Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көчләнгәннән соң тапкан баламны кешегә саттым»

Еллар узган, күрәселәр күрелгән, кичерәселәр кичерелгән, түгәсе күз яшьләре түгелгән, йөрәгемнең әрнеп, рәнҗеп, күкрәк читлегенә бәргәләнә-бәргәләнә изаланулары үтелгән. Мин гомерем буе күңелемә асып йөрткән авыр йөгемне салырга булдым. Мин – көчләү корбаны, һәм бүген моның хакта сөйләргә әзермен, диде «Интертат»ка исемсез калырга теләгән герой.

news_top_970_100

Исемемне үзгәртеп, әйтик, Роза дип таныштырам. Таныш-белешләремнең, дус-хезмәттәшләремнең, райондашларымның, авылдашларымның мине тануларын, бу мәкаләне таратуларын, «чәйнәүләрен» теләмәс идем.

Бу вакыйгалардан соң шактый гомер узды. Инде, кызганыч, кире кайтып та, нәрсәне дә булса үзгәртеп тә булмый. Минем башым кичергәннәрне хәзер инде гыйбрәт итеп сөйләргә генә кала. Поездта барганда очраклы юлдашыңа, бер бөртек читенсенү, оялу хисе тоймыйча, сөйләп салган төсле, бу тарихымны сөйләп бушанасым килә. Кем өчендер – гыйбрәт, кем өчендер – сабак, кем өчендер юаныч булыр минем язмышым, ә кемнәрдер, бәлки, чәйнәшү, сөйләшү өчен азык итеп кабул итәрләр тарихымны. Ни булса – шул булсын. Кешедән кыенсынып, оят хисеннән янып, хәсрәттән көеп озак еллар яшәдем инде мин. Түгәсе күз яшьләре заманында түгелеп беткәндер, хәзер җанда – дөрләп янган утыннан калган көл төсле коп-коры үпкә хисе, үкенеч хисе генә сибелеп ята.

Мин бу тарихымны иң беренче чиратта яшь кызлар колагына дип сөйлим. Заманында мин дә яшь идем, матур идем. Самими, беркатлы, саф идем. Мине «кара» куллар мәсхәрәләде, пычратты, рәнҗетте. Минем башым кичергәннәрне башка бер генә кыз бала да кичермәсен иде.

Язмыш мине барыбер, күрәчәгемне күрергә дип, Чаллыга алып кайткан булыр иде...

Мин Татарстан районнарының берсендә, авылда (исемнәрен яшерен калдырам) тудым, җитлектем, мәктәп тәмамладым. Ике баланың төпчеге идем. Әни безне берүзе үстерде. Укытучы кызы булганлыктан, минем мәктәптә гел «бишле»гә укуым, алтын медальгә тәмамлавым көн кебек ачык инде. Казанга барып теләсә кайсы уку йортына керерлек шансларым бар иде, Казанда төпләнеп калып, менә дигән тормыш кора алган булыр идем бит мин, дип, гомерем буе үкендем.

Чаллыда әнинең бертуган апасы, өлкән сеңлесе ялгызы яши иде. Тормыш иптәше булмады, балалары инде, билгеле, шулай ук юк. Шундый каты кыстап, мине үзе янына Чаллыга җибәрергә, Чаллының педагогика көллиятенә кертергә, үзе янында фатирда яшәтергә күндерде ул әнине. Казан кадәр Казанга ни җаның белән чыгарып җибәрәсең ул баланы, беркатлы авыл баласы бит ул, авызын ачып йөргәндә я талап, я көчләп, я үтереп китәчәкләр, дөньялар куркыныч хәзер, дип такмаклый торгач, апа үзенекенә иреште.

Әни мине, бәхәссез-нисез, Чаллыга апа янына укырга җибәрергә ниятләде. Мин, унҗидедәге сабый, әллә ни карышмадым да инде. Ул вакытта уйларлык баш булмаган. Казанга киткән булсам, бәлки, бөтенләй башка язмыш иясе булган булыр идем, дип, берөзлексез уйлыйм хәзер. Вакытларны кире кайтарып булса шул ул. Ул унҗидедәге балакай башыннан ниләр узачагын белдемени... Чаллыда аны нинди бәхетсезлекләр, нинди сынаулар көткәнен белсә, бу шәһәргә ул ике аягының берсен дә атламаган булыр иде дә бит. Хәер, нәкъ язмыш үзе аны шул шәһәргә илткәндер шул. Язмышыңа язылганнан узмышлар юк, диләр бит. Казанга киткән булсам, барыбер, урау юллар белән язмыш мине Чаллыга – күрәчәгемне күрергә, кичерәчәгемне кичерергә дип алып кайткан булыр иде, мөгаен.

Шулай итеп, мәктәпне тәмамлауга, әни мине Чаллыга апа янына имтиханнар тапшырырга дип озатты. Бу – авыл баласы өчен зурдан-зур вакыйга иде. Мамадыштан Чаллыга кадәр берүзем килеп җитеп, апаның йортын табып фатирына кереп урнашу олы җиңү кебек тоелды. Апа, эштә булганлыктан, мине каршы ала алмады, үземә табып барып керергә туры килде. Кичкә кадәр апаны өйдә көтеп утырдым. Аннары, эштән кайтып, апа мине көллияткә барырга өйрәтергә дип алып чыгып китте. Иртәгәсе көнне имтихан тапшырырга барасы бит. Апа тагын эштә була – үземә барасы. Шулай итеп, апа миңа аны-моны күрсәтеп, өйрәтеп куйды.

Икенче көннең иртәсе белән мин, борчу катыш рәхәт дулкынлану хисе кичереп, көллияткә – тормышымдагы иң мөһим сынауны, иң әһәмиятле имтиханны тапшырырга дип юл тоттым. Киләчәк көннәрдә чыннан да зур һәм авыр сынауларның әле күп булачагын белмәде шул 17 яшьлек Роза...

Язмыш бүләге булдымы бу, сынавымы?

Көллияттә минем кебек төрле районнардан, авыллардан җыелган кыз-егетләр күп иде, имтиханнарны тапшырганда ук танышып, дуслашып беттек. Без өч кыз – Света, Инзилә һәм мин – аеруча ошаттык бер-беребезне. Шулай бер төркемчек булып өчәү йөри дә башладык. Бер-беребезгә иптәш булдык. Чырык-чырык көлештек тә, елаштык та. Кая гына барсак та, өчәү бергә бардык. Китапханәгә кереп утырып өйгә бирелгән эшләрне хәстәрләдек, сөйләштек, серләштек, Чаллы буйлап матурлык күзләп йөрдек.

Бергәләшеп укыгач, укуы авыр төсле дә тоелмады. Әти-әни йортыннан аерылып чыгып китүнең дә читенлеге сизелмәде. Хәтта бөтенләй мондагы тормыш күпкә рәхәтрәк тоелды. Без яшь, без дәртле, без ирекле. Шунысы гына күңелсез: кызлар тулай торакта тора, ә мин – апада, фатирда яшим. Көндезләрен рәхәтләнеп бергә уздырсак, кич белән мин, алардан аерылып, апага кайтып китәм. Шундый да кыен инде алардан аерылгач... Тулай торакта студентлар тормышы гаять күңелле уза икән... Кызлар сөйлиләр. Мин кызыгам. Бергә йокларга яталар, бергә уяналар, бергә пешеренәләр, бергә ашыйлар, күрше бүлмәдәгеләр белән танышып-дуслашып беткәннәр, егет-кызлар төрле бүлмәләргә җыелып аралашалар, күңел ачалар икән.

Минем тормыш исә апа белән бер фатирда искиткеч күңелсез үтә иде. Җитмәсә, ничәдә чыгып киткәнемне, ничәдә кайтып кергәнемне, кайда йөргәнемне, ни эшләгәнемне контрольдә тота апа. Хәер, баштарак кына шулай кыланды үзе. Аннары үз мәшәкатьләренә янә чумды, ничек яшәсә, шулай яши бирде, мине интектерүдән туктады. Ничәдә чыгып киткәнемне, ничәдә кайтып кергәнемне белми дә, күрми дә башлады. Бераздан сизенә башладым: апаның кемедер бар кебек. Яше бар инде үзенең. Апага 42ләр булгандыр ул чакта. Гомере буе ялгыз булды ул. Кияүгә чыкмады, балалар алып кайтмады. Шушылай ялгыз көе картайды. Ул моңа үзе кайгырмады кебек. Үз көеңә үзең рәхәтләнеп яшәүгә җитәме, ди иде гел. Кияүгә чыгып ир көе көйләп, бала карап интегеп тормыш иткән хатыннарга көнләшмим, берүземә бик рәхәт, дип аңлатты ул моны гел.

Тик кем беләндер аралашмый микән, дип шикләнә башладым. Кичләрен чыгып китеп берничә сәгатьтән генә әйләнеп кайта, гадәттәгедән аермалы буларак, күлмәк, итәк ише матур киемнәр кия, керфеген буйый, иренен кызарта, үзен үзе карый башлады апа. Мин гомергә апаның үзен бу кадәр хәстәрләп, матурланып йөргәнен белмим. Шуңа шик туды. Сорап аптыратмадым инде.

Тиз арада шигем үзе үк расланды. Апа бер кичне фатирга берүзе түгел, ә бер ир-атны ияртеп кайтты. Бу абыең бүген бездә куна кала, минем танышым, дип кенә таныштырды. Мин моңа тыныч карадым. Бу – апаның фатиры, ул монда хуҗа. Алай гына да түгел, мин хәтта апа өчен куандым да. Гел шулай ялгыз йөрмәс бит инде, аңа да язмыш үз кешесен бүләк иткәндер әллә. Апага язмыш тиң ярын, гаиләле булу бәхете бүләк итте ахры, дип сөендем. Тик озак куанырга туры килмәде. Язмыш бүләге дигәнем язмыш сынавы булган икән…

«Мин синең өчен башым белән җавап бирәм...»

