Көрәшче Илфат Миңнегалиев сайлауга Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары медален тагып килгән
Танылган көрәшче, милли көрәш буенча биш тапкыр дөнья һәм Россия чемпионы, 2026 елда Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары җиңүчесе Илфат Миңнегалиев сайлауда тавышын туган Азнакай районында биргән. Сайлауга ул Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында җиңгән медален алып килгән. Спортчы сентябрьдә Кыргызстанда узган ярышларда алыш көрәш төрендә 60 кг га кадәр үлчәү авырлыгында җиңүче булган иде.
Ул республика халкын сайлауга чакырып видео да яздырган: «Барыгызны да сайлауга чакырабыз», – ди ул.

Татарстанда IX чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау дәвам итә. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатьткә кадәр эшли.
- Илфат Миңнегалиев – спортчы, көрәш буенча Россия җыелма командасы әгъзасы, милли көрәш буенча биш тапкыр дөнья һәм Россия чемпионы, билбаулы көрәш буенча Европа чемпионы, Дөнья кубогы җиңүчесе, Дөнья чемпионаты, Күчмә халыклар уеннары призёры, ике төрдә дә күп тапкырлар Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге җиңүчесе. Көрәш буенча «Ел спортчысы – 2025». Россиянең спорт остасы.