news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Көннәрдән бер көнне барыбыз да шунда булачакбыз» – Илүсә Хуҗина нәрсәне күздә тота?

news_top
«Көннәрдән бер көнне барыбыз да шунда булачакбыз» – Илүсә Хуҗина нәрсәне күздә тота?
Фото: © Салават Камалетдинов, Рамил Гали, Солтан Исхаков, Михаил Захаров/архив

Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина – Татарстанның барлык затлы концертларының матур бизәге, академик музыка буенча белем алса да, опера сәхнәләре күрмичә тилмерүче вокалистка, дисәм инде... Аның белән концерты алдыннан очрашып сөйләштек, чөнки концертка (шул исәптән, урынына) бәйле (һәм бәйле булмаган) сорауларым бар иде.

Илүсә, Камал театрының яңа бинасында концерт куясың икән. Синең яңа сәхнәдә җырлап карыйсың килдеме соң әллә – шуңа, ашыгып, концерт әзерли башладыңмы? Әллә кайда куйсаң да барыбер – концерт үзе беренчелме?

Беренчедән, Камал театры оркестры белән бу концерт күптән буласы иде. Икенчедән, без бу оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Данияр Соколов белән күптән дуслар – Казан консерваториясендә укыган чактан ук. Ул бит беренче профессиясе буенча пианист – бер чорда белем алдык. Даниярның «Sforzando» фонды һәм оркестры бар иде – пандемиягә кадәр бергә хәйрия концерты да биргәнебез булды. Данияр миңа шушы хәйрия концертын уздырырга булышудан баш тартмады: килеп, түләүсез уйнап киттеләр.

Нинди ярдәм өчен иде ул хәйрия концерты?

Мин кайчакта шулай хәйрия концертлары ясыйм. Ул концерт белән РКБның «Город добрых людей» дигән, авыру балаларга дарулар ала торган фондка булыштым.

Ниндидер үзәк өзгеч вакыйгалар, кемнәргәдер ярдәм итү аша килеп чыкмагансыңдыр бит хәйрия фондларына?

Юк. Бу – минем күңел теләгем. Мин андый фондлар оештырган урыннарда да, картлар йортларында да чыгыш ясыйм. Яңа гына шундый бер картлар йортында чыгыш ясап кайттым. Ә фонд белән бергә чыгыш ясау – ул барып җырлап кайту гына түгел, анда балаларга финанс ярдәме күрсәтү максаты куела. Елга кимендә бер концерт оештырам. Аны оештыру бик җиңелләрдән түгел, үзеннән-үзе оешмый.

Тамашачы йөриме андый концертларга?

Әлхәмделиллаһ. Соңгысында тулы зал иде.

Ул процесс ничегрәк бара – тамашачы билет сатып алган акча фондка тапшырыламы? Әллә акча салу өчен ниндидер тартма куеламы?

Соңгы тапкыр оештырганда, фондтан Гөлнара ханым килгән иде – аларның акча сала торган махсус тартмалары бар. Тамашачы түләүсез кереп, үз мөмкинлегеннән чыгып, хәйрия акчасы сала.

Акча җыеламы?

Мин суммасы белән кызыксынмыйм. «Рәхмәт, җыелды», – дип әйттеләр.

Данияр белән дуслык темасына әйләнеп кайтыйк инде.

Данияр белән шул заманнардан бирле аралашып яшибез. Аннары ул Камал театрында эшли башлады – ул җитәкләгән оркестр матур гына эшләп килә. Данияр Камалга килгәннән бирле, бер концерт куябыз дип, хыялланып йөрдек. Аллаһның рәхмәте белән яңа театр бинасы ачылып, шунда концерт оештырырга булдык.

Ул бит – театр! Җырчылар өчен безнең Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе залы бар, сезнең кебек затлы җырчылар өчен БКЗ бар. Әллә, яңа театрда җырлап карыйм, дигән амбицияләрегез йөртәме? «Анда сезгә ни калган?» – дисәм, тупас яңгырамасын, зинһар. Шулай да...

Мин бит театр оркестры белән җырлыйм. Театрның оркестры күпкырлы. Җәй көне аларның «Горький+» концертына бардым. Булдыгызмы анда? Миңа бик ошады. Оркестрның профессиональ яктан үсүенә һаман шатланам. Аның штаты да зурая бугай инде. Ул тулы канлы кече симфоник оркестрга әверелде. Бу – минем концерт түгел, бу – безнең уртак концерт – шуңа театрда.

Уртак концертның репертуарын кем сайлый?

Без башта, арияләрдән торган зур формалы концерт булыр, дип уйлаган идек. Әмма уйлый торгач... чөнки андый зур формалы татар әсәрләре күп түгел...

Юк дәрәҗәсендә...

Әйе, юк диярлек, бик аз. Берничә генә... Шуңа без анда дөнья классикасы белән татар җырларын кушарга булдык. Татар операларыннан арияләр булачак.

Мәсәлән?

«Кара пулат»тан Наргизә арияләре һәм «Алтынчәч» – анысын Казан консерваториясендә укыганда куйган идек. Милли репертуардан шул 2 ария генә икән.

Татарстан театрында опера җырчысы буларак кулланылмавыңны шулай чыгарсаң гына инде, димәк.

Ничек итеп әйтим икән... Без бит инде – классик вокал буенча белем алган башкаручылар. Классик опера – безнең база, без шуларны җырлап тәрбияләнгән. Бу базаны мин җырчы буларак гел кулланам – җырлыйм. Татар тамашачысы да алар белән тәрбияләнергә тиеш дип уйлыйм. Дөнья классикасын килгән җырчылар гына җырларга тиеш дип уйламыйм. Безнең татар операсы әсәрләре дә классик музыкага нигезләнеп язылган, барысы да шуннан үсеп чыккан. Мин мондый музыканы концертларда бик яратып башкарам.

Һәм концертларда гына башкару сине канәгатьләндерәме?

Канәгатьләндерә. Ул гына да түгел, мине күп әйбер канәгатьләндерә. Безнең, мәсәлән, Эльмир Низамов белән уртак альбомыбыз чыкты. Анда – бүгенге заман классик музыкасы.

Димәк, син опера сәхнәсендә балку мөмкинлегеннән тыш та артист тормышыннан риза булып яшисең?

Мин булганыннан риза.

Безнең, вакыт-вакыт, «музыкаль театр» дигән ыгы-зыгы калкып ала да тагын тынып кала. Камал театрының тарихи бинасы кемгә кала, дигәндә дә бу тема актив яңгыраш алды. Син музыкаль театр темасы яңгыраганда канатланып куясыңмы?

Булмаган әйбергә нәрсәгә канатланырга?

Әллә инде хыялланмыйсың дамы?

Булмаган әйберне өметләнеп көтүдән ни мәгънә? Бүгенге көн белән яшәргә кирәк. Булса – булыр, булмаса – юк!

Ә менә сезнең «затлы җырчылар кабиләсеннән» Илгиз Мөхетдинов Тинчурин театры мюзиклында җырлап йөриячәк – репетицияләр бара.

Ишетмәгән идем.

Синең кайчан да булса театрда җырлап карыйсың киләме?

Мин ирек яратам. Йолдызнамә буенча да мин һава билгесе – ирекле билге.

Ә нәрсә ул ирек синең өчен?

Ирек ул – күкрәкне тутырып сулый алу.

Монысы абстракт җавап булды. Конкретрак итеп җавап бирсәк?

Теләгән әсәреңне җырлау. Теләгән...

Кинодагыча: «Хочу халву ем, хочу – пряники»мы?

Бәлки, шулдыр... Мин – күбрәк проектлар кешеседер. Бер урында утырып эшләү күңелсез тоела. «Кара пулат» вакытында без эшкә чумдык, хореограф елатыр дәрәҗәдә «чыбыркылады» – бу образлы әйтелде яме, дөрес аңлагыз. Вакыт кысынкы булуы тагын да адреналин өсти. Без аны чыгардык, 5 спектакль бирдек. Аннары иркен сулыш алдык. Шундый проект әйберләре миңа стимул биреп тора.

Алда проектлар бетеп китәр, дигән борчылу булмыймы?

Мин бүгенге көн белән яшим. Булса була, булмаса – юк. Театрда штатта булган кеше дә эшсез утырырга мөмкин. Бернинди гарантия дә юк.

Гел эшсез калган чакларың буламы?

Әлхәмделиллаһ, ел буе эш бар. Артистлар өчен декабрь ае – аеруча эш ае. Гыйнвар ае – артистлар өчен буш ай, дибез инде. Җәй айларында чыгышлар азрак – кешеләрнең ял итә торган вакыты. Андый чакта да репетицияләр булып тора. Былтыр гыйнвар аенда яңа программаның репетицияләрен ясап, хәйрия концертына әзерләндем, шул ук концерт белән Мәскәүгә, Таруса шәһәренә бардым.

Репетицияләрне кайда ясыйсың?

Студияләр арендалыйм. Кайчагында «Шәрык клубы»нда шөгыльләнәм – анда фортепиано бар. Без алар белән дус яшибез, аларда концертларым да була.


Укытмыйсыңмы?

Шәхси дәресләр бирәм.

Ә Казан музыка училищесы яки Казан консерваториясе кебек профессиональ уку йортларында?

Ул системага керергә теләгем юк әлегә. Көннәрдән бер көнне барыбыз да шунда булачакбыз. Ә бүгенге көнгә килгәндә, анда утырып эшләргә кирәк, чөнки студентларың була. Концертлар бирә торган артистка бу системада эшләве читенрәк. Шуңа күрә миндә укырга мөмкин булган балаларны жәлләп, әлегә ул системага керергә теләмим. Картайганчы сәхнәдә җырлап йөреп булмас...

Нигә? Ничек инде? Ә ничә яшькә кадәр җырлап йөреп була? Чиге кайда?

Аның чиген һәр кеше үзе билгелидер. Сәхнә яшьләрне ярата. Шуңа күрә бердәнбер көнне берәр уку йортында укытырмын дип уйлыйм. Алдагы көннең ничек буласын алдан төгәл белеп булмый. Ләкин мин укыта алам – ассистентура белемем бар.

Киләчәктә профессор Хуҗина булырга язсын үзеңә. Үзеңне Татарстанда төпләндем дип саныйсыңмы?

Сезгә хәзер «төпләндем» дип әйтермен дә, кинәт кенә башка төрле булып та куярга мөмкин. Гел без уйлаганча гына булмаска да мөмкин. Шуңа күрә бу хакта бернәрсә дә әйтә алмыйм.

Нишләп кияүгә чыкканыңны шауламадың? Менә дигән пиар иде бит. Эстрада артистлары андый хәбәрне сөйләп туялмый.

Ул бит – шәхси эш. Мин үземә ул яктан игътибар җәлеп итәргә яратмыйм. Игътибар җәлеп итәрлек өлкәм – ул минем иҗатым. Иҗатымны яратып тыңласалар, үрнәк алырлык булып, кемдер үрнәк алса, шатланыр идем. Шәхси тормыш ул – шәхси булып калырга тиеш.

Аңладым. Ярый, яшердең дә, ди. Ә синең шәхси тормышың кемгә дә булса кызыкмы? Журналистлар сорыймы, мәсәлән?

Сорыйлар.

Ирең татар кешесеме һәм сәхнә кешесеме – шуны гына сорыйм.

Татар кешесе. Сәхнә кешесе түгел, ләкин музыка белән кызыксына. Җыр ярата. Хәләл җефетем миңа: «Бар, зинһар өчен, чыгыш яса», – дип тора. Кайберәүләрне өйдә утыртып куйсалар, мине үзе сәхнәгә куа: «Син аннан илһамланып, тулыланып кайтасың», – ди. Шул яктан мин хәләл җефетем белән бик бәхетле – ул минем иҗатыма теләкләшлек итә.

Җырламаганда яки җырлыйсың килмәгәндә нинди шөгылең бар?

Минем җырлыйсы килмәгән вакыт юк. Һәрвакыт җырлыйсым килеп тора.

Хобби алайса?

Спорт белән шөгыльләнәм.

Ул – хобби түгел, анысы табигый. Үзеңне формада тоту – артист һөнәренең бер өлеше. «Качалка»га баруны спорт дисеңмени?

Әйе.

Бу – бик баналь.

Зур теннис?

Анысы әйбәт. Димәк, тегеп-чигеп, торт пешереп, курчак әвәләп ятмыйсың?

Юк. Йә укыйм, йә мин һәрвакыт нәрсәдер өйрәнәм.

Нәрсә укыйсың?

Дөресен әйтимме?

Әлбәттә.

Эзотерика, рухи әдәбият. «Татар әдәбиятын укыйм» дигән сүз көтсәгез – күптән укыганым юк. Заманында Мөхәммәт Мәһдиевны яратып укыдым. Минем әнием – татар теле һәм әдәбияты укытучысы бит, ул сезнең «Татмедиа»дагы «Әдәби кафе»дан чыкмас та иде. Мин үскәндә, безнең өй тулы татар китаплары иде. Татар әдәбиятыннан конференцияләрдә, олимпиадаларда катнаша идем. Татарча укымагач, татар теле китә бара – сөйләшкәндә сүзләр онытылып китә. Блогер Ләйлә Лерон чит ил китапларын татарча тәрҗемәдә укый икән – каяндыр таба шундый китаплар. Сорарга кирәк әле аннан. Укый башларга кирәк.

Яңа җырлар каян табасың?

Дөресен әйткәндә, авторлар үзләре тәкъдим итә. Гадәттә, композиторлар җырны җырчының тавышын һәм холкын күзаллап китерәләр.

Шигырьләр сайлап заказ биреп йөрмисең, димәк.

Эльмир Низамовтан: «Миңа вальс яз әле», – дип, бик озак сорадым. «Соловей» тибындарак колоратуралы җыр дип күз алдына китерә идем. Юк та юк, юк та юк. Беркөнне «вальс әзер» дип шалтыратуга, «киләм» дидем дә, килеп тә җиттем. Оркестровкасы өлгерсә, ул вальс концертымда яңгырарга ниятләнә.


Үзеңнең җыр язганың бармы?

Аның белән профессионаллар шөгыльләнергә тиеш, минемчә.

Ә шигырь?

Күңелгә ниндидер шигырь юллары килсә дә, мин аларны җитди кабул итмим. Талантлырак кешеләр шөгыльләнсен. Миндә андый яну юк. Җырлаганда... Бервакыт үземә сорау бирдем: миңа концертны тыңлау ошыймы, җырлау ошыймы? Озак кына үземә җавап бирә алмадым. Шулай да миңа хисләремне җыр аша чыгару кызык, дигән фикергә килдем.

Соңгы яратып тыңлаган җырың?

Чит ил башкаручылары. Итальян җырчыларын авыз ачып тыңлыйм. Аларның башкару осталыклары гаҗәеп – техник яктан оста башкару гына түгел, ул аңа үз төсмерләрен өсти. Шундый башкаручылар кызыклы. Үзебездәге концертларга билет алсам да, кагыйдә буларак, үз чыгышларым килеп чыгып, бармый калам. Шуңа вакыты җиткәч кенә билет алам.

Коллегаларыгызга билет алып йөрисезме?

Әлбәттә. Әле чәчкә дә алып барам.

Гел чәчәк ташый торган җанатарларың бармы? Туйдырып бетерүчеләре дә буламы?

Өерелешеп йөрмиләр. Күп булмаса да, алар бар. Тыңлаучыларым бик әдәпле минем. Питерда яшәүче ханым үзенең Казанга сәфәрен минем чыгышым көннәренә туры китергән иде, мәсәлән. «Кара пулат»ка ел саен килүчеләр дә бар иде.

Концертка ничә күлмәк тектердең?

Сорамагыз. Мин концертымны бер күлмәктән генә чыгып җырлар идем. Әмма үземнең һәм тамашачымның күңелен күрер өчен, тагын тектерәм инде. Халык артистның күлмәк алыштыруына ияләнгән. Артист, күлмәген алыштырып, концертны баетам, дип уйлыйдыр.

Яңадан Камал театры залына кайтыйк әле. Аның акустикасы вокалистны канәгатьләндерәме?

Минем анда әле беренче концертым. Ә беләсезме, Казанда иң әйбәт акустикалы зал кайда?

БКЗ – Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залыдыр инде.

Анда рояль белән тавыш яхшы чыга, оркестр белән булгач, тавышны көчәйтергә кирәк. Шундый нечкәлекләре бар. Авыл хуҗалыгы академиясенең актлар залында яхшы акустика. Чөнки ул Советлар заманында салынган. Ул чакта ясый белгәннәр. Кызганыч, хәзер моңа зур игътибар бирмиләр ахрысы. Әмма Авыл хуҗалыгы академиясе залында концерт бирә алмыйсың бит инде...

Ә нигә бирмәскә? Пафослы Камал театры залына барганчы, яхшы акустика кыйммәт түгелмени?

Кешенең бит Камал театрын да карыйсы килә.

Тагын кайда яхшы акустикалы заллар бар?

Түбән Кама музыка училищесының залы акустик яктан яхшы. Фешин училищесының залы яхшы, дип ишеткәнем бар. Җырлап караганым юк. Бервакыт Таруса шәһәренә концерт бирергә бардым. Анда «Дом литераторов» дигән бина бар – концерт шунда иде. Шул вакыт ангина башлангач, авыр әсәрләрне алып атырмын, дигән идем. Ә анда шулкадәр яхшы акустика икән, ангинам белән дә бөтен программаны җырлап чыга алдым. Казанда шундый акустик заллар булсын иде.

Без «дорого-богато» булганны яратабыз шул. Опера театрында акустика әйбәттер?

Мин анда «шәрә» тавыш белән җырлаганым юк. «Үзгәреш җиле» фестивалендә аппаратура, микрофон белән җырладык.

Бөтен залларда җырларга язсын үзеңә. Уңышлар!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар