Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус аркасында АКШта калучылар: «Якташлар белән сөйләшкәндә күзгә яшьләр килә»

Социаль челтәрләрдә Казан психологы Зөлфия Максутованың карантинда Америкада калуы турында хәбәрләр тарала башлагач, аның белән Америкада калган башка татарстанлылар да элемтәгә чыга башлаган.

news_top_970_100
Коронавирус аркасында АКШта калучылар: «Якташлар белән сөйләшкәндә күзгә яшьләр килә»
pixabay.com/ru

«Интертат»та да Зөлфия Максутова турында язма чыккан иде. Без Америкада калган милләттәшләр белән элемтәгә кердек.

«Америкадагы Татарстан вәкиле үз теләге белән исемлек җыйган»

Зөлфия Максутова, Казан:

«Һәркөнне берничә кеше минем белән элемтәгә чыга, Америкадан кайта алмыйча калуы турында яза. Аралашып тору өчен чат ясадык, анда җитмешкә якын кеше бар. Америкада калган татарлар саны күбрәк дип уйлыйм. Минем белән элемтәгә чыгучыларның күбесе илле яшьтән олырак апалар, алар балаларына кунакка килеп, кайта алмыйча калганнар. Казан, Чаллы, Әлмәт, Алабуга кешеләрен беләм.

Әлегә Америкадан Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербург кешеләрен чыгаралар, безгә чират тими. Мәскәү рейслары белән бик авыр хәлдә калган бер-ике татарстанлыны җибәрәләр. Аларны рейска теркәү өчен Америкадагы Татарстан вәкиле күп көч куя. Америкадагы Татарстан вәкиле турында үзем дә кешеләрдән ишетеп белдем. Ул үз теләге белән Америкада калган татарстанлыларның исемлеген җыйган. Тулы исемлек булсын өчен, минем белән элемтәгә чыккан кешеләрне аңа җибәрәм».

«Күзе күрми торган бабаем өйдә үзе генә калды»

Елена Волкова, Әлмәт:

«Кызым белән оныкларым Американың Флорида штатында яши. Мин, кызыма балаларны карарга булышыр өчен, 9 гыйнварда килдем. Кызым эшли иде, мин балаларны мәктәптән каршы алып, ашарга пешереп тора идем. Өченче апрельдә кайтып китәргә тиеш идем. «Аэрофлот» компаниясе очышлар тукталу турында шалтыратып хәбәр итте. Рейсны 1 майга күчерделәр. Беренче майда да булмады, хәзер бөтенләй билгесез…

Карантин игълан ителгәч, барысы да җимерелде: кызым эшен югалтты, балалар өйдә утыра, мин кайта алмыйча калдым. Барыбыз да өйдә утырабыз. Кызыма да авыр, мин дә аның җилкәсендә утырам кебек. Дәүләт хезмәтләре сайтына матди ярдәм сорап язган идем, җавап юк әле. Татарстаннан ярдәм булуга гына өметләнәбез.

Атнасына бер тапкыр кызым кибеткә чыгып керә. Урамга чыгарга да бик куркабыз, соңгы көннәрдә генә балалар белән өй янына уйнарга чыга башладык. Бик сакланабыз. «Сакланганны Аллаһ саклый», — диләр.

Мин үзем пенсиядә, июнь аенда 65 яшь тула инде, Әлмәттә яшим. Кечкенә йортыбыз, бакча бар. Өйдә бабаем үзе генә калды, аның күзләре күрми. Балаларым килеп булышалар, азык-төлек китерәләр. Күзләре күрмәсә дә, бакчада әкрен генә эшләп йөри. Апрельдә бакча эшенә кайтып җитәрмен дип уйлаган идем, булмады. Бабаем үзе өчен утырту-чәчү ысулларын уйлап тапкан. Ниләр эшләгәнен сөйләп тора. «Тагын ниләр эшлим?» — дип сорый миннән. Бер-беребез өчен кайгырып торабыз. Анда да кечкенә оныкларым бар, бик сагындым үзләрен.

Үземнең бала янында булгач, күңелем тынычрак. Үзем гомер буе тәрбияче булып эшләгәч, балалар белән мәш киләм: укыйбыз, уйныйбыз, кисәбез, ябыштырабыз. 10 майда Әниләр көне икән монда, балалар белән әниләренә бүләк ясыйбыз.

