Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коляска белән суга төшеп киткән яңа туган сабыйның хәле турында билгеле

news_top_970_100
Коляска белән суга төшеп киткән яңа туган сабыйның хәле турында билгеле
"Татар-информ" архивы

Уфаның Нижегородка микрорайонында Долгое күлендә батып үлә язган яңа туган сабый үзен яхшы хис итә. Бу турыда «Башинформ» яза.

Коляскасы белән суга төшеп киткәннән соң, туганына 6 көн булган кызны хастаханәгә салганнар иде. Хәзер өйгә җибәргәннәр.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин: «Бала белән бар да яхшы. Ул өендә, гаиләсе белән», – дип яза.

17 майда әби кеше яңа туган бала салынган коляска белән йөрергә чыга. Ул күл буена килә. Шул чакта коляска суга төшеп китә. Әби кеше бала артыннан керә, тик таба алмый. Шуннан ул ярдәмгә чакыра башлый. Бәхеткә, якыннан гына велосипедчы узып бара. Ул бик тиз ярдәмгә килә. Наил Якуповның хатыны Людмила сүзләренчә, ир-ат суга берничә тапкыр чума, аннары гына әйләнеп капланган колясканы күреп ала. Якыннарына да бу турыда сөйләми тора. «Күлдән бала коткардым», – дип кенә әйтә. Бу турыда тулырак укырга.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100