Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус аркасында туй кичектерелгәч, кәләш ике ел йөргән егетеннән баш тарткан

Никахны гади генә итеп укытып алыйк дигән идем, йөргән кызым риза түгел, ди егет

news_top_970_100
Коронавирус аркасында туй кичектерелгәч, кәләш ике ел йөргән егетеннән баш тарткан
pixabay.com/ru

Казанда яшәүче 31 яшьлек Алмазның коронавирус пандемиясе сәбәпле туе булмыйча калган. Фагыйлә Шакирова ютубтагы блогында егетнең тарихы турында сөйли.

«Минем ике ел йөргән кызым бар. Бер ел никах туена әзерләндек: авылда маллар суйдык, казлар какладык, 200 мең сум кредит алдым. Туйдан соң Казанда калырга уйлаган идек. Булачак хатыным — укытучы, үзем заводта эшлим. Аерым фатирыбыз юк. Вакытлыча фатир алып торырга уйлаган идек. Соңыннан әти-әни ярдәме белән ипотека алырга исәп иде.

Көләргәме-еларгамы — коронавирус пандемиясе сәбәпле туй булмады. Никахны гади генә итеп укытып алыйк дигән идем, йөргән кызым риза түгел. Шул сәбәпле аралар суына башлады. Хәзер кәефем юк, киләчәк ышаныч уятмый. Кайчан туйлар уздырырга мөмкин булыр икән? Ул вакытка кадәр акчаны саклап калып булырмы?» - дип Алмаз киңәш сорый.

Туйлар алып баручы Гамил Нур киңәше:

«Бу авырлыклар сыналырга мөмкинлек бирә. Сезнең һәм булачак җәмәгатегезнең хисләр ныклыгы сынала. Коронавирус хисләрегезне ныгытачак, шуннан соң тагын да зур ышаныч белән гаилә кора аласыз.

Коронавирус беткәннән соң туй ясау шарт түгел, ул вакытта күпләр ясый алмас инде. Әти-әни белән өйдә тыйнак кына туй ясарга була. Туйга ихтыяҗ булмаса, никах белән генә дә котылырга мөмкин. Никах трендка әйләнде. Никах ашыгыч булса, җирле имамнан сорарга кирәк. Әлегә никах укыту тыелган булса, туйны кичектереп торырга туры килер, бу сорауны җирле имам хәл итә».

Яучы Гөлназ Мөхәммәт киңәше:

«Булачак кәләшең белән сөйләш. Ул сиңа карата нинди мөнәсәбәттә? Синең белән тормыш итәсе киләме? Шуннан чыгып, алдагы планнарны корырсың. Суелган маллар суыткычта да әйбәт кенә саклана, каклаган казларның да саклану вакыты хәйран гына. Кыз уйлашыйк дисә, берничә айга кичектереп торырга мөмкин. Кыз никах кирәкми дисә, малларны хәйрия итеп өләшергә, ашлар уздырырга мөмкин. Яраткан кызың белән аерылышу авыр булыр, әмма борчылма. Кызлар бетмәгән. Үзеңә насыйп кешене сайларбыз. Кызлар да егетләргә игътибарлырак булса иде, егетләр юлда аунап ятмый».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100