Көрәш тренеры Илнур Хәйбуллин: «Машина тәгәрмәчләрен сатып, укучымны ярышка алып бардым»
Илнур Хәйбуллин,яшь булуына карамастан, көрәш дөньясында танылган. Ул – Чаллы көрәшчеләрен дөньякүләм дәрәҗәгә күтәргән тренер. «Интертат» хәбәрчесе көрәшчеләрен күз карашы белән тыңлата алган тренер белән әңгәмә тәкъдим итә.
Илнур Хәйбуллин – Россиянең атказанган тренеры
Туган урыны: Зәй районы
Эш урыны: Чаллы шәһәре «Витязь» спорт мәктәбендә тренер
Стаж: Спорт мәктәбендә 2011 елдан бирле эшли
Белеме: тренерлык буенча ике югары белем, дәвалау физкультурасы буенча инструктор
Уңышлары: Ел нәтиҗәләре буенча республикада «Иң яхшы тренер». Милли көрәш буенча яшүсмерләр разрядлары нормативын үтәгән 30дан артык бала әзерли. Ул тәрбияләгән спортчылар – милли көрәш һәм билбау көрәше буенча күп тапкырлар Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионнары. Алар – Ранис Гыйләҗетдинов, Виталий Колесников, Ришат Исхаков, Айназ Тимеров, Денис Байков, Ринат Мингалиев, Ренат Шәйхетдинов, Айнур Мирзаянов, Ришат Камалов һәм башкалар.
«Үзем җиңә алмаганны укучыларым белән җиңдем»
Илнур Хәйбуллинга көрәшчеләр, яратып, «Нурисламович» дип эндәшә. Көрәш ярышларында аның беркайчан да көрәшчеләргә кычкырганын күрмәссез. Келәм почмагында утырып, әйтәсе килгәнен янып торган күз карашы белән аңлата ул. Авыр үлчәү авырлыгында дөнья чемпионы булып танылгач, үзеннән 2-3 тапкыр зуррак булган Ранис Гыйләҗетдиновны Илнур Хәйбуллин күтәреп үк алган иде. Калган көрәшчеләр, тамашачылар да Чаллы тренерының җитди, шул ук вакытта ихлас булуын әйтерләр. Көрәшче буларак зур дәрәҗәләргә ирешә алмаса да, Аллаһы Тәгалә аңа тренерлык сәләтен биргән.
Үзем көрәшче буларак зур уңышларга ирешә алмадым. 5 операция кичердем, сеңерләр ясалма, – дип сөйләп китте Илнур Хәйбуллин. – Тренерларым күп булды. Беренче тренерым – мәрхүм Азат Хәйруллин. Аннары ул мине Илсур Зыятдиновка тәкъдим итте. Ул келәмгә чыгарды, күп нәрсәгә өйрәтте. Чаллыга килгәч, Рәкыйп Фәйзуллинда шөгыльләндем. Минем үсешкә күп өлешне мәрхүм Владимир Юдин да кертте. Ул – классик стиль көрәшчесе, психология, функциональ якны аннан өйрәндем. Шулай белемнәрне төрле мәктәпләрдән алдым һәм бергә җыйдым. Аллаһы Тәгалә миңа тренерлык сәләтен биргән, ул минем килеп чыга. Үзем җиңә алмаганны мин укучыларым белән җиңдем.
2010 елда эшкә кердем, балалар җыйдым. Шунда минем бер малай барлыкка килде – Виталий Колесников. Көндез мәктәптә эшлим, кич – «Витязь»да. Мәктәптә Виталийга физкультура укыттым, кич белән ул миңа көрәшкә йөрде. Бу егеттә нәрсәдер бар икәнен күрдем.
2013 елда машина алдым, тәгәрмәчләре өр-яңа. Хәзер безгә ярышка барырга кирәк. Шул өр-яңа кышкы тәгәрмәчләрне сатып, мин ул малайны ярышка алып бардым. Киләчәктә ул дөнья чемпионы булды. Менә шундый вакытлар да булды. Миңа калса, Аллаһы Тәгалә ул авырлыкларны күргән һәм миңа шундый уңышлар бирде.
Тренер эшендә иң мөһиме нәрсә?
Спортчыларны аңлау. Тренировкага килгәндә аның халәтен аңларга кирәк. Һәр тренерның тренировкалар циклы 1 ел алдан язылып куйган. Ул тауны хәтерләтә. Башта өскә менәсең, тик кеше гел өскә генә менә алмый, берәр кайчан ул барыбер сыначак. Ел дәвамында төшү-менү шкаласын ясарга кирәк. Әгәр дә ул цикл булмый икән, спортчыларда имгәнүләр, витаминизация башлана, авырыйлар.
Менә спортчы тренировкага эштән арып-талып килде, өендә балалары бар, тагын ниндидер проблемалары. Күзенә карыйсың – күзләре баткан. Бирдем, ди, мин аңа көчлерәк нагрузка, ул өенә кайткач, «ватылырга», «сынарга», температурасы күтәрелеп, авырырга мөмкин. Димәк, цикл бозылды, һәм ул берәр атнага бу процесстан төшеп калды. Шуңа күрә һәр кешегә индивидуаль карарга кирәк.
Күп кенә тренерларның шундый үзенчәлеге бар – үзләре ничек көрәшкәннәр, башкаларны да шулай өйрәтергә тырышалар. Алай кирәкми, чөнки һәр организм төрлечә. Бөтен кешене бер калыпка салырга ярамый.
Көрәшчене аңларга кирәк. Без бит җайдаклар кебек, көрәшчеләр – ыжгырып чабарга торган айгырлар. Син аларны тотып торасың-торасың да бер җибәрәсең. Әнә шул мизгелне тотарга һәм аңларга кирәк, аннары барысы да була.
«Син миңгерәү, дивана!» дип кычкыручы тренерларны аңламыйм. Ошамый икән – үзең чык та көрәш»
Сез – көрәш дөньясында хөрмәт казанган тренер. Олылар да, яшьләр дә сезне хөрмәт итә. Яшь тренерларга нинди киңәшләр бирер идегез?
– Тренерларның күбесе миннән өлкәнрәк. Мин дә яшьли килдем, мине дә хөрмәт иттеләр. Мәсәлән, Түбән Кама тренеры Илнар Гәрәев киңәшләр бирде: «Илнур, менә шулай кирәк, тырыш, синнән була», – дип күп нәрсәне аңлатты. Аларның нәтиҗәләрен күреп, алардан бераз көнләшеп тә эшли башладым.
Яшь тренерларга хәзер бик авыр инде. Элек замана икенчерәк иде. Мәсәлән, мин 2 ел рәттән 6 яшьлек балалар җыям. Программа буенча без көрәшкә балаларны 10 яшьтән генә ала алабыз. Тик 10 яшькә кадәр бөтен балаларны тхэквандо, футбол, гимнастика, йөзү һәм башка төрләргә алып бетергән булалар инде. 10 яшьтә көрәшкә кем килсен? Анда инде сайлап алып та булмый. Шуңа күрә мин 6 яшьлек балаларны җыям һәм алар белән бушка шөгыльләнәм. Киләчәк өчен. Тренер шундый фанат булырга тиештер ул.
Балалар белән өскә менүдән куркырга кирәкми. Күп кенә тренерлар балаларны тәрбиялиләр дә, алар үскәч, алга таба бергәләп барырга теләмиләр. Чөнки ир-атлар белән эшләгәндә хезмәт хакы белән проблемалар булуы бар. Мин дә балалар белән башладым, алар белән бергә үстем һәм зурлар рәтенә күчтем. Әгәр дә ир-атлар арасында алар нәтиҗә бирмәсәләр, минем хезмәт хакы 8-12 меңгә кими. Әгәр көрәшчем җиңелә икән, мин дә җиңеләм, алар баталар икән – мин дә алар белән бергә батам. Балалар белән эшләгәндә тыныч кына эшлисең, ярышларда катнашасың, хезмәт хакы шул килеш бара.
Аннары күп кенә тренерлар импульсив. Мин дә элек шундый идем, хәзер тынычрак, салкын канлырак. Кычкырып кына бер нәрсәгә дә ирешеп булмавын аңлый башладым, чөнки һәр сүз өчен җавап бирергә кирәк. Мин көрәшчеләргә дә әйтәм: «Келәмгә кер дә, эш белән күрсәт, «чистага» ат, әйбәт алым яса», – дим.
Кайбер тренерлар келәмдәге көрәшчегә: «Син миңгерәү, нәрсә эшлисең, дивана!» – дип кычкыра бит. Мин андыйларны бөтенләй аңламыйм. Үзең чык та көрәш алайса. Ул да бит шундый ук кеше. Һәрбер кеше – индивидум. Уң яктан кереп кара, сул яктан кереп кара. Бер дә барып чыкмаса, аңа ошаган юлны тап, дустына әйлән. Аннары ул синең өчен җир ашарга да әзер булачак.
Син аларга көрәшнең алар өчен кирәк булуына ышандырырга тиеш. Чөнки ул чыннан да кирәк, чөнки спорт – ул яклаучы, саклаучы дигәнне аңлата, ул коллективизим, ул психология. Яшьләр залга киләләр дә зурларга карыйлар, урамда йөрмиләр, тәмәке тартмыйлар, наркоманнар түгел. Чөнки спортчының өйгә кайткач бер генә уй: йокларга ятарга һәм иртән торырга. Безнең барлык көрәшчеләр дә эшлиләр. Кайбер районнарда көрәшчеләрне вазифаларга утыртып куялар да – бетте. Бездә алай түгел. Барысы да эшли, эштән соң залга килә, монда шөгыльләнә һәм өенә кайтып ята.
Дөресен әйткәндә, бераз арый да башладым. Иртәме, соңмы барыбер китәргә туры киләчәк. Аның турында да уйлый башладым. Безнең яшь тренерлар бар – Айназ Тимеров, Шамил Локманов. Карарбыз, бәлки бу урынны алар алыр. Эшләр өчен яшь кан булырга, күзләр янып торырга тиеш. Миндә әле алар бар, күпмегә җитәр, анысын белмим.
- Чаллы шәһәре көрәш командасы турында «Энҗеле көрәш» влогын да карагыз.