Гел яхшы теләктә генә йөрерлек. Теләк кенә түгел, уйлар да яхшы гына булсын. Үзеңә дә, кешеләргә дә гел яхшы уйда. Яхшы сүз әйтелсә юкка гына фәрештәләрнең «әәмииин» дигән чагына туры килсен, дип әйтмиләрдер. Начар сүз чыкса киресенчә, туры килмәсен, диләр. Начар теләк, начар сүзне кайчакта шаярып, уен-көлке белән әйтүчеләр дә бар.
«Беренче хезмәт урыным почтада иде. Хатлар, газетлар алырга килгәндә шундагы идән юучы Флүрә апа мине үз малаена димләде. Егерме бишем дә тулмыйча нинди кияүгә чыгу, кияүгә чыгып кем рәхәт күргән, чыкмыйм мин кияүгә, дидем шартлатып. Яшьлек бит инде. Алай дия күрмә, көфер сүз булмасын, диде шул чакта Флүрә апа. Көфер сүзнең ни аңлатканын кем уйлап торган инде яшьлектә. Аннан соң, Флүрә апаны малаена гел хатын эзли, шәһәргә заводларның тулай торагына кадәр барып йөргән кызлар эзләп, диделәр. Йөрсә йөргәндер, шәһәрдән алып кайтты ул килен. Тәкигә үзе өйләндерде малаен. Бик акыллы, тырыш киленле булды. Малае да тәртипле иде инде. Әле очраганда, менә Флүрә апа, ярый мине алмадың әле киленлеккә, мин андый ук уңган түгел, дип шаярта идем. Менә хәзер уйланам. Флүрә апага кияүгә чыкмыйм дигәндә фәрештәләр «әәмииин» әйттеме икән әллә, дим. Юк кына сүз бит бер уйлаганда, болай гына, сүз иярә сүз чыгып әйтелә торган. Менә хәзер иллегә җиткәч искә төшә. Ялгыз үткән бит гомер. Флүрә апа малаена килен эзләгән кебек, мин дә бик күп танышып карадым, берсе дә күңелгә ятмый. Язмышка сылтаргамы? Аерылып кайткан дус кызларның ичмаса балалары бар, дип кызыгып йөрим», – дип сөйләгән иде Гөлназ.
Бервакыт электричкага утырып Арчага барырга туры килде. Янымда ике хатын-кыз гәпләшә. Кукмара якларыннан ахрысы. Берсе икенчесенә сөйли.
«Улыбызны җирләдек, ничә ел вакыт узса да йөрәктән ярасы китми. Йорт төзегәндә килен гел улымны сүзләде. Малаебыз еракка китеп акча эшләргә йөрде. Себердә эшләделәр иптәшләре белән. Шул акчага йорт төзи башлаган иде. Торырга йортлары бар иде инде, өйләнешкәч тә алтмышынчы елларда салынган агач йорт сатып алган идек, шунда яшәделәр. Ерактан кайткач, үз өендә ял итәсе дә килгәндер инде малайның да.
Берсендә керсәм – малаем ике баласы белән өйдә уйнаклаша. Мин кергәнне күрмәде, килен, малайны тирги. Өйгә кайткач бернәрсә эшләмисең, бөтен нәрсәне әти эшли яңа йортта, менә күр дә тор, әтиләр чыгачак әле шул йортка, без шушында калачакбыз. Әтиләргә кала әле бу яңа йорт, ди.
Йөрәккәем телгәләнде шул чакларда. Араларына кереп булмый, мин кергәнне сизмәсеннәр, малайга да кыен булыр, дип чыгып киттем. И, еладым шул көнне. Эшләсә соң, минем ирем пенсиядә бит, малай Себердә шул йорт дип акча эшли бит инде. Өч ай эшләп, бер ай ял итәргә кайткан иргә шулай әйтәләрмени?
Эшләми дә түгел инде малай, гел әтисе белән кордылар йортны. Стенасына кадәр улым үзе штукатурлады. Кулыннан эш килә иде аның. Киленнең яңа йортка күченәсе килгәндер инде тизрәк, шуңа орышкандыр. Малаем бик моңсу күренде шул көннәрдә. Икебез генә калгач, малаема ипләп кенә әйттем. Киленне ишеттем мин әйтәм, арагызга кермим, дип ул көнне әйтмәдем, күңелеңә авыр алма, әтиең пенсиядә бит, әзер акчага анда барып кеше эшләтү аңа бәйрәм генә, килен сүзенә борчылып йөрмә, дидем.
Малаем үлеп китте, йортта без яшибез менә хәзер. Килен башкага кияүгә чыкты. Ялгышып та әйтә торган түгел начарлык турында, киленнең йорт әтиләргә кала дигән сүзен гел уйлыйм».
Әдилә белән хастаханәдә юлында йөргәндә таныштык. Малаена уналты яшь икән.
«Кыз бала сөясе килә, кырык тулганчы ничек тә алып кайтырга иде. Кыз дип аптырап әйтәм, малай булса да ярый, юк бит әле менә берсе дә. Йөрмәгән табиб калмады, болай да күп акчалар китте, ясалма юл белән алып кайтырга акча да күп кирәк», – ди. Безнең якта сулышы шифлы өшкерүче бар дигәч, телефон номерларын алмштык. Беркөнне Әдилә шалтырата.
–Таныдымы мине, теге вакытта больницада танышкан идек. Кызым бар бит, өч кенә ай әле, кырык ике яшемдә кызлы булдым, – дип шатлыгын уртаклашты.
– Өшкерүче карт әбигә барган идем, беренче балаңны авырдан таптыңмы әллә, шул вакытта бүтән бала алып кайтмыйм, дип әйтмәдеңме. Кайбер хатын-кызлар бала тапкандагы авырлыктан куркып шулай әйтә, ди. Исемә төште бит, кызый. Әйе, башка бала тапмыйм, шушысы җитә дип әйттем шул бала тапканда. Менә сүз ничек тота икән! Теге әби, Аллаһтан кичерү сора, биш вакыт намаз укы, дип киңәш итте. Намазда мин хәзер, беләсеңме, яулык ябып, намаз укый башлагач, бер елдан соң балага уздым, – дип куандырды Әдилә.
Фәнүрә апа сөйләгәнне дә шаккатып тыңлый идем. Ире эчәргә яраткан. Салгач өйдә гел тавыш чыгарган. Балалар белән урамда кунган көннәр күп була иде, ди. Кышкы салкын бер төндә ирнең йоклап киткәнен көтеп урамда йөрибез. Каршыма Рәшидә апа очрады.
И,Фәнүрә сеңелкәем, исерек булса да синеке кайта да йоклый. Менә минеке аракы да эчми, барыбер көн дә тавыш. Әйтмичә дә булмый, кибеткә чыгар хәл юк, җиткереп торалар, ди.
Рәшидә апаның иренең күрше авылда тагын бер хатыны бар, дип сөйләшәләр иде ул чакта. Икенче хатыны булса да, гаиләсен муллыкта яшәтүче булдыклы ир иде Хәйдәр абый. Безнеке эшләгәнен дә өйгә алып кайтмый.
Ирнең йоклаганын көтеп, кышкы салкында ике баланы җитәкләп урамда йөргәндә, елый-елый әйттем үз-үземә. Йөрсә йөрсен иде әле, айнысын иде. Хет эшләгән акчасын балаларга тотар иде, дидем. Исереп, теләсә кая йоклап үзенең дә сәламәтлеген бетерә, дип кызгана да, борчыла да идем. Аяк-кулын өшетеп инвалид калган кешеләр азмыни? Йөргән кеше өенә кайта ул, анысына түзәр идем әле, дип уйлана идем.
Йөрсен иде әле, дигән уем чынга ашты. Айныды ир. Эчүен дә, тәмәкесен дә ташлады. Үзеннән тугыз яшькә яшьрәк хатын белән йөри башлады. Эчә торган хатын булган, ул хатын балага узгач, икесе дә эчкечелектән дәваландылар. Бөтенләй күрше районга чыгып киттеләр. Хәзер оныклар сөеп кенә яшәр чакта, мин үзем генә калдым. Исерек булса да, үз янымда булсын иде, картая барган саен бәлки эчүен дә ташлаган булыр иде, дим.
Элек әбиләр көфер сүз дия торганнар иде. Минеке дә көфер сүз булды ахрысы.
Телевидениеда эшләгән чакта бер апага сюжет төшерергә бардык. Яшь чаклары, эш шартлары турында сөйләшкәннән соң, кинәт кенә моңсуланып калды хезмәт алдынгысы. Ире үлгән, малаен, кызын үзе генә үстергән.
«Кыз белән килешеп бетә алмадык, холкы белән әтисенә охшаган, үзсүзле. Үскәндә дә бик тыңлап бетермәде. Мәктәп тәмамлаган ел иде, бер юктан гына ачуланыштык, шул вакытта күземә күренмә бу кыяфәттә, дидем. Мин эштә вакытта чыгып киткән, өч ел кайтканы юк менә. Бер ел бер тапкыр да хәбәр бирмәде. Аннары өч айга бер шалтыратып исәнлеген белдерә. Күземә күренмә, дип ялгышып әйттем», – дип елаган иде шул апа.
Ул вакыйгага унбиш ел вакыт узды. Шул авыл кешесеннән сорашкан идем, кызы кияүгә чыккач, үзе әни булгач, гафу үтенеп кайткан әнисе янына. Күңелдә әрнү йөртү нык авыр. Биш ел аралашмый яшәсәләр дә, нәтиҗәдә аңлашканнар, дуслашканнар. Шунысы шатлыклы.
Гөлфия апа сөйләгән иде. «Энебез өйләнгәч авылдагы үскән йортыбызга кайта алмый йөрибез. Килен дә без кайтканны яратмый. Энегезне сез котыртасыз, диде. Ир дә хатын яклы була бит инде, кайтмагыз, дип кычкыра иде. Кайткан саен тавыш булгач, сирәк кайта башладык. Югыйсә, күчтәнәчләр тутырып, ярдәмләшергә дип кайтабыз. Энебез хәзер ялгыз калды. Хатыны иренең эчүенә түзмәде, ике баласын алып аерылып китте. Энебез хәзер дә эчә. Сагынуын сизәбез. Хәзер атна саен кайтсак та сүз әйтмәс иде дә, безнең күңел кителде. Атна саен ук кайтасы килми. Үзебезнең оныкларны көтәбез хәзер шәһәрдән кайтканын. Ә энекәш үпкәли, кайтмыйсыз, ди. Кайтмагыз, дип кычкыра идең бит, дип әйтеп булмый инде, күңелен төшереп».
Егерме еллап бар инде, бер таныш хатынның ире фаҗигале һәлак булды. Шул апаның кибеттә ачыргаланып елаганы бүген дә күз алдында. Ире эчкән инде, тынычлыкка да, акчага да тилмертеп яшәгән гаиләсен. Ирең була торып та, биш-алты бала үстерү анага гына калса үзәкләр өзеләдер инде ул. Кайбер ирләр баласының ашарына, кияренә барын-югын уйлап та карамый.
«Шундый кыен чакларда, башың да бетми ичмаса, ди торган идем. Ачудан, ярсудан әйтелгән сүзләр генә иде. Әби әйткәндәй, көферлек тотты, иллегә дә җитмәде, китеп барды. Ирсез калып, балалар үстерү бик җиңел булмады. Ул исән булганда да, балаларның ашау-эчүен, кием-салымын, укуларын кайгырту минем өстә генә иде. Әмма үз күңелем алдында үземә читен, мин шулай әйткәнгә китеп баргандыр, дип үземне гаепле сизәм», – дип елаган иде үкси-үкси.
Әллә ниләр бар бит ул кеше язмышларында. Сүзләр генә түгел, уйларның да тәртиптә булуы кирәк. Өч тапкыр уйла, дүртенчесендә дәшми кал, дигән бер акыл иясе. Кайчакта дәшми калулар хәерлерәк кебек тоела.