Көрәшче Булат Мусинның әтисе: «Беренче урынга менү Булатка бик авыр бирелде»
11 сыйныфны тәмамлаганда район Сабан туеның абсолют батыры булган, кечкенә чагында холыксыз дуамал атны җитәкләп алып кайткан, эшчән һәм чиста кызлар ярата – танылган көрәшче Булат Мусин турында әти-әнисе сөйли.
«100 кг га кадәр үлчәү авырлыгында чиста җиңү яулап, Татарстан чемпионы булып танылучы Булат Мусин!», «Казан Сабан туеның абсолют батыры – Булат Мусин!», «Билбаулы көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы Булат Мусин!» – бу исемлекне тезеп китә башласаң, бер кәгазь бите җитмәс.
- Мусин Булат Марат улы, 1994 елның 29 июлендә туган.
- Туган урыны: Яңа Чишмә районы, Чертуш авылы.
- Җиңүләре: көрәш һәм билбаулы көрәш буенча Татарстан, Россия, Дөнья чемпионы, Дөнья Кубогы иясе. «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры җиңүчесе. Күп тапкырлар Яңа Чишмә районы Сабан туеның абсолют батыры, Казан Сабан туе абсолют батыры.
- Исемнәре: билбаулы көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы, көрәш буенча Россиянең спорт остасы.
- Тренерлары: Булат Хәбибрахманов, Вакыйф Дәүләтшин
Көрәшче Булат Мусинны көрәш дөньясында гына түгел, келәм читендә дә яхшы беләләр. Кирәк булса, модель дә, актер да була алучы мәһабәт гәүдәле егет беренче карашка кырыс кебек. «Зур ярышларда көрәшеп, үзе дә гәүдәле булса да, ул бик йомшак күңелле, конфликт яратмый, елмаеп кына тора», – ди аның турында әнисе Рәмзия апа.
Көрәшчеләр үзләре сөйләшергә яратмый. Диктофон тотып килеп бассаң, бик сирәкләре генә качмый кала. Шуңа күрә бу юлы көрәшчеләрнең үзләре белән түгел, ә әти-әниләре белән сөйләшик дип, Яңа Чишмә районы Чертуш авылына юл тоттык. Уллары турында әти-әнидән дә яхшырак белүче тагын кем булсын?
«Безгә авыр сүз әйткәне булмады»
Матурлап тышланган йортның капка төбенә килеп туктадык. Безне, капкаларны ачып куеп, башына түбәтәен кигән Марат абый – Булатның әтисе көтеп тора иде.
Өй аллары – гөлбакча. Гомумән, кая гына карама – бөтен җирдә чәчкә. Икенче яклап алмагачлар тезелгән. Алар арасында да чәчәкләр үсә. Теплицага кердек – кәбестәләр белән рәттән чәчәкләр тезелеп киткән. «Чәчәкләр үстерергә яратам шул мин. Рәхәтлек табам шулардан. Гомумән, бөтен җирдә дә, кешеләрдә дә матурлык кына күрәм», – дип, Булатның әнисе Рәмзия апа гөлбакчасы белән таныштырды.
Кыңгырауга охшаган гөлләр белән тәрәз төпләре дә тулы. Өстәлдә кыр чәчкәләре тора. Рәмзия апаның яулыгы да чәчәкле хәтта. Әбекәй: «Чәчәк яраткан кешенең күңеле ямьсез була алмый», – дип әйтә иде кечкенә чакта.
Булат Мусинның нәселендә әтисе ягында да, әнисе ягында да көрәшчеләр бар. Марат абый үзе дә 75 кг авырлыкта батыр булган кеше. Абыйсы да, энекәше дә – Сабантуй батырлары. Рәмзия апаның бабасы атаклы көрәшче булган. «Ике нәсел кушылгангадыр инде дип уйлыйбыз», – диделәр алар икәүләп, Булат кемгә охшаган соң, дигән сорауга җавап биргәндә.
Булат кем булырга хыялланды?
Рәмзия апа: Булат кечкенәдән максатчан булып үсте. Әтиләре аларга өйдә спорт мәйданчыгы ясап бирде. Алар анда бик теләп шөгыльләнде. Дүртенче сыйныфтан аның көнлек режимы бар иде. Ул йомры гына хәрефләр белән язылган, берничә хатасы да булган шунда. Ничә тапкыр чүгәләү, турникта тартылу, йөгерү – шуларны язып бара, ул кәгазьне шкафның бер кырыена ябыштырып куя. Дүртенче сыйныф баласын уйлагыз инде. Уйнысы да килгәндер. Уйныймы ул, башка эш эшлиме, барыбер шул күнегүләрен калдырмады. Көрәшче булам дип уйламагандыр. Ниндидер үҗәтлек һәм максатчанлык бар иде анда.
Марат абый безне «бер әйбер күрсәтәм» дип, бакча ягына алып чыгып китте. «Менә аның штангасы, менә турнигы. Кайткач, һаман да шулар белән шөгыльләнә. Монсы велосипеды, хәзер Чулпанга калды инде», – диде ул, «раритетларга» карап.
«Булат өчен кызарырга туры килгән чаклар булдымы?» – дип сорыйм. Марат абый, уйланып: «Алай булмады кебек. Истә калганнары юк», – дип җавап бирде. «Бик тәртипле иде ул», – дип өстәп куйды Рәмзия апа.
Булат сезгә карата нинди ул?
Рәмзия апа: Ул – шулкадәр дә итагатьле бала. Аның гомеренең йөзендә миңа, әтисенә карата авыр сүз әйткәне юк. Ачуы килгән вакытларда сузып кына «Әни!» дип әйтергә мөмкин. Киресенчә, ул безне рухландырып, җылы сүзләр белән юатып тора.
Марат абый: Минем өчен йорт тирәсендә ярдәмче булды. Бөтен эшләрне гел бергә эшли идек без аның белән. Һәрбер әйткән сүзне тыңлап, эшне җиренә җиткереп эшләп куя инде ул.
Рәмзия апа: Әтисе, исеңдәдер. Безнең әтиләрдән калган, тыңламый торган атыбыз бар иде. Бик дуамал ат иде. Ул атны гел Булат алып кайта иде. Гел хәтеремдә: кояш батышы, улым бара. Аның кечкенә генә ак чиләге бар иде, аңа арпамы, бодаймы салган. Ат аны тыңлап, артыннан әкрен генә кайта иде. Кечкенә генә малай иде әле ул вакытта. Абыйсы белән бергә уйнап, эшләп үстеләр. Абыйсы да гел булышып торды.
Абый кеше дә бит әле ул. Нинди абый ул Чулпанга?
Рәмзия апа: Ул – кырысрак абый. Шул ук вакытта ярата да белә торган, булышучан абый. Җан атып тора инде ул Чулпанга.
Марат абый: Телефон аша булса да Чулпанны контрольдә тота. «Әйдә, шпагатка төшәргә өйрән», – ди. «Алайса шоколад алып кайтмыйм, тегесен алып кайтмыйм», – ди. Үзенчә спортка тарта инде.
Булатның сеңлекәше Чулпан бүлмәсендә бисердан нидер чигеп утыра иде. «Минем яраткан абыем ул. Яхшы, акыллы абый», – диде Чулпан, «Булат абыең нинди?» – дигән соравыма, сабыйларча мөлаемлык белән.
«Беренче урынга менү Булатка бик авыр бирелде»
Булат көрәшкә ничек килде?
Марат абый: Абыйсы белән яшь аралары ике яшь кенә булгач, мин аларны өйдә дә көрәштерә идем. Өйдә гел ярышлар үткәреп тордык. Кем күпме «приседание», «отжимание» ясый. Шулай әкрен-әкрен генә кереп китте инде.
Үсә төшкәч, Сабан туйларына алып бара башладым. Аларда гел призлы урынга керә иде. Беренче урынга җитә алмый иде. Чөнки бәдәне зур, яше кечкенә. Үзеннән дүрт-биш яшькә зурраклар белән көрәшә иде.
Булат икенче урында күп йөрде. Беренче урынга менү аңа бик авыр бирелде.
Рәмзия апа: Балалар бакчасында да көрәшкән иде ул. 11 сыйныфны бетергән елны, 2012 елда, ул беренче тапкыр район Сабан туеның батыры булды. Шундый шатландык инде без.
Марат абый: Ул беренче көнне Шахмай авылында батыр калды. Икенче көнне район Сабан туенда балалар арасында да, зурлар арасында да батыр калды. Ике көндә өч тәкә булды инде аның.
Рәмзия апа: Аннары төрле авылларга бара башладык. Безне күршеләр Чистай районы Тубылгы Тау авылы Сабан туена алып киттеләр. Шунда Булат, көрәшеп, җиңде. Анда әбиләр-бабайлар елыйлар, рәхмәт әйтәләр. Шул беткән авылның Сабан туенда үзенә яңа тәэсирләр дә алды ул. «Кара, әни, ничек хөрмәт итәләр икән бит», – дип, икәү сөйләшә-сөйләшә кайткан хәтердә.
Иң үкенечле җиңелүен хәтерлисезме?
Марат абый: Бер елны Элдар Хәмитов белән көрәшкәндә, көрәш бетәргә биш секунд калгач, Булат «җиңдем» дип, кулын күтәрде. Халык «бетмәде бит» дип кычкыра, шаулый башлый. Аннары кире вакыт өстиләр, нәтиҗәдә, Элдар җиңеп чыга. Бөтен үкенгән җиңелүе шул инде аның. 2013 – 2014 еллар иде ул.
«Булатның почмагын ясап куйдым», – дип, Рәмзия апа күрше бүлмәгә алып керде. Стена тулы медаль! Ниндие генә юк анда. Шулчак Марат абый бер кочак мактау кәгазе күтәреп алып керде. «Бөтенесен безгә алып кайтып бирә инде ул, без җыябыз», – ди.
«Улым турында чыккан мәкаләләр, язмаларны туплап барам. Менә монысы кечкенә чагында Сабантуй батыры булган иде, ул елгы газеталарны да саклыйм. Безнең район газетасы гел язып кына тора, аларга да зур рәхмәт. Бөтенесен җыеп барабыз. Киләчәктә яшьләр улым турында китап язарлар дип тә җыям», – дип, Рәмзия апа газета битләрен актарды.
Шунда сөлге дә килеп чыкты. «Улымның Сабан туенда көрәшеп, җиңгән сөлгесе. Ансын да саклыйм», – диде Рәмзия апа. Күрше Шахмай авылы Сабан туенда көрәшкән сөлге икән ул.
«Эшчән һәм чиста кызлар ярата»
Малайлар – әниләре, кызлар әтиләре белән якын була, диләр. Бала тәрбияләүдә икесенең дә роле зур, шулай да эчке халәтнең нинди булуына әни кеше җаваплыдыр. Йомшаклыгы, назы белән җаваплы.
Рәмзия апа, әни кеше баласын башкаларга караганда яхшырак белә. Булатның сыйфатларын әйтегез әле.
Бик намуслы кеше ул. Кешеләргә ярдәмгә атлыгучы, итагатьле кеше. Нинди генә зур ярышларда катнашып, көчле гәүдәле булса да, йомшак күңелле. Бөтен кеше белән дә уртак тел таба ул, беркайчан да конфликтка керергә яратмый.
Һәм күп сөйләшми.
Кайвакыт сөйләшә (көлә).
Сез Булат белән бик якын. Аның белән мәхәббәт, кызлар темасына сөйләшәсезме?
Кызлар турында сөйләшеп алабыз инде. Тик бик артык тирәнгә кереп китеп түгел.
Өйләнәм димиме әле?
Юк, әле алай дигәне юк.
Сезгә охшатып эзли микән?
Менә ансын белмим. Үзеннән сорарга кирәк (елмая).
Нинди кызлар ошый аңа?
Тормышны яратучы кызларны ошата инде ул. Актив кызларны, эшчән һәм чиста кызларны бик ошата.
Булат нинди ризыклар ярата?
Булат минем «ак торт»ны ярата. Балачактан ук, мин өйдә булмаганда үзләре дә йомырка күбегеннән ясыйлар иде. Иң яраткан ризыгы шул. Баллы тортны да ярата. Мантый, токмач ашларын яратып ашыйлар, пилмәннәр дә пешерәм инде мин аларга. Боткалар белән бик дус түгелләр иде дә, яраттылар инде, иртәнге ашка пешергәли идем. Казаннан кайтканда шуларны пешереп көтеп торам.
«Чертушта көрәшмәгән егет юк»
Рәмзия апа күп еллар башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләп, берничә ел элек мәдәният йортына мөдир булып күчкән. Аның тырышлыгы белән Чертуш авылын күп җирдә беләләр. Социаль челтәрләр, төрле бәйгеләр – тынгысыз җан Рәмзия апа бөтенесенә дә җитешә шулай. «Мәдәният йортында да көрәшчеләр почмагы бар», – дигәч, шунда кузгалдык.
Чертуш үзе – гадәти татар авылы. Зур да түгел, кечкенә дә түгел. Тик мәктәпләрендә балалар бармак белән санарлык кына икән. Мәдәният йортына җитүгә, мәчеттән азан тавышы ишетелде.
Мәдәният йорты алды да шау чәчәктә утыра. Рәмзия апа монда сеңлесе белән бергә эшли икән. Ике кеше авыл клубын тота. Марат абый җил тегермәне дә ясап куйган. Кыскасы, гаиләләре белән авыл дип яши торган кешеләр алар.
«Чертушта туган ир-егет
Көрәшмичә каламы?
Бөтен дөньяга таралган
Безнең батырлар даны!» –
дип язылган стендтагы төп фотода Булат Мусин белән Илмир Төхвәтуллин көрәшә. Уртада Булатның 2017 елда Җөри авылында узучы Питрау бәйрәмендә откан машинасы белән төшкән фотосы тора. «Бер елны «Көрәшчеләр рухы» исемле кичә уздырдык. Илмир да кайткан иде. Шунда сәхнәдә көрәшеп тә күрсәттеләр әле», – ди Рәмзия апа.
- Чертушта туып-үскән көрәшчеләр – көрәшче-остаз Сәхабетдинов Мәгазь абый, Гыймадиевлар нәселе – РСФСРның спорт остасы Рафаэль Гыймадиев, Татарстанның спорт остасы Равил Гыймадиев.
«Сабантуйлар җитсә, йөрәкләр сыкрый башлый»
Көрәш турнирларында әтиләрне еш очратырга була. Балаларының көрәшкәнен карарга йөрүче әниләр сирәк. «Көрәш дөньясы бик авыр. Аның пәрдә артлары да бар. Һәрбер көрәшченең әнисе, әтисе баласы өчен җанатып тора. Сабантуйлар җитсә, йөрәкләр сыкрый башлый. Ярышлар җитсә, әтисенең йөрәге авырта башлый», – ди Рәмзия апа.
Сез көрәш ярышларына йөрисез. Кайбер көрәшчеләр: «Минем әни карамый, курка», – диләр.
Марат абый: Ул минем белән дә барам ди инде. Анда хатыннар юк бит, дим (көлә). Анда авырып кайтасың син, дим. Булатның әле көрәшкә кереп кенә киткән чагында төрле хәлләр булды. Отып барган җирдән оттырды, баллын бирмәделәр. Андый чакта үз-үзеңне тыеп кала алмыйсың.
Рәмзия апа: Балам өчен белгән догаларымны укыйм. Өйдә булсам да, ярышка барсам да укыйм. Улым өчен шулкадәр җан атып торам инде. Түзә алмыйча, кайвакыт барам да. Яратабыз без көрәшне.
Әле быел, улыбыз көрәшмәсә дә, Яшәүче авылы Сабан туена бардык. Безнең янда гына Булат Шәйхуллов исемле көрәшче яшь егет утырды. Нишләптер, шул егет безгә шулкадәр якын булып китте. Аның өчен җан атып, көрәш тәмамлангач, котлап кайтып киттек.
Батыр әтисе, батыр әнисе булуы ничек ул?
Марат абый: Бар инде горурлык хисе, шатлану. Бөтен гаилә өчен, авыл өчен, милләт өчен. Күргән берсе: «Булатның хәле ничек?» – дип сорыйлар. «Булатның әтисе», – диләр. Шатланабыз.
Рәмзия апа: Шатланып торабыз. Безнең белән бергә туганнарыбыз, дусларыбыз, авылыбыз шатлана. Шушы хисләрне кичереп, балабызга саулык-сәламәтлек, алга таба да уңышларга ирешеп, үз бәхетен табып яшәвен теләп калабыз. Һәрбер әти-әнинең изге хыялы һәм изге догасы да шулдыр.
Казанга кайтканда юл буе елмаеп кайттым. Рәсим Низамовның «Мәхәббәтле йортта гына яшәве рәхәт була, яратудан гына җиргә бәхетле бала туа» дигән җыры искә төште. Бер-беренә ярату һәм җылы сүз белән генә эндәшкән гаиләдә тәрбияләнгән бала бәхетле була.
«Хатыннан уңдым мин, Аллаһка шөкер», – ди Марат абый, чынаяк куярга да урын калмаган мул өстәлгә карап, «Сезне көн дә шулай сыйлыйлармы?» дигән соравыма. Рәмзия апа да: «Мин бәйгеләрдә катнашырга яратам. Марат абыең да сүз әйтми, җибәрә», – ди.
Батыр ул үстерүнең сере шулдыр инде – кечкенәдән килгән тәрбия, спортка мәхәббәт уяту, балага көч биреп, теләктәшлек белдерү, уңышларына аннан да ныграк сөенү, уңышсызлыкларына аннан да ныграк көенү, тик башны имәү – һәммәсе. Уллары һәм кызлары белән горурланып, «батыр әнисе һәм әтисе» дигән исемне горур йөртергә насыйп булсын бу матур гаиләгә.
Ә без батыр гаиләләрен барлауны дәвам итәбез.