Композитор Алсу Сөнгатуллина: «Төп максатым – татар музыкасын халыкка җиткерү»
10 ноябрь көнне Казанның «Шәрык клубы»нда композитор, пианистка, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге әгъзасы Алсу Сөнгатуллинаның иҗат кичәсе узды. «Интертат» кичәдән КФУның 3 курсы студенты Зөлфия Шәвәлиеваның репортажын тәкъдим итә.
Алсу Сөнгатуллина – балалар өчен музыка, камера-инструменталь әсәрләр, вокаль һәм хор әсәрләре, оркестр партитуралары авторы. «Аның әсәрләре бик күп халыкара музыкаль фестивальләрдә яңгырый. Әсәрләрнең нигезендә композиторның уникаль иҗади күренешендә традицион татар музыкасы, заманча классика яңгырашы белән синтез ачык чагыла. Бүгенге көндә ул әлеге зур уңышлары белән бергә укытучылык эшен дә алып бара», – дип тәкъдим ителә композитор. Иҗат кичәсен «Татар-информ» онлайн трансляцияләде.
Иҗат кичәсе премьера белән башланып китте, ул – балалар шагыйре Ринат Мәннан сүзләренә язылган «Җиләк үсә» җыры. Җырны Казан шәһәренең 11нче балалар музыкасы мәктәбенең «Апрель» хоры башкарды (җитәкчесе – Мөхетдинова Гөлнара Рифат кызы).
Бу чыгышны караганда, күршедә утырган олы яшьтәге бер апа: «Татарча классик җырларны җырлаучы нәни балалар бар икән бит әле», –дип әйтеп куйды. Дөрестән дә, бу чыгыш бик сөендерде! Тамашачылар нәни җырчыларны көчле алкышларга күмделәр.
Чара Камал театры оркестры солистлары Любовь Майкова (кларнет), Марина Власова (виолончель) һәм Варвара Терехова (фортепиано) башкаруында «Эркене кун» даласы» дип аталган композиция белән дәвам итте. «Эркене кун» даласы» – борынгы төркиләр тормышында зур урын алып торган мифик урын. Хәзерге Алтай теленнән тәрҗемә итсәк, ул «ягымлы туган ил» дигәнне аңлата. Риваятьләр буенча, нәкъ менә шушы дала аша безнең ерак бабаларыбыз – борынгы төркиләрнең яңа җирләр эзләп күченүе булган.
- «Эргени кун», «Эргүнә кон» – XIV гасырда Хулагуидлар фарсы дәүләте вәзире Рәшит әд-Дин язган «Җәми әт-тәварих» әсәрендәге уйлап чыгарылган дала. Әсәрдә вакыйгалар шул далада бара.
Алсу Сөнгатуллина балалар өчен дә әсәрләр иҗат итә. Кичәдә аның кечкенә сәнгать сөючеләр өчен язылган, «Нәниләр җырлый» дип аталган вокал циклы яңгырады, ул кыска гына 7 җырдан тора. Әлеге җырлар «Балачак дөньясы» ноталар җыентыгына кертелгән. Җыентык күренекле татар шагыйре Җәвад Тәрҗемановның тууына 100 еллыгы уңаеннан 2021 елда бастырылган. Ул музыкага хас гармония һәм аһәңдәшлек белән татар шигърияте битләрен ача. Җырларны талантлы яшь җырчы, республика бәйгеләре лауреаты Диләрә Нәбиуллина башкарды.
Шулай ук чарада Мәскәүдән килгән кунаклар – «Дирижабль» вокаль ансамбле чыгыш ясады. Алар, беренчеләрдән булып, Әнвәр Шәрипов сүзләренә катнаш хор өчен язылган «Мәхәббәт турында триптих» әсәрен башкардылар.
«Дирижабль» – «а' капелла» җырлый торган уникаль вокаль ансамль, алар төрле ил, милләт композиторларның әсәрләре белән кызыксына һәм аларны оригинал телендә башкара. Татар телен белмәүгә карамастан, алар триптихның барлык моңын һәм милли үзенчәлекләрен саклап тамашачыларга җиткерделәр.
Чараның тагын бер кунагы – танылган шагыйрә Йолдыз Миңнуллина. Кичәдә Йолдыз да пианинога кушылып җырлады! Ул башкарган җырның язылу тарихы да бик үзенчәлекле. Йолдыз – күренекле татар язучысы Әхәт Гаффар исән чагында үзенең оныгы Гайшәгә багышлап язган «Бөҗәк уены» исемле шигырьне дәвам итеп бетергән, ә Алсу Сөнгатуллина көй язган. Җыр шагыйрә башкаруында бик үзенчәлекле һәм мөлаем яңгырады.
Кичәдә, шулай ук, Татарстанның атказанган артисты Әмир Әхмәдишин, Казан дәүләт консерваториясе студентлары Камилә Сәйфуллина (скрипка), Фәрит Җөмәгелдин (флейта), Аделина Петрова (виолончель), Рөстәм Нуриев (контрабас) чыгыш ясады.
Концерт Алсу Сөнгатуллина эшкәртүендә яңгыраган ике бәет – «Милләтнең аналары кызлар икән», «Әйдә, чыгыйк изге юлга» белән тәмамланды. Бәет – төркиләрдә борынгыдан килгән музыкаль жанр, эчтәлеге буенча гадәттә тарихи вакыйгаларга һәм шәхесләргә, шәхси фаҗигаләргә, авыр замана, ирексез хезмәт һәм хатын-кызларның михнәтле язмышына багышлана. Автор бүгенге көндә борынгы жарнларны яңартуның кирәклеген ассызыклады.
Кичәдән соң Алсу Сөнгатуллина үзенең хис- кичерешләре белән дә бүлеште.
– Алсу апа, чараны үткәрү идеясе каян килде?
– Үземнең язган әсәрләрем, музыка белән бүлешәсем килде. Иҗади кеше өчен мондый чаралар үткәрү бик мөһим. Бу – үзеңнең иҗатың белән бүлешү чыганагы, энергия белән алмашу. Мондый чаралар яхшы белән начарны аңларга ярдәм итә. Алга таба кайсы якка барасын билгели. Минем өчен бу – үсеш чыганагы. Һәр концерт алдыннан беренче тапкыр кебек кайгырам.
– Кичәгә озак әзерләндегезме?
– Чараның үзенә әзерлек 1 айга якын барды, әсәрләр инде күптәннән язылган иде. Кайберләре бүген беренче тапкыр яңгырады. Музыкантларга зур рәхмәт әйтәсем килә, композитор музыкантлардан башка беркем түгел. Без үзебез генә халыкка музыканы җиткерә алмыйбыз. Үткәрү урыны да бик үзенчәлекле туры килде, нәкъ менә «Шәрык клубы»нда XX гасыр башында татар интеллигенциясе төрле кичәләргә җыела торган булган. Бу – безнең өчен ниндидер мөһим билге булды.
– Бүген әсәрләрегезне тагын кайларда ишетеп була?
– Җырларым күбрәк концертларда яңгырый. Шулай ук социаль челтәрләрдә дә актив булырга тырышам. Ниндидер язмаларымны анда да урнаштырып барам. Кызганыч, студияләрдә яздырылган язмаларым күп түгел. Алга таба сыйфатлы тавышлы әсәрләр яздырасым килә. Чөнки ул бик кирәк, кешеләр ишетсеннәр. Яздырылган җырларны кешеләргә җиткерү мөмкинлеге күбрәк. Күптән түгел көйләрем «Саф» балалар радиосында яздырылды. Бу – яшь радио, аңа әле 1 яшь кенә. Алар татар балалары өчен студиядә көйләр яздырдылар. Бу минем өчен бик зур бүләк булды. Җырлар әле тамашачыларга яңгырамады, чыккач, халык күңеленә хуш килер, дип ышанам.
– Белгәнемчә, сез әле укытучылык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнәсез, бүгенге көндә балалар татар музыкасын өйрәнәме?
– Казанның Әнвәр Бакиров исемендәге 6нчы балалар музыка мәктәбендә укытам. Анда композицияләр сыйныфын алып барам. Төрле милләтләр музыкасын өйрәтүгә зур игътибар бирергә тырышам. Бала татар музыкасына тартыла икән, бу – бик яхшы. Европа, Азәрбайҗан яки башка ил музыкасы белән кызыксына икән – бу да бик шәп. Безнең өчен иң мөһиме: нәни балаларның иҗади талантларын ачарга ярдәм итү. Балалар белән эшләргә бик яратам, алар – ачык, якты кешеләр.
– Киләчәктә шундый кичәләр үткәрү турында уйлыйсызмы?
– Җырларым оркестр белән зур сәхнәдә яңгыравын телим. Күбрәк кешеләр ишетсеннәр иде. Безгә ул бик зур үсеш. Иң зур хыялым – зур сәхнә әсәре язу. Балет язу идеясе бар. Ниндидер башлаган язмаларым да бар. Бу – бик зур эш, аны яза башласаң, шуның белән генә утырырга кирәк. Бөтен булган эшне ташласаң гына. Ләкин шулай да алга таба үсәсем килә, төп максатым – татар музыкасын халыкка җиткерү.
– Рәхмәт, Алсу апа!