Композитор Миләүшә Хәйруллина: «Яңа закон чыгуы хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итте»
Халыкара фестивальләр лауреаты, композитор, пианист Миләүшә Хәйруллина «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшинага композиторлыкка укыр өчен Мәскәүгә кадәр белем алырга баруы, Муса Җәлил сүзләренә иҗат ителгән җырның «Татар җыры» сәхнәсенә юл яруы һәм милли архивны эшләп, киләчәк буынга тапшырып калдыру турында сөйләде.

«Кави – Сәрвәр» операсын язарга керешү – тормышымда хәлиткеч мизгел булды»
– Миләүшә, кайчаннан чыннан торып үзеңне музыка дөньясы кешесе итеп тоя башладың? Кемдер үзен теге яки бу өлкәдә үзен тапканнан соң, шәхес булып өлгергәннән соң гына үзен шул өлкә кешесе булуын таный башлый.
– Музыка өлкәсенә мин балачактан ук аяк бастым. Тагын кайсы юнәлешне сайлап була, дигән икеләнүләр булмады. Әнием искә алып сөйләргә ярата: «Кем буласың?» – дигәнгә «Артист булам!» – дип җавап биргәнмен.
Әмма инде музыка мәктәбен, аннары Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбен тәмамлагач, уйга калдым: пианистмы, әллә инде композиция юнәлешен сайлап, композитор булыргамы? Консерваториягә документларны тапшырырга килгәч, берьюлы ике юнәлештә укырга буламы, дип белешә башладык. «Була, әмма икенче юнәлештә укыган өчен акча түләргә туры килер», – диделәр. Бу – гаиләм өчен бик зур сумма иде.
Сайларга туры килде. Фортепиано бүлегендә укып пианист һөнәрен үзләштердем, ләкин композиция буенча факультатив дәресләр алдым. Шунлыктан, композициядән аерым диплом бирмәделәр. Әти-әниләрем, композиция юнәлеше – бик үк ышанычлы өлкә түгел, бюджет хисабына анда укырга кирәкмәс, дигән фикергә килде. Ә фортепиано юнәлешендә укыган кеше, ягъни пианист – аягында нык басып тора, анда база бар. Уку еллары шушы ике юнәлеш арасында үтте. Җиңел булмады.
Ике куян койрыгын берьюлы тотам, димә. 25 яшемә кадәр композитор булуга караганда, үземне күбрәк пианист дип күрә идем. Эзләнүдән бер дә туктамадым. Ләкин хәзер инде үземне классик пианист дип атый алмыйм. Мин – композитор. Үземнең әсәрләрне генә уйныйм, һәрчак автор-башкаручы буларак чыгыш ясыйм. «Кави – Сәрвәр» операсын язарга керешү – тормышымда хәлиткеч мизгел булды.
«Мәскәү консерваториясе мөгаллимнәре актив иҗат итә торган композитор булуымны таный»
– Тормыш ул кечкенә баскычлардан тора, ә кеше – шул баскычлардан адым ясый бирә. Бер адым, икенчесе... Һәм адымнарың да ныгый бара: тагын да зуррак адымнар ясыйсың. Һәм менә синең дә Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенә укырга керүең – тормышыңда зур адым булды.
– Композиция буенча югары белем алу турындагы дипломым булмау тынгы бирмәде. Гәрчә халык арасында инде мин композитор буларак танылырга өлгерсәм дә. Суперпрофессиональ булырга кирәк, дигәнгә омтылышым бар. Консерваториядә укыганда ук һөнәргә карата җитди мөнәсәбәт тәрбияләделәр. Практикада профессионал икәнлегемне аңласам да, үземне тагын да камилләштерәсем килде. Бушлай укырга мөмкинлек булмау барлык юлларны томалады.
Кафедра мөдире Александр Львович Маклыгин белән дә төрле вариантларны барлап карадык: бакалавр, магистратура, параллель уку һ.б. Берсе дә миңа туры килми иде. Йә программаны ябып куя иделәр... Бәхеткә, күптән түгел «композитор, дирижер һәм режиссерлар өчен икенче югары белемне бушлай алып була» дигән закон керттеләр. Мәсәлән, дирижер яки композитор кеше һәрчак, ким дигәндә, бер уен коралында уйный ала, режиссер актер осталыгына ия. Бу профессияләргә өлгергән, сәләтләре барлыгын исбатлаган кешеләр килә.
