Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корбан гаете вакытында Тәшрикъ көннәрендә намаз ничек укыла?

news_top_970_100
Корбан гаете вакытында Тәшрикъ көннәрендә намаз ничек укыла?
"Татар-информ" архивы

Гарәфә көнендә (8 июльдә) иртәнге намаздан башлап, Зөлхиҗҗә аеның 13 көнендәге икенде намазын да (12 июль) кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: «Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд» дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне эчтән әйтә). Бу – Тәшрикъ көннәре дип атала.

Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.

Быел Гарәфә көне җомга көнгә туры килә, димәк, хаҗ кылучылар хаҗиәкбәр исеменә лаек булачак. Җомга көненә туры килгәнлектән, хаҗда булмаган кешеләргә пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә ураза тоту киңәш ителә, ул бик саваплы гамәл санала.

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шуралары тарафыннан 2022 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләре расланды. Бу хакта Диния нәзарәте хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100