Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корпоративтан кайтканда өшеп үлгән укытучының ире дә Яңа ел кичәсеннән соң һәлак булган

news_top_970_100
Корпоративтан кайтканда өшеп үлгән укытучының ире дә Яңа ел кичәсеннән соң һәлак булган
"Татар-информ" архивы

Пермь өлкәсенең Кунгур шәһәрендә корпоративтан кайтканда салкында өшеп үлгән хатын иренең язмышын кабатлаган. Бу турыда «АиФ-Прикамье» хәбәр итте.

Физкультура укытучысы булып эшләүче хатынның ире 30 ел элек Яңа ел кичәсеннән соң һәлак булган. Аны да урамда тапканнар. Мәрхүмә хатынның укучысы сүзләренчә, аның ирен үтергәннәр.

«Туксанынчы елларда аның беренче ирен Яңа ел корпоративыннан соң үтерделәр. Ул нәни кызы белән ялгызы калды», – дигән басманың әңгәмәдәше.

Моңа кадәр билгеле булганча, 27 декабрьдә физкультура укытучысының мәетен өеннән берничә километр ераклыкта табалар. Фаҗига булган көнне ул корпоративка барган, аннары таксига утырып кайтып киткән. Хокук саклаучылар хәбәр иткәнчә, мәеттә көч кулланып үтерү билгеләре ачыкланмаган.

Корпоративтан кайтып барышлый укытучы хатын һәлак булган, дип язган идек.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100