Көрәшче Азат Габдрәшитов: «Җиңү өчен эшләргә кирәк, бер әйбер дә бушка бирелми»
«Җиңү сере – хезмәттә», – ди танылган көрәшче Азат Габдрәшитов. «Түбәдә. Батыр. Әңгәмә» – «Интертат»ның көрәшчеләргә багышланган махсус проекты. Чираттагы кунагыбыз белән җиңү тәме, көрәштә булган проблемалар һәм милли спорт төре үзенчәлеге турында сөйләштек.

«5 елга якын көрәшмичә тордым, озын тәнәфес булды»
Азат, кечкенә чакта батыр булам дип хыяллана идеңме?
Андый хыяллар бар иде, ләкин ул теләк 20 елдан артык вакыт узгач чынга ашар, дип уйлаганым булмады. Ә кечкенә чакта көрәшкәнем булды, ләкин мин ул вакытта көрәшә белми идем, гел җиңелдем.
Көрәшергә кем өйрәтте?
Беренче тренерларым авылдан Раил Сираев һәм Марсель абый Шәйхәйдаров, мәктәптә укыганда алар белән шөгыльләнә идем, укыганда өйрәнә башладым, ләкин 1-2 ел йөрдем дә ташладым, киредән көрәшкә Чаллыга килгәч кенә кайттым. Якынча 2007 елда туктаган булсам, 2012 елда кире көрәшә башладым, 5 елга якын көрәшмичә тордым, шундый озын тәнәфес булды.
Мәктәптә укыганда көрәшеп җиңгәнең булдымы соң?
Булды, беренче зур бүләгем тәкә булды бугай, бәрән дип әйтәм инде. Безнең районда Адай авылы бар, шунда Сабантуйда үземнең үлчәү авырлыгында беренче калдым, бүләккә – бер тәкә иде, аны жирәбә белән уйнаттылар, һәм ул миңа чыкты.
Канатланып киткәнсеңдер.
Әйе, күпмедер дәрәҗәдә стимул булды инде, ләкин аннары соң ул теләк барыбер сүнде.
Хәзер тәкә – яхшы бүләкме ул, яки акча белән бирсәләр әйбәтрәкме?
Акча белән бирсәләр, үзең нәрсә телисең – шуны алып була, ләкин мин бөтенесенә канәгать: бүләкме ул, акчамы. Тәкәне һәрхәлдә бирәләр, аны бирмичә калмыйлар, батырга барыбер тәкә. Шәһәр, районнарда җиңүчеләргә бирелгән акчаны бик аз димәс идем, призлар әйбәт, тагын да күбрәк булса, яхшырак инде.
Тәкә ите яратасыңмы?
Әйе, мин хәзер һәр көн тәкә ите ашыйм (көлә). Быел 10нан артык тәкә отканмындыр, төгәл санамадым. Аларны әти белән авылда абзарга ябып куйдык, шунда яшиләр. Сатасын саттык, 1-2сен. Калганнарын чалып, мәҗлесләр уздырдым – батыр ашлары. 3 мәҗлес җыйдым – дусларым, гаилә һәм көрәшчеләр белән. Барысына да Чаллыда откан тәкә ите керде. Пешерә белсәң, тәкә ите тәмле ул, үземә нык ошый. Минем пешекче дустым бар, без аның белән күптән таныш, бик тәмле пешерә, мин аны бөтен мәҗлесләргә дә чакырам. Ашларын барысы да яратып ашый, сорап та алалар әле. Кайбер кеше бит тәкә итен яратмый, ис килә диләр, минемчә, ул пешерә белүдән тора.

Фото: © Азат Габдрәшитовның шәхси архивыннан
«2 ел рәттән бер рәсми ярышта да җиңелгәнем юк»
Балачагың турында сөйлә әле, кечкенә чакта нинди бала идең?
Шук малай идем инде. Башлангыч сыйныфларда үземнең туган авылым – Актаныш районы Суыксу авылында укыдым. 4 ел анда укыганнан соң әни безне Мари Суыксуы мәктәбенә укырга җибәрде. Ике авыл янәшә урнашкан, асфальт юл гына аерып тора. Ләкин ул мәктәптә берсен дә белми идек, мари теле – чит тел, баштан бик читен булды. Беренче елда конфликтлар булгалады – сугышып йөредек инде. Төрле хәлләр булды, ярты ел – кышка кадәр – ияләшергә авыр иде, аннары мари егетләре белән дуслаштык. Хәзер ул авылга килсәм, мине бишкуллап каршы алалар. Барыбер шул мари мәктәбеннән чыккан малай инде мин. Безнең өчен син – зур горурлык, шундый егет укыттык, диләр. Инде 2 ел рәттән бер рәсми ярышта да җиңелгәнем юк, алар да җиңүләремне күзәтеп бара.
Әти-әниең дә горурланадыр.
Әлбәттә, быел Чаллы батыры булгач, аеруча шатландылар. Алар минем тренировкаларны, күпме тырышканымны күреп тора. Мин еш кына ярышларга 100 килограммнан 90 килограммга авырлык куам, ябыгам. Шул вакытта эшләр булса, авылга булышырга кайтам, шунда әниләр белән һәрвакыт кызык була. Минем режим, диета, авырлык киметәм. Әниләр аны аңламый бит инде, кайткач гел: «Улым, аша инде, көчең булмый бит», – дип кайгыралар. Мин инде аңлатырга тырышам: «Әни, көчем бар, диета бит», – дим. Алар безнең сәламәтлек өчен борчыла инде, аңлыйм. Барып булса – барып, булмаса, интернеттан ярышларны һәрвакыт карыйлар. Алар белән бергә әбекәй дә карый (батыр әбисен, яратып, шулай дип йөртә – авт.иск.).
Синең әбиеңә аерым мөнәсәбәт булуы сизелә, аның белән видео да төшергән идең. Әбиең белән үстеңме?
Әйе. Мәктәпкә кергәнче дә, мәктәптә укыганда да әбекәйләр авылында яттым. Анда шундый рәхәт, бөтен нәрсәне дә эшләргә ярый иде, ул барлык әбиләрдә дә шулай рәхәттер инде. Аларда бала-чагалар да күп, бергә уйный идек. Әбекәй мине гел ашатып тора иде, хәзер дә ашата. Сәгать саен: «Улым, әйдә ашыйк», – дип кенә тора.
Чаллы Сабан туен откач, икенче көнне тордым да үземне кая куярга белмим, шундый көчле эмоцияләр иде. Көтелгән җиңү, озын юл үтелгән. Җиңгәч, башымда ниләр үтүләрем фильм кебек узып китте, 2021 елда аягымны сындыргач, спортка кире кайту авыр булды, хәзер, Аллаһка шөкер, ул җәрәхәт сизелми инде. Шул вакытларда әбекәй миңа һәрвакыт ярдәм итте, еш кына хәергә акча бирә иде, ул миңа кирәк тә түгел инде, ләкин алмыйча булмый, ул бит чын күңеленнән бирә, аннары акчасын тотарга аерым урыны да юк инде.
Шул көнне иртән әниләргә шалтыратам, алмыйлар, авылга кайтып килергә булдым, ә әниләр минем янга Чаллыга килгәннәр икән. Әбекәй генә өйдә иде, чәй эчтек, ашадык та, котлап, 5 мең сум акча бирде. Шуны апалар төшереп алган. Кич, видео ясап, интернетка керттек, һәм ул видео бик күп караулар җыйды, төрле комментарийлар яздылар, әбине яраттылар. Хәзер дә тренировкаларымны, шөгыльләнүләремне интернетка күбрәк кертеп барырга телим.
Чаллыда баш батыр булып калгач – «Алдымда 2 метрлы койма булса, аны да сикереп чыгар идем»
Син социаль челтәрләреңне актив алып барасың. Әлеге юнәлеш ошыймы?
Социаль челтәрләрдәге видеоларны карыйм – төрлеләре бар, әшәкеләре дә, сәерләре дә. Минем күбрәк яшьләр өчен видеолар кертәсем килә, үрнәк булырлык итеп. Ул аларга этәргеч, мотивация булсын иде. Күбрәк тренировкаларны кертәм, чөнки алар шуны карап үсә. Без алар өчен күпмедер дәрәҗәдә булса да үрнәк бит инде.
Яшьләрне белмим, ничек уйлыйлардыр, мин үзем Чаллыга килгән вакытта, анда танылган көрәшчеләр бик күп иде. Килгәндә, мин нык каты ябык идем. Мине көрәшкә кертәләр, ләкин мине бөтенесе дә җиңә иде. Бу – Чаллыда бик көчле көрәшчеләр җыелган вакыт, бөтен яктан да килгән спортсменнар. 2013 елда танылган көрәшче Ренат Әхмәтшин Чаллы Сабан туенда баш батыр калды, мин көрәшне карап утырдым. Шунда: «Эх, мин дә шулай булсам иде», – дип уйлаганым исемдә. Батырларга ничектер сокланып карау бар иде, бөтен мәйданга аның фамилиясе яңгырады, ул вакытта «кайчан да булса минем фамилияне дә шулай әйтсәләр иде» дигән теләк туды. Аллаһка шөкер, әлеге хыялымны да чынга ашыра алдым.
Әгәр быел батыр булып кала алмасаң, икенче елга тагын көрәшергә чыгар идеңме?
Әйе. Ахырга кадәр барыр идем. Ул минем шундый бер принциптыр инде. Әлеге җиңү шундый көтелгән булды, мин аның турында 12 ел хыялландым. Хыял чынга ашкач, эмоцияләрне кулда тоту авыр булды, еладым да. Хәтта сальто да ясадым. Күптән ясаган юк иде, 90 килограмм булганда ясый ала идем, хәзер инде ясый алмыймдыр, дип уйлый идем. Ә монда сизми дә калдым, алдымда 2 метрлы койма булса, аны да сикереп чыгар идем. Ул вакытта сизелми икән ул.
Мин бит яшь вакытта бик көрәшмәдем, ләкин көрәшче дусларым күп булды, әйбәт көрәшә иделәр. Укырга киткәч, ташладылар. Күпме вакыт үтте, хәзер кире кайталар, ләкин көрәшә алмыйлар, ә мин әле көч җыеп кына киләм. Мин үземә: «Азат, хәзер ташлап, аннары үкенеп «эх» диярлек булмасын», – дип әйтәм. Шуңа күрә, көч булганда, бар нәрсәне да эшләп калырга кирәк. Мин тренировкаларны һәрвакыт беренче урынга куйдым, гел шөгыльләнә идем.
Үземне техник көрәшче дип әйтмәс идем, авылдан булгангамы икән инде, мин физик яктан көчлерәк, шуның белән җиңеп чыгамдыр. Шундый көрәшчеләр бар – шөгыльләнмиләр, ләкин көрәшләре барыбер бара. Ә мин шөгыльләнмим икән, бөтенләй көрәшә алмыйм. Миңа һәрвакыт шөгыльләнеп торырга кирәк. Рәсми ярышлар алдыннан көненә 3 тапкыр шөгыльләнәм, ярышлар булмаса – 2. Җиңү өчен эшләргә кирәк, бер әйбер дә бушка бирелми.
Көрәшне ташларга теләгән чакларың булдымы?
Булды, кызган вакытта инде. Җиңелеп чыккач та бик каты борчыла идем: «Ничек көрәшә алмыйм соң мин, минеке түгелдер бу. Бәлки, мин көрәшче түгелдер», – дигән уйлар да булды. Ләкин эш анда гына түгел икән, үзеңне кызганмыйча шөгыльләнергә кирәк һәм барысы да була, шуны аңлагач кына, икенче сулыш ачылды. Тренировкаларга зур игътибар бирәм, хатыным да һәрвакыт булышып тора, ашау, тренировкалар буенча ярдәм итә. Ул үзе – җиңел атлетика буенча спорт мастеры кандидаты, мине дөрес йөгерергә, кайбер күнекмәләрне дөрес эшләргә өйрәтте. Җиңүләремдә аның өлеше бик зур.
Хатының белән кайда таныштыгыз?
Интернетта. Ул елларда «ВКонтакте» бик популяр иде, шунда лайктан китте инде (көлә).
Кем беренче лайк куйды?
Мин, аннары ул. Аннары яздым, шулай аралашып киттек, озак кына йөргәч, өйләнештек.
Ничек тәкъдим ясадың?
Гадәти генә инде. Мин андый әллә ниләр эшли белмим, машинада.
Көрәшчеләрне кырыс диләр. Минемчә, сез, киресенчә, романтиклар.
Әйтә алмыйм. Вакыты-вакыты белән кырыс та, вакыты белән романтиктыр да инде, һәрбер кеше кебек.
Син – егет әтисе, улың көрәш белән кызыксынамы?
Әйе, улым Билалга тиздән 4 яшь тула. Өйдә уенчыкларны атып уйный, кыланган була инде (көлә). Аны үзем белән тренировкага йөртергә тырышам, ничек шөгыльләнүемне күреп үсә.
Киләчәктә улыңның көрәшче булуын теләр идеңме?
Әлеге әйтеп булмый. Ошаса, үзенең теләге булса, кереп китер. Ошамаса, башка өлкәне сайлар. Мин мәҗбүр итеп: «Көрәшкә бар», – дип әйтмәс идем, беренчедән – авыр спорт төре, икенчедән – җәрәхәт алулар еш була, өченчедән – акчасы аз.
«Әти, көрәшәм», – дисә, каршы килмәячәксеңме?
Юк, өйрәтәм генә. Ләкин мин аны болай да өйрәтәчәкмен, көрәшнең нәрсә икәнен белсен. Тормышта барыбер көрәш кирәк, миңа көрәш тормышта нык булышты. Күпме дусларым, танышларым бар, аралашып торабыз. Кайсы гына районга барма, шалтыратма – шатланып каршы алалар. Чит төбәкләргә чыксак та – шулай ук, спорт дуслаштыра.

Фото: © Азат Габдрәшитовның шәхси архивыннан
«Җиңелү – мотивация булырга тиеш, димәк, күбрәк шөгыльләнергә кирәк»
Тормышта көрәшчеләр бик тыныч, ә келәмдә сез 100 процент үзгәрәсез. Көрәшергә чыгар алдыннан мораль яктан әзерләнәсеңме?
Мин тормышта тыныч, кешегә авыр сүз әйтергә тырышмыйм. Ләкин көрәшергә чыккач, келәмдә бит – синең көндәшең, ул синең җиңүеңне алырга килгән. Монда сез бер-берегезгә дус түгел. Келәмдә беркемгә дә ягымлы чырай күрсәтмим, көрәшеп чыккач, кулымны биреп, рәхмәт әйтеп китәм. Беркемгә дә рәхмәт әйтми китеп барганым булмады, җиңелсәм дә, җиңсәм дә. Җиңелсәм – нәрсә дөрес эшләмәдем икән, җиңсәм – ничек җиңдем, нинди хаталар ясадым, дип уйлыйм соңыннан. Ул вакытта үпкәләргә дә кирәкми, җиңелү – мотивация булырга тиеш, димәк, шөгыльләнергә кирәк, шул гына.
Практикада келәмнән кул бирмичә китүчеләр, ямьсез сүзләр әйтү очраклары да бар. Моңа ничек карыйсың?
Син җиңелгәнгә бер кеше дә гаепле түгел. Җиңәсең килә икән, тагын бер кат әйтәм – эшләргә кирәк. Бер баш өстен булсаң, сиңа беркем дә берни әйтә алмый. Мин 2025 елда 90 килограммда көрәшкәндә, көндәшләремә зур баллар алырга мөмкинлек бирмәдем – җиңдем, бу очракта сиңа хөкемдар да берни әйтә алмый. Андый мизгелләр була, хөкемдар сиңа каршы, берәр якынрак кешесен яклый, ул вакытта кыенрак. Ләкин хәзер челлендж бар (Көрәш вакытында бер як хөкемдар карары белән риза булмаса, каршы килеп, кубик ата ала. – авт.иск.) ул да зур роль уйный. Барыбер күп әйбер көрәшчедән тора, көрәшче көчле булса, аңа берни дә эшли алмыйлар. Сөлгене атып китү – дөрес түгел, көндәшең синең белән көрәшкән. Ярар, хөкемдарга кул кысмасаң, кысма, ләкин көндәшеңне хөрмәт итәргә кирәк.
Хөкемдарлык – татар көрәшенең авырткан урыны. Синеңчә, әлеге проблеманы ничек хәл итеп була?
Әйе. Минемчә, хөкемдарларга профессиональ белем бирергә кирәк. Гадел хөкем итмәүчеләр бар. Бик игътибарлы хөкемдарлар бар. Һәрбер районнан хөкемдарлар бар бит, бәлки, аларны бергә җыеп, фикер алышырга, бергә укытырга кирәктер. Көрәштә шундый моментлар була – кемнең нәрсә эшләгәнен аңлап булмый, шул вакытта балны дөрес бирмиләр, аннары көрәш дөрес китми. Көрәшче җиңелеп башлый икән, аның күңелендә паника була, күп чакта эмоцияләр идарә итә, шуңа күрә белемле хөкемдарлар булса – әйбәт булыр иде. Менә билбау көрәшендә кагыйдәләр бик төгәл. Бездә шундый буталчык мизгелләр бар: күтәреп аркасына егыла икән – актив алым бирәләр, күтенә утырса да активлык бирергә мөмкиннәр... Төгәллек булса – яхшырак булыр иде.
Көрәшкән вакытында еш кына «болай эшли», «тегеләй эшлә» дип, читтән кычкырып торучылар була. Сез аларны ишетәсезме?
Әйе. Ләкин тавышын танымасам, кем икәнен аңламыйм. Тренерныкын ишетәм, аңлыйм, безнең Чаллы көрәшчеләре булса – ишетәм. Читтән: «Шуны эшлә», – диләр. Ләкин көрәшкәндә аны эшләргә авыр, читтән генә әйтү җиңел инде ул (көлә).
Көрәшкән вакытта сез ул сүзләрне анализларга өлгерәсезме?
Ул вакытта баш эшләмидер. Күбрәк мускуллар хәтередер ул, син үзеңне шуның кадәр күндереп бетерәсең, аны тән үзе белә инде.
Көрәштә шундый термин бар – «уңайсыз көрәшә» диләр. Андый көрәшкә ничек карыйсың?
Аларны да җиңәргә кирәк инде. Минем үзем белән дә андый хәлләр булды, икенче кеше көрәшкәндә аны җиңә, ә мин җиңә алмыйм. 1-2 шундый көрәшче булды минем, бармый инде алар белән көрәш.
Оялчанлык турында да сөйләшик әле. Безнең көрәшчеләр бик оялчан, интернетта артык күренергә яратмыйлар. Нишләп шулай икән ул?
Кешенең үзеннән тора инде. Мин чакырган җиргә барам, сорасалар – җавап бирәм. Соңгы арада социаль челтәрләремне активлаштыра башладым, ниндидер оялу бар, ләкин аны җиңәргә тырышам. Минемчә, чемпион калган егетләр барыбер оялырга тиеш түгел, егет кеше гомумән оялырга тиеш түгел. Килде, кырт итеп әйтте, сөйләде, китте – шундый булырга тиеш. Шулай да төрле кеше төрлечә. Активлар да бар бездә, бераз оялчаннар да бар.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Көч түксәң, эшләсәң – соңыннан барыбер нәтиҗәсе була»
Син инде көрәштә барлык үрләргә дә ирештең. Алга таба планнарың нинди?
Татарстан беренчелегенә, Муса Җәлил турнирына әзерләнәм. Инде 2 ел барлык җиңүләремне кабатлап киләм. Быел шулай кабатларга телим, ләкин инде башка үлчәү авырлыгында. Ике ел 90 килограммда көрәштем, быел 100гә барырга уйлыйм. Санап карадым, сезонга 40 килограммга ябыгырга туры килгән икән. Күпме витамин, күпме көч китә анда, аннары кире кайту авыр була, хәл начарая. Беренче елларда җиңелрәк иде, хәзер авырая бара, соңгысында үземә: «Азат, булды», – дидем.
Ахырда фәлсәфи сорау: уңыш сере нәрсәдә?
Уңыш сере – хезмәттә. Көч түксәң, эшләсәң – соңыннан барыбер нәтиҗәсе була. Мин 2021 елда аягымны сындырып, берничә ай ятып, 2022 елда кире көрәшкә кайттым, шөгыльләнә башладым, 2 ел үткәч, чемпион булдым. Беренче тапкыр чемпион булгач, ышанмадым, ниһаять, әлеге көн килеп җиттемени, дип уйладым. Элек мин башкача уйлый идем, яшьрәк чакта урамга чыгасы, каядыр барасы килә иде. 25 яшьләрдә инде башыма «тибә» башлады, шул яшькә җитеп, мин бернәрсә дә отмадым, дип уйлый идем. Шунда, берәр нәрсә булырга тиеш бит инде, дип, шөгыльләнә башладым. Шуннан бирле көн саен үземне торгызып, тренировкага барам.
Аягым сынгач, миңа гипс салганнар иде. Аны алгач, сакладым, үземнең бүлмәгә күренә торган җиргә куйдым. Онытмаска, шуңа карыйм да, ул миңа мотивация бирә. Карыйм да: «Азат, ятма, шөгыльлән», – дип уйлыйм һәм чыгып китәм. Сере шундадыр, эшләсәң – уңышка ирешәсең!
«Түбәдә. Батыр. Әңгәмә» проектының беренче кунагы көрәшче Булат Мусин иде.