Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камал: «Иҗатчыларга шартлар тудырасы иде»
Композитор, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Ильяс Камал узган елның декабрендә Татарстан Композиторлар берлеге рәисе итеп сайланды. «Интертат», беренчеләрдән булып, яңа вазифага керешкән Ильяс Камал белән әңгәмә тәкъдим итә.
«Композиторлар белән актив эшләргә исәп бар»
– Ильяс, узган ел 12 декабрьдә Сезне Татарстан Композиторлар берлеге рәисе итеп сайладылар. Инде, җиң сызганып, яңа вазифада эшкә дә керешкәнсездер. Сезнең алда нинди бурычлар, таләпләр куелды?
– Икенче көннән үк эшкә керештем. Бик күп катлаулы мәсьәләләрне хәл итәсе бар.
– Мәсәлән?
– Иҗади гына түгел, техник, финанс мәсьәләләр барысы да минем өстә, шуларга төшенеп бетәсе бар. Иҗади мәсьәләләрне хәл итү – минем өчен иң җайлысы, чөнки тәҗрибәм бар. Оркестр белән эшләгәндә дә, моңа кадәр рәис булмасам та, ТР Композитор берлегендә бик күп камера концертларын оештырдык.
Максатлар күп. Күбрәк медиакиңлеккә басым ясыйсы, медиамәйданчыкларга чыгасы килә. Классик композиторларның әсәрләрен яңгырату, аларны ачык кулланылышка кертү буенча эш алып барачакбыз. Бүгенге көндә иҗат итүче композиторлар белән дә актив эшләячәкбез, әлбәттә. 2025 ел – юбилейларга бай ел. Салих Сәйдәшевның – 125, Җәүдәт Фәйзинең – 115, Алмаз Монасыйповның 100 еллыгы, бүгенге көндә иҗат итүче актив композиторларыбыз – Рөстәм Зарипов, Риф Гатауллин, Екатерина Шатрова һәм Радик Сәлимовларның да зур юбилейлары... Шуңа күрә барлык юбилей даталарын матур итеп уздырырга ниятлибез.
Материаль яктан да эшләр җитәрлек. Техник яктан җиһазландыру, косметик ремонт ясау һ.б. эшләр бар. Бөтен яклап бинаны да карау, композиторларның мәнфәгатьләрен дә яклау – бөтенесе минем өстә. Композиторлар берлеге рәисе булу – җаваплы эш. Рухи яктан берлек рәисе эшенә керешергә әзер идем. Рәшит Фәһим улы Кәлимуллинга ышанычы өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Татарстан Композиторлар берлеген 35 ел буена җитәкләп, аны югары дәрәҗәгә менгерде. Күпсанлы халыкара фестивальләр оештырып, безнең милли музыканы дөньяга таныткан шәхес. «Европа – Азия» һәм «Рус һәм татар музыкасы энҗеләре» халыкара фестивальләрен Россиянең күпчелек төбәкләрендә һәм чит илләрдә яхшы беләләр, алар аша күпсанлы тамашачы безнең авторларны гына түгел, халкыбызны үзләре өчен ачты.
– Иҗади өлкәдәге проблемаларга килгәндә, композиторларны таныту ягыннан нинди юнәлештә эшләрсез? Әйтик, әле генә Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган яшь композиторларны ничек җәлеп итәргә җыенасыз?
– Гомумән, композиторларның аз булуы – билгеле факт. Аларны җәлеп итү мәсьәләсе хәл ителгән. Консерваторияне тәмамлаган композиторларның күбесе безгә килә. Менә быел гына да берничә яңа әгъзаны кабул иттек. Урамнан кергән һәр кешене кабул итмибез, әлбәттә. Уставта барысы да язылган. Алар консерваториядә укыган чорда язылган әсәрләрен тәкъдим итәргә тиеш. Төп шартларның берсе – консерваторияне тәмамлаганнан соң, мөстәкыйль рәвештә язылган зур күләмле әсәрне тәкъдим итү. Комиссия әлеге әсәрләрне тыңлап чыга һәм нәтиҗә ясый. Бу шартлар күптәннән шулай. ТР Композиторлар берлегендә аерым кабул итү комиссиясе бар. Аның составын расладык.
– Яңа кешеләр бармы?
– Юк, шул ук кешеләр. Алар электән үк бик яхшы эшли. Резеда Ахиярова җитәкчелегендәге комиссия ул. Кабул итү комиссиясен идарә карый, анысы аерым. Талантлы композиторлар күп.
– Консерваторияне тәмамлаган музыкантлар белән элемтәдә булуыгызны әйттегез. Алар арасында чыннан да талантлы, яхшы кадрлар чыга. Аларны Татарстанда калдыру өчен нишләп була?
– Бүгенге көндә иҗат белән шөгыльләнгән кешегә бик авыр. Көндәлек тормышны да алып барырга кирәк, ашарыңа да булырга тиеш... Кеше акча ягын кайгыртырга мәҗбүр. Һөнәрләр классификаторында «композитор» дигән һөнәр юк иде. Яңарак кына кертелде. Монда Эльмир Низамовның роле зур, чөнки ул Россия Президенты Владимир Путин белән онлайн очрашуда бу теманы күтәрде. Очрашудан соң, берникадәр вакыттан композитор һөнәре кертелде. Әмма бу әле теориядә генә. Гамәлдә әлеге һөнәр күп оешмаларда юк, бөтенләй юк дияргә була. Шулай булгач, композиторлар башка юнәлешләрдә эшләргә мәҗбүр. Шунысы әйбәт – алар барысы да югары музыкаль белемле кешеләр. Кемдер музыка учреждениеләрендә укыта, кемдер музыка уен коралларында уйнап, акча эшли. Иҗат икенче планга – буш вакытка кала. Шундый заманда яшибез. Әмма композиторларны кадерләргә иде. Читкә китүчеләр дә юк түгел. Шуны истә тотып, үзебездә дә шартлар булса иде, дип телим. Мәсәлән, композиторлардан Миләүшә Хәйруллина бик зур остазларда Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә белем ала, Илдар Камалов «океанның теге ярында» киномузыка серләренә төшенә. Татарстанга кайтып, үзебезнең республика, сәнгатебезгә хезмәт итеп, өлешләрен кертерләр, дип өметләнәбез. Әле дә өлешен кертә ул, иҗатына сокланабыз. Бергәләшеп, җитәкчелек белән дә, иҗатчыларга шартлар тудырасы иде.
«Яраткан эшне эшләргә мөмкинлек булу – минем өчен зур бәхет»
– Рәис булып сайлангач та, коллегаларыгыздан бик күп котлаулар кабул иткәнсездер... Шул мизгелләрне искә төшерик әле.
– Бик җылы кабул иттеләр. Котлаулар күбрәк булды. Әмма бу эшнең җиңел булмавын аңлаган кешеләр, котлау сүзләре белән беррәттән, сабырлык та теләде. Башта, әлбәттә, сөенеч тулы шатлык мизгелләре булды. Шулай да, өстәмә эш йөкләнгәнен, аларны хәл итәргә кирәклеген аңлыйсың. Бу эшкә бик җаваплы карыйм.
Хезмәттәшләр, коллегалар белән бик яхшы мөнәсәбәттә. Без электән үк бер-беребезгә ярдәм итеп, киңәшләшеп тора идек. Алга таба шул юнәлештә эшебезне дәвам итәрбез, Алла бирсә.
– Иҗат дигәндә, үзегез дә иҗат итәсез, моннан тыш, дирижер һәм музыкант буларак та бик күп чыгыш ясыйсыз. Рәис булып сайлангач, тагын бер йөк арткандыр. Вакытны ничек җиткерергә микән, дип уйланганыгыз булдымы? Болар бер-берсенә комачау итмәсме?
– Уйлану булды. Берничә эшне берьюлы алып бару өлкәсендә тәҗрибәм зур. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 10 ел эшләдем, Дәүләт кыллы квартетында 3 ел, боларның барысы да бер вакытта барды. Хәзер инде, акрынлап, яртысыннан баш тарттым – филармониядә, квартетта эшләмим. Вакытны дөрес итеп бүлә белергә генә кирәк.
Бәлки, бу – дөрес тә түгелдер, башка кешеләр белән чагыштырганда, хоббиларым бик юк. Алар барысы да музыка кысаларында. Шунлыктан, көнем музыканың төрле юнәлешләренә бүленгән. Яраткан эшне эшләргә мөмкинлек булу – минем өчен зур бәхет.
Вакыт җитү-җитмәү дигәннән, ярдәмчеләрне җәлеп итәргә туры килә. Театрда, төрле проектларда... Хәзер инде моны гадәткә керттем. Башка дирижерларны да чакырам. Аллаһка шөкер, фикердәшләр күп. Алар белән бергә эшлибез.
«Композитор язган әсәрләрнең аудиоязмаларын тыңлау мөмкинлеген булдырасы килә»
– Бер әңгәмәсендә Рәшит Кәлимуллин профессиональ композиторларның әсәрләрен пропагандаларга кирәклеген әйткән булган. Татарстан Композиторлар берлеге массакүләм мәгълүмат чараларында күренми, яисә без ишетеп бетермибез микән. Берлектәге эшчәнлекне күбрәк ишетәсе, күрәсе килә иде.
– Әлеге юнәлешне дә алып барырга планнарыбыз бар. Интернетта да мәгълүматны ачык һәм җиңел итеп җиткерәсебез килә. Мәсәлән, композиторның биографиясе, әсәрләре, әсәрләрнең аудиоязмаларын тыңлау мөмкинлеген булдырасы килә. Бүгенге көндә иҗат итүче композиторлар белән сөйләшүе, бер яктан, җиңел. Алар белән турыдан-туры элемтәгә кереп була. Авторлык хокуклары буенча да кемнеңдер үзенең карашы була ала. Бүгенге көн иҗатчылары белән ул ирекле рәвештә эшләнәчәк. Классик музыканы чыгару – безнең өстә.
– Классик композиторларга килгәндә, аларның варислары – мирасчылары да бар бит әле. Алар белән дә проблема туарга мөмкиндер?
– Әлбәттә, барысы да килешеп эшләнергә тиеш. Зур эш алып барасы бар әле.
Язучыларга җиңелрәк, чөнки аларның халыкка җиткерү юллары күбрәк. Язучыларның күбесе иҗат иткән әсәрләрен кычкырып укый ала. Композиторлар үз әсәрен «иләк аша» уздыра, ул башкаручыларның, музыкантларның күзаллавы аша үтә. Әле әсәр йә концерт залында, йә берәр чарада яңгырарга тиеш була. Яисә әсәрне яздыралар, ул очракта язманы әзерләргә кирәк, аның чыгымнары күп. Язучылар төрле кичәләрдә үзләре дә чыгыш ясый ала, әсәрләрен берәр нәфис сүз остасына тапшырырга мөмкин. Ул әсәр газета-журналда яисә интернетта чыкса, аны халык укый, аңлый. Ә композитор язган ноталарны һәр кеше укып аңлый алмый.
«Рәшит Кәлимуллин белән без – фикердәшләр. Планнар, хыяллар уртак»
– Татарстан Композиторлар берлеге эшчәнлеген, аның барлык җитеш һәм кимчелекле якларын үзегез композитор буларак та бик яхшы беләсездер. Нәрсә дә булса үзгәртергә телисезме? Мәсәлән, яшь композиторларга яңа иҗат ителгән әсәрләрен төрле мәйданчыкларда оештыру буенча ярдәм булырмы?
– Булыр, болай да оештыра, ярдәм итә идек. Үзгәртү дигәннән, үзгәртү дөрес булмас, барлык эш көйләнгән, үз җае белән бара. Рәшит Фәһим улы барлык яклап җайлап куйган, бу эшчәнлекне алга таба да үстерәчәкбез. Темпларны тизәйтү, күләмне, сыйфатны арттыру ягыннан ныклап эшләячәкбез. Концертларны ешрак куярга мөмкинлек эзләргә кирәк. Төрле мәйданчыклар табу да җиңел эш түгел. Иҗади ягын бик яхшы беләбез, тамашачы әзер нәтиҗәне генә күрә. Ә бит матди ягы бар, бу яктан авыррак, әмма тырышачакбыз. Татарстан Мәдәният министрлыгы белән эш итәбез, без алар белән турыдан-туры элемтәдә.
– Татарстан композиторларын чит төбәкләрдә, халыкара дәрәҗәдә таныту юнәлешендә планнар бармы?
– Чит илләрдә чыгыш ясау хәзерге вазгыятьтә авыррак. Ләкин чит төбәкләр белән эш болай да алып барыла. Рәшит Фәһим улына рәхмәт, ул бу юнәлешне башлап җибәрде. 2 ел рәттән композиторлар делегациясе белән Адыгея Республикасына кунакка бардык, андагы симфоник оркестр белән берлектә концерт куйдык, анда Татарстан һәм Адыгея композиторлары әсәрләре яңгырады. Узган ел бер төркем композиторлар белән Красноярск шәһәренә барып кайттык. Безнең һәм андагы җирле халык белән уртак концерт булды. Алар да бездә кунакка килде. Адыгея Республикасыннан музыкантлар безгә килергә тиеш. Алмаш концертлар актив оештырыла.
Рәшит Фәһим улы, Россиянең Композиторлар берлеге идарәсе рәисе буларак, берничә идея тәкъдим итте: Бурятия Республикасы белән уртак проект һәм Башкортстан Композиторлар берлеге белән уртак концертлар эшләү.
– Татарстан Композиторлар берлегендә 35 ел рәис булган Рәшит Фәһимович хәзер дә чит кеше түгел, шулай бит. Алга таба да киңәшләрен биреп торырмы?
– Аның үзенең дә әйткәне бар, чыннан да, без – фикердәшләр. Планнар, хыяллар уртак. Бүгенге көндә ул – Россия Композиторлар берлегенең идарә рәисе. Ул яктан да безгә ярдәм итеп тора, безнең дә идарә әгъзасы. Алла бирсә, алга таба бергәләшеп катлаулы, төрле сынаулар аша үткән юлны дәвам итәсе килә. Ул юлны Нәҗип Җиһанов башлап җибәргән, Мирсәет абый Яруллин да үзеннән зур өлеш керткән, берлекнең бинасы булуында аның роле бик зур, фестивальләр хәрәкәтен дә ул башлап җибәргән. Рәшит Кәлимуллин аны тагын да югары баскычка күтәргән.
«Без күтәрелешкә якын»
– Республика күләмендә безнең композиторларның концертларына игътибарны ничек итеп арттырып булыр иде икән? Мәсәлән, кайбер башка төбәкләрдә оркестр концертларына ил җитәкчеләре дә йөри. Шулай ук, безнең Рәисебез дә Казандагы классик концертларга йөрсә – үзгә бер күренеш булыр иде, килешәсездер?
– Тулысынча килешеп бетә алмыйм, чөнки Рәисебез Рөстәм Нургали улы, вакыты бик аз булганлыктан үзе концертларга йөрмәсә дә, иҗатчыларга гел ярдәм итеп торырга тырыша, Илебездә узган зур чараларда да безнең иҗатчыларны катнаштыра. Ә инде, гомумән, кешеләрне җәлеп итү дигәннән – аларны мәҗбүриләп җәлеп итеп булмый бит.
– Башка яктан?
– Әйе, тырышып эшләргә кирәк. Сәнгатьнең югары дәрәҗәсен күрсәтергә тырышып, аны югары дәрәҗәдә башкару шарт. Монда матбугат чараларының да роле зур. Чөнки оештырылган чаралар турында мәгълүмат чыга бара икән, бу – күрсәткеч була. Ә болай халык белмичә дә калырга мөмкин, халыкка мәгълүматны тарату, журналистлар белән эшләү дә мөһим. Социаль челтәрләр юнәлешен дә ныграк алып барырга кирәк, дип саныйм. Әйткәнемчә, бу эштә ярдәмчеләрне җәлеп итәргә планнар бар.
– Милли музыкага килгәндә, ул үсештәме? Бәяләп үтсәгез иде.
– Кризис димәс идем. Без күтәрелешкә якын, чөнки композиторларыбыз актив иҗат итә. Шунысы яхшы – барысының да иҗатлары гөрли, иҗат итәргә вакыт табалар. Татарстан Композиторлар берлегендә әгъза булып торган 39 композитор һәм 20 музыка белгечләренең һәрберсе диярлек иҗат итә. Һәр кеше үзенең юнәлешен алып бара. Кемдер хорлар белән, кемдер камера яки симфоник жанрда эшли. Күләмле жанрларда эшләү кыен, чөнки күбесе аның перспективасын күрми, башкарырга мөмкинлек аз. Әзрәк күләмдәге составлар белән башкару җиңелрәк.
Театр музыкасы өлкәсендә дә шунысы сөендерә – профессиональ композиторлар эшли башлады. Берара электрон музыка белән генә, композиция буенча тулы белеме булмаган кешеләр күбрәк эшли иде. Хәзер профессиональ композиторлар бу юнәлештә күбрәк эшли башлады. Бу – бик яхшы күренеш. Бу хакта театр сөючеләр дә әйтә. Музыка – ул бик мөһим фактор. Театр музыка белән бергә формалашкан. Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшевның музыкаль драмалары – үзе бер күрсәткеч.
«Иҗатчылар музыкаль театрда эшләргә әзер. Ул безгә бик кирәк»
– Театр турында сүз чыккач, сорамыйча кала алмыйм. Камал театрының Татарстан урамындагы бинасын музыкаль театр итеп күрәсезме? Гомумән, кирәкме ул?
– Музыкаль театр бик кирәк. Бу хакта, чыннан да, күп сөйләшүләр бара. Беренче чиратта, иҗатчылар аңа әзер. Халыкны тәрбияләргә кирәк. Аның нәрсә икәнен һәм ни дәрәҗәдә кирәк икәнен тамашачы әле аңлап та бетермидер. Иҗат ягыннан караганда, бик сәләтле композиторлар бар. Бөтенесен дә атап үтәр идем, чөнки лаеклылар. Башкаручылар дигәннән, Казан дәүләт консерваториясе аларны әзерли, җырчы-солистларны, музыкантларны, оркестр артистларын чыгарып тора. Аларга да эш урыны булыр иде. Күбесе дәртләнеп эшләргә әзер.
Репертуарга килгәндә дә, классик әсәрләрне торгызырга мөмкинлек бар. Кайбер әсәрләрне актуальләштереп, бүгенге көнгә яраклаштырып башкарып булыр иде. Яңа әсәрләр дә язылып тора. Язылып, куелмыйча калганнары да күп. Мәсәлән, Миләүшә Хәйруллинаның «Кави – Сәрвәр» операсы концерт башкаруда гына куелды, аны сәхнәләштерелгән вариантта күрәсе килә. Моның өчен театр сәхнәсе кирәк. Эльмира Галимованың «Кол Шәриф» операсы да һаман сәхнәләштерелмәгән. Аны беренче чиратта опера һәм балет театры сәхнәсендә күрәсе килә. Эльмир Низамовның әсәрләре дә музыкаль театрда куелырга бик лаеклы. Башка композиторларыбыздан, Гөлнара Тимербулатованың музыкаль теле көчле, оригиналь. Театраль жанрда күп иҗат итә. Музыкаль театр өчен кызыклы әсәрләр тудыра алырга сәләтле. Гөлназ Закирова – мелодист, спектакльләргә язган музыкасы күңелгә үтеп керә, музыкаль әсәрләрне лирик жанрда иҗат итә ала. Лилия Таһирова, шулай ук, мелодист. Алсу Сөнгатуллинаның әсәрләрен бүгенге көндә башкарып торабыз, театрдан тыш, сюиталар рәвешендә иҗат итә. Алсу Абдуллина джаз юнәлешендә күп эшли, мюзикл иҗат итәргә сәләтле. Шулай ук Зөлфия Рәүпованың күп кенә балалар өчен иҗат иткән мюзикллары бар, Радик Сәлимов та бу юнәлештә бик көчле. Авангард стильдә иҗат итүчеләр дә юк түгел, ул юнәлешне дә үстерергә кирәк. Ләйсән Абдуллинаның иҗаты игътибарга лаек. Урта һәм өлкән буын композиторларыбыз да актив иҗатта – Резедә Ахиярова, Виталий Харисов, Ренат Хәкимов, Фәрит Шәрифуллин, Илһам Байтирәк – барысы да, яшьләрдән калышмыйча, яңа әсәрләр тудырып торалар.
Музыкаль театр булса, боларның барысы да анда урын алыр иде. Төрле вариант булырга мөмкин. Халыкның ихтыяҗын исәпкә алып, репертуар төзелә алыр иде. Мәсәлән, чит ил композицияләренең кайсыларындыр тәрҗемәдә әзерләп була. Без – күпмилләтле республика, шуңа да төрле халыкларның әсәрләрен кую мөмкинлеге булыр иде. Монысы инде – музыкаль театр була калса, аның булачак җитәкчелегенең сәясәтеннән тора. Әлбәттә, ул халыкның теләген исәпкә алып эшләсә дөрес булачак.
– Ә үзегезгә килгәндә, хәзерге вакытта нәрсә дә булса иҗат итәсезме?
– Иҗат белән йокы гел конкурент булып тора. Әмма икесенә дә вакыт җитми, чөнки бик күп мәсьәләләрне чишәсе бар. Иҗат кешесенең башында идея була. Бүгенге көндә күләмле әсәр өстендә эш алып барам. Бөтен планнарны да сөйләргә яратмыйм. Язылган очракта, без аны ишетәчәкбез.
Әсәрләрне төрлечә иҗат итәм, ул баш миендә формалаша. Элегрәк кәгазьгә яза идем, хәзер исә компьютерда гына җыям. Җайлы ягы шул – күләмле әсәрләр язганда, һәр музыкант өчен кулдан язып утырасы юк, партияләрне компьютердан эшләп, редакция ясап чыгарып, оркестрга таратырга була.
– Сезгә эшчәнлегегезгә уңышлар телибез!
– Әңгәмә һәм ихлас теләкләрегез өчен зур рәхмәт!
- Ильяс Камал (Ильяс Фәйзрахман улы Камалов) – композитор, музыкант (кыллы уен кораллары), дирижер, 2024 елдан Татарстан Композиторлар берлеге рәисе. Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (2021), «Тантана» театраль премиясенең махсус бүләге иясе (2022), Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижеры (2019 елдан), ТР һәм РФ композиторлар берлекләре әгъзасы (2017). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты (2014-2024), Татарстан Республикасы Дәүләт кыллы квартеты артисты (2020-2022), «La Primavera» Казан камера оркестры дирижеры (2021 елдан).
- Ильяс Камалов 1992 елда Санкт-Петербург шәһәрендә, татар гаиләсендә туа. Әтисе – рәссам, дизайнер Фәйзрахман Камалов, әнисе – педагог һәм журналист Гөлзадә Камалова. 2011 елда Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен, 2016 елда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 2019 елда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә ассистентура-стажировканы тәмамлый.