news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көчле рухлы гаилә тарихы: «Киң күңелле кешеләр ярдәме белән генә Әмиребез яши»

Моннан 2 ел элек «Интертат» ДЦПның иң авыр формасы белән авыручы уллары Әмирне сабый баланы караган кебек тәрбияләүче Лилия һәм Эльбрус Зиннәтуллиннар гаиләсе турында язган иде. Зиннәтуллиннар бүген ничек яши? Әмирнең сәламәтлегендә алга китеш бармы? «Интертат» тагын бер кат Әмирнең хәлләрен белеште.

news_top
Көчле рухлы гаилә тарихы: «Киң күңелле кешеләр ярдәме белән генә Әмиребез яши»
Фото: Эльбрус Зиннәтуллин архивыннан

Ул вакытта язмышның бик авыр сынавына дучар булсалар да, тормыш ямен югалтмаган, тәүлек буе янәшәсеннән китеп булмый торган, авыр хәлдәге Әмирне аерым бер мәхәббәт белән үстерүче әлеге гаилә бик күпләрдә соклану хисе уятты. Эльбрус белән Лилиягә сабырлык, Әмиргә сәламәтлек теләп язылган хатлар, комментарийлар да күп килгән иде.

Әлеге тарихны искә төшереп үтсәк: Әмир – соңлап кына өйләнешкән Эльбрус белән Лилиянең планлаштырып, көтеп алган беренче балалары. Лилиянең йөклелек чоры бик әйбәт уза, әмма Әмир туу юлларында кысылып кала, кислород җитмәүдән интегә, тугач та сулый алмый. Табиблар, үз өсләреннән җаваплылыкны төшереп, «карындагы инфекция аянычлы нәтиҗәгә китергән» дип язалар. Әмир башта озак кына интенсив терапия бүлегендә, аннан 1 нче балалар хастаханәсе реанимацияcендә ята. Әти-әнисе баланы иң яхшы неврологларга күрсәтә. Тик ничек кенә өметләнсәләр дә, Лилия белән Эльбрус табиблар тарафыннан күңел юатырлык сүзләр ишетә алмый. «Иң озак дигәндә, 2 ел яшәчәк», – дип, табиблар Зиннәтуллиннарны Әмирдән баш тартырга, сабыйны хастаханәдә калдырып чыгарга үгетли.

Фото: © Эльбрус Зиннәтуллин архивыннан

Эльбрус белән Лилия берничек тә сөенеп көтеп алган җан җимешләреннән баш тарта алмыйлар. Яшь әти-әнинең сынаулар белән тулы тормышы башланып китә. Зиннәтуллиннар йорты белән төрле табиблар, тернәкләндерү үзәкләре арасында тирән сукмак салына. Әмирнең баш миендәге йоту, сулау, сөйләшү, күрү кебек функцияләренең барысына да нык зыян килгән. Бала туганнан бирле башын тотмый, утырмый, мөстәкыйль рәвештә ризык йота алмый. Әти-әнисе Әмирне чит ил табибларына да күрсәтеп карый. Анда Әмир катлаулы операция кичерә.

Фото: © Эльбрус Зиннәтуллин архивыннан

Янында гел кеше кирәк булган баланы 10 яшенә кадәр, эшеннән китеп, әнисе карый. Ләкин кисәк үсеп киткән Әмирне күтәрергә, тонуста булган аяк-кулларын турайтып, аның белән шөгыльләнергә әнисенең генә көче җитми башлагач, Эльбрус, эшен ташлап, бала карый башлый, ә Лилия эшкә чыга.

Шушы еллар эчендә Эльбрус ДЦПлы балалар белән эшләүче белгечләр кебек үк тәҗрибә туплый. Ул «Интертат»ка Әмир белән шөгыльләнү өчен нинди тренажерлар ясавы, нинди күнегүләрнең бала өчен файдалырак булуы, Әмирне ничек каравы турында тәфсилләп сөйләгән иде. Язма белән түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин.

«Аллаһка шөкер, көннән-көн баланы күбрәк аңлыйбыз»

Әмирнең сәламәтлегендә аз гына булса да алга китеш бармы? Бу 2 ел эчендә нәрсә үзгәргән? Әмирнең әтисе Эльбрус белән элемтәгә кереп, гаиләнең хәлләрен сораштык.

Эльбрус сүзне яхшы хәбәрләрдән башлады. Аның сөйләвенчә, күптән түгел улларының да, әти-әнисенең дә тормышында мөһим вакыйга булган: Әмир паспорт алган.

«Ышанып та булмый, нинди катлаулы диагноз белән яшәвенә карамастан, Әмиребезгә инде 14 яшь тулды. Ниһаять, паспорт алдык. МФЦ хезмәткәрләре өйгә килеп, барысын да рәсмиләштерделәр, моның өчен аларга аерым рәхмәт», – ди әти кеше.

Әлбәттә, гаиләнең көндәлек тормышында зур үзгәрешләр юк… Әмирнең авыруы чигенергә җыенмый… Ул әле һаман да мөстәкыйль рәвештә йота алмый, әти-әнисенә аны гастростома аша тукландырырга туры килә. Сулавын да трахеостома аша сулый. Шулай ук, сколиоз барлыкка килеп, үпкәләрен кысу сәбәпле, кислородка да тоташтырганнар.

Әмма батыр гаиләне авырлыклар куркытмый. Яшәеше өчен мөһим булган барлык процедураларны башкарудан тыш, якыннары Әмир белән шөгыльләнүләрен дә туктатмыйлар. Эльбрус хәзер дә көнгә 3 тапкыр, махсус җайланмалар ярдәмендә, улы белән күнегүләр ясый.

«Хәзерге вакытта барлык күнегүләр дә диярлек сколиоз профилактикасы өчен ясала. Умыртка сөяген сузу өчен – гимнастика тубында, иңбаш буыннарын үстерү өчен боҗралар белән шөгыльләнәбез. Аякларны терәп куя торган махсус тактада чүгәләргә тырышабыз. Аллаһка шөкер, көннән-көн баланы күбрәк аңлыйбыз. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый – Әмир өчен кайсы күнегүләрнең нәтиҗәлерәк булуын күрсәтә.

Боларны эшләү үзенә бик авыр булса да, Әмир әкренләп ияләшә. Ешрак елмая башлады. Хәзер үзен күпкә тынычрак тота. Сабырлыгы да бар. Трахеясыннан селәгәен дә сирәк кенә чистарта башладык. Селәгәе бик зур куркыныч тудырганга, элек безгә аны тәүлек буе һәр 5 минут саен суыртып торырга туры килә иде. Ә хәзер сәгатькә бер генә суыртабыз. Хәтта, кайбер көндәлек эшләрне эшләп алырга да вакыт табыла», – ди ул.

Әлбәттә, авыру баланы карау тырышлык, физик көч кенә түгел, бик күп чыгымнар да таләп итә. Тормыш иптәше Лилия эшләсә дә, Эльбрус инде 7 ел эшкә чыга алмый, чөнки Әмирнең ялгызын гына калдыру мөмкин түгел.

Зиннәтуллиннарның 8 яшьлек кызлары да үсеп килә.

Фото: © Эльбрус Зиннәтуллин архивыннан

«Әмирне махсус ризык белән тукландырабыз. Хастаханәдән бушлай коры ризык бирәләр. Ләкин андый ризыктан соң баланың бик каты эче авырта. Шуңа күрә безнең үзебезгә Фризубин, Здоровейка дигән махсус сыек ризык сатып алырга туры килә. Әлбәттә, ул безнең гаилә өчен кыйммәткә чыга.

Трахеостоманың да бик кечкенәсен һәм сыйфаты күпкә начарын бирәләр. Аны да ай саен үзебезгә сатып алырга туры килә. Башка медицина кирәк-яраклары да очсыз түгел. Өстәвенә, бала өчен төрле тренажерлар сатып алабыз. Алар безнең кебек гаиләләргә ФСС тарафыннан каралмаган, шуңа акчасы да кире кайтарылмый.

Дөньяда мәрхәмәтле кешеләр күп. «Интертат» сайтында безнең турыда язма чыккач, изге күңелле кешеләр шактый матди ярдәм күрсәткән иде. Без сезгә тагын мөрәҗәгать итәбез. Бары тик киң күңелле, башкалар борчуына битараф булмаган кешеләр ярдәме белән генә Әмиребез яши, һәм без аның киләчәгенә өмет белән карый алабыз», – диде Эльбрус.

Әмиргә ярдәм итү өчен счет: 4276620016498572 («Сбербанк»).

89172910902 («Сбербанк» – Эльбрус Зиннәтуллин)

Бәлки, Әмирне тукландыру өчен, Фрезубин (1 ккал с пищевыми волокнами) яки Нутризон катнашмалары белән ярдәм итүчеләр дә табылыр.

Фото: © Эльбрус Зиннәтуллин архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар