Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корбан гаете намазы сәгать ничәдә башлана?

news_top_970_100
Корбан гаете намазы сәгать ничәдә башлана?
"Татар-информ" архивы

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шуралары тарафыннан 2022 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләре расланды. Бу хакта Диния нәзарәте хәбәр итте.

Гарәфә көне итеп 8 июль (җомга) көне билгеләнде, Корбан гаетенең беренче көне 9 июльгә (шимбә) туры килә (зөлхиҗҗә аеның 10нчы көне).

Бу көнне Татарстанның 1500дән артык мәчетендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк. Корбан бәйрәме уңаеннан үтә торган гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә.

(Мисал өчен, 9 июль көнне кояш башкалабыз Казанда 03.11 сәгатьтә, Актанышта 02.51 сәгатьтә, Иске Чүпрәледә 03.24 сәгатьтә чыга. Шуңа кояш чыгу вакытларына игътибарлы булу сорала).

Башкала мәчетләрендә корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

  • 02.30 – иртәнге намаз;
  • 02.35-03.10 – Коръән укылу;
  • 03.10-03.40 – гает вәгазе укылу;
  • 03.41 – гает намазын уку;
  • 03.45 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 июль 2022
    Исемсез
    Зур рәхмәт, мәгълүмәт өчен!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100