news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нияз Рахман блогер Рөстәм Нәбиевне мошенникларны рекламалауда гаепләгән

news_top
Нияз Рахман блогер Рөстәм Нәбиевне мошенникларны рекламалауда гаепләгән
социаль челтәрләр

Алып баручы, журналист Нияз Рахман танылган блогер Рөстәм Нәбиевне мошенникларны рекламалауда гаепләгән.

Рөстәмнең социаль челтәрләреннән күреп, Нияз җиңел акча табу ысулы тәкъдим итүче хатын-кыз белән язышкан һәм аны фаш иткән. «Яраткан блогерларыгыз лохотроннар рекламалый», – дип яза Нияз сторисларында.

Смсларның скриннарыннан күренгәнчә, Ольга Нияздан шәхси счетына 50 мең сум күчерүен сорый һәм бер атна дигәндә 230 мең сум табыш алачагын вәгъдә итә.

«Әлеге хатын миңа үзенең паспорт фотосына кадәр җибәрде. «Бернәрсә өчен борчылмагыз, барысы да яхшы булачак», – ди. Тик 50 меңнән ничек 230 мең сум ясап була ул – монысы бик зур сорау. Акча күчергән очракта, андый кешеләр бик тиз юкка чыгачак. Мошенниклар бүгенге көндә бик күп.  Акчаларыгызны теләсә кемгә күчерә күрмәгез», – дип кисәтә Нияз Рахман.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар