндографт) эзли башладык. Андый имплант бот артериясе аша өзелгән урынга кадәр кертелә һәм яңа көпшә ясала. Аорта анатомиясе үзенчәлекле булганлыктан, бездәге чаралар белән генә хәл итеп булмады. Без төнлә эзләдек, төрле клиникалардан сорашкач, иртән Мәскәүдә таптык, курьер белән Казанга китерттердек. Якшәмбе көнне Мәскәүдә складларны актаруны күз алдыгызга китерәсезме сез? «27 яшьлек егет үлә бит...» дип бик өзгәләнеп аңлаткач, аңладылар, хәлгә керделәр. Менә шул складны барып ачкан кеше, бер караганда, коткаручы инде. Авырлыклар күп булды, шул каршылыклар аша үттек, операция ясадык. Шушы вакытка кадәр артериаль кан басымын тотып торып, реаниматологлар бик тырышты, – дип сөйләде РКБның 1нче диагностика һәм дәвалауның рентген-хирургия ысуллары бүлеге мөдире Андрей Терегулов.

Хәзер Раифның тәнендә тимер-томыр. Вакытлар узар да, ул янә тормыш казанында кайнар, тик, үзе әйткәнчә, мотоциклсыз.

Ул көнне минем «икенче туган көн» дияргә була. Монда озак яттым, озак уйландым. Тормыш кыйммәтләрен аңлый башладым. Ике атнадан артык үлем белән көрәштем, ә бүген инде хастаханәдән чыгаралар. Иң мөһиме – инвалид булып калмыйм дип өметләндерделәр, – диде Раиф.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар