Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көн дәвамында утырып эшләгән кешеләргә сәламәт булу өчен 6 киңәш

news_top_970_100
Көн дәвамында утырып эшләгән кешеләргә сәламәт булу өчен 6 киңәш
"Татар-информ" архивы

Табиблар көн дәвамында утырып эшләгән кешеләргә сәламәтлекне саклау өчен киңәшләр бирде. Бу турыда «Челнинские известия» газетасы яза.

Кан басымын тикшереп торырга. Төрле тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, утырып эшләү кан әйләнеше бозылу, тромбозлар, гипертония куркынычын арттыра. Озак вакытлар утырып торырга туры килгән кешеләргә үзләренең артериаль кан басымы күрсәткечләрен белеп тору хәерле.

Баскычтан менәргә. Табиблар фикеренчә, лифтта йөрмичә, баскычтан менү көндәлек күнегүләр минимумын башкарырга һәм кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итә. Ә бу исә йөрәк сәламәтлеген озаграк саклый.

Кофены күп эчмәскә. Арыганлыкны һәм йокы килүне бетерер өчен кофе эчү белән мавыгу кан басымын күтәрергә мөмкин.

Үзең әзерләгән ризыкны ашау. Бу кан басымын контрольдә тотарга ярдәм итә, чөнки өйдә пешерелгән ризыкта тоз, май һәм консервантлар артык күп булмый.

Өстәл яныннан торып йөрергә. Һичьюгы сәгатькә бер тапкыр булса да, торып, бераз йөреп килергә кирәк.

Тирән итеп суларга. Табиблар вакыт-вакыт эш урыныннан китеп торырга, гәүдәне язып алырга, урамга чыгып керергә киңәш итә. Саф һавада ашыкмыйча гына тирән итеп сулыш алырга һәм сулышны чыгарырга кирәк. Мондый күнегүләр стресстан котылырга ярдәм итә.

Гомуми практика табибы Татьяна Захарова сүзләренчә, берничә сәгать буе утырып тору матдәләр алмашын боза, организмда төрле тайпылышлар китереп чыгара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100