news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Телен дә тоймый башлап, көннән-көн «сүнә» барган ханымны РКБ табиблары аякка бастырган

Республика клиник хастаханәсе табиблары Яшел Үзәннән кисәк хәле начараеп, хәрәкәтсез калган Марияне аякка бастырган.

news_top
Телен дә тоймый башлап, көннән-көн «сүнә» барган ханымны РКБ табиблары аякка бастырган
Фото: © РКБ матбугат хезмәте

2025 елның 7 гыйнвар иртәсендә Яшел Үзәндә яшәүче 34 яшьлек Маша уянып киткәч, теле тоймый башлавын сизә. Теле оеп кына калмый, соңрак хәрәкәте чикләнүен, координациясе югалганын аңлый. Ашыгыч ярдәм машинасында аны үзәк район хастаханәсенә илтәләр. Анда табиблар инсульт фаразлый, әмма МРТ диагнозны расламаган.

Машаның хәле һаман начарая барган – хәле бетә, табибларның күз алдында «сүнә» барган. 14 гыйнварда пациентны Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә күчерәләр. Мариянең анамнезында эпилепсия булганлыктан, бу диагностиканы тагын да катлауландыра. Ахыр чиктә кискен миастения (аутоиммун чир) диагнозы куела, ләкин яшь хатын-кызда мондый диагнозның сәбәбен беркем аңлый да, аңлата да алмаган.

Мария сүзләренчә, бу вакытта ул инде бөтенләй хәрәкәтләнмәс булган, сулау да авыр бирелгән. Үткәрелгән дәвалауга, шул исәптән плазмаферез һәм иммуноглобулин кертүгә карамастан, хәле авыр булып кала. Дәвалаучы табиб-невролог Резеда Дәүләтшина, хезмәттәшләре белән бергә, дәвалауның иң кулай юлын эзләүләрен дәвам иткәннәр.

Профессор Әнвәр Богданов һәм неврология фәнни үзәге белән консилиумнар узганнан соң, белгечләр гормональ дәвалауны кулланып карарга була. Ниһаять, Мариянең хәлендә алга китешкә ирешәләр. Ай саен хәле яхшыра бара: башта утыра башлый, аннары аягына баса һәм, ниһаять, май аенда йөри башлый.

«Табибларга үҗәтлекләре һәм миңа ышанычлары өчен рәхмәт. Алар мине тормышка кайтару өчен кечкенә генә шансны да кулландылар. Алар ирем белән безнең өчен бу вакыт эчендә икенче гаилә булдылар», – дип рәхмәт сүзләрен белдергән Мария. Ниһаять, ул гадәти тормышка әйләнеп кайткан диярлек. Мәскәүгә неврологларга тикшеренүләргә барган һәм бүгенге көндә ул Татарстан РКБ неврологларында күзәтүендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар