Котельникида намаз вакытындагы рейдка реакция: «Татарстан теләктәшлек белдермәде»
Полицейскийларның Мәскәү өлкәсендәге Котельники шәһәрендә мөселманнарның намаз бүлмәләрендә рейд уздыруы, 2 атна рәттән җомга намазын укырга комачау итүләре Россия мөселман җәмәгатьчелегендә зур ризасызлык уятты. «Интертат» хәбәрчесе әлеге хәлне өйрәнде.
7 июльдә Мәскәү өлкәсе Котельники шәһәрендә коралланган хокук сакчылары җомга намазы вакытында мөселманнар оешмасының намаз уку бүлмәсенә кереп, тентү оештыра. Полицейскийлар аяк киемнәре белән йөри, бер мөселман хокук сакчысының аягына төртеп күрсәтә һәм конфликт башлана. Полицейский бу жестны үзенең коралына үрелү дип аңлый, мөселман исә намаз вакытында йөрергә ярамаганын әйтә. Талаш башлана, мөселманны иптәшләре читкә алып китә.
Мөселманнар җәмәгатенең рәисе Салават Ибатуллин әйтүенчә, полицейскийлар аяк киемнәрен салмый гына калмаган, сүгенгәннәр, көч кулланганнар, кешеләрне кимсеткәннәр. Бу хәлдән соң Котельники мөселманнары җәмәгате Россия Президенты Владимир Путинга яклау сорап мөрәҗәгать итә.
Нәкъ 1 атна узуга, тентү Мәскәү өлкәсенең Дзержинский шәһәрендә кабатланды. Коралланган полиция хезмәткәрләре шулай ук намаз бүлмәсенә тышкы аяк кименнән кереп, мөселманнарның намазын бүлә. Гыйбадәт кылучылар ризасызлык белдергәч, хокук сакчылары бүлмәдән чыгып киткән һәм документлар тикшерү эшен намаздан соң башкарганнар.
Котельники шәһәрендәге бу бина мәчет түгел. Ул – торак йортта урнашкан бина, мөселманнарда арендада, намаз уку урыны буларак кулланыла.
Бу – беренче генә очрак түгел. Быел май аенда Тикшерү комитеты бу урында тикшерү уздырып, мөселман җәмгыятен ябу турында карар чыгарган иде. Миграцион законны бозган өчен протоколлар төзелде. Адвокат Руслан Нагиев мөселман җәмгыятенә юридик консультацияләр күрсәтте, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан Аббясов бу мәсьәләне хәл итүдә катнашты. «Мөселман җәмгыяте аерым кешеләрнең хокук бозулары өчен җавап бирми», – диде Нагиев. 20 июньдә намаз уку урыны яңадан ачылды.
Чечня һәм Дагыстан республикалары башлыклары хокук сакчыларын тәнкыйтьләде
Күренекле дин әһелләре, сәясәтчеләр халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Әлеге хәлләргә беренчеләрдән булып Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров реакция белдерде.
«Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең профессиональ булмаган һәм тискәре игътибар җәлеп итә торган гамәлләрен мин, милләтара дөньяның ныклы нигезен какшату максатыннан, безнең тылда провокация буларак бәялим. Һичшиксез, гыйбадәт вакытында намаз укучыларга карата мондый тупас һәм ихтирамсыз мөнәсәбәт беркем тарафыннан да гадәти хәл буларак кабул ителмәячәк һәм кабул ителергә тиеш тә түгел», – диде ул «Телеграм» каналында. Шулай ук ул Россия Дәүләт Думасы депутаты Адам Делимхановка бу мәсьәләне тикшерергә кушты.
Кадыйров сүзләренчә, Делимханов Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев һәм Россия Президентының Эчке сәясәт идарәсе башлыгы Андрей Ярин белән әлеге вакыйга турында фикер алышкан. Кадыйров билгеләп үткәнчә, хокук саклау органнары хезмәткәрләре төрле дин һәм милләт вәкилләренә бертөрле карарга, уйлап сөйләшергә тиеш.
Хокук сакчыларының гамәлләрен тәнкыйтьләүгә Дагыстан Республикасы башлыгы Сергей Меликов та кушылды.
«Бу хезмәткәрләргә изге җомга көнне мәчеттә рейд үткәрү ник кирәк булган, һәм ни өчен алар үзләрен шулай тыйнаксыз тоткан? Бу кешеләр үз гамәлләре белән хезмәт иткән структураларына күләгә төшерә аласын аңламыйлармыни?» – диде Сергей Меликов үзенең «Telegram» каналында.
Дагыстан башлыгы сүзләренчә, теләсә нинди хәлдә, беренче чиратта, кеше булып калу мөһим. Ул шулай ук бу хәлгә гадел бәя биреләсенә өмет белдерде.
Күренекле мөфтиләр фикере
17 июльдә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин 7нче һәм 14нче июльдә булган хәлләрне «Россиядәге динара татулыкка һәм стабильлеккә каршы диверсия» дип атады. Бу турыда ул Россия Президенты Администрациясе башлыгы Антон Вайнога юллаган хатында белдерде.
«Башка дини традицияләрдәге кебек үк, исламда да изге әйберләрне мыскыллау – кабул ителмәслек һәм диндарларны җавап гамәлләргә этәрүче акция. Күмәк дога кылу урынына мәсхәрәле һөҗүм ясау, карикатура аша Пәйгамбәребезне мыскыллау, Коръән китабын яндыру кебек исламофобия провокацияләре конкрет төбәктәге яки дәүләттәге вазгыятьне какшатуга юнәлдерелә», – дип язылган Равил Гайнетдиннең мөрәҗәгатендә.
Саратов өлкәсе мөфтие, Россия мөфтиләр Советы Президиумы әгъзасы Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов мөрәҗәгатендә әлегә хәлләргә аңлатма да, ризасызлык та бар.
«Бердәм Россия халкы уникаль мәдәни традицияләргә һәм дөньякүләм диннәргә ия булган 100дән артык милләтне үз эченә ала. Һәр милләт күршеләрен үз мәдәнияте һәм традицияләре белән баета. Бу – илебезнең мөһим тарихи үзенчәлеге булып тора, төрле тарихи этапларда Россиягә сынауларны үтәргә мөмкинлек бирә.
Бүген без барыбыз да җәмгыятьтән бердәмлек, хөрмәт һәм үзара аңлашуны таләп итә торган тагын бер чорны узабыз. Бу көннәрдә Россия җәмгыятенең барлык төркемнәре үзара ярдәм итү өчен, күршеләренә ярдәм итү өчен һәм үз дәүләтләрен яклар өчен тупланырга тиеш. Кешеләр белән дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр бердәмлек максатларына буйсынырга һәм акыл белән эш итүгә нигезләнергә тиеш. Тышкы янаулар фонында эчке фетнәләр ясарга ярамый.
Кызганыч, Россия мөселманнары соңгы айда аңлап булмаслык, җитди иҗтимагый таркалуга, җәмгыять төркемнәре белән хакимият органнары арасындагы конфликтка китерә алырлык каршылыкка дучар булды. Болар барысы да Россия мөселманнары лидерларының халыкта гражданлык үзаңын ныгытуга һәм илне яклауга юнәлдерелгән тырышлыгы фонында бара. Сүз изге җомга көннәрендә Котельники һәм Дзержинский шәһәрләрендә мөселманнарның намазын нигезсез һәм тупас рәвештә бүлү турында бара.
Шаһитлар күрсәтмәсе буенча, полиция хезмәткәрләре бернинди кисәтүләрсез һәм аңлатуларсыз мөселман гыйбадәтханәләренә намаз вакытында килеп кергәннәр. Полиция хезмәткәрләре намаз укучыларга дошманга яки җинаятьчегә караган кебек мөнәсәбәт күрсәткән. Мәхәллә кешеләре сөйләвенчә, кайбер полиция хезмәткәрләренең тупаслыгы нигезсез көч куллануга кадәр китергән.
Изге көнне кем һәм ни өчен шундый тупаслыкка күрсәтмә бирә алган? Иманыбыз камил, мондый боерыклар җәмгыятьнең каршылыгын тудыру өчен яки дәүләти һәм хокукый аң, һөнәри тәҗрибә, акыл тулы булмавы аркасында бирелергә мөмкин.
Шушы вакыйгалардан соң берникадәр вакыт узгач, Россия Президентына юлланган мөрәҗәгатьтән соң, полиция рейдларының миграция законнарын бозуны профилактикалауга юнәлтелгән булуы турында аңлатмалар алынды.
Бүген хакимиятнең бөтен тармакларында милли-дини сәясәт өчен җавап бирә торган иҗтимагый советлар, министрлыклар, ведомстволар эшли. Рейдлар өчен мәчетләр мәйданчыгын файдалану исә үз эшеңнең уңышсызлыгын тануны һәм мондый боерык бирүчеләрнең булдыксызлыгын аңлата.
Югарыда язылганча, хакимият органнарыннан һәм хокук саклау институтлары вәкилләреннән полициянең билгеле гамәлләренә карата тиешле хокукый бәя сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов.
«Татарстан белән Башкортстан теләктәшлек белдермәде»
Владимир Путиннан яклау сорап видеомөрәҗәгать юллаган төркемнең башында Котельники шәһәре мөселманнары оешмасы рәисе Салават Ибатуллин торды. «Интертат» хәбәрчесе аның белән элемтәгә чыкты.
Салават Ибатуллин тумышы белән Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән икәнен әйтте, үзен, башкорт милләтеннән, дип таныштырды.
7 июльдәге хәлләр халыкка чыкканнан соң, гафу үтенүләр дә, янаулар да булмады. Без алардан гафу үтенү көтмибез. Иң мөһиме – бүтән кабатланмасын. Безгә шул турыда әйтүләрен телибез.
