news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Коръәннәр һәм әтинең түбәтәе калган...» – Балтачның Сосна авылында коточкыч янгын булган

Бурдан кала, уттан калмый... Кичә Балтач районы Сосна авылында Таҗетдиновларның йортын янгын көлгә әйләндерә. Зур ремонт эшләре инде төгәлләнеп килә дигәндә, яңа җиһазлар сатып алынган йортта рәхәтләнеп яшәп ятканда, 5 кешелек гаилә әнә шундый зур сынауга дучар була.

news_top
«Коръәннәр һәм әтинең түбәтәе калган...» – Балтачның Сосна авылында коточкыч янгын булган
Фото: Руфинә Таҗетдинова

Гөлфинә һәм Радик Таҗетдиновларның олы кызлары Руфинә, ничек кенә авыр булса да, «Интертат» хәбәрчесе белән бу коточкыч көн кичерешләрен уртаклашты.

28 яшьлек Руфинә, 27 яшьлек Гөлинә һәм 15 яшьлек Зөбәрҗәт әти-әнисе белән авылда торалар. Руфинә белән Гөлинә Балтачта эшли, ә төпчекләре авыл мәктәбендә 9 нчы сыйныфта укый.

«Әни: «Янабыз, Руфинә!» – дип шалтыратты»

Көндез 11 тулып 16 минутта әни: «Янабыз, Руфинә!» – дип шалтыратты. Шуннан соң мин эштән ничек кайтып җиткәнемне дә хәтерләмим… – дип көрсенеп куйды Руфинә. – Әнинең авылда бер апалардан үрдәк йолкып кайтып килеше булган. Беренче үзе күреп, миңа хәбәр итте. Әти эштә, колхозда печән ташый иде. Ул вакытта инде өй янып бетеп барган. Янгын сүндерүчеләр 10 минуттан менде, тик йорт янып беткән иде инде. Кием-салым, документлар, акча – бернәрсә калмады, алып чыга алмадык. Күрше-тирә күргән, күрше егете: «Кермәкче идек, әйберләрне алып чыкмакчы идек – ача алмадык», – диде. Анда шартлау булган, керерлек булмаган.

Әни миңа шалтыраткач, мин сеңелкәшкә хәбәр иттем, ә өченчебез бик йомшак күңелле, аны мәктәптән кайтарттырмый тордык. Аннары туганнар аны өйләренә алып кайтты. Ул инде янгын турында белгәч: «Бездәме, чынлапмы, дөресме бу хәл?» – дип ышанып бетә алмады. Укытучылары шалтыратып юатты, тынычландырды... – дип сөйләде ул.

Фото: © Руфинә Таҗетдинова архивыннан

«20 рулон бәдрәф кәгазе калган, ышанасызмы?! Шкафта 4 Коръән, әтинең түбәтәе исән»

Таҗетдиновлар агач йортларына кирпечтән янкорма төзеп, ремонтка шактый акча тотканнар.

Без бит өйне зурайтып, ремонт ясаган идек. Әле ул бетмәгән дә иде. Анда ничә миллион сум кергәндер... Кухня гарнитурларын да алып куйган идек, алар бит инде – кыйбатлы җиһазлар. Гарнитур зур булгач, шактый кыйммәткә төште. Җылы булсын дип, әти «җылы идән»нәр дә «сузган» иде. Верандалар төзеп килә идек. Бернәрсә калмаган – шаккаттык. Ә 20 рулон бәдрәф кәгазе калган, ышанасызмы?! Шкафта 4 Коръән, әтинең түбәтәе исән. Әтиебез авылның хәзрәте дә әле, – дип сөйләде Руфинә.

«Икеләтә кайгы булыр иде...»

Зурайтып яңартылган өйләренең игелеген күрә алмасалар да, янгынны бик авыр кичереп, шок хәлендә булсалар да, күп мал-туар асрап, өйдә торучы хуҗабикә Гөлфинә апаның янгын чыкканда өйдә булмавына сөенә алар.

Әти дә әнигә: «Өйдә булсаң, чыга алмаган булыр идең», – ди. Чыннан да шулай бит, шартлап үлгән булыр иде, дибез инде. Газ шартлагандыр анда, мөгаен. Әле дә ярый, әни булмаган өйдә, икеләтә кайгы булыр иде… – ди Руфинә.

Шөкер, мал-туарга зыян килмәгән. 2 сыер, 2 үгез, 1 бозау – кайсы көтүдә, кайсы арканда. Кош-кортлары да исән-сау. «Ут абзарга күчмәде, өй генә дөрләп янып бетте», – ди ул.

«Рәхәтләнеп яңа өйдә яшәп ятканда, барысы да бетте...»

Бер кат киемнән калган Таҗетдиновларны туганнары сыендырган. Бүген, Руфинә әйтүенчә, авыл җирлеге авылдагы бер буш өйне вакытлыча яшәп торырга бирәчәк.

Яңа йорт салганчы шунда торырбыз инде. Аннары бакчаны бетереп, шунда төзергә исәп. Әти шулай дигән иде, тагын нәрсә булып бетәр... Янган нигездә яңаны төзергә ярамый, диләр бит. Халык ярдәм итә, бик рәхмәтлебез. Яңа йортны кышка кадәр салып чыгуыбыз бик икеле шул, кышлар үтеп, язларга чыккач кына булырмы...

Гомердә янгын кичергәнебез булмады, иң гаҗәпләндергәне – электр чыбыклары алмаштырылган бит. Ничек өр-яңа чыбыктан кыска ялганыш булгандыр – шуны уйлыйбыз. Яңа ремонт кергәч, иске бер әйбер дә калмаган иде. Рәхәтләнеп яңа өйдә яшәп ятканда, барысы да бетте.

Аллаһтан бирелгән сынау, дип кабул итәбез. Нәрсәдер өчен бирелгән зур сынау. Башта төрле уйлар… – дип бүлеште Руфинә.

«Интертат» редакциясе коллективы Таҗетдиновларның авыр кайгысын уртаклаша. Аларга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, тиз арада яңа өйле булырга насыйп итсен, дигән теләктә калабыз. Көзләр узып, кышка керәбез дип әзерләнгәндә, шундый олы хәсрәт килгән гаиләнең хәленә керик. Тамчыдан күл җыела, дип юкка әйтми бит халык. Ярдәм итәргә теләүчеләргә реквизитларны калдырабыз:

8-939-398-32-72 – Тазетдинова Руфина Радиковна – «Сбербанк», «Альфа-банк», «Почта банк».

Фотоларны «Интертат»ка Руфинә Таҗетдинова җибәрде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар