Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Колагын башлык белән яшерә идем» - Башкортстанда яшәүче нәни Давидка операция кирәк

2018 елның 11 октябрендә, Башкортстанның Бакалы район үзәгендә Давид Хәерзаманов икенче бала булып якты дөньяга аваз сала. Дүрт саны да төгәл, барлык әгъзалары да сау-сәламәт булып туар дип көткән әти-әни өчен уң колак ясалмавы көтелмәгән хәл була. Беренче балалары - 5 яшьлек Тамерлан сау-сәламәт.

news_top_970_100
«Колагын башлык белән яшерә идем» - Башкортстанда яшәүче нәни Давидка операция кирәк

Давидтагы бу зәгыйфьлекне төзәтү өчен, бүген гаиләгә 2 млн сумнан артык акча кирәк, 2 млн сумга якын акча инде җыелган. Операция һәм яшәү чыгымнары 4 млн сумнан артык дип исәпләнгән. Давидның әнисе Вероника үз башыннан кичкәннәре турында «Интертат”ка сөйләде.

— Давид уң колаксыз туды, Уфада Республика клиник хастаханәсендә ишетү юлында атрезия, уң як микротия дигән диагноз куйдылар. Балага бер ай да тулмаган килеш бардык без анда. Сурдолог бу проблеманы ничек хәл итәсен аңлатты, шулай калдырсаң яхшырак, Россиядә ярдәм итәрлек яхшы табиблар юк, диделәр. Россиядә колакны пациентның кабыргасыннан ясыйлар, колак формасы үзгәрә һәм гел операция ясап торырга кирәк, диделәр. Ул берничә этапта эшләнә, формасы югалган саен операция кирәк икән, аны 7 яшьтән генә ясыйлар.

Мин бу сүзләр белән килешмәдем, Интернетта мәгълүмат күреп, Америкадан хирурглар эзли башладык. Алар колак каркасын медицина полиэтиленыннан ясыйлар икән. 3-5 яшьтә ясасаң, яхшырак диделәр, ул вакытта имплант колакка әйбәт берегә икән. Бу сүз безгә ошады. Аннары без Америкада операция ясаган гаиләгә дә барып кайттык, баланың колагын тотып карадык, ата-аналар белән сөйләштек һәм шул вариантта тукталдык.

Башта Мәскәүдә Америка табиблары катнашында конференция булырга тиеш иде, пандемия аркасында булмый калды. Уфада компьютер томографиясен эшләттек тә, аннары электрон почта аркылы Америкага җибәрдек, табиблар белән онлайн консультация булды. Аннары безгә күпме акча кирәген исәпләп чыгаргач, фондларга мөрәҗәгать итә башладым. Кызганыч, алардан кире кагулар ишеттек, я чит ил клиникалары белән эшләмиләр, я диагноз үлемгә китерерлек түгел, диләр. Соцчелтәрдә акча җыюны ачарга туры килде, 10 августта акча җыя башлаганга бер ел була, — дип сөйләде Давидның әнисе Вероника Хәерзаманова.

«Башта бу проблеманы кабул итү авыр булды»

Аның сүзләренчә, операция 2022 елның мартына планлаштырылган, тик акчаны клиникага ике ай алдан тулысынча түләргә кирәк. Әле 2 млн 100 мең сум җыясылары бар. «Америкада операциядән соң тернәкләнү чорында бер ай яшәү өчен дә акча җыябыз, фатирны да сатуга куйдык, үзебез кайнаналарда яшәрбез дип ниятлибез», — диде Вероника. Ул шулай ук оешмаларга язуын, хәйрия ярминкәләре үткәрүен, макулатура тапшыруларын, Уфада хәйрия концерты үткәрелгәнен дә искәртте.

— Йөклелек әйбәт узды минем. Узи, анализ, скрининглар - барысы да әйбәт. Мин баланы күргәч, башта аңламадым, колагы шулай бер якта озак яткангадыр дип уйладым. Бер дә күргәнем юк иде. Давид тугач, миндә: «Ник, нәрсә өчен икән бу миңа?» - дигән сораулар еш туа иде. Уяна идем дә, төш булсын иде дип уйлый идем. Баланың колаксыз икәнен күргәч, әллә ничек. Без бит инде сәламәт бала табабыз дип көттек.

Миңа шушы хәл белән килешү авыр булды. Ул вакытта ирем ярдәм итте, ул дөрес сүзләр тапты. Аның әйткәне мине тынычландыра, юата иде. Мин бу проблеманы озак кабул итә алмадым, гел башлыклар ала идем, җылы булса да, колагын яшерер өчен, юкарак кына булса да башлык кидерттем. Фотога да башлыктан төшерә идем. Аннан соң бу башлыклар белән балада комплекс уятырмын дип курыктым. Бала барысын да сизә бит ул кечкенәдән.

Проблеманы хәл итеп булуын белгәч, җиңеллек тойдым. Бер мизгелдә, ничек тә булса башта үз эчеңдә кабул итәргә, эшкәртергә, аңларга тырышырга кирәк дидем дә, шәһәргә, сәүдә үзәгенә бардык һәм баланың башлыгын салдырдык. Шулай әкренләп башлыклар кидерми башладым. Кешеләргә, шундый балалар да бар, дип күрсәттем. Алар да күрсен, Давидны күргәч тә, мин башта Җир йөзендә шундый без генәдер дип уйлаган идем, андый кешеләр күп икән. Төрле почмаклардан бик күпләр белән таныштым. Алар да башта шушы хәлне кабул итү кыен, диделәр.

Миңа авыр булганда, беркемгә дә сөйләмәдем, апалар да белми иде, ирем белән генә бүлештем. Үз эчемдә тотмадым, елый да идем, ирем таяныч булды. Ул терәгем, рәхмәт аңа, хәзер күпкә җиңелрәк. Без колакны яшермибез, гәрчә күп кенә гаиләләр малайларының колак өлешен капласын дип, чәчләрен үстерәләр икән…

Әле кичә Уфага эш буенча бардык, башлыкны салдыргач, үземне теге вакытта һәм хәзер ничек хис иткәнемне чагыштырдым. Бик аерыла, хәзер мин борчылмыйм, ул минем бала, мин аны яратам, — дип уртаклашты Вероника.

Аның авыру балалар тапкан аналарга әйтер сүзе дә бар.

— Зәгыйфь балалар тудырган аналарга да шуны телим: вазгыятьне кабул итәргә, баланы ничек бар, шулай яратырга, әгәр төзәтеп була икән, максатка барырга, хәл итәргә кирәк. Барлык ишекләргә шакырга, балага ярдәм итәргә, нәни вакытында бала үстерүдән ләззәт табарга киңәш итәм, — диде Вероника.

Вероника әйтүенчә, эзләсәң, барыбер нинди дә булса бер җаеп килеп чыга, юлы ачыла.

— «ВКонтакте» челтәрендә махсус төркем таптым, Америкадан махсус шундый гаиләләр өчен елга бер тапкыр Мәскәүгә консультациягә килүләрен белдем. Анда гомуми чатта таныша башладык. Аннары операция ясаткан гаиләгә бардык. Алар безне каршы алды, аңлаттылар, ләкин ул вакытта аларга фонд ярдәм иткән, фонд аша сигез айда акча җыйганнар. Ә безнең акча җыю авырдан бара шул.

Алар шундый табибларга эләгүләренә шатлануларын сөйләделәр, операцияне микротия буенча иң яхшы табиб ясаган. Ул 20 елдан артык моның белән шөгыльләнә. Дөрес, бар кешенең дә Америкада ясатырга мөмкинлеге юк, Россиядә дә яхшы ясыйлардыр дип ышаналар. Без башта я Америкада ясатабыз, я шулай калдырабыз, дип уйлаган идек. Әле кайберәүләр ике колагы белән дә шунда кадәр баргач, без бер колак белән шушы эшне башкарып чыкмабызмыни, дидек тә акча җыярга тәвәккәлләдек. Булдырырбыз әле, шәт, изге күңелле кешеләр күп, — диде.

«Давид үзе дә уң як колагын каплый»

Вероника әйтүенчә, Давид әле 2 яшь тә 10 айлык кына булуына карамастан, үзе дә колагын капларга ияләнгән.

— Аның шундый гадәте бар, колагын каплый. Берсендә әни белән олы улымны бакчадан алырга барганнар. Давид панамкада булган, әни әйтә, уң ягын аскарак тартып төшерә, ди. Балалар булгач, ояламы инде…Гәрчә без качырмыйбыз, әйткәнемчә, чәчен дә кисеп торабыз. Өстәл артында да абыем Давидның колагын каплаганына игътибар иткән.

Сентябрьдә Давид та бакчага барырга тиеш инде. Ул бик тыныч, назлы, олырак балалар белән уйнарга ярата, — дип сөйләде нәнинең әнисе.

Вероника - керәшен кызы, декрет ялында булса да, Интернет кибеттә акча эшләвен әйтте. Ире — милләте белән татар, ишекләр сату белән шөгыльләнә. Гаиләнең операция һәм яшәү чыгымнарын күтәрерлек кереме юк, шуңа күрә аларның бар өмете мәрхәмәтле күңелле кешеләрдә. Сәдаканың зурысы-кечесе булмый. Күмәклектә — көч, шушы мәкальне истә тотыйк.

Ярдәм итү өчен реквизитлар:

Акча Вероника Васильевна Х. (әнисе) исеменә күчә.

Счет номеры:

40817810506006819878

Карта номеры:

4276060053797588

Онлайн сбербанк:

89869688810

PayPal hairzamanova.veronika@yandex.ru

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100