Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әби коляска артыннан суга ташланган». Алты көнлек нарасый суга төшеп киткән

news_top_970_100
«Әби коляска артыннан суга ташланган». Алты көнлек нарасый суга төшеп киткән
"Татар-информ" архивы

Уфаның Нижегородка микрорайонында яшәүче Наил Якупов 6 көнлек баланы үлемнән коткарган. 17 майда әби кеше яңа туган бала салынган коляска белән йөрергә чыга. Ул күл буена килә. Шул чакта коляска суга төшеп китә. Бу  турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Әби кеше бала артыннан керә, тик таба алмый. Шуннан ул ярдәмгә чакыра башлый. Бәхеткә, якыннан гына велосипедчы узып бара. Ул бик тиз ярдәмгә килә.

Наил Якуповның хатыны Людмила сүзләренчә, ир-ат суга берничә тапкыр чума, аннары гына әйләнеп капланган колясканы күреп ала. Якыннарына да бу турыда сөйләми тора. «Күлдән бала коткардым», – дип кенә әйтә. 

Людмила ханым икенче көнне иртән бу хәл турында белә, иренә сораулар бирә башлый. «Аның шок иде. Икенче көнне иртән генә сөйләде, төн буе йокламаган, бала өчен борчылган. Колясканы шунда ук тапмавын әйтте. Аннары колясканы күтәргәч, су төбен капшый башлый һәм бала ята торган төргәкне таба», – ди Людмила.

«Башинформ» белешмәсе буенча, сабыйның гаиләсе яхшы. Аларның 1,5 яшьлек уллары да бар. Фаҗига була язган көнне яңа туган кызны әбисе урамга алып чыккан. Нәни малай да алар белән булган. Малай кырыйга чабып киткәч, әби аңа караган, шул чакта коляска суга төшеп киткән.

Наил Якупов моңа кадәр полициядә эшләгән, Чечняда булган. Хәзер ул лаеклы ялда. Ләкин әле эшли, сәүдә үзәгендә сакта тора. Ул коткарган сабый кызны хәзер табиблар күзәтә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100