Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кое казыган кеше әҗер-савабын кыямәт көненә кадәр алып торачак»: су табу авырмы?

Коены елның кайсы вакытында казу хәерлерәк? Кое казу ни дәрәҗәдә саваплы эш? Кое казу өчен рөхсәт алырга кирәкме? Бу сорауларга җаваплар - «Интертат» язмасында.

news_top_970_100

Безнең коены мин бәләкәй вакытта казытканнар иде. Елның кайсы вакыты булганын төгәл генә хәтерләмим, әмма булачак кое тирәсе пычрак иде. Бер төркем абыйлар бер-берсенә чиләкләрне тапшыра-тапшыра астан нәрсәдер күтәрәләр. Әлбәттә, безгә анда якын килергә ярамый иде. Аннан соң анда бөтенләй «су анасы яши» башлады. Без – бәләкәй балалар килмәсен өчен, шулай дигәннәр инде. 

Шуннан соң кое казу күренешен күргәнем булмады. Хәзер мөмкинлек булганда, караштыргалыйм. Берсендә су менә-менә кул җитәрлек, мулдан, берсендә бик төптә була. Һәрберсенең үз җаны да бар кебек.

Ул кое казучылар ничек җир астына төшәргә курыкмый икән!? Анда бит Алла гына сакласын. Әле ул коены чистартырга, дип «төшеп-менәләр». Тәтеш районы Олы Тархан авылында яшәүче Ринат абый Якатов та быел шулай берничә коены чистарткан. Күп еллар кое казу белән дә шөгыльләнә.

«Кул белән тугыз метр ярым казып төштек»

Яшь вакыттан ук коелар казыйм инде. Биш-алты кеше бергә эшлибез. Гадәттә, ул февраль айларында була. Ул вакытта су аска китә. Башта берәр метр туңны лом, балта  белән кыйныйсың. Аннары җиңелрәк була, аска киткәч, кызыл балчык башлана, тагын авыр була. Иң тирәне тугыз метр ярым казып төшкән идек. Анда бернинди «страховка» юк. Беребез аста, өч кеше тартып алып тора, беребез түгә. Кое эше куркыныч та, авыр да, әзрәк акчасы бар инде. Алла сакласын, ишелеп төшсә, шунда аста каласың.

Коры елларда җәй көне дә казырга җайлы, анда шулай ук су аска киткән була. Коры елдан соң авылда кое казытучылар күбәйгән иде. 2010 елда бик күп коеларны тирәнәйттек. Тагын ике-өч метр аска казып төштек.

Казудан кала, коеларны ремонтлыйбыз, боҗраларын алмаштырабыз, чистартабыз. Соңгы елларда казыган юк диярлек. Хәзер машина белән казыталар. Алар казый да, боҗрасын да төшерә. Соңыннан пычракларын үзебез чыгарабыз. Ешрак чистартырга чакыралар. Коены дүрт-биш елга бер чистартып торсаң, әйбәт инде. Аның һавасы да үзгәрә. Елына бер-ике коены чистартабыз, бер-икесенең боҗрасын алмаштырабыз.

Кое казу - саваплы эш, коеның суы күп булса, рәхмәт әйтәләр. Кое казыганда намуслы эшләргә кирәк. Пычрагын калдырырга ярамый, ул – гөнаһ. Ахырына кадәр юып, чистартып, эшен бетереп менәргә кирәк, - дип сөйләде ул.

«Идел буенда урнашкан авылларда кул белән казу тизрәк һәм уңайлырак»

Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә яшәүче Айдар Камалов ун елдан артык су скважиналарын бораулый. 13-14 яшендә үзләренә кое казыганнан соң кызыксынып китә.

Әтинең дуслары, минем дуслар белән бергә бездә кое казыган идек. Аннан соң дусларда казыдык, авыл халкы да сорый башлады. Ул вакытта кул белән казый идек. Әле дә шуның белән шөгыльләнәм. Аннан соң техникасын алдык.  Чит ил техникасы уңайлырак, әлбәттә, әмма бик кыйммәт, шуңа үзебезнеке белән эшлибез. Хәзер дә кайбер җирләрдә кул белән казыйбыз әле. Гадәттә, тирән булмаган җирләрдә шулай. Идел буенда урнашкан авылларда кул белән казу тизрәк һәм уңайлырак , чөнки анда ком, ә ташлы җирләрдә техникасыз булмый инде. Техникасын да бит алып килергә, әзерләргә кирәк. Эшнең күпме вакыт эчендә башкарылуы коеның тирәнлегеннән тора.

Кое казыганда үземнең кызыклы әйберләр тапканым булмаса да, егетләрнең кеше сөякләрен тапканнарын сөйләгәннәре бар.

Без Казаннан 150 километр ераклыктагы районнарга да чыгабыз. Иң күп эш вакыты көз көненә туры килә. Халык җәй буе ял итә дә, кышка сусыз калабыз дип кое ясата башлый. Безгә җәй көне эшләве җайлырак.

Коры җәйләрдән соң кое ясарга теләүчеләр арта. Казып су чыкмаган вакыт була. Ул очракта кешенең кесәсеннән тора инде, башка конструкция кулланырга кирәк була.

Суларның химик составы төрле була, кайбер җирдә эчәргә яраксыз су чыга. Нигездә, тимерле су була, ул кайнаткач та, кояшта торса да кызара. Күбрәк Лаеш якларында шулай, анда яхшы су бик аз. Алар су чистарткыч җайланмалар куя. Хәзер кеше суның составына игътибар бирә, тик суны кадерләү бик сизелми шул. Кешенең суы булмый торса, кое суы аның өчен кадерле була.

Безнең эшкә дә төрлечә карыйлар, кемдер рәхмәтләр әйтә, кемдер акча гына эшләп йөрисез, ди. Кое казу – авыр хезмәт ул, - диде ул.

«Кое казу өчен дөрес вакыт дип көн белән төн тигезләшкән көннәр саналган»

Биектауда яшәүче Раил Хәкимов та җиде ел тирәсе су скважиналарын бораулау белән шөгыльләнә. Аның күзәтүләре буенча, халык күбрәк июнь аенда мөрәҗәгать итә.

Элеккедән кое казу өчен дөрес вакыт дип көн белән төн тигезләшкән көннәр санала. Ул вакытта сулар түбәндә була. Бабайлар шул вакытта кое казый торган булган. Ул хәзер шулай. Хәзерге вакытта һава торышы кое казырга мөмкинлек бирми, шуңа эшне туктатып торабыз. Башка эшләр бар.

Бораулаганда иң авыры – су булмау. Кайбер урыннарда су чыкмаска мөмкин, тирәнрәк казырга кирәк була. Шулай ук «плывуннар» очрый. Ул инде җир астындагы комлы балчыклы судан торган массалар. Ул да авырлыклар тудыра. Без елына якынча 50-60 скважина бораулыйбыз. Башка төбәкләргә дә чыккан бар, - ди ул.

«Насосны скважинаның төзелешен аңлаган кеше урнаштырырга тиеш»

Илнар Зәйнуллин да 12 ел скважиналар бораулау белән шөгыльләнә. Аның сүзләренчә, эшнең авырлыгы геологик кисемнән, ягъни җирдәге катламнарның ничек урнашуыннан тора. 

Су комда яки таш арасында булырга мөмкин. Комлы пластка кадәр кечкенә техника эшли, ташлы җирләрдә көчле техника кирәк. Сәнәгать скважиналарында сәгатенә 10-15 тонна су җитештерергә тиеш, шәхси йорт өчен 1 – 1,5 тонна су чыгу шарт. 

Су чыга торган урынны билгеләүгә килгәндә, кайда борауласаң да су чыга, тирәнлеге генә төрле булырга мөмкин. Тирәнлекне тәҗрибә нигезендә генә белеп була. Бер җирлектә берничә тапкыр эшләргә туры килсә, андагы тирәнлекне күзаллыйбыз. Казан буенча гына карасак та, скважиналарның тирәнлеге 10-200 метрга җитә. Уртача караганда, 30 метр, дип әйтеп буладыр, ә артезиан суларына кадәр - 70 метр тирәседер. 

Скважинадан су кими икән, анда урнаштырылган насос та эштән чыга. Су чыкмый башласа, скважинаны чистарталар, өрдерәләр. Насосны да дөрес сайларга кирәк. Һәр скважина индивидуаль. Казандагы танышым шундый насос алып куйган, мин дә Чаллыда үземә шундыйны куям, дип кенә булмый. Скважиналар – төрле. Ул насос сиңа бөтенләй туры кимәскә мөмкин. Насосны скважинаның төзелешен аңлаган кеше урнаштырырга тиеш. Дөрес куелмаган насос озак хезмәт итми, – дип аңлатты ул. 

«Кое казыган кеше эшенең әҗер-савабын кыямәт көненә кадәр алып торачак»

Кое казу – кешенең су белән тәэмин итү була. «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев сүзләренчә, кое казучыга әҗер-савап кыямәт көненә кадәр саналачак.

Кое казу, әлбәттә, саваплы эш. Кое казучы кешеләргә файда китерә, ягъни изгелек эшли. Белгәнебезчә, Аллаһы Тәгалә каршында һәр изге эшнең әҗер-савабы бар. Белгәнебезчә, җәрия сәдакасы дигән төшенчә бар. Ул бетмәс-төкәнмәс, гел килеп тора торган дигәнне аңлата. Кое казыган кеше эшенең әҗер-савабын кыямәт көненә кадәр алып торачак. Ул хәдистә китерелгән.

Шулай ук тагын бер хәдисне дә мисал итеп китерә алам. Пәйгамбәрдән (с.г.в): «Йә Рәсүлүллаһ, иң хәерле сәдака нәрсә була?», - дип сораганнар. Ул су эчертү, дигән. Кое казыйсыңмы, су кертәсеңме, савыттан эчертәсеңме – мөһим түгел.

Су турында тагын бер хәдистә әйтелгән: бер мөэмин икенчесен сусаудан коткарса, Аллаһы Тәгалә аны җәннәт чишмәсеннән су эчертер. Кешеләр бер-берсенә карата шундый изгелек кылса, кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә ул  кешене сусатмас, диелгән.

Кызганычка каршы, безнең халыкта кое, чишмәләрне изгеләштерү кебек күренеш күзәтелә. Бары тик бер генә изге су бар – зәм-зәм суы. Башка сулар изге була алмый, тик  суны шифалы итеп кенә була. Суга даими рәвештә Коръән укылса, ул шифалыга әйләнергә мөмкин. Коръән укылган коеның да су шифалы була, - дип сөйләде ул.

«Бөтен нәрсәнең иясе булган кебек, коеның да иясе була»

Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла кое белән бәйле ырымнар турында сөйләштек.

Суга симә! Суын эчкән коега төкермә! Кое казучыга һәм аны казытучыга - зур савап. Борынгы заманда дала яки чүл уртасында коелар булмаган, узып барган кәрваннар ял итә алсын өчен, кое казытканнар.  Коены казыткан кешенең исеме белән атап йөрткәннәр.  Кубрат коесы бар, мәсәлән. Юлчылар шунда туктап ял итә торган булган, кое янында базар оештырганнар.

Фонтаннарга акча ташлау да бик борынгыдан килгән гадәт белән бәйле. Кәрванчылар, коедан су алып, дөя, атларын эчертә дә, ялгашка (тагаракка) көмеш яки алтын акча салып китә торган булган. Кое караучы ул акчаны җыеп алган, кое карау өчен чыгымнарга тоткан. Бүгенге көндә бөтен фонтанда тәңкәләр ята. Ә йола буенча ул кое казучы өчен «гонорар» булган.

Бөтен нәрсәнең иясе булган кебек, коеның да иясе була. Ияләрне ясаучы Сынчы Әхсән Фәтхетдинов эшләре арасында да кое иясе бар. Ия – җан дигән сүз инде. Ул – коеның сакчысы. Балалар коега якын килмәсен өчен, анда су анасы яши, дип куркыталар иде. Су анасы суны саклый. Рәссамнар аны ямьсез итеп ясаган булды, юк, ул – гүзәл зат, - дип сөйләде Батулла бабай.

