Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көн саен диярлек шалтыратышабыз»: Филүс Каһиров Артур Хәсәновның хәлләре турында сөйләде

news_top_970_100
«Көн саен диярлек шалтыратышабыз»: Филүс Каһиров Артур Хәсәновның хәлләре турында сөйләде
социаль челтәрләр

Ватанны саклаучылар көнендә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узган торган «Барысы да Җиңү өчен!» телевизион марафонына «Болгар радиосы» студиясеннән Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров та кушылган.

Радио алып баручылары Филүстән аның «Киек каз юллары»н башкарып танылган, мобилизацияләнгән Артур Хәсәнов турында да сорашканнар. «Барыбызны да дулкынландырган җыр – «Киек каз юллары»н башка кеше башкаруында ишеткәч нинди хис туды?» – дип сорау биргәннәр алар җырчыга. 

«Шатлык хисе туды. Якташым Артур Хәсәнов тавышын ишеткәч, горурлык хисе туды. Кемдер синең җырыңны ишетеп алып җырлый икән, бу бит инде – үзе зур бәхет дигән сүз. Димәк, син үз эшеңне юкка гына башкармыйсың. Җырчы, аның авторлары бәхетле җыр җырланганда», – дигән ул.

Филүс Артур белән даими элемтәдә булуын да әйткән. «Артур белән көн саен аралашып торабыз. Бу вакыт эчендә туганлашып беттек. Көн саен диярлек шалтырата, сөйләшәбез, хәлләрен белешәм. Ул минекен белешә. Без хәзер аның белән абыйлы-энеле кебек. Артурның хәлләре яхшы, Аллаһка шөкер», – дип сөйләгән Филүс.

Татарстанның халык артисты «Киек каз юллары» җырын бәйрәм студиясендә дә башкарган.

Бу темага: 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100