«Көрәшчеләр белән артистлар арасында әллә ни зур аерма юк» – «Манзара»дан нәрсә көтәсе?
20 гыйнварда «Пирамида» комплексында 7нче тапкыр «Манзара» спорт һәм музыка премиясе узачак. Кемнәр көрәшә? Быел нинди яңалыклар бар? Нигә келәмгә Әгерҗе көрәшчеләре чыгачак? Айдар Шәймәрданов үзе көрәшәме? Салават буламы? Әлеге сорауларга «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
Гыйнварга аяк басу белән көрәш дөньясы «Манзара» премиясе белән «яши» башлый. 7 ел дәвамында әлеге проект көрәшнең Сабантуй, рәсми ярышлар белән генә тукталып калырга тиеш түгел икәнлеген үзенчәлекле шоу-формат белән раслап килә.
«Манзара»ның оештыручысы Айдар Шәймәрданов: «Бездә халык көрәшне бушка карарга өйрәнгән. Билет алдырып, «мә, карагыз» диюе җиңел түгел», – дисә дә, кеше, кызык эзләп булса да, «Манзара» тирәсенә җыела.
«Манзара» проекты – тумышы белән Әгерҗе районыннан булган Айдар Шәймәрдановның «баласы». Аның идеясе, аның тырышлыгы белән ул зур дәрәҗәгә күтәрелде. Бу сорауга җавап бирер алдыннан, Айдар проектның балачак хыяллары белән бәйле булуын сөйләде.
«Манзара» оештыруның максаты – кечкенә чакта үземнең чынга ашмаган хыяллар. Тәбәрле дигән авылда яшәдек, ярышларга барыр өчен, 18 чакрым сазлыктан чыга идек. Әти дә алдаларга ирек бирмәс. Казан ярышына барабыз дип, попутка көтеп тора идек. Бер елны сазлыклардан чыга торган зур «Урал» белән киттек Нурлатка. 1997 ел. Әти башка тукып бара: «Беренче тапкыр барабыз, бәлки, соңгы тапкыр барабыздыр. Җиңмичә кайтырга ярамый». Шунда мин 1997 елда 1нче урын алдым. Мин – Әгерҗедән беренче рәсми ярышларда чыгыш ясаган чемпион, бөтен статистканы карасагыз да шулай.
2000 елда икенче тапкыр бардым, Чаллыда да 1нче урын алдым. Безнең йөрергә мөмкинлек юк иде. Безгә шалтыратып: «Киләсезме? Килсәгез, иртән үлчәнерсез дә», – диләр иде. Без үзебезнең авырлыкны анда баргач кына белә идек.
Аннары Актанышка киттек. Беренче көнне мине 40 кило дип язалар, икенче көнне мин 50дә көрәшәм. «Ярар, сез Әгерҗедән, берәү генә килгәнсез бит», – диләр иде. Ә «Манзара»да сәхнәдә торучы лототрон да гаделлек булсын өчен нигезләнгән, – дип сөйләде Айдар Шәймәрданов газиз проекты турында.
Премиядә төп урынны көрәш алып торса да, ул гадәти көрәш ярышларыннан җырчылар, шоу форматы, кагыйдәләре, ел да яңарып торучы үзенчәлекләре белән аерыла. «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә премиянең быелгы яңалыклары, башка елгы нәтиҗәләр, 7 ел дәвамында да актуаль булган мәсьәләләр турында сөйләделәр. Бәян итүне дә яңалыклардан башлыйк.
Көрәш мәйданы – сәхнә
Беренчедән, «Манзара» беренче елларында «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган иде. Аннары тамашаны цирк, «Ак барс» көрәш сараенда күзәттек. Инде соңгысына ныклап ияләшеп киттек, дип уйласак та, быел премия кабаттан «Пирамида» бинасында узачак. Көрәшчеләрне сәхнәгә мендереп көрәштерәчәкләр, дип аңларга кирәктер. Циркта, көрәш сараенда да тамашачы көрәшне трибуналардан, ягъни өстән аска карап күзәтә, ә «Пирамида»да исә урыннар да алмашыначак.
Урынны үзгәртүне Айдар Шәймәрданов «тамашачылар соравы буенча» дип аңлатты.
Тамашачыларның көрәшне читтән, ерактан карап утырасы килми. Халык һәрвакытта мәйдан тирәсендә булырга, көрәшченең нәрсә әйткәнен, нинди алым ясаганын якыннан күрергә күнеккән. Шуңа без тамашачыларга көрәшне якынайтырга тырыштык. Ул – безгә уңайлы мәйдан. «Казан үзәгендә көрәш» дигән сүз дә начар түгел, – диде җитәкче.
Шулай да быел масштаб бераз кимегән. «Безнең стабиль тамашачыбыз бар. Алар 1 меңнән ким булмый», – дисәләр дә, билетлар санын нибары 500гә калдырганнар. Аннары премиядә көрәшүче батырларга тагын бер төрле бонус системасы уйлап тапканнар – билетны көрәшченең исем-фамилиясен язып, аның промокоды белән алалар икән, билет сатылган акчаның күпмесендер көрәшченең үзенә бирәчәкләр.
Дөньялар үзгәрә: көрәшчеләргә, акча эшләү өчен, билет сатучы да булып эшләп алырга туры килер.
Алтын, көмеш һәм яшел – алышлар лигаларга бүленгән
Быел «Манзара»да көрәш өч лигада узачак. «Алтын лига» – профессиональ спортчылар, дөнья чемпионнары, узган елларда «Манзара» билбавы иясе булган көрәшчеләр өчен. Бу лигага эләккән батырлар быел да символик билбау өчен бил алышачак. Алар – Раил Нургалиев (Теләче), Муса Галләмов (Лаеш), Радик Сәлахов (Лаеш), Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы), Рәдис Сәмигуллин (Балтач), Руслан Рәфыйков (Балтач), Каюм Хәйдәров (Казан), Радик Шәймәрданов (Казан), Илнар Галимов (Алабуга), Илдар Шабаев (Ижевск), Андрей Чиндин (Питрәч), Илшат Идиатов (Арча), Айнур Сыртаев (Туймазы), Ринат Дәүләтшин (Кукмара), Руслан Газизуллин (Лаеш), Булат Мусин (Чистай).
Исемлектә берничә ел дәвамында көрәш мәйданында күренмәгән көрәшчеләр булуы да игътибарга лаек. «Быел юкка чыккан көрәшчеләрне дә кире кайтардык. Каюм Хәйдәров инде берничә ел күренми иде. Ул үзе ныклап әзерләнә, дип ишеттек. Шулай ук күп еллар Муса Җәлил чемпионы булган, Казан шәһәрен дер селкеткән Радик Шәймәрданов та булачак», – диде Айдар Шәймәрданов.
Чемпион билбавыннан тыш, җиңүчегә акчалата бүләкнең 100 меңнән дә ким булмаячагын әйттеләр.
Ел да көрәшчеләрне кимсетмибез, ел да зур бүләкләр куябыз. Башта лигаларда йөзләре кызарып, каннары агып, баш миләре селкенеп чыгалар, зурлап «100 мең» дип күтәреп торалар. Безнең көрәшчеләр тирләргә дә өлгермиләр – без дә зурлап «100 мең!» дип тапшырабыз. Матур көрәш күрсәтсәләр, «алтын лига»да бүләк 100 меңнән дә ким булмаячак. Башка лигаларныкын әлегә әйтмибез, – диде Айдар Шәймәрданов.
«Башка лига» дигәннәре – көмеш һәм яшел лигалар. «Яшел лига»да авырлыклары 30 кг нан артмаган яшь көрәшчеләр бил алышачак. Бу да – «Манзара»ның быелгы яңалыгы. Яшь көрәшчеләр – Әскәр Сафин (Лаеш), Дамир Хәйретдинов (Казан), Рифат Миңнегалиев (Азнакай), Гадел Әнвәров (Актаныш).
Тамашачылар быел да машинасыз калды
Бүләкләргә килгәндә, журналист Мөршидә Кыямова башка елларны машина биргәннәрен искә төшерде. «Машина, тәкә ише әйберләр бирелми, әйеме?» – дип сорады журналист.
Машинаны «Манзара»га килгән тамашачылар арасында уйнаталар иде гадәттә. Айдар Шәймәрданов ул елларда бары «машина алырга килгән» тамашачылар булуын искә алды.
Без 3 ел машина уйнаттык. Циркта уйнатканда 1900 кеше билет алды. Ләкин тамашачылар аудиториясе кими башлады. Чөнки билетны баераклар 20шәрне дә алалар. Билетлар алынып бетә, ә урыннар буш. Ул кешеләр бары машина отарга килә. Шуңа күрә ул фикердән баш тарттык. Икенчедән, машина бәясе дә артты. Машина алу өчен, өч «Манзара» оештырырга кирәк. Көрәшчеләр дә, җырчылар да шушы проект кысаларында тулысынча тамашачы өчен эшләргә тиеш. Бүләк итүче иганәчеләр булса, без каршы түгел. «Егетләргә бүләк булсын» дип китереп бирәләр икән, без бик шат, – диде оештыручы.
Әгерҗе батырлары
«Көмеш лига» дигәне һәвәскәр һәм профессиональ спортчылар өчен, дөресрәге, Әгерҗе районы көрәшчеләре өчен махсус оештырыла. Соңгы елларда Әгерҗе көрәшчеләре республика ярышларында да әллә ни күренми. Еллык нәтиҗәләр чыгарганда да алар астарак сөйрәлеп бара. Әгерҗедә көрәш бетүенә Айдар Шәймәрданов берзаман бик борчылып та йөргән иде, чөнки ул үзе – тумышы белән Әгерҗедән.
«Бу районда да көрәш бар һәм көрәш үсә икәнен күрсәтәсебез килә. Без профессиональ спортка күчеп, көрәш белән шөгыльләнә торган, районга файда китерә торган егетләрне читкә җибәрәбез. Чөнки көрәш профессиональ спортка әйләнә башлады», – диде ул. Шуңа күрә Әгерҗе егетләренә быел бәхет елмайган. «Көмеш лига»да, Сабан туендагы кебек, Әгерҗе районының баш батыры ачыкланачак.
Матбугат конференциясенә Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов та килгән иде. Әгерҗе – якын район түгел, бәлки, шушы чыгышы белән, башлык районда көрәшне үстерүгә ныклап алынуларын күрсәтергә дә телидер. «Бездә көрәш бик көчле иде. Көрәшне бәләкәй авылларда, районнарда сакларга кирәк», – диде Ленар Нургаянов.
Без – Айдар Рауфатович белән якташлар. Бер чорда күрше авылларда үстек, мәктәпне дә бер елны тәмамладык. Бергәләп, «көрәшне сакларга кирәк» дигән фикергә килдек. Көрәшне бәләкәй район, авылларда сакларга кирәк. Көрәш – ул татар мохитенең йөзек кашы. Элек авылларда халык күбрәк яши иде, балалар күбрәк иде. Шәһәрләрдә башка спорт төрләре үссә, авылларда көрәш көчле иде. Авылда туып, үсеп, көрәш белән шөгыльләнмичә калган бала да юктыр. Нәтиҗәләргә ирешкән көрәшчеләрне карасак, алар барысы да – авыл балалары.
Бездә дә көрәш бик көчле иде. Бу яктан хәзер без төшенкелектә. Күтәрер өчен, Әгерҗе районы беренчеләрдән булып «Манзара»да катнашачак. Бик күңелле булачак, бик матур булачак, – диде район башлыгы.
Шулай итеп, Казан мәйданында Әгерҗе батырлары Денис Әминов, Дәниф Галиуллин, Динар Хәсәнов, Илнур Хәбибуллин, Эльфир Шәрәфетдинов, Эльвир Гимазов, Самат Хикмәтуллин, Альмир Шәрәфиев, Тимур Кәримов, Эльвир Шәңгәрәев бил алышачак. «Бу көрәшчеләр – барысы да иң яхшылар исемлегендә, легендалар», – диде башлык. Күбесе башка район-шәһәрдә яшәсәләр дә, һәммәсен дә бергә җыярга уйлаганнар.
