Комада ятучы җырчы МакSимның хәле начарланган
Табиблар аны ИВЛ аппаратына тоташтырды һәм ясалма комага җибәрде.
МакSим псевдонимы белән чыгыш ясаучы Марина Абросимова хастаханәдә комада ята. Аның үпкәләренең 75 проценты зарарланган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
RT telegram-каналы җырчының рәсми вәкиленә сылтама белән шул хакта язган.
Артистны «КТ-4» төркеменә күчергәннәр. Табиблар бу исемлеккә органының бик зур мәйданы зарарланган кешеләрне кертә.
Артистта коронавирус диагнозы расланмаган.
Моңа кадәр МакSим үзе сәламәтлеге турында инстаграмда язды. Ул пневмония белән хастаханәдә булуын әйтте. Ул вакытта үпкәләренең 40 проценты зарарланган булган. Соңрак табиблар аны ИВЛ аппаратына тоташтырды һәм ясалма комага җибәрде, диелә бу хәбәрдә.
- 19 июньдә җырчы МакSим комада ята, дип язган идек. Ул 12 июньдә Казандагы концертта 39 градус температура белән чыгыш ясавын әйтте