Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кореяда вафат булган Венера Сапуринаның көлен туган ягында җирләячәкләр

news_top_970_100
Кореяда вафат булган Венера Сапуринаның көлен туган ягында җирләячәкләр
https://vk.com/id808262763

Кореяда бәлагә юлыккан Венера Сапуринаның вафат булуын хәбәр иткән идек. Марина ханым социаль челтәрләрдә бу авыр көннәрендә терәк булган, кайгы уртаклашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде. «Бу юлларны язуы бик авыр. Мин аның тормышы өчен 4 ай көрәштем, терелер, дип өметләндем. Әмма бүген кызымның йөрәге тибүдән туктады. Тыныч йокла, кадерлем, авыр туфрагың җиңел булсын», – дип яза ана.

Марина ханым сүзләренчә, кызы җан биргәндә, ул аның янәшәсендә булган. Әнисе Венераны илгә алып кайтып дәвалау турында хыяллана иде. Кызганыч, Венерага тернәкләнү насыйп булмаган шул.

Фото: © https://vk.com/id808262763

Венераның җәсәден моргта саклау, илгә алып кайту гаиләдән бик зур чыгымнар сорый. Шуңа күрә, якыннары белән киңәшләшеп, Марина апа Венераның гәүдәсен яндырырга рөхсәт биргән. Ул кызының көлен туган якларына алып кайтып җирләячәк. Бу хакта Марина ханым блогер Гөлия Вәлиәхмәтовага хәбәр иткән.

Марина апа блогер белән даими элемтәдә торды, чөнки Венера исән вакытта, аны илгә алып кайту өчен, Гөлия Вәлиәхмәтова акча җыю игълан иткән иде. Ул, халык ярдәме белән, кыска гына вакыт эчендә шактый зур суммадагы акча җыярга өлгерде.

Венераның мәңгелек дөньяга күчүен белгәч, кайбер «подписчиклары» җыелган акчаларның бер өлешен берәр авыру балага бирергә тәкъдим иткәннәр. Блогер үз сәхифәсендә тавыш бирү игълан итте. Аның нәтиҗәләрен караганнан соң, акчаның 2 миллион сумын Венераның әнисе Марина апа счетына, ә 369 мең сумын Чаллыдагы авыру бала – Сафия Галимованың әнисенә тапшырды. 3 айлык Сафиядә яман шеш авыруы табылган, аны дәвалау өчен 7 миллион сум акча таләп ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100