Өстәмә бушлай белемне Россиянең 5 башкаласындагы университетларда алып була. Әлеге законның чыгуы хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Әле нинди вакытка туры килде, диген! Консерваториядә укытып йөрим, студентларым да күп, вакытым да тыгыз... Әзерләнү өчен 1 ел вакытым күз ачып йомганчы үтте дә китте. Дөресен әйтим, Мәскәү консерваториясенә укырга керергә әзерләнергә өлгермәдем. Ә анда бик җитди сынаулар... «Ярый, димәк, киләсе елга кала», – дип, үз эчемнән уйлап куйдым. Кабул итү кампаниясенә 2 атна калып бара иде. Мине нәрсә көтә, 1 елдан соң нәрсәгә әзер торырга икәнне аңлар өчен, барып карарга кирәк, дигән карарга килдем. Һәм нәтиҗәсен үзегез беләсез.
Мәскәү консерваториясендәге мөгаллимнәр актив иҗат итә торган композитор булуымны таный. Һәр атна диярлек алар миңа: «Миля, нишләп йөрисез? Эшегез шулкадәр күп, вакытыгызны укуга сарыф итмәгез», – диләр. Практикада гына остарасың, ә ул практика миндә бар, Аллаһка шөкер. Шуңа да Мәскәү белән Казан арасында бик күп йөрим, яшем дә бар, тәҗрибәм дә, бер юнәлешкә дә зарар килми.
– Музыка белгечләре, Казан консерваториясе – бик көчле мәктәп, дип мактый. Ә Мәскәү консерваториясе кайсы ягы белән аерыла? Мәскәү консерваториясендә уку сиңа нәрсә бирә?
– Композиция ягыннан чагыштырсак, аерма әллә ни зур түгел. Казан консерваториясендә композиция юнәлешендә укучылар күпкә аз. Һәм игътибар да бик күп. Аллаһка шөкер, мине бөек профессорлар укытып калды, мине иң-иңнәре укытты. Хәзер ул буын китеп бара, кызганыч. Безгә, талантлы музыкантларга һәм музыкага тугры, аны яраткан кешеләргә, алар башкача карады: кулдан тотып йөрттеләр.
Казан консерваториясендә композиция юнәлешендә 2 урын булса, Мәскәү консерваториясендә 10 урыннан күбрәк.
Композиция һөнәренә укыр өчен озак вакыт таләп ителә. Ул бөтен гомергә сузыла. Һәр кешенең төрлечә бит: кемдер консерваториядә укыган вакытта әсәрләр яза-яза һәм, тәмамлагач, язуыннан туктарга мөмкин. Кемдер укуны тәмамлаганнан соң актив иҗат итә башлый. Профессорлар әйткән тәнкыйтьне бөтенесе дә җиңел кабул итә, димәс идем. Өлкән буын үзләренең вакытына, карашына хас булган музыканы ишетәселәре килә. Ә яшьләр башкача карый, ишетә. Яшь музыкант өлкән буын укытучыларына: «Мин болай яздым, һәм ул шулай булырга тиеш тә», – дип әйтергә авырсына, үз фикерен якларга кыенсына. Аңлашыла, без барыбыз да – дөнья сәнгате йогынтысында, чөнки башлангыч мәлдә барысын өйрәнәбез, тыңлыйбыз, уйныйбыз. Яшь вакытта, ирексездән, кемгә дә булса охшарга тырышабыз. Скрябинны, Рахманиновның башлангыч чорында язылган әсәрләрен өйрәнсәгез, анда аларга кадәр иҗат иткән теге яки бу композиторның стиле, йогынтысы сизелә, ишетелә. Һәм бу – нормаль хәл. Әмма иң авыры – үзеңнең стильне табып, аны яклау һәм аның өчен көрәшү.
Мәскәү һәм Казан консерваторияләре рухи яктан бик якын, ә менә Санкт-Петербург консерваториясе аерыла. Анда музыка белгечләре, теоретиклар ягыннан башка атамалар, теория системалары бар. Һәм ул һәрчак чагыштырып әйтелә: Питерда – бер, ә бездә икенче төрле, диләр.
«Музыкамда нәфислек, камиллек, фикернең тирәнлеген саклап каласым килә»
– Ә синең иҗатыңа кайсы композитор, йә булмаса музыкант йогынты ясады?
– Мин композиторлыкка башкаручы (исполнитель) буларак килдем. Ягъни мин инде бик күп әсәрләрне уйнап, аларны бармакларым сеңдереп бетергән иде. Миңа калса, барлык уйнаган композиторларның әсәрләрен күңелемә сеңдергәнемдер: әсәрләремдә Бахның уйланулары, Шопенның үзәккә үтә торган ноталары урын алгандыр. Рахманиновның әсәрләре дә тәэсир итмичә калмады. Музыка белгечләренә яхшырак күренәдер.
– Музыкада үзеңә генә хас стилең, үзенчәлегең ничек туды? Син иҗат итүдән туктап тормыйсың, бу эзләнү һаман да дәвам итәме әле?
– Үз-үземә анализ ясавы җиңел түгел. Академик музыкада дөнья авангардының бик көчле йогынтысы бара. Ул юнәлеш Европада ХХ гасырның беренче яртысында, ә бездә соңрак – Совет чорында барлыкка килә. Күптән түгел София апа Гобәйдулина китеп барды, ул аның иҗат итү чорына карый. София Гобәйдулина буыны табигать тавышларын тикшереп, классик музыкага хас булмаган бик күп башкару алымнарын уйлап тапкан. Гомумән, ХХ гасырда музыка супер элитарга бүленеп чыга. Инженерлар кулына эләгеп, ул гади кешеләр өчен аңлашылмый башлый. Тавыш яздыру мөмкинлекләре барлыкка килә, пленкада төрле тавышлар белән экспериментлар ясыйлар, электр-акустика музыкасы юнәлеше туа. Төрле тавышларны уен коралларында чыгарып, башкача яңгырату нәтиҗәсенә ирешәләр. Һәм бу күренеш әле дә дәвам итә. Бик күп яшьләрнең әлеге юнәлешне дәвам итеп иҗат итәселәре килә.
Профессорлар һәрчак үз-үзен күрсәтә белүчеләргә игътибар итә. Әмма консерваториядә укыганда: «Болай язып карасам, бу – бик гади булыр, катлаулырак әсәр язып карарга кирәк», – дисең. Һәм болай уйлау дөреслеккә туры килми. Музыкада фикернең һәм хисләрнең тирәнлеге чагыла, бу – романтик традициядән. Шопен, Шуман, Чайковский, Рахманинов музыкасы шундый. ХХ гасырдагы фикернең хисле һәм фәлсәфи ягы техник прогресс һәм эзләнүгә юл ала. Әмма ул да, бу да дөрес түгел дип, бәя бирә алмыйбыз. Бу – ике аерым юнәлеш. Кемдер музыкада эксперименталь, интеллектуаль үткенлек эзли. Ә кемдер төрле хисләр: юаныч, драма эзли.
Мин үземне хисле автор дип саныйм. Синең алда бик зур юнәлеш булып авангард музыкасы – элитар музыка торганда, үзеңчә – аһәңле, музыкаль иҗат итүеңне яклап чыгуы кыен. Хәзер әлеге ике юнәлеш тигезләшә, баланс барлыкка килә.
Минем өчен үзем иҗат итә башлаган юнәлештән тайпылмау, шул ук вакытта тамашачыга һәм музыкантларга профессионаллар башкарырлык кызыклы, примитив булмаган әсәрләр иҗат итү мөһим. Шуңа да, музыка интеллектуаль, фәлсәфи, төрле стиль юнәлешләрендә булырга тиеш. Музыканы тыңлаганда, бу вакытта шул авторның нинди уйлары, фикерләре булганына игътибар итәм. Бу һәрчак ишетелә. Шуннан чыгып, авторның ни дәрәҗәдә интеллектуаль яктан үсеш кичергәнен ишетеп була. Гади музыкамы ул, җыр, симфония, камера әсәреме... Фильм өчен язылган яки гади бер җырдан материалның примитив булганын яисә гади ноталардан гына торган җырда даһи материал ятканын чамаларга була.
Музыкамда нәфислек, камиллек, фикернең тирәнлеген саклап каласым килә. Шул ук вакытта минем музыка бар кешегә ачык. Оркестровка, гармония, алым өлкәсендә төрле мәсьәләләрне хәл итәм. Һәр әсәремдә нинди дә булса яңа алым кулланып карыйм, эксперимент ясыйм. Тыңлаучы музыкамда үзенә якын булган гадилекне, күңелен эретерлек хисне ишетергә сәләтле.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
– Яңа әсәр тудырганда үзеңнең популяр казанган әсәрләрең белән кабатланмаска тырышасыңмы?
– Юк, андый хәлнең булганы булмады. Кайчандыр язган идем бит әле, дип, үз-үзем белән көрәшкәнем юк. Охшаш өлкә булырга мөмкин. Андый проблема белән очрашканым булмады.
«Теләгем – эстрада жанрында югары дәрәҗәдә ихлас күңелдән чыккан җырлар иҗат итү»
– Опера кебек күләмле әсәрләргә алынырга тормыйлар. Аңлашыла, ул бик күп вакыт һәм көч таләп итә. Җырлар, кыска күләмдәге әсәрләр язу кулайрак та, җайлы да. Синең иҗатыңда күләмле әсәрләр дә, кыска формадагы әсәрләр дә бар. Кайсысы күңелеңә якын?
– Узган ел авторлык концертымда җырларыма өстенлек бирсәм, 5 апрельдә булачак авторлык кичәмдә зур күләмдәге әсәрләрем – академик музыкага – симфония, опера, оркестр һәм хор өчен поэма, роман-поэма һ.б. яңгыраячак. Бер яктан, бу – коллективлардан, аерым алганда Александр Сладковскийның: «Вакыт җитте, курыкма, әйдә», – дип, теләктәшлек белдерүе, иҗади тәкъдиме. Икенче яктан, София Гобәйдулинаның заманча музыка үзәге, оркестры, аның җитәкчесе Дмитрий Железнов белән дуслыгыбыз да. Алар миңа мотивация бирә һәм эшләргә мәҗбүр итә.
Ике концерт оештырырмын, дип уйламадым. Җырлар, театр өчен язылган музыка – бер юнәлеш, академик, симфоник әсәрләр – икенче юнәлеш. Һәм боларның барысын да бер концертка сыйдырып бетереп булмас иде. Бу – төрле жанрлар һәм төрле тамашачы. Бер концерт сезонында 2 концертның куелуы очраклы түгел: бу – икесе ике юнәлеш, берсеннән икенчесенә күчә алам һәм шунлыктан баланста калам. Академик музыкада әлеге әсәрләрнең барысы да массакүләм тыңлаучыга ачык, минемчә, алар аны кабул итәр һәм аңлар. Симфоник һәм башка күләмле әсәрләрнең нигезе – җиңел жанрда язылган әсәрләр. Катлаулы музыканы үзем өчен генә язам, дип түгел, тыңлаучы белән әңгәмә корырга теләвемне аңлата бу. Икенче яктан, җыр сәнгатендә эш җиңеләя. Җырлар язам әле дип, җил куып йөрмим, миңа аның кирәге юк.
Теләгем – эстрада жанрында югары дәрәҗәдә ихлас күңелдән чыккан җырлар иҗат итү. Җырларымны 10-20 елдан соң тыңлап, йөземә кызарырлык булмасын, дип язасым килә. Кайчак ул радио, «Тик-ток» форматындагы, социаль челтәрләрдә популяр казаначак җыр да булмаска, миллионлаган тыңлау җыймаска мөмкин. Әгәр шундый максат куям икән – андый җыр язуның башка алгоритмы бар. Җитди темалар, зур, күләмле жанрлар белән эшләүнең нәтиҗәсе шул: җыр жанрында «попса»ланмыйм, бер-берсенә охшаш мәгънәсез җырлар язмыйм. Миңа академик юнәлеш тә, җыр юнәлеше дә якын. Икесен дә тигез күрәм.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
– Ялгышмасам, быел «Татар җыры» халыкара фестивалендә синең җырың яңгырады.
– Әйе, Муса Җәлил сүзләренә язылган «Төрмәдә төш» җырым яңгырады. Аны Илгиз Мөхетдинов башкарды. «Калеб» проекты кысаларында «Муса. Моабит» спектаклен әзерләгән идек. Ягъни бу – бер тапкыр өчен дип эшләнгән эксперимент. Хәзер спектакль Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры репертуарында бар. Ә спектакльгә дип җырлар язылды. Алар үз тормышлары белән яши башлый.
«Татар җыры»ның үзенең юнәлеше, кешеләре, артистлары, тамашачысы бар. Әлеге җырым «Татар җыры»нда булсын, дип хезмәт түкмәдем, «Минем җырымны «Татар җыры»на алыгызчы!» – дип, махсус хатлар язмадым.
– «Татар җыры» попса җырлардан гына тора, дип әйтергә була.
– Белгәнемчә, «Барс медиа» компаниясе директоры Камил Гәрәев «Кави – Сәрвәр» операсы премьерасында булган. Алар минем авторлыктагы җырлар белән кызыксынган. Минем белән элемтәгә керделәр, киңәшләштеләр. Шунысы сөендерә: «Төрмәдә төш» җыры «Татар җыры» сәхнәсенә юлны үзе ярды. Бу җыр ул тамашада яңгырасын дип, артыннан йөрүче кеше булмады.
Башка музыкаль өлкәдәге кешеләрнең битараф булмауларына рәхмәт. Әлеге җыр өчен генә дә режиссер, ут һәм тавыш режиссеры, рәссам белән зур бер номер эшләделәр. Мин иҗат иткән музыкага тырышлык керткән кешеләргә һәрчак сокланам, куанам. Уңайсызланып та куям. Шул ук минем җырны үзләренчә эшкәртеп, уйнарга тырышып караучылар, яңгыратучыларны шулай ук хөрмәт итәм. Нәрсә генә булса да, минем музыкам яңгырасын өчен никадәр көч түгәләр! Димәк, иҗатым башкаларны илһамландыра.
«Милли музыка архивы 15-20 ел элек оеша башларга тиеш иде, әмма соң булса да, уң булсын»
– Син үзең дә оркестровкалар ясыйсың бит. Тамашачы Татар дәүләт опера һәм балет театрында бу сезонда Заһид Хәбибуллинның «Сихерләнгән малай» балетын карады, һәм ул синең оркестровкалауда эшләнде. Композитор, кызганыч, исән түгел. Һәм сиңа аның әсәрен ышанып тапшырганнар. Нәрсәнедер торгызырга, композитор урынына эшләп бетерергә туры киләдер... Мондый эшкә мөнәсәбәтең нинди?
– «Сихерләнгән малай» балеты турында сөйләп үтәсем килә. Миңа дирижер Айрат Кашаев шалтыратты. Оркестр белән әлеге балетка музыка яздырып ятулары икән. «Нәрсәдер тәртиптә түгел», – диде. Ул вакытта ясалган оркестровка да, күрәсең, бик үк сыйфатлы булмаган. Балет музыкасын күп тапкыр редакцияләгәннәр, оркестровкалаганнар. Аңлыйм: һәркем моны, яхшы итеп эшлим, дип эшләгәндер. Алай дисәң, очсыз-кырыйсыз оркестровкаларга була. Айрат Кашаевка оркестровка ясаучы гына түгел, ул кешенең композитор булуы да мөһим шарт булган. Ул миңа барлык булган партитураларны, клавирларны карап, өйрәнеп, Заһид Хәбибуллинның әйтергә теләгән фикерен аңлап эш итүемне сорады. Кемдер күчереп язганда хата җибәрергә, оркестровка ясаганда фикернең мантыйгын үзгәртеп куярга мөмкин. Кайбер көй үз урынында түгел, оркестровка эчендә югалып калган. Мондый моментлар бик күп иде. Композиторның нинди фикер йөрткәнен композитор кеше генә аңлый аладыр. Мин Заһид аганың төп фикерен аңлап, аны табып чыгарып, оркестровканы да шул фикер күзлегеннән эшләргә тиеш идем.
Айрат Кашаев миңа шундый мөрәҗәгать һәм тәкъдим белән чыккан вакытта, мин бөтенләй башка эшләр белән мәшгуль идем. Вакыт ягыннан бик авыр булды. Шулай да, бу эштән баш тартмадым, алынырга булдым. Дусларым, коллегаларым белән сөйләшкәндә дә «яхшы оркестровкалар, яхшы ноталар юк» дип зарланабыз, ә минем үземә шундый тәкъдим белән чыккач, баш тартсам, ни булыр иде? Үзебез уфтанабыз, ә берни эшләмибез дип, икейөзле булып калырмын дип, кабул иттем. Бу – акча, гонорар мәсьәләсе дә түгел иде. Хәлебездән килгәнчә, Заһид абыйның музыкасын торгызырга тырыштык. Рухы шат булсын.
Әсәрне Айрат Кашаев дирижерлыгында сыйфатлы аудиоязмага яздырдылар. Балет артистлары әлеге язмага биеде, чөнки ул, Яңа елга багышлап, көненә икешәр тапкыр куелды. Оркестр көн саен ай дәвамында болай уйный алмас иде. «Сихерләнгән малай» балетын барып карадым. Ул миңа алтын фондка кертелгән классик оркестр язмасы кебек тоелды. Оркестровка да уңышлы, оркестр да уңышлы яздырган, дип бәяләдем. Кайтавазлар да килде: халык татар классик академик музыкага сусаган икән, дигән нәтиҗәгә килдем. Тыңлаучы-тамашачы буларак, әйтә алам: әсәр колакка май булып ятты. Тавыш режиссеры Кирилл Фурсовның да бик күп тырышлыгы керде. Барыбыз да булдыра алган кадәр эшләп чыктык, дип саныйм.
Безнең тар гына даирәбездә күптәннән бер мәсьәлә борчый: композиторларның милли архивы тәртипкә салынмаган. Тыңлаучылар өчен хәзер мәгълүмат чыганаклары үзгәрде: интернет, нота архивлары барлыкка килде. Мәсәлән, бөтен музыкантлар Борис Тараканов төзегән нота архивын куллана. Сайтка керәсең, үзеңә кирәкле әсәрне табасың, ноталарын йөклисең, тыңлыйсың... Ул – шундый тәртипкә китерелгән электрон китапханә, дисәк тә була. Үзеңә кирәкле һәр әсәрне диярлек табарга мөмкин. Акрынлап, ул тулыланып тора.
Милли музыкада да шундый архивның булуын телим. Бәлки, ул бардыр һәм киң катлам җәмәгатьчелек өчен ябыктыр. Ул булган очракта да, хәтта без – музыкантлар өчен дә ябык. Консерваториядә татар музыкасы бар, анда дәреслекләр, эзләнүләр, тикшеренүләр алып барыла. Консерваториядә, кагыйдә буларак, дәресләр укытыла, ә студент кешенең башка мәшәкатьләре дә җитәрлек. Бу – өлгергәнлек мәсьәләсе дә, теге яки бу кешегә милли мираска мәхәббәтнең ни дәрәҗәдә мөһим булуыннан тора. Ул учак еллар үткән саен гына кабынып китәргә мөмкин. Һәм бер мизгел: син инде консерваторияне тәмамлап, олы тормышка аяк басасың, музыкант буларак профессиональ тормыш корасың. Көннәрдән бер көнне милли музыканы каядыр барып дәүләт оркестры башкаруында тыңлап карыйсы түгел, ә үзеңнең уйнап карыйсың, балаларыңа, якыннарыңа тыңлатасың, укучыларыңа әлеге әсәрнең партитурасын, ноталарын күрсәтәсең килә башлый. Нәрсә дә булса табып була. Әмма тәртипкә салынган рәвештә түгел. Милли композиторларның әсәрләре чәчелеп, төрле җирдә таралып ята. Җиңел генә эзләп табам, димә.
