Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ком анимациясе остасы Алинә Хәйруллина яңа татарча композицияләрен күрсәтте

Алинә Хәйруллина - Татарстандагы бердәнбер ком анимациясе мәктәбе җитәкчесе, комнан искиткеч фильмнар һәм композицияләр иҗат итүче рәссам.

news_top_970_100
Ком анимациясе остасы Алинә Хәйруллина яңа татарча  композицияләрен күрсәтте
Алинә Хәйруллинаның шәхси архивыннан

Чаллыда яшәүче ком анимациясе остасы Алинә Хәйруллина яңа татарча мотивлы композицияләрен күрсәтте. Аларның берсе — «Шәһри Болгар кызлары» җырына анимация. Һади Такташның «Тәүфыйклы песи» шигыренә анимацияне Алинә «Зәңгәр чәчәк» катнаш балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм тәрбиячеләр белән берлектә әзерләгән.

Интертат»ка интервьюда Алинә: «Мин бит татар кызы. Үземнең иҗатым аша аз гына булса да халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын искә төшерергә, динебезгә игътибар бирергә тырышам. Татарстанда ком графикасында эшләүче профессиональ рәссам буларак, республикабызны һәм халкыбызны башкаларга да күрсәтүне үземнең бурычым дип саныйм. 

Эчтәлеге мәгънәле булган татарча җырларга ясалган композицияләрем күп. Аларны карап бик күпләр, хәтта башка илләрдә яшәүче татарлар да, рәхмәт сүзләре язалар», — дип сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100