Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Колынлы бия бик авыр хәлдә. Су эчәргә тырыша, эчә алмый»: Алабугада атларны агулаганнар

Алабуганың Мальцево авылындагы экопаркта хайваннарны агулаганнар. Болан баласы үлгән, атлар авыр хәлдә.

news_top_970_100
«Колынлы бия бик авыр хәлдә. Су эчәргә тырыша, эчә алмый»: Алабугада атларны агулаганнар
Фото: «ДивоДворье» экопаркының социально челтәреннән

«Бездә зур хәсрәт!» – экопарк вәкиле бу хәл турында шундый сүзләр белән халыкка мөрәҗәгать итте. Узган атнада Алабуга районында төнлә белән хайваннарны агулаганнар. Җинаятьчеләр, камераларның кабельләрен кисеп, атлар янына үткән. Шуңа күрә гаепле кешеләрне әлегә таба алмаганнар.

Экопаркта булган хәл буенча җинаять эше ачылган, кулланылган агуның характерын ачыклау максатыннан хайваннарның анализы алынган. Парк җитәкчелеге Казанга судмедэкспертизага анализларны бирергә килгән.

Интернетта, хайваннарны күсе агуы белән агулаганнар, дигән сүз йөри. Монысы әлегә төгәл билгеле түгел. «Эшне прокуратура тикшерәчәк. Без судмедэкспертизаларны белгәч, гаризаларны язуны дәвам итәчәкбез», – диде бу турыда «Интертат» хәбәрчесенә экопарк эшчесе Юлия Романова.

Фото: © социаль челтәрдән

«Атның хәле яшәү белән үлем арасында»

Мальцево авылы янындагы экопаркта хайваннар, кош-кортлар асрыйлар. Парк территориясенә хайваннар карар өчен дә кереп булган. Шулай ук биредә атларда йөрткәннәр, атлар белән фотосессияләр оештырганнар. Атка атланып йөрү буенча дәресләр дә биргәннәр.

Атларны агулау факты беренче генә түгел. Берничә көн алдан экопарктагы Бемби исемле болан баласын агулаганнар. Бембины парк эшчеләре иртән үле килеш тапканнар. Боланның агудан үлүе ачыкланган.

Берничә көннән җинаятьчеләр 5 атны агулый. Лора кушаматлы атның 2 айлык колыны да бар, ә бер ат буаз. Экопарк эшчеләре тиз арада чаң сугып, атларның хәлен яхшыртырга тырыша. Хәзерге вакытта паркта хәлләр шәптән түгел.

Фото: © социаль челтәрдән

Биохимик анализлар буенча атларның бөерләре һәм бавырлары зур зыян күргәнен беләләр. Интоксикация көчле булу сәбәпле, атларның борыннарыннан һәм авызларыннан аксыл-яшькелт матдә ага.

Атларның косу рефлексы юк. Башка хайваннардан, мәсәлән, этләрдән аермалы буларак, алар тавышлар да чыгармыйлар. Төрле матдәләр бүленеп чыгу ашказаны спазмыннан килә. Мөгаен, авыз куышлыгы янгандыр. Сез видеода күргәне – бүленеп чыгуларның кечкенә генә өлеше, – дип сөйләде Юлия.

Өч атның хәлен тотрыклы авыр, дип бәялиләр. Иң күп зыян күргән колынлы Лора исемле биянең гомеренә куркыныч яный. Лора бишенче тәүлек буе бернәрсә дә ашамый, су эчәргә тырыша, ләкин эчә алмый, чөнки агулану нәтиҗәсендә бугазы зур зыян күргән. «Лора бик авыр хәлдә. Ат яшәү белән үлем арасында», – ди Юлия.

Лора колыны белән

Фото: © социаль челтәрдән

2 айлык тай бары әнисенең сөте белән генә тукланган. Шуңа күрә хәзер берьюлы ике хайванның тормышына куркыныч яный. Колынның хәле дә тиз арада начарая башлаган. Колынның венасына укол кадый алмаганнар, шулай да мускулга кадыйлар.

Легенда исемле буаз биянең хәле Лораныкына караганда яхшырак. Аңа да уколлар кадауны дәвам итәләр. Башка атларга да көн дә капельницалар куеп, ярдәмче препаратлар кадыйлар. Анализлары начар булса да, хәлләре тотрыклы.

Фото: © социаль челтәрдән

Бу хәсрәтле хәбәр күпләрне битараф калдырмады. Социаль челтәрләрдә атларга ярдәм итү йөзеннән акча җыялар. Ул акчаларга кирәкле дарулар алганнар. Экопарк җитәкчелеге әйтүенчә, халык ярдәме белән кирәкле препаратлар вакытында табылып тора. Ярдәм итүче кешеләр командасы көндез дә, төнлә дә атлар янында. Алар инде 5 тәүлектән артык атларның тормышы өчен көрәшә.

Кем гаепле?

Җинаять эше буенча әлегә бернәрсә билгеле түгел. Экопарк вәкилләре бу эшнең максаты – экопаркка зыян китерү һәм, бәлки, шәхси дошманлык, дип саный. Алар бу эшне ахырына кадәр җиткерергә ниятли.

Интернетта бу эшкә авыл халкының кулы тияргә мөмкин икәнен фаразлыйлар. Мальцево авылында җирле халык кына түгел, шәһәр кешеләре дә яши. Узган елларда экопаркка атларны тоту буенча шикаятьләр килгән. «Күренми, ишетелми торган җиргә барыгыз!», «Ни өчен сезнең хайваннар юлны пычрата?» – диючеләр дә булган.

Юлия Романова әйтүенчә, быелдан атлар авыл территориясендә йөрми. Аларны авыл янындагы елганың икенче ягындагы шәхси территориягә чыгарганнар.

Кешеләр максатчан рәвештә елга аша чыгып, койма белән уратып алынган шәхси территориягә кереп, атларны агулаганнар. Хуҗага, экопаркның авылда булуына шәхси дошманлыгы булган конкрет кешеләр бар. Атларның көтүдә йөрүе аларның ачуын китерә. Көнчелек тә бар, начар күңелле, акылсыз кешеләр дә бар, – ди бу турыда Юлия.

«Хайваннар кызганыч. Димәк, кемнеңдер юлын аркылы үткәнсез, кемгәдер бу ферманың авылда булуы ошамый», «Нинди генә шәхси дошманлык булса да, хайваннарның гаебе юк», «Кешеләрнең шулхәтле явызлык кыла алуына ышанасы килми», «Аллаһ тарафыннан җәзаларын алырлар», – дип язалар битараф булмаган кешеләр социаль челтәрләрдә.

«ДивоДворье» экопаркындагы атларга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен команданың реквизитлары:

89196847080 Тинькоф Юля

+7 962 569-88-09 Сбербанк Светлана

+7 977 394 50 55 Тинькоф Милана

+7 906 121-24-80 Сбербанк Диляра

Бу темага: «Күз яше төшми калмас атның»: Актаныш Сабан туенда ат үлеме буенча тикшерү эше башланган

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100