news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Корпоративтан кайтып барышлый укытучы хатын һәлак булган

news_top
Корпоративтан кайтып барышлый укытучы хатын һәлак булган
"Татар-информ" архивы

Пермь өлкәсенең Кунгур шәһәрендә физкультура укытучысы булып эшләүче хатын-кыз һәлак булган. 53 яшьлек укытучы корпоративтан кайту өчен такси чакырта. Таксист аны өенә кадәр кайтармый. Бу турыда Пермь.Онлайн хәбәр итте.

Лариса П. Кунгурда «Аристократ» рестораныннан Ленин урамындагы өенә такси чакырта. Ләкин таксист адресны узып китә, хатынны Машзавод бистәсендә төшереп калдыра. Соңрак Ларисаның мәете табыла, ул өшеп үлгән.

Тикшерү эшләре бара.

Кунгурның «Искра» газетасы белешмәсе буенча, Лариса Михайловна иҗади, талантлы укытучы була. Балалар белән эшли белә, ул тәрбияләгән укучылар баскетбол ярышларында җиңә. Шулай ук аның укучылары физкультура олимпиадаларында да призлы урыннар ала. Лариса Михайловна «Ел укытучысы» бәйгесендә җиңгән, мактау грамоталары белән бүләкләнгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар