Көрәшче Айрат Гыйлаев: «Хөкемдарлар кыерсытса, котырып, катырак көрәшә башлый идем»
Үз исемен булдырган спортчы, 10 тапкыр Татарстан һәм Россия чемпионы, Муса Җәлил турнирларында рекордлы – 12 тапкыр җиңү яулаган бердәнбер көрәшче Айрат Гыйлаев белән интервьюда милли спортта үзгәрешләр, хөкемдарлык һәм җиңү серләре турында сөйләштек.

«Безнең вакытта тәвәккәллек күбрәк иде, һәрвакыт, күтәреп, «чистага» атарга тырыштык»
Айрат абый, сезнең көрәштән киткәнегезгә шактый вакыт узган. Ничек уйлыйсыз, әлеге аралыкта татар көрәшендә ниндидер үзгәрешләр булдымы?
Көрәштән ничәнче елны туктаганымны төгәл генә үзем дә әйтә алмыйм, 2010-2011 еллар иде бугай. Үзгәрешләр бар, сизелә. Безнең вакытта алымнар бөтенләй башкача иде, матур алымнар хәзер дә бар, ләкин хәзер башкачарак, көрәш җиңеләйде, диимме. Кагыйдәләргә карап үзгәргәндер инде ул. Безнең вакытта тәвәккәллек күбрәк иде, күтәреп, «чистага» атарга тырыштык. Хәзер күбрәк җиңелрәк юлларны карыйлар.
Хәзерге көрәш ошыймы?
Көрәшчеләр кагыйдәләргә карап яраклаша бит. Хәзерге көрәш түгел, кагыйдәләре ошап бетми миңа, хәзер бит безнең вакыттагы кебек күтәреп атулар юк. Кагыйдә күтәрмичә генә, борып салырга рөхсәт итә икән, нишләп көрәшче шулай эшләмәскә тиеш. Шуңа күрә көрәшчеләрне нәрсәдәдер гаепләп әйтә алмыйм, кагыйдәсе шундый.
Көрәштән киткәч, тормышыгызны тренерлык эшчәнлеге белән бәйләргә теләгегез булмадымы?
Андый теләк бар иде. Тренерлыкка укып та чыктым, белемем буенча мин – тренер һәм физкультура укытучысы. Грек-рим көрәше буенча тренерлыкка кереп тә киткән идем. Эшкә чакыргач, баштан бик күп мөмкинлекләр вәгъдә иткән иделәр. Ярты ел узды, әлеге әйберләрнең берсе дә булмады, чишенү бүлмәсе дә юк иде, душ, заллар – бернинди мөмкинлекләр булмады. Шуннан соң 1 ел эшләдем дә киттем, гайрәтем кайтты, балалар да җыйган идем, авыррак булды, ләкин киттем.
Шул вакытта калсам, чемпионнарым булыр иде, дип уйлаганыгыз юкмы?
Әйтеп булмый инде. 1996 елда югары уку йортын бетердем, 2010 елларга хәтле көрәшкәнмендер. 2000 елда грек-рим көрәшеннән туктадым. Шунда ук кереп киткән булсам, бәлки, нәрсәдер килеп тә чыккан булыр иде. Кайбер тренерлар бар, 30ар ел эшлиләр, укучылары арасында Россия призеры да юк. Бу – минем өчен оят булыр иде. Мин ул яктан үземә бик кырыс, тренерның төп күрсәткече ул – укучыларының нәтиҗәсе. Нәтиҗә булмаса, хезмәт хакы алып йөрисе дә юк, дип саныйм.
Ул вакыт белән чагыштырсак, хәзер яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күбрәкме?
Әлбәттә. Шәһәрне әйтмим дә, хәзер районнарда да барлык мөмкинлекләр тудырылган. Күптән түгел генә Актанышта Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына турнирда булып кайттым, 400дән артык көрәшче килгән, залга килеп кергәч, шаккаттым. Татар көрәше республикада нык алга китеш кичерә, рәхәт булып китте. Яшьләр арасында конкуренция зур. Шулкадәр баш белән, олыларча алымнар ясыйлар, матур көрәш карадым, сокланып кайттым.

Фото: © Айрат Гыйлаевның шәхси архивыннан
«5ләп җиңүемне хөкемдарлар алып калды»
Сез Муса Җәлил турнирларында рекордлы – 12 тапкыр җиңү яулаган бердәнбер көрәшче. Әлегә… Алга таба ничек булыр дип уйлыйсыз?
Узсыннар! Миңа бу хакта еш әйтәләр, мин шатланачакмын гына. Миңа андый шартлар булган булса, хөкемдарлык ягыннан… Үз авырлыгымда оттыра башлап, аерым үлчәү авырлыгы ясап куйсалар, мин, бәлки, 40-50 тапкыр да откан булыр идем. Минем 5ләп кенә җиңүемне хөкемдарлар алып калгандыр, алар ягыннан өстенлек булса, тагын берничә җиңү була иде.
Бигрәк каты әйттегез.
Дөресе шул.
Димәк, моңа уңай карыйсыз?
Әлбәттә. Бик талантлы көрәшчеләребез бар. Радик Сәлаховның көрәше ошый, ул узар дип уйлыйм, сәламәтлеге булса. Ренас Кәлимуллин матур көрәшә, аның яше бар инде, ләкин мөмкинлеге бар. Узучылар булыр.
Хөкемдарлык проблемасы бүген дә бик актуаль.
Ул һәрвакыт шулай иде. Минем дә елыйсылар килгән чакларым күп булды. Һәр көшенең холкы төрле бит, мине хөкемдарлар кыерсыта башласа, котырып, катырак көрәшә башлый идем. Кайбер ярышларда кысмасалар, тыныч кына утырып, бәлки, җиңелгән дә булыр идем. Андый очраклар күп булды. Ул характердан тора, кайбер кеше коелып төшәргә мөмкин, кайбер кеше, киресенчә, үзен тыныч тота. Ничек карасаң да, ямьсез әйбер. Урын ул – урын инде, горурлык белән җиңәргә, ләкин җиңелә дә белергә кирәк.
Сезнеңчә, әлеге проблеманы нишләп һаман хәл итә алмыйлар?
Моңа җавап бирү авыр. Кешенең холкыннан тора, һәр кеше үзенчәлекле. Кемдер гаделлек яклы, кемдер, үз максатына барып җитү өчен, аяк чалырга да мөмкин. Мин үзем гомергә гаделсезлекне яратмадым. Кемдер командасын алга чыгарыр өчен әллә нәрсәләр эшләргә әзер, бу – дөрес әйбер түгел, бар әйбердә дә гаделлек булырга тиеш.
Көрәшчеләрнең бер-берсенә кул бирмәү, сөлге ташлауларга ничек карыйсыз?
Ачу килә инде. Кайчак көндәш, хөкемдарлык ошамый, ләкин кул бирергә кирәк, келәмдә син көндәшең белән дошман дәрәҗәсендә булырга мөмкинсең, келәмнән чыккач, сез кочаклашып, сөйләшергә тиеш, безнең вакытта шулай иде. Келәмдә әллә нәрсәләр булса да.
Зөлфәт Хәсәновны үрнәк итеп куям: ул отамы, оттырамы, хөкемдарлар белән канәгатьме, юкмы – кулны гына кысып түгел, кочаклап, колагыңа рәхмәт әйтеп чыгып китә иде. Ул – бик сирәк көрәшчеләргә генә хас күренеш, хәзергә акылым булса, мин дә шулай итәр идем. Хәзер Азат Габдрәшитовны шулай дип әйтәләр, менә бу – күңелле күренеш, ул – акыллылык билгесе. Әйтмим, бөтенесе шулай итәргә тиеш дип, төрле кеше була. Келәмдә көндәш булсак, тормышта дус булырга тиешбез.
Тормышта дус булып, келәмдә көндәшкә әверелү җиңел бирелә идеме?
Үз-үзеңне дөрес итеп көйләргә кирәк. Тәҗрибәдән дә күп әйбер тора. Алдан план корып чыгасың инде. Көрәш нәрсә ул – көндәшне аулау. Кем алдый, кем көчлерәк, хәйләкәррәк, җитезрәк – шул җиңә. Чыкканда фәлән секундта болай итәм, болай тотам дип түгел, гомуми план белән чыгарга кирәк.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Авыз тутырып, татар көрәшендә тренерым булмады, дип әйтә алам»
Күп көрәшчеләр, келәмгә чыгар алдыннан көндәшемне өйрәнәм, дип әйтә. Сез нәрсәләр эшли идегез?
Мин андый әйберләр белән беркайчан да мавыкмадым. Аны миңа сөйләгәннәре бар иде – синең видеоларны Казаннар карый, дип. Мин зур ярышларга оператор белән йөри идем, ул язмалар һаман кассетада ята. Әлеге кассеталарны оцифровать итәргә кирәк . Аларны карау түгел, тотынганым да юк, искереп беттеләр инде. Балаларга истәлек булып калсын, Чаллы федерациясе яшьләргә күрсәтер өчен дә сораган иде, әле кул җиткән юк. Шуны алынып эшлисе бар.
Көндәшләремне беркайчан да аерым өйрәнгәнем булмады. Бигрәк тә кемнеңдер видеосын карап, безнең вакытта андый әйберләр юк иде. Әти көрәшкәнемне карарга ярата иде, күбрәк аның өчен төшерә идем.
Шөгыльләнүдә аерым серләрегез бармы?
Мин, татар көрәшенә килгәнче, озак еллар грек-рим көрәше белән шөгыльләндем. 1988 елда авылдан Чаллыга күчендек, әти «Витязь» спорт мәктәбенә җитәкләп алып килеп, грек-рим көрәшенә бирде.
Көрәштә беренче зур җиңүем 1995 елда Муса Җәлил турнирында булды, беренче тапкыр бардым да – оттым. Ул вакытта грек-рим көрәше белән шөгыльләнгәннән соң, көрәш чемпионатын оту минем өчен авыр булмады. Нәрсә булганын аңламадым да, анда мине «ашарга» тиешле 6-7 үгез кебек көрәшче бар иде, авырлыкта булган иң-иңнәрен генә әйтәм инде. Алар да аңышмады, хөкемдарлар да, шулай итеп җиңеп чыктым. Аннары 1998 елга хәтле якын да килә алмадым анда, призер калган булды, ота алмадым. Ул – тәҗрибә туплау вакыты булды, 1998 елдан җиңүләрем рәттән китте, бик сирәк кенә оттырдым. Каядыр хөкемдарлар да төшерде инде.
Әзерләнүгә килсәк, грек-рим көрәше – татар көрәшенә караганда авыррак спорт төре. Тренерым әзерләнү системасын аңлатты, шушы база миңа җитә иде. Татар көрәшендә минем тренерым булмады. Күп кенә кешеләр атказанган исемен алыр өчен «Айрат Гыйлаевның тренеры» дип язып җибәреп тә карадылар, артыбызда шундый хәлләр дә булган. Грек-рим көрәшендә тренерым Александр Семенович Кузнецовка рәхмәт, татар көрәшендә тренеры булмаган кешеләр сирәктер, бәлки, мин берүземдер, белмим. Авыз тутырып, «тренерым булмады» дип әйтә алам.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Бер ярышта борыным эчкә кереп киткән иде, борының юк иде, диделәр»
Киңәш сораган кешеләрегез булдымы?
Юк, иң яхшы укытучы ул – тәҗрибә. Башны эшләтергә кирәк. 5, 6, 10 тапкыр ялгышасың, уйлыйсың – нәтиҗә ясыйсың. Баштан ук отып чыксаң, анализ ясамыйсың, аның өчен отылырга кирәк. Нишләп болай булды, кая ялгыштым, дип уйларга кирәк. Җиңү сере гади – әйбәт физик форма, көч, җитезлек һәм иң мөһиме – холык.
Җәрәхәтләр турында да сөйләгез әле, алар вакыт узган саен борчыймы?
Җәрәхәтсез көрәшче булмый инде ул. Сул аякка 3 операция ясаттым, шул өченчесеннән соң көрәштән киттем дә бугай, куллар сынган вакытлар да булды. Бер ярышта борыным эчкә кереп киткән иде, борының юк иде, диделәр. Монысын үзен күрмәдем, махсус укол кадап, сөйри-сөйри чыгардылар. Ләкин беркайчан да үкенгәнем булмады. Аллаһка шөкер, ике аягымда йөрим. Җәрәхәтләр кайчак сизелә, ләкин, язган булса, көрәшмәсәң дә, әллә нинди хәлләр була ала. Кемгә нәрсә язган, ул хәтле ватылып беттем дип әйтә алмыйм.
Сезнең улыгыз үсеп килә, ул көрәш белән кызыксынамы?
Көрәш белән аерым кызыксынмый, спорт белән кызыксына. Йөзүгә, чаңгыга, футболга йөрде. Былтыр мине үзе спортзалга алып килде, мин аны түгел, ул мине. Аңа тренажерларда ничек дөрес шөгыльләнергә кирәклеген күрсәттем, үзем дә шөгыльләндем. Әйбәт булды ул, быел әле башламадык.
«Кемдер көрәш белән «чирли», миннән дә «чирлерәк» кешеләрне беләм»
Көрәшче, ничә яшьтә булса да, көрәшче булып кала, диләр. Дөресме?
Кешесенә караптыр ул. Бер мисал китерәсем килә: Республика көне уңаеннан Чаллы ипподромында матур гына яшьләр көрәше булды. Шунда бүген көрәшүчеләр арасында бер көрәшчене дә күрмәдем. Шуннан соң уйландым, ял көне дә иде, менә аларга көрәш кирәк микән ул, юкмы?! Шушы хәл башка сыеп бетми. Без, карт юләрләр, булдыра алган җиргә йөрибез, тырышабыз. Аларга нәрсә кирәк икән, үзләреннән дә сорармын әле, димәк, аларга машина, акча, федерация түләгән хезмәт хакы гына кирәкме?! Кызык түгел микән? Безне алыштыручы, киләсе елларда көрәшүче яшьләр бармы икән, дип кызыксынырга тиеш бит инде алар, шуңа ачу килә.
Кемдер көрәш белән «чирли», миннән дә «чирлерәк» кешеләрне беләм. Районнардан җанатар абыйлар бар, үзләре көрәшкәнме, юкмы, бер ярышны да калдырмыйча йөриләр, кайда ярыш булса, шунда баралар. Үзләре, бәлки, көрәшмәгәндер дә, ләкин көрәш аларның йөрәгендә, чын көрәшчеләр дә шундый булырга тиеш, дип саныйм.
Кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт! Уңышлар телибез!

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
- Айрат Гыйлаев – 1973 елның 11 ноябрендә Тукай районы Ташкичү авылында туган. Грек-рим көрәше буенча спорт остасы. 10 тапкыр Россия һәм Татарстан чемпионы (1995, 1998, 1999, 2000, 2001, 2002, 2003, 2004, 2005, 2009). Муса Җәлил турнирларында рекордлы – 12 тапкыр җиңү яулаган көрәшче, Билбау көрәше буенча дөнья чемпионы (2005).