Район башлыгы Әгерҗе батырларын карарга Казанда яшәүче якташларның күпләп киләчәгенә дә ышандырып куйды. «Узган ел Әгерҗе районын Халыклар дуслыгы йортында күрсәттек. Анда зал бәләкәй, 200 урындык кына. Үзебез дә көтмәгән идек – 500 кеше килде. Үзебезнең районда туган, үскән, киткән, монда урнашкан якташларыбыз булачак», – диде Ленар Нургаянов.
«Кореш» белән «кураж»ны каратистлар да бизи
Бер елны «Манзара» сумочылар чыгышы белән күпләрнең исендә калган иде. Быел исә мәйданга каратистлар чыгачак. ТР Карате федерациясе президенты Искәндәр Шагин тамашага иң көчле каратистлар киләчәген әйтте. Алар – Россиянең спорт осталары, Россия җыелма командасының төп составында булучы спортчылар Даниил Данилов белән Илья Савин, Лия Завгарова белән Камилла Бикмуллина.
Берничә ел элек интернетта «Манзара»ны күреп алдым, күзәттем, кызыксындым. Үткәрү дәрәҗәсе бик югары. Анда карате да булса, бик яхшы булыр, дип уйлаган да идем. Быел Айдар Рауфат улы катнашырга тәкъдим итте, һәм мин шунда ук ризалаштым. Без һәрвакыт үзебезнең спорт төрен һәм, гомумән, спортны популярлаштыру өчен тырышабыз. «Манзара»да республиканың иң көчле каратистлары бил алышачак, – диде Искәндәр Шагин.
«Манзара»ны «көрәш ярышы» дип түгел, «поясной вид единоборств» дип язалар. «Каратеда билбау бар, көрәштә дә билбау бар, «поясной вид» бит инде», – диде Айдар Шәймәрданов. Шулай да проблемасы тирәндәрәк булып чыкты.
«Көрәш» дигән сүз минем «колакны ерта». Телевизордан карасаң, «корэш», «кореш», «по корэшу», «по корешу», «кураж», «по куражу» – нинди генә төрләре юк. «Көрәш» дип язылган булса, без каршы түгел. Татар сүзен бозып, «кореш» дип хата белән язасым килми, – диде җитәкче.
«Артистларга халык йөри, көрәшчеләргә килсеннәр»
«Манзара» спорт кына түгел, музыка премиясе дә. Биредә ел да танылган артистлар чыгыш ясый торган иде. Ел да диярлек көрәш сөюче Салават Фәтхетдинов та берничә җырын башкара торган иде. Быел җырчылар исемелеге белән таныштырмадылар. Махсус кунак буларак Дилә Нигъмәтуллина киләчәген генә әйттеләр. Салават булырмы, юкмы – бу сорау ачык калды.
«Артистларга халык йөри, көрәшчеләргә килсеннәр. Менә шул вакытта аңларбыз: халык көрәшчеләрне яратамы, артистларнымы?» – диде Айдар Шәймәрданов. Анысы хак, тик башка елгы тенденция буенча, көрәш карарга килгән ир-атлар, сәхнәгә җырчылар чыгуга, аягүрә басып, бераз җилләнеп керергә, дип чыгып китә торган иде. Шуңа күрә көрәш сөючеләр быел да күбрәк булыр, дигән теләктә калыйк.
«Сөйләшәләрме, юкмы, кулларыннан тотканым юк»
Яңалыклар буенча быелга шулар иде. Журналистлар һәм оештыручылар башка елларда булган хәлләрне дә искә алып үтмичә калмады. Төп сорау һәм проблематик мәсьәлә – «Манзара»да көрәшчеләр «сөйләшеп» көрәшәме?
Хәтерләсәгез, бер елны ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, утырган урыныннан торып, сәхнәгә менеп, микрофонны кулына алып, «сөйләшү» фактын фаш итәргә теләгәндәй, көрәшчеләрнең тетмәсен тетеп алган иде. «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин шул очракны телгә алды. «Узган елгы нәтиҗәләр ничек булды? «Сөйләшүләр» күзәтелдеме, юкмы? Быел да «сөйләшүләр» булмас өчен нәрсәләр эшләнелә?» – дип сорады журналист.
«Сөйләшкән» дип уйласаң да, алар сәнгать дәрәҗәсендә сөйләшә», – диде Айдар Шәймәрданов. Аңа кадәр дә: «Артистлар белән көрәшчеләр бер-берсеннән ерак йөрми инде», – дигән иде.
«Сөйләшәләр»ме, юкмы, минем ул көрәшчеләрне кулларыннан тотканым юк. Шундый бер хәл булды, Булат Мусин белән Элдар Хәмитов көрәшә. Көрәшчеләрнең астын-өстен, бөтен гадәтләрен белгән Булат Мусинның тренеры Вакыйф Дәүләтшиннан килеп сорадым: «Вакыйф абый, әллә болар «сөйләшкәннәрме?» – дим. «Әлегә әйтә алмыйм», – ди. Киттем Рәкыйп Фәйзуллин янына. «Рәкыйп абый, «сөйләшәләрме?» – дим. «Әлегә аңлашылмый», – ди. Тренерлары да аңламагач инде.
Моны абстракт фикер дип уйлыйм. Үземнең аларның «сөйләшеп» торганнарын күргәнем юк. Үзләреннән дә «сөйләшәсезме» дип сораганым бар. Миңа алар, әлбәттә, «сөйләшмибез, көрәшәбез», диләр.
Мин бит акча куям. Аңлашылмый торган шоу карау да кызык булмаячак. Шуңа күрә мондый әйберләр кисәтеләчәк. Шул ук Гыйләҗетдиновның Хәмитовны җиңгән чагы да бар, Хәмитовның Гыйләҗетдиновны җиңгән чаклары да бар. Моннан «алар бер-берсен яхшырак өйрәнәләр» дигән фикер дә йөртергә була.
Жирәбә ничек килүе дә бар. «Сөйләшүләр» минимальләштерелә. Келәмнән читтә нәрсә сөйләшәләр – анысы аларның эше. Келәм янында якында утырачаклар тамашачылар. Тыңларсыз, «сөйләшәләрме», юкмы, – диде Айдар Шәймәрданов.
Айдар Шәймәрданов: «Миннән дә титуллырак татар көрәшчесе бармы?»
Бер елны мәйданга Айдар Шәймәрданов үзе дә чыккан иде. Көндәше – легендар Илшат Идиатов. Айдар Шәймәрданов ул алышта җиңүгә иреште. «Быел сезнең физик әзерлегегез ничек? Ни өчен катнашмыйсыз, әллә катнашасызмы?» – дип кызыксынды Илназ Фазуллин. «Әгерҗедән булгангамы инде, минем белән данлыклы көрәшчеләрне көрәштерәселәре, җиңдертәселәре килми. Мин әзерләнсәм, теләсә кайсысы белән көрәшәм», – диде Айдар Шәймәрданов.
Илшат Идиатовны җиңү өчен миңа нинди юл узарга кирәк булды. «Манзара» проектын оештырырга, иганәчеләр табарга, Илшат белән көрәшеп, аны җиңәргә. Безнең кайбер көрәшчеләр Муса Җәлил, Татарстан, Россияне ота да, данлыклы көрәшче булып йөри. Мин 38 яшемдә джиу-джитсу буенча Татарстан чемпионатында 2нче урын, грэпплинг буенча Татарстан чемпионы, сумо буенча Казан чемпионы, сумо буенча ПФОда бронза, джиу-джитсу буенча Россия ярышында беренче, грек-рим көрәше буенча Казан беренчелеге, Татарстанда 2нче урын алдым. Хәзер әйтегез миңа шушы төрләрдә миннән дә титуллырак татар көрәшчесен?
Шуңа күрә миңа көндәшемә каршы әзерләнергә ярты ел җитә. Мин риза.
Ранис Гыйләҗетдинов, Радик Сәлаховлар белән дә алышырга әзерсезме?
Аерма юк. Хәзер миңа 15 минут бирегез, көрәшәм. Җиңәмме, җиңмимме, тик көрәшәм, – диде Айдар Шәймәрданов, күпләрне шаккатырып.
Тагын нинди яңалыклар, үзенчәлекләр булыр – барысын да 20 гыйнварда «Пирамида»да узачак «Манзара» премиясендә күрербез.