Кайбер ноталар яки язмалар арабызда булмаган композиторларның туганнарында саклана торгандыр. Алар аны кемгә дә булса тапшырамы? Һәр иҗат кешесе үзенең әсәрләрен тәртипкә салып җыеп, саклап бара, дип әйтеп булмый. Ул үзенең мирасын кемгә дә булса тапшырып калдыра, һәм кешеләр ул мирасны аңлап, төшенергә тиеш була. Кемдәдер, гомумән, иҗади тәртипсезлек булган. Мәсәлән, Салих Сәйдәшевның. Бу исә – бик четерекле эш: аның эскизлары, кайдадыр өзек-өзек язып калдырган әсәрләре һ.б. булырга мөмкин. Һәм белгечләр кайсының каралама, ә кайсының дөрес вариант икәнлеген ачыкларга тиеш була.
Бу – бик зур, күләмле эш. Боз урыныннан кузгалыр, дип уйлыйм, чөнки хәзер милли мирасыбызга битараф булмаган, кызыксынучан яңа яшь буын килде. Ильяс Камал, Данияр Соколовны алыйк, алар карамагында оркестрлар бар. Мин аларны, иҗади яктан өлгергән шәхесләр, дип әйтә алам. Һәм бу – күп елга сузыла торган эш. Бу эшне 15-20 ел элек үк башларга кирәк булган. Әмма соң булса да, уң булсын.
«Мәдәният аерым бер шәхесләр хисабына үсеш кичерәчәк һәм сакланачак»
– Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камал да интервьюда бер сайтка композиторларның әсәрләрен, язмаларын тупларга ниятләре барлыгын әйткән иде. Милли композиторларның, син әйткәнчә, ачык кулланышта булган ноталы архивы кайчан да булса оешыр, булырмы?
– Булыр дип уйлыйм. Бу – вакыт мәсьәләсе. Минемчә, академик симфоник концерт була калса, аны видео яки аудиога яздыра барырга кирәк. Мондый концертларда бик күп кеше катнаша, күп ресурс тотыла. Бер сәхнәдә хор, оркестр, солистларны исәпкә алып, йөзләп кеше катнашырга мөмкин. Шулкадәр чыгым тотылып, концертны яздырмыйча калулары күңелне төшерә. Хәзер, әйтик, Россиянең «Культура» илкүләм проекты тормышка ашырыла. Бәлки, Татарстан Республикасы җитәкчелеге дә шуның мисалында мәдәниятне саклау, аны киләчәк буынга тапшыру концепциясе кысаларында шундый проект башлап җибәрер? Бу – зур чыгымнар сорамый. Миңа калса, андый концертлар яздырылып барырга тиеш. Яздыру дигәндә, камера гына кую җитми, оркестр арасында микрофон урнаштырып, оркестрның һәр төркемен яздырып, сведениега тапшырып булыр иде. Концерт язмасын 1 ай дигәндә эшкәртеп, монтажлап, архивка йөкләп барырга мөмкин. Видеоны да, язманың аудиосын гына да куеп була. Җанлы башкару вакытында нинди генә хәл булмас, диярләр. Әмма безнең музыкантларыбыз көчле мәктәптә белем алып чыга, концертта, гадәттә, «форс-мажор»лар булмый. Концерт яздырыла дип кисәтеп куйсалар, музыкантлар да идеаль дәрәҗәдә тырышып уйнаячак. Уйлап карагыз, моны миллионлаган башка тыңлаучыларга да таратып булыр иде бит.
Моны милли музыканы саклау гранты кысаларында башкарып чыгып буладыр, бәлки. Гадәткә кереп китсә, милли архивыбыз да бик тиз тулыланып торачак. «Мирас» фестиваленә быел 10 ел булды. Анда оркестр әсәрләрне һәрчак югары дәрәҗәдә башкара. Шул 10 ел эчендә һәр концертны яздырып, цифрлаштырып архивка кертә барсак, ничек шәп булыр иде! Никадәр заманча музыка, классик музыка яздырылыр иде. Милли архивны ничек төзеп, тулыландырабыз, дигәндә, мин шушы вариантларны тәкъдим итәр идем.
– Милли музыка оркестры җитәкчесе Айдар Ниязов та бүгенге көн тамашачысына сирәк ишетелгән әсәрләрне табып, эшкәртеп яңгырата. Югыйсә, ул ноталарны консерватория китапханәсеннән, Милли китапханәдән табып була икән. Бөтенләй ишекләр ябык, дип тә зар елап булмый. Ә шулай да, дөрес, аларның бер сайтта тезелеп, электрон форматта булулары ямь өстенә ямь булыр иде. Хыял инде монысы...
– Мин зарланып утырырга яратмыйм. Иң мөһиме – тәкъдимең булсын. Барысы да үзебездән тора. Мәдәният аерым бер шәхесләр хисабына үсеш кичерәчәк, алга барачак, сакланачак. Ә ул шәхесләр шәхси вакытларын, акчаларын сарыф итә. Энтузиастларсыз һәм битараф булмаган шәхесләрдән башка берни дә эшләп булмый. Аллаһка шөкер, өметле яшьләр бар. Шул ук Айдар Ниязовны алыйк, ул үзенең шәхси китапханәсен булдыра, бу инде яхшы дигән сүз. Акрынлап, бу эшкә башкалар да кушылыр.
Цифрлаштыруга килгәндә, андый кешеләрнең барлык мәдәният учрежденияләренең китапханәләренә керү мөмкинлеге булсын иде. Минемчә, Татарстан Композиторлар берлегенә нигезләнгән берничә шундый энтузиаст кеше алынырлар. Аерым музыкантлар, дирижерлар... «Бу – безнеке, бу безнең архивта гына саклана, беркемне дә кертмибез», – дип каршы чыкмасыннар иде. Камал театры, опера һәм балет театры һ.б. учреждениеләрдә архивлар бар. Бу киләчәк буынга – алдагы 100 елга исәпләнгән зур, уртак эш. Әгәр вакытында эшләп, саклап калмасак, мирасыбызны гомерлеккә югалтырга мөмкинбез. Архивны туплаганда «сез кем дә без кем» дигән сөйләшүләргә урын калырга тиеш түгел.
«Күңелем белән мин табигатькә якын»
– Иҗат кешесе вакытын ял итеп үткәрергә дә ярата торгандыр. Синең өчен илһам бирә торган урыннар бармы?
– Хәзерге вакытта вакытым бик тыгыз. Болай яшәргә ярамыйдыр, ниндидер баланс булырга тиештер, һәрхәлдә. Көч тупларга да вакыт кирәк икәнлегенә төшенә башладым. Үзеңнең көн тәртибеңә җаваплы карап, үз-үзеңә «стоп, монысын иртәгегә калдырам, мин ашап алырга, йокымны туйдырырга, һава сулап йөрергә тиеш» дип әйтергә өйрәнергә кирәк икән. Мин шуңа өйрәнергә тырышам. Башкалар алдында җаваплы булу тәрбиядән дә, профессиядән дә тора. Җаваплылык – беренчел, син кемгә дә булса кызыллык китерә алмыйсың. Ә үзең алдыңда торган җаваплылыкка кул селтисең... Еллар үткән саен шуны аңладым: минем өчен иң кыены – үз-үземне кайгырту ягыннан сынатмау.
Ял итсәм, өйдә булырга яратам. Ашарга әзерлим, яныма дусларым килә. Шәһәр буйлап йөрүне дә кулай күрәм. Ял дигәндә, мине бик тиз тәэсирләндереп була. Күңелем белән мин табигатькә якын. Тынычлыкта кошлар сайравын тыңлау күңелгә рәхәтлек бирә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
- Миләүшә Рамил кызы Хәйруллина – пианист, композитор, РФ һәм ТР Композиторлар берлеге әгъзасы, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты. Актив концерт-башкару һәм композиторлык эшчәнлеген алып бара. Композитор сыйфатында опера, симфоник, хор, камера-инструменталь, вокаль, театр музыкасын иҗат итә.
- 1995 елның 29 мартында Казан шәһәрендә туа. Сәләтле балалар өчен консерватория каршындагы урта махсус музыка мәктәбен (М.Ю. Михайлова классы), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен һәм ассистентура-стажировка (махсус фортепиано – ТР һәм РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор И.С. Дубинина классы, композиция – доцент Е.В. Анисимова классы) тәмамлаган.