Кое казу өчен рөхсәт алырга кирәкме?

Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча, шәхси куллану максатыннан кое казу өчен лицензия дә, рөхсәт алу да кирәкми, чөнки анда өске катламдагы сулар кулланыла. Җир рәсмиләштерелгән икән, анда кое казырга була.

Физик затлар артезиан суларына кадәр казыта алмый. Ул суларны алу өчен лицензия булырга тиеш, чөнки җир асты байлыклары дәүләтнеке булып санала. Лицензия юридик затларга яки индивидуаль эшмәкәрләргә генә бирелә. Тикшерү органнары бер дә юктан гына шәхси территориягә кереп коеларны тикшерә алмый, әмма күршеләр шикаять язса, тикшерәчәкләр.

Кое казырга теләгән авыл кешесе, бөтен кәгазьләрен җыеп, Экология министрлыгына мөрәҗәгать итә ала. Менә минем җирем бар, шул җирдә шәхси куллану өчен кое казырга телим, диясең дә, алар, барысын да тикшергәч, рөхсәт хаты язып җибәрәләр. Аларга «без эшкә керештек» дип җавап язасы була, аны теркәп куялар.

«Безгә мөрәҗәгать итмиләр дә диярлек, чөнки законда «мәҗбүри» диелмәгән, «хокукы бар» дип күрсәтелгән. Кайвакыт киңәш сорап шалтыраталар да, югалалар», - дип аңлатты бүлек җитәкчесе Светлана Шутникова.

Мәҗбүри булмагач, бик җаваплы кешеләр генә мөрәҗәгать итәдер инде. Кемнең дә артык документлар җыеп, министрлы буенда йөрисе килми.

Үзәк территориаль идарә җитәкчесе урынбасары Руслан Аллаһвердеев кайсы очракта нинди штрафлар салынуын аңлатты.

«Лицензиясез алынган су коммерция максатыннан кулланыла икән, ул җинаять эше була. Лицензия шартлары үтәлмәгән очракта вазифаи затларга 20-40 мең, юридик затларга 300-500 мең сум штраф салына ала. Юридик зат артезиан суларын лицензиясез алган очракта штраф 800 меңнән бер миллионга кадәр җитәргә мөмкин», - дип аңлатты ул.

Су чыга торган урынны билгеләү өчен халык ысуллары

Үләннәрне һәм бөҗәкләрне күзәтү. Мәсәлән, үги ана яфрагы, кычыткан, кузгалак, түндербаш кебек үләннәр дымлы урында үсә. Чия, алмагач әйбәт үсә торган урыннарда су астарак була, чөнки ул агачлар дымны  яратмый. Бөҗәкләргә килгәндә, вак чебен һәм черкиләр дымга якын урыннарда җыелып тора. Җәй көне кич төшкән томанга карап та су якын урнашкан урынны күзаллап була, ул җирдә томан багана кебек тора. 

Суны үзенә йота торган материаллар куллану. Аларны билгеле бер вакытка участокның төрле җирләренә тезеп куясы һәм соңыннан кайсының күбрәк авырлык җыйганын билгеләргә кирәк. Аның өчен әйбәтләп киптерелгән кирпеч кулланып була.

Шулай ук участокның төрле җирләренә банкалар тезеп чыгып була. Кичтән банкаларны җиргә каплап чыгарга кирәк. Иртән кайсында күбрәк конденсат җыелган булса, шул урында су якынрак урнашкан була.

Кызыклы факт

Кул белән казылган дөньядагы иң тирән кое турында беләсегез киләме? 1858 елда Англиянең Вудингдин шәһәрендә казыла башлаган ул. Дүрт ел казыганнан соң гына анда су табыла, коеның тирәнлеге – 392 метр. Шахтаның 134 метры туры гына төшкән, анда су чыкмагач, дүрт якка горизонталь шахталар казыганнар һәм шуларның берсеннән тагын аска таба төшкәннәр. Шунда гына су чыккан. Иң астан өскә кадәр эшчеләр 45 минут күтәрелгән.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100