Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Комбайнда эшләү хобби иде, ә хәзер — яшәү мәгънәсе»: 2021 елгы урак башланды

Буа районының «Кыят» хуҗалыгында инде урып-җыю эшләренә керештеләр. Коры җәй өчен уңыш күрсәткечләре дә начар түгел әле. «Интертат» уракка төшкән игенчеләр янында булып кайтты.

news_top_970_100
«Комбайнда эшләү хобби иде, ә хәзер — яшәү мәгънәсе»: 2021 елгы урак башланды
Салават Камалетдинов

Буа районының «Кыят» хуҗалыгы Советлар Союзы вакытында тәҗрибә хуҗалыгы булган. Аннан соң бу эшчәнлеге аксый башлаган, хуҗалыкның да хәле начар булган, әҗәтләр арта торган. Яңа җитәкче килгәч кенә, җан кергән инде.

Яңа җитәкче алай ук яңа да түгел. Владимир Грачев укуын тәмамлаганнан соң хуҗалыкта инженер-механизатор булып эшләгән, ә аннан соң бизнеска киткән булган, ә район җитәкчелеге аны шул Кыят хуҗалыгына җитәкче урынына кайтарып куйган. Шуннан яңадан экспериментлар башланып та киткән.

«Безнең зонада иң зур керемне үсемлекчелек тармагыннан алып була»

Юл читендә урнашкан басуда, бүленеп куйган кишәрлекләр бар. Кишер түтәле кебек озын участокларга төрле сорттагы культуралар чәчелгән. Барысы ике йөздән артык шундый «делянка» бар. Анда төрле климатик зонага килешә торган сортларны тикшерәләр. Орлыкларны Урал, Мәскәү, Ульяновск һәм башка төбәкләрдәге фәнни үзәкләрдә уйлап чыгарганнар, Кыятта аларның безнең табигать шартларына ни дәрәҗәдә килешле булуын билгелиләр. Сортларны уйлап чыгарган авторлар фәнни эшчәнлек җимешләрен сары шкафка яшереп куймый, шулай тәҗрибә үткәрү өчен бик теләп җибәрә икән.

Яңа сортларны бездә үсә торган сортлар белән чагыштырып карыйлар, башагы зуррак була икән, димәк ул «плюс» белән бара. Тәҗрибә кишәрлегендәге үсемлекләрне кул белән эшкәртәләр, кул белән генә җыеп та алалар, аның өчен аерым хезмәткәрләр бар. Хуҗалыкта хәтта агроном да берәү генә түгел — икәү. Алар җыелган уңышның үзлекләрен тикшерү өчен Россельхозцентрга җибәрәләр. Әйбәтләрен киләсе елга күбрәк итеп чәчәләр, мәсәлән, биш гектар, ә аннан соң инде тагын да арттыралар һәм җыелган орлыкны сатуга чыгаралар.

«Түтәлләр» алдында сортларның атамалары язылган такталар эленеп тора. «Злата», «Маргарита», «Бурлак», «Хәят». «Хәят” е Казанда уйлап табылган. Карап торышка да кайбер сортларның инде саргаеп килүе күренә, кайберләре әле ямь-яшел генә. Корылык нәтиҗәсе - «түтәлләр» арасындагы җир шартлап ярылган, бармаклар сыярлык ярыклар. Әле атамалары уйлап табылмаган сортлар да бар, анда саннар гына язылган. Автор әле исем дә табып өлгермәгән, кайнар табадан монда җибәргән.

Бу тәҗрибә турында юкка гына болай озаклап сурәтләмәдем. Хуҗалык җитәкчесе һәркемгә дә күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибә белән шөгыльләнергә киңәш итә.

Эшли башлаганда анализ ясадым да, безнең зонада иң зур керемне үсемлекчелек тармагыннан алып була дигән нәтиҗәгә килдем. Узган ел шартлар башка иде, ә быел менә җәй буе яңгырлар булмады, корылыкка чыдам сортлар үзләрен әйбәт күрсәтә. Минем инде 15 еллык тәҗрибә бар. Безнең зонада сортлар төрлелеге булырга тиеш. Хуҗалыкларга ким дигәндә 3-4 сортны чәчәргә кирәк. Мәсәлән, ел коры килде икән, корылыкка чыдам сортлар уңыш бирәчәк, дымлы килсә — башкалары әйбәтрәк булачак, — ди Владимир Грачев.

Өч-дүрт көн элек "Кыят" инде уракка керешкән. Узган елда 17 июль көнне чыккан булганнар. Иң яхшы орлыкларны сайлап алу белән шөгыльләнгән хуҗалыкның үзендә дә әйбәт орлыклар дигән сүз инде. Үзләрендә бөртекле культураларның 12 сортын үстерәләр. Ел коры килүгә карамастан, гектарыннан утыз центнер ашлык алганнар. Быел андый күрсәткечләргә ирешкән хуҗалыклар күп булырмы икән?!

«Бодайга килгәндә, корылыкка чыдам «Марафон» сорты үзен бик әйбәт күрсәтте быел, Казан институты чыгарган «Дарина» сорты да калышмый. Язгы культуралардан Мәскәү, Ульяновск сортлары әйбәт. Әлбәттә, һәр автор үз орлыгын мактый инде, тик тикшереп карарга кирәк, бәлки туры килмәс. Сатып алып бөтен басуга чәчеп куялар да, уңышсыз калалар.

Башка сортлар быел уртача гектарыннан 15-20 центнер чыга. Бер ай вакыт узгач, уңышның аз булуы күренер, бәя дә 20 сумнарга күтәрелер дип уйлыйм. Узган атнада 14 сум иде әле. Яңа сорт орлыкларның бәясе гадәттә 1,5 тапкыр кыйммәтрәк була. Аннан соң без аны җыеп алуга ук сатмыйбыз, складта тора да кыш көне генә сата башлыйбыз. Анда бәясе дә югарырак була. Әҗәтләре булган хуҗалыклар алай көтеп тора алмый, әлбәттә», — дип сөйләде Владимир Грачев.

Аның сүзләренчә, орлык ничек кенә әйбәт булмасын, чәчү технологиясе дөрес булмаса, уңышка өмет юк.

«Ел коры булды, орлыкның нинди тирәнлектә чәчелүе бик мөһим бу очракта. Ул дүрт-биш см тирәнлектә чәчелергә тиеш. Барысы да алай итми. Бер-ике см тирәнлеккә генә чәчкән хуҗалыкның барысы да юкка чыккан дип санарга була. Хәзер гомумән корылыкка чыдам сортларны чыгару актив бара, чөнки елдан-ел дым азрак булу сизелә», — ди җитәкче.

Быелгы яңа сортларның бишесе Мәскәүнекеннән әйбәтрәк булып чыккан, киләсе елдан инде аларның мәйданын арттырачаклар.

«Башта хобби кебек иде, ә хәзер — яшәүнең мәгънәсе»

Җитәкченең улы да авылда калган. Владимир Александрович әти буларак та, эш бирүче буларак та куана бу хәлгә. Аның фикеренчә, яшәү урыннары булса, яшь белгечләрне авылга кайтарып була. Тиешле күләмдә хезмәт хакы да түләсәң…

«Авылда яшәргә урын юк бит. Элек яшь белгечләрне берәр әбигә булса да кертеп торып була иде, хәзер алай булмый. Аерым йорт кирәк. Безнең эшчеләр — барысы да мондагы халык. Әле сенажны җыеп кына бетергән идек, бер атнадан диярлек бөртекле культураларга чыктык, ул вакыт эчендә читтән эшчеләрне табу кыен булыр иде. Процесслар бер-берсенә өелә», — дип сөйләде җитәкче абый без комбайннар эшли торган басуга барганда.

Урылган басу уртасында бер сызык булып калган яшел җирләр бар, алар махсус калган икән, теге төрле сортларның чикләре кебек була. Ике комбайн туктады. Аннан яшь кенә егетләр чыкты.

Александр Грачев университетны тәмамлагач, 2013 елда хуҗалыкка инженер булып кайткан. Мәктәптә укыганда ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән булган. Аңа 29 яшь, хатыны, баласы белән авылда яши.

«Хезмәт хакы әйбәт булгач, эшләргә авыр түгел. Хезмәт хакы шәһәр өчен дә әйбәт дияр идем. Иртәнге алтыдан кичке уннарга кадәр эшлибез. Балага вакыт җитеп бетми шул, тик бу үзем сайлап алган эш. Башта хобби кебек иде, ә хәзер — яшәүнең мәгънәсе. Техникадан башка үз урынымда түгел кебек, ул тартып тора. Җаваплылык та зур. Техника ватыла да бит әле. Без үзебезгә генә ышанабыз, үзем ремонтлыйм», — дип сөйләде ул.

«Менә алар әйбәт эшләсен өчен — тиешле хезмәт хакын түләргә кирәк, — дип тагын бер тапкыр ассызыклап куйды җитәкче кеше. — Эшләре ошамаса, әллә кайчан Мәскәүгә китеп барган булырлар иде. Бүгенге көндә нинди генә яңа техника юк. Анда механизатор утырырга тиеш. Иске тракторда утырып йөргән олы кешене анда утырту бик авыр, озак өйрәтергә кирәк», — ди ул.

Басуны дүрт яктан да агачлар әйләндереп алган. Бу технология зур уңыш алуның бер сере икән - агачлар дымны саклый. Су парларын җил куып китми, алар үсемлекләргә сеңә. Шуның өчен хуҗалык елына 50 гектарлап агачлар утырта.

«Мин акча өчен генә эшләмим»

Икенче комбайнчы егеткә 26 яшь. Аның да үз гаиләсе бар инде, кечкенә бала үстерәләр. «Минем әти дә бу хуҗалыкта комбайнчы булып эшләде, үзем дә килдем. Династия дип әйтсәк тә буладыр инде. Барысы белән дә канәгать. Мин акча өчен генә эшләмим. Икенче кызыгы бар. Комбайнда утырып барганда ул бөртекләрнең кеше өстәленә икмәк булып барып җитәчәген күз алдына китерәм. Өстәлдә торган ипигә үз өлешемнең керүен аңлау бик рәхәт», — дип сөйләде Алексей Грачев.

«Хезмәт хакы», «хезмәт хакы», «хезмәт хакы» — күп тапкыр кабатланды ул сүз. Теләмәстән дә, барысы да акчага бәйле, дигән уй килә.

«Телим һәм эшлим дип кенә булмый, «күз курка, кул эшли» дигән принцип булырга тиеш. Ел авыр, тик бөтен эш тә бара, минем кешеләр җитәрлек дәрәҗәдә хезмәт хакы ала. Җитәкче буларак, ул мине куандыра. Минем яшьтә инде бары да бар дигән кебек, гаилә аякка баскан. Кайбер җитәкчеләр хуҗалык буйлап БМВ, Лэнд Крузерда йөри, ә миңа менә "Нива" да җитә. Андый кыйммәтле машина алганчы, заманча трактор алу әйбәтрәк.

Эшкә бишенче яртыда торам. Миңа икенче төрле тормыш кирәкми, үземнеке ошый. Ошамаган эштә алай эшләп булмый. Һәр кеше алга барырга омтылырга тиеш, андый омтылыш булмаса — пенсиягә вакыт. Хатыным башлангыч сыйныфларны укыта. Күлмәкләрем һәрвакыт үтүкләп куелган була, кайвакыт көненә икене дә алмаштырырга туры килә. Ә төшке ашны мин үзебезнең егетләр белән ашханәдә ашыйм», — дип сөйләде Владимир Грачев.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 9 июльгә Татарстанда барлык мәйданнарның (1615,4 мең га) 5,3 гектарында (0,3%) урып-җыю эшләре башкарылган. Уңыш гектарыннан 20,2 центнер тәшкил итә.

18 районда урып-җыю башланган. Иң күп мәйданнарны урган районнар - Нурлат, Аксубай, Әлки, Алексеевский районнары. Иң зур уңыш Тәтеш (30 ц/га), Зәй 28 (ц/га), Түбән Кама (25 ц/га) районнарында. Иң түбән уңыш Бөгелмә белән Азнакайда - 9-10 ц/га тирәсе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100