– Үкенмисеңме? – диде хәл-әхвәл сорашу белән, мәктәп елларыннан бирле күрешмәгән күрше кызы, күзләрен тутырып миңа карап. Сәүдә үзәгендә кинәт кенә каршыма килеп чыккан иде ул.
– Нәрсәгәәә? – дидем мин, аптыраулы карашымны аңа төбәп.
– Соң, синең яраткан кешеңә апаң кияүгә чыккан бит. Әнә ничек гөрләтеп яшиләр, дип ишеттем. Балалары үсеп җиткән, инде оныкларын санарга бер кул бармаклары гына җитми, диделәр. Авылга сирәк кайтыла инде анысы, туган йортта кеше булмагач. Ә туган-тумача өзелеп көтеп тормый сине, үзләренеке дә җитәрлек... Зиратка әти-әни каберенә кайтмый да булмый... Аннан, авыл барыбер сагындыра инде ул. Нинди генә чит илләрдә йөрсәң дә, ул барыбер күңел түрендә...
Беркавем тын алгач, күршем:
– Ә синең исеңдәме, безгә ияреп барып, җиләккә, дим, адашып калган идең, төн уртасында урман каравылчысы табып китергән иде үзеңне. Елап та карамагансың, рәхәтләнеп урман карап йөргәнсең... Шуннан соң бит инде «исәр» дип куштылар үзеңә...
Ниһаять, сөйләүдән туктады бу, бөтен гомер юлымны айкап-чайкап чыгамы, дисәм. Юк-юк, чыгалмас, безнең юллар күптән аерылды, мин, гомумән, аның тормышыннан хәбәрдар түгел. Миннән олырак булганга, ул авылдан алданрак китеп барды. Хәер, авыл безне дә озак тоткарламады: баштан апам укырга китте, аннан – мин. Ә бераздан инде әни дә безнең янга күченде. Шулай итеп авыл белән безне дә әтиебез яткан авыл зираты гына бәйләп торды.
... Ә ул чакта, ул чакта, димәк, әнинең бездән башка гына берничә ел яшәгән вакытын искә ала Рәмзия. Әйеее, ул вакытта үзе дә авылга кайткалап йөри иде, төрле шәһәрләрдә яшәгәч, очрашмаганбыз инде яңадан. Әйе-әйе, шул чаклар. Сүзендә бит әзме-күпме хаклык бар да кебек аның, бары минем ул хакта тирәнтен уйлаганым гына булмаган, дисәм дә... Юк, нинди хаклык инде, үсмерлек мавыгуы, дип кабул иттем бит мин аны соңыннан.
Кыскасы, хәл болайрак булды.
Апам имтиханнарын уңышлы тапшырып, башкалада укый башлады. 1 елдан соң мин дә район үзәгендәге көллияттә штукатур-буяучы һөнәрен үзләштерә башладым. Шул вакытта үзе генә калган әнине күндереп, хуҗалыкка килгән зоотехник егетне безгә фатирга керткәннәр. Ял көннәренә дип шулай кайтып төшсәм, тирләп-пешеп, берәү кичке аш ашап утыра. Кап-кара чәчләре маңгаена ябышкан, борын өсте дә тирләгән. Кинәт ул ашавыннан туктады да, коңгырт күзләр миңа төбәлде. Ярый кече яктан самавырын күтәреп әни килеп чыкты да хәлне аңлата башлады. Әле 3 кич кенә кунарга өлгергән фатирчы егет турында әни безгә үзебез кайткач аңлатасы булган икән.
Ярый, хуш, мин каршы түгел, дидем әнигә, әйтерсең лә минем ризалык кемгәдер кирәк.
Менә шулай танышып киттек без. Үз районы шактый ерак икән, димәк, авылларына еш кайта алмый инде бу. Кышын бигрәк тә. Болай сөйләшергә иренә торганга охшамаган, шул ук кичне якын танышлардай сайраша ук башладык. Әни үз ягына кереп киткәндә, «Ятканда утларны сүндерергә онытмагыз, кызым, син минем якка кереп ятарсың», дип әмер бирде.
