Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корбан гаетеннән репортаж: «Ризван»га килмәскә кушалар, «Апанай»да көтеп алалар

Корбан гаете быел 16 июньгә туры килде. Журналистыбыз Юлай Низаев Казанның «Ризван» мәчетенә барырга ниятләгән иде. Тик бу иман йортының имам-хатыйбы дин кардәшләр белән аралашасы килмәгәч, «Апанай»га юл тотты.

news_top_970_100
Корбан гаетеннән репортаж: «Ризван»га килмәскә кушалар, «Апанай»да көтеп алалар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Корбанга әзерлек эшләре күп» яки «башка мәчеткә барыгыз» дигән җавап ишеттем... Уйланырга урын бар, җәмәгать!

Изге бәйрәм уңаеннан Универсиада авылыннан бик ерак урнашмаган – Хөсәен Мәүлетов урамындагы «Ризван» мәчетеннән репортаж әзерләргә уем бар иде. Татарстан Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга нигезләнгәндә, монда Корбан чалу пункты булырга тиеш. Тик менә Аллаһ йортының имам-хатыйбы Алан хәзрәт Панарин башта ризалашса да, иртәгә Гает буласы көнне «Корбанга әзерлек эшләре күп, башка мәчеткә барыгыз», – диде... Мин исә аңардан ничәдә мәчеткә килергә икәнне генә сораган идем. Хәзрәт әфәндене аңлап җиткермәдем: Аллаһ йортына кайчан, ничәгә килеп сезнең белән күрешеп була, дигән сорауга шулай җавап бирүен дәвам итсә... «Ризван»нан чын-чыннан халык бизәчәк, бер дә хәерле күренеш булмаячак. Рәсми мәгълүмат чарасы журналистына «мәчеткә килмәгез» дигәнне башкаларга нәрсә әйтә икән?!

Кабат шалтыратып сөйләшергә дә вәгъдә итеп шалтыратмавы да – хәзрәт кешене бизәгән гамәл түгел. Коръән ашларына чакырып, хәзрәт үз сүзендә тормыйча, сезне кыен хәлгә калдыра күрмәсен, дип тә мөселманнарны кисәтәсе килә.

Ә мәчет бик уңайлы урында урнашкан, җыйнак кына архитектуралы.

«Апанай» мәчете имам-хатыйбы вазифасын башкаручы: «Корбан гаетендә хәер бирү икеләтә савап»

Казанның «Апанай» мәчетендә дә Корбан гаете вәгазьдән, намаздан башланып китте. Иман йортының имам-хатыйб вазифаларын вакытлыча башкаручы (имам-хатыйб хаҗда) Альберт хәзрәт Вәлиуллин әйтүенчә, Корбан гаетендә мохтаҗларга ярдәм итү – икеләтә саваплы гамәл.

– Корбан гаетендә, башка дини бәйрәм көннәрендә дә, гадәттә, мәчетләр янында хәер сорап утыручыларны күрәбез. Кайберләре хакында «бу әле эшләрлек» дип тә хөкем чыгарып куярга ашкыну да бар. Һәркемгә ярдәм итәргә кирәк. Аның хәлен белмибез бит. Корбан гаетендә хәер бирү – икеләтә саваплы, – диде Альберт хәзрәт Вәлиуллин.

Мәчеттә мөселман кардәшләребез ифрат күп иде. Күпләр гаиләләре белән, бала-чагасын да ияртеп килгән. Сөбханаллаһ, нинди күркәм күренеш!

Хәзрәт әйтүенчә, Корбан гаетенә «Апанай» Аллаһ йорты җитди әзерләнгән. Әлеге мәчет ихатасында корбанга сарык чалдыру мөмкинлеге дә булдырылган иде.

Гаеткә кадәр 70 процент сарыкка алдан ук бронь ясала

Корбан чалу – вәҗиб гамәл. Вәҗиб – фарыздан соң мөһимлек буенча икенче дәрәҗә.

– Сарыкларны ветеринария ягыннан да, дин тәгълиматы буенча да Корбанга чалырлыкны әзерлибез. Халык алдан ук белешә, гадәттә. Белешмичә килсә дә, сарыклар һәркемгә җитәрлек санда. Бер чалганда дүртне суябыз һәм, эшкәртеп, халыкка әзерләп торабыз, пакетларга итне тутырып бирәбез, – дип бәян итте миңа «Апанай» мәчете имам-хатыйбының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Рәмис хәзрәт Таҗетдин.

– Кемнең өчен өчтән бер өлешен фәкыйрьләргә, мохтаҗларга бирер өчен мәчеттә калдырасы килә – алып куябыз суыткычка һәм ярлыларга ул итне таратабыз. Чын мохтаҗларны табу да кыен бит ул хәзерге заманда, алар үзләрен бик күрсәтмиләр, соранып йөрмиләр. Ә мәчет җитәкчелеге аларны белсә, ярдәм итә. Яисә корбан итен мәҗлесләрдә дә кулланабыз, мохтаҗларны шул чакта тәмле пылаулар белән сыйлый алабыз, – дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем.

Гомумән, ел саен «Апанай» мәчетендә Корбан гаетенә 80-100 баш сарык әзерләнә. Гаеткә кадәр 70 процент сарыкка алдан ук бронь ясала, диләр. Әйткәндәй, әлеге мәчет мәдрәсәсендә танылган блогер Рәфис Атаказны да күрдем. Күрдем дип, йоклап ята иде ул. Корбан гаетенә әзерлек чараларына ярдәм иттем, диде. Тик сөйләшергә бик кәефе юк иде, дин буенча да үз фикерле адәм бит ул. Арыган, ахры. Социаль челтәрләрдә дә бу арада бик чыкмыйм, ди. Югалткан булсагыз Рәфис әфәндене – аның белән барысы да яхшы!

Иске Татар бистәсендә хәер сораналар, алай гына түгел, үзләренә багышлап корбан чалдырганны теләнәләр

Иске Татар бистәсендә еш булмыйм, башка көнне монда ничегрәк, әйтә алмыйм. Тик «Мәрҗани» мәчете төбендәге эскәмиядә тезелешеп утырган өлкәннәр таң калдырды... Исәнлек-саулык сорашып, бәйрәм белән котлавым булды: берсен-берсе уздырып, саф татар телендә хәер сорана башладылар... Алай гынамы соң, 1-2 әби, корбан чалдырырга бармыйммы икәнне белешергә тотындылар. Үзләре өчен корбан чалдыру нияте белән утыралар икән. Вәт ичмасам, татар картлары! Телсез калдым. Сәлдерәп беткән, үлем түшәгенә үрмәләүче әби-бабайлар да түгел, һәркайсы пенсиясен дә аладыр, өсләрендә киемнәре дә әйбәт кенә... Оятсызлыкның чиге булмый икән, дигән фикер туа, әлбәттә! Бу күренеш берничек тә туристлар күпләп йөргән урынны бизәми!

Журналистның «тәнкыйть күзлеге»ннән берни калмый ул

Бүген шулай ук «Корбан-Фест» бәйрәменең ахырына гына булса да барган идем. Гади тамашачы буларак барсам да, шуны әйтәсе килә: дин белән музыка, сату-алу эшләре берләшкән чараны күрдек. Әлбәттә, сәхнәдәге күренешләр, акробатика номерлары кебек чыгышлар дини бәйрәм шоуга әйләнгәнен дәлилли.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Шулай да халык бик күп иде. Тамашачыларның кәефе дә күтәренке тоелды.

Менә шулай үтте Казанда Корбан гаете. Уйланырга урын бар, җәмәгать! Киләсе Корбан гаетләрен һәм башка изгелекле бәйрәмнәребезне дә иминлектә, кешелеклелек һәм иманлылык сыйфатларын югалтмыйча каршыласак иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 июнь 2024
    Исемсез
    Шулай җәмәгать, "Интертат"та журналистика юк ул...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100