Безне Рамзан Кадыйров, Сергей Меликов, Равил хәзрәт Гайнетдин, тагын берничә мөфтият яклап чыкты. Бик зур рәхмәт аларга. Бердәмлекне тою көч бирә. Татарстан белән Башкортстан теләктәшлек белдермәде. Алар берәр сүз әйтер, дип өметләнгән идек. Бәлки, булгандыр да, ләкин мин күрмәдем. Татарстаннан адвокат Руслан Нагиев кына шәхси теләктәшлеген, ярдәм итәргә әзер булуын белдерде, – диде Салават Ибатуллин «Интертат» хәбәрчесенә.
Татарстан мөфтияте реакциясе
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтендә әлеге мәсьәләгә карата нәзарәт тарафыннан рәсми белдерүләр, мөрәҗәгатьләр булмаганын әйттеләр.
Хәзерге вазгыять
Бу конфликтка «каршы як»ның реакциясе нинди булды? Әйтик, кайбер мәгълүмат чаралары сәясәтче Николай Севостьянов фикерләрен тарата. Ул анда «җинаятьчелеккә каршы көрәшүне исламга каршы көрәш дип күрсәтергә телиләр» дип, мөселманнарны гаепли. «Этник җинаятьчелек, кызларны көчләү, миграцион җәһәннәм – моңа күптән җирле халык чик куюны сорады. Бу – исламга каршы рейд түгел, бу – мигрантларга каршы рейд», – ди сәясәтче. Әмма ни сәбәпле бу рейд нәкъ менә җомга намазы вакытында үткәрелә – анысы хакында әйтми.
«Русская община ZOV» каналы Путинга мөрәҗәгать белән чыкты. «Болай яшәп булмый, без Франция һәм Косово түгел, монда бардак. Безнең илгә килгән мигрантларны туктатырга кирәк, башкача булганда, социаль шартлау булачак», – ди алар.
16 июльдә полиция Котельники шәһәрендә мигрантларга каршы масштаблы рейдлар уздыра башлады. Җирле халык полицейскийларга рәхмәт әйткән видео таралды.
«Хакимият, бер яктан, мәчет төзергә җир бирми, икенче яктан, шәхси йортларда җыелырга рөхсәт итми»
Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов «Интертат» хәбәрчесенә Мәскәү өлкәсенең Серпухов шәһәрендә дә узган кышта тентү булганын әйтте. Ул шушы хәлләрнең сәбәбен аңлатты һәм аны чишү юлын күрсәтте.
Узган кышта җирле хакимият Серпухов шәһәрендәге намаз уку йортын ябарга мәҗбүр итте. Котельникидагы кебек тикшерү дә булды. Шул вакыттан бирле без төрле урыннарга хатлар язабыз. Бу мәсьәләне, әлбәттә, чишәргә кирәк. Монда берничә проблема бар. Мәскәү өлкәсендә җирле хакимият мәчет төзергә бик кыенлык белән генә рөхсәт бирә. Мөселманнарга гыйбадәт кылырга урын булмагач, алар намаз уку йортлары, бүлмәләре ачарга тырыша. Мөселманнар җомга намазына җыелырга тиеш бит. Мәчет булмагач, кая барсын? Кеше барыбер җаен эзли, таба. Хакимият, бер яктан, мәчет төзергә җир бирми, икенче яктан, шәхси йортларда, биналарда, «җәмәгать урыны түгел» дип, җыелырга рөхсәт итми. Хәтта мәхәллә рәсми рәвештә теркәлгән булса да. Шулай итеп, намаз йортларында гыйбадәт кылучылар янына теләсә кайсы вакытта тикшерү оешмалары килергә мөмкин.
Россиядә дини оешмаларга гыйбадәт урыннары төзү өчен җир бирүнең бер стандартын булдырырга кирәк. Без бу турыда 3 ел язабыз, сөйлибез. Бу тәкъдим Россия мөселманнарының хокукларын үтәү турындагы докладка да кергән. Норматив документ кабул ителсә, киләчәктә илебездә дин белән бәйле провокацияләр, аңлашылмаучанлыклар кимер иде, – диде Әлбир хәзрәт Крганов.
Нигә мәчетләр юк?
Шулай итеп, мәчет төзергә дә, теләсә кая җыелырга да рөхсәт юк. Хакимият өчен мөселманнарның яшерен урыннарда җыелуларына караганда, рәсми рәвештә эшчәнлек алып барган мәчеткә йөрүләре кулайрак түгелме, дигән сорау туа. Мәчет төзелгән очракта, тәртип өчен җаваплы, мөселманнарны дөрес юлдан алып баручы имамы да булачак бит. Икенче яктан, яшәгән урыны янында мәчет калкып чыгуын кабул итә алмаучылар да күп. Россиядә мөселманнар саны елдан-ел артса да, җәмгыятьтә чит диндәге кешеләргә ихтирам үсми. Бу – социаль челтәрләрдәге кайтавазлардан да күренә. Хәтта үз Казаныбызда Җәмигъ мәчете урыны өчен күпме каршылык булды. Пружина кысылганнан кысыла барып, ычкынып кына китмәсен инде.