Шулай итеп, мин шимбә дәресләр бетүгә кайтып җитәм дә дүшәмбе иртән иртүк юлга чыгам. Әйтергә онытып торам: аның бит бишекле матае да бар! Өйдә чагы туры килгәндә, әле мине олы юлга кадәр үк чыгарып куя, аннан инде күрше авыллардан юлчыларны җыеп килә торган автобусны гына көтәсе. Апам кышкы каникулга кайтканчы без инде бер-беребезне шактый белеп, дуслашып беткән идек.
Апамны әни белән сагынып көтеп алдык. Укуы җиңел түгел шул, ниләр генә укытмыйлар анда безгә, ди ул. Ябыгыбрак та киткән, матурланган да. Ул кайтканда фатирчы егетебез районга киткән иде, төнлә генә кайткан. Алар икенче көнне генә күрештеләр. Өчәүләшеп чөкердәшербез, дигән идем, ни әйтсәм дә апам: «Ярар, сеңлем, дәресләреңне кара», я булмаса, «Кибеткә барып кайтсана», инде иң күңелгә тигәне – «Тыйнаграк бул», – дип, авызымны шапылдатып яба да куя. Менә сиңа, ни булган моңа?! Тегесе дә, күзләрен шарландырып, сүзсез генә күзәтә бит әле. Шартларсың, валлаһи. «Әй, сезне!» – дидем дә, чаңгыларымны алып, кырга чыгып киттем. Андагы саф һаваның рәхәтлеге, кар диңгезенең киңлеге... Мин кайтканда төн иде инде, борчыла башлаганнар.
Каникуллар бетте, апам китте. Фатирчы егет тә боегыбрак калды. Мин дә артык игътибар бирмәскә тырышкан булам. Шулай итеп, ул бездә берничә ел яшәде, апам белән дә, минем белән дә бик дус, йорт тирәсендә әнигә бик зур булышчы булды.
Апам укып бетерәсе елны язгы бер иртәдә әни: «Иртәгә апаңның никахы», – дип телсез калдырды. Чынлап та, никах булды, кеше алай күп түгел иде. Шулай итеп, фатирчы егет кияү булып куйды. Аннан әни: «Кодалар – бик яхшы кешеләр, ошатып киттеләр үзебезне, Аллаһка шөкер, тигезлектә яшәсеннәр», – диде. Шунда гына апамның түгәрәкләнеп киткән гәүдәсенә күзем төште. Тамакка төер тыгылды, елап та булмый. Ә мин тагы өметләнеп йөрим... Әни минем хәлне шунда ук аңлады: «Һәркемнең үз насыйбы, көтә белсәң – бар нәрсә дә үз вакытында килә. Көтә белергә генә кирәк», – диде ул, мине кочаклап. Мин елап җибәрдем.
Апамнар чынлап та матур гомер кичерде, хәзер дә Аллаһка шөкер. Күп сынаулар уздылар, тормыш шактый «чыбыркылады» үзләрен: әле 3 бала үскәндә эшсез калдылар, әле аларга дигән фатирны башкаларга биреп куйдылар. Хәзер дә карыйм да аларга – ничекләр бер-берсенә туры килгәннәр, сүзез дә бер-берсен аңлап торалар. Минем тормышымда да аларның ярдәме зур.
Әйе, насыйбымны очраттым мин. «Миңа бит бер генә кыз да ошамый иде, ничек караттың син мине үзеңә?» – дип көлә иде. Гомере генә кыскарак булды шул, йөрәк инде. Күпме әйтеп тә йөрмәде сырхауханә юлларында, «эшлим мин, эштә үтә ул» дия иде. Үтәрлек булмаган шул... Улым белән ялгыз калган көннәремдә дә апам белән җизнәм янәшәдә булды.
– Сиңа әйтәм, мәрткә киткән кеше кебек син, исәрлегең тәки бетмәгән икән... Үкенәсеңме әллә... Ялгыз да калгансың икән, ә алар әнә...
– Үкенмим! Үкенерлек яшәмәдек, шөкер, алдагысы да әйбәт кенә булсын. Шатлыгым зур – онык көтәбез, – дидем мин, хатирәләр уяткан балачак күршем белән саубуллашырга да онытып, өйгә томырылдым.