Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Колакларын борырбыз» – журналист Нияз Рахман намуссыз блогерларны акылга утыртмакчы

news_top_970_100
«Колакларын борырбыз» – журналист Нияз Рахман намуссыз блогерларны акылга утыртмакчы
Нияз Рахманның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Журналист, алып баручы Нияз Рахман Уфаның танылган блогеры Рөстәм Нәбиевнең мошенникларны рекламалавын тәнкыйтьләп чыккан иде. Нияз, халыкны алдап, үз алларына акча эшләүне генә максат итеп куйган башка блогерларны да акылга утырмакчы.

«Бу көннәрдә социаль челтәрдәге сәхифәмә бик күп яңа кешеләр кушлды. Минем белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт. Рөстәм Нәбиев белән бәйле очракны хәтта Башкортстан газеталары да күтәреп алды. Хәзер мине күпләр «Татарстанның ата хейтеры» дип уйлый торгандыр инде. Юк, алай түгел. Мин бары тик гаделсез блогерларга карата үз фикеремне генә белдердем. Чөнки халыкны алдарга, гомумән, ялган белән яшәргә ярамый. Әгәр дә ачуыгызны чыгарган блогерлар, яки алардан ишетеп алган продукциягез пүчтәк булып чыккан икән, һич икеләнмичә язып җибәрегез. Аларның да «колакларын борып» алырбыз», – дигән Нияз сторисларында.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100