Казаннан, Чаллыдан, Алабугадан кешеләр бар икән. «Телеграм» челтәрендә бер-беребез белән аралашабыз. Алар белән сөйләшкәндә, күземә яшьләр тула…»

«Дарулар килеп җитмәсә, үлем хәлендә калабыз»

Фәридә Әпсәләмова, Казан:

«1 мартта сеңлемә кунакка Майамига килдем, 18 мартта кайтып китәсе идем. Минем рейс Португалия аша иде. Португалия рейсларны туктатты, Португалия авиалиниясе сайтындагы шәхси кабинеттагы билетларым бөтенләй юкка чыккан. Америкага килгән вакытым да, билетлар да күренми.

Безнең әти белән әни дә монда. Әтигә 80 яшь, әнигә — 77, икесе дә икенче төркем инвалид. Әтинең үпкәсендә хроник авыру бар. Елга бер тапкыр монда килә идек, чөнки биредәге климат аларга бик туры килә, бездә кышны авыр уздыралар. Икесе дә авыргач, вирус эләксә, үлем куркынычы яный.

Әти-әнинең 29 майга билетлары бар, әлегә берни билгеле түгел. Дәүләт хезмәте сайты безгә кайту юлын тәкъдим иткән иде: Майамидан Нью-Йоркка очарга, аннан Мәскәү — Санкт-Петербург — Казан очышлары. Санкт-Петербург белән Казан арасында рейслар булу билгеле, тик Казанга кайту билетларын үзебезгә эзләргә кирәк иде, күпме вакыт үтәсе билгесез дигән сүз. Нью-Йорк белән Мәскәү — авыру таралган төп үзәкләр, әти-әнине андый куркыныч астына куеп булмый. Өстәвенә, Мәскәүдә ике атна карантинда ятасы була иде.

Безгә Майамидан туры Казанга рейс җайлы булыр иде, башка шәһәрләрдә карантинда ятмыйча, әти-әнине өйгә кайтарасы иде. Әти-әнием Саба районының Шәмәрдән бистәсендә яши, анда кайтмыйча, Казанда бергә торыр идек.

Без бик сакланып йөрибез, чөнки медицина страховкасы юк. Безгә ярдәм күрсәтә алмыйлар. Әти-әнинең сәламәтлеге өчен кирәкле даруларны туганнар курьер белән җибәргән иде. Ул дүрт көн Мәскәүдә торды. Хәзер кузгалып киткән кебек күренә, билгеле түгел әле. Дарулары бетеп килә. Курьер килеп җитмәсә, үлем хәлендә калабыз. Даруларны Америкада сатып алу өчен табибтан рецепт кирәк, ә хастаханәгә барсаң, авыру йоктыру куркынычы бар.

Әлегә эшем дә юк, үземнең шәхси эшем бар иде, ябылдым. Шәмәрдәндә сеңлемнең кибете бар иде, ул да ябылды.

Ярдәмне бары тик Татарстаннан көтәбез. Монда ярдәм сорап карадык, файдасы юк. Вашингтондагы илчелеккә мөрәҗәгать иткән идек, алар Мәскәүгә гариза җибәргән, тик ярдәм булачагына гарантия юк».

«Яшь ярымлык балам белән кайта алмыйм»

Юлия Амалтдинова, Казан:

«28 февральдә туганнарга кунакка килгән идем. Җиденче апрельгә билетым бар иде, тик самолетлар очмый башлады. Рейс көтәбез. Казанга рейслар юк әле. Мәскәүгә кечкенә бала белән кайту уңайсыз, андый тәкъдим дә булмады әле. 14 майда киләсе рейс була, тик Татарстан исемлектә юк.

Илчелектә социаль исемлек бар. Бик авыр хәлдә калучыларны рейсларга теркиләр. Яшь ярымлык балам белән кайта алмыйм. Медицина страховкасы белән кыенлыклар туа. Озайтылган страховканың вакыты чыкты, тагын күпмегә озайтасылары билгесез. Тизрәк Казанга кайтасы иде, анда 13 яшьлек балам белән ирем калды. Ярты гаилә Америкада, яртысы — Казанда. Видеоэлемтәдән сөйләшеп торабыз. Бик сагынам. Өйдән болай озакка чыгып киткәнем юк иде. Тиздән кайту юллары ачылыр дип ышанам.

Өйдән даруханәгә, кибеткә һәм һава суларга гына чыгып керәбез. Без яшәгән Миссури штатында дистанцияне саклап, урамга чыгарга ярый.

Көнкүрештә кыенлыклар сизелми, өйгә китереп бирү хезмәтләре эшләп тора. Кибетләрдә бәрәңге, токмач, ит — барысы да бар. Ярмалар гына юк, бары тик тары ярмасын таптык, рус кибетендә карабодай бар. Америкада эремчек юк диярлек, өйдә үзем катык ясыйм».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100