Минем студент тормышым гөрли. Авылдан килгән балаларга Чаллы иксез-чиксез зур шәһәр булып тоелды. Монда тормыш бөенләй башка. Монда башкача киенәләр, башкача тукланалар, монда бар да башкача, шәһәрчә иде. Без тиз арада шәһәр ритмын отып алдык, шәһәрчә киенергә тырыштык, шәһәрчә күңел ачтык. Тормыш үзгәрде. Хәтта мондый зур үзгәрешләрдән башлар әйләнде. Без кызлар белән беренче тапкыр дискәтүкләрдә булдык, беренче тапкыр, кыенсынмыйча, шәһәрчә биедек, беренче тапкыр спиртлы эчемлекләр татып карадык, моңарчы уйда да булмаган гыйшык-мыйшык ише нәрсәләр белән эш итәргә керештек, егетләр белән таныша, аралаша, очраша башладык. Дөнья шундый киң, шундый иркен булып тоелды. Таңга кадәр күңел ачулар, көлешү-уйнашулар, егет-кызлар белән аралашулардан артып калган вакытны укуга багышладык. Барысы да өлгерелде шунда ничектер. Укуы да барды, стипендиясе дә кесәгә тамып торды. Аңа-моңа, күңел ачу, ашау-эчүгә җитә иде шул акчалар. Без әти-әнидән еракта алып барылган ирекле тормышның рәхәтен отып алдык. Шушы икән бәхет, дигәнбездер инде. Шуңа да яшьлекне юләрлек белән тәңгәл куялар. Без япь-яшь килеш спиртлы эчемлекләр белән мавыктык, дискәтүкләрдә, төнге клубларда таңга кадәр котырынып биедек, бер белмәгән, яңа танышкан егет-кызлар белән төркемләшеп, теләсә нинди фатирларда кунып яттык, ашадык-эчтек, күңел ачтык.

Апаның фатирына мин кайсывакыт кунарга кайтмый башладым. Кызлар-егетләр белән тегендә-монда йөрештердек шунда. Иптәш кызым Инзиләнең егете барлыкка килде.

Минем исә берәүгә дә артык исем китмәде, гәрчә үземне бик ошатучы егетләр булса да. Игътибар белдереп карадылар, әмма берсенә дә төгәл җавап бирмәдем. Әле үлеп гашыйк булулар алдадыр, дидем. Менә эчтә күбәләкләр очарлык итеп гашыйк буласы килде. Андый кеше белән очрашулар киләчәктә көтеләдер, дип ышандым. Егетләр белән мөнәсәбәтләр кору тәҗрибәм юк әлегә. Минем тормышымда әлегә хәтта беренче үбешү дигән этап та булмады. Җенси якынлык турында әйтү дә юк инде. Минем иптәш кызларның күбесе инде егетләр белән зурларча мөнәсәбәтләр кора. Мин исә әлегә саф. Зурларча мөнәсәбәтләр корырга, егетләр белән йөрергә ашыкмадым да, кызыкмадым да әлегә. Шулай төрле фатирларда, төнге клубларда, дискәтүкләрдә җыелышып күңел ачып, ашап-эчеп, тузынып биеп рәхәтләндек без.

Апаның моңа исе китмәде. Аның хәзер үз тормышы «чәчәк ата». Теге ир-ат бездә бер төн кунарга дип калган көннән бөтенләйгә калды ахры. Мин – үз бүлмәмдә, апа белән аның яңа танышы апаның бүлмәсендә яши. «Мин әллә тулай торакка күчим микән, апа, сез дә иркенләбрәк яшәрсез, мин дә иптәшләрем янына якынрак булырмын, аерылып йөрергә туры килмәс», – дип берничә мәртәбә сүз башлап карадым. «Юк, беркая да күчмисең, анаң сине миңа ышанып җибәрде, үз бүлмәң бар, без сиңа комачауламыйбыз, син безгә комачауламыйсың, анда иптәшләрең белән теләсә кайда йөреп берәр каза була калса, мин синең өчен башым белән җавап бирәчәкмен, тулай торакка җибәрмим», – дип кырт кисте апа. Бу темага ничә сүз башласам да, апаның җавабы шул булды. «Тулай торакка җибәрмим, иптәшләрең белән караусыз йөреп берәр хәлгә юлыксаң, мин синең өчен әниең каршында башым белән җавап бирәчәкмен», – дип такмаклады ул.

Шулай итеп, без хәзер фатирда өчәүләп яшибез. Мин ул кеше белән артык җәелеп сөйләшеп утырганым булмагач, аның турында төгәл нәрсәдер әйтә алмыйм, тик апа белән үзара яхшы аралашалар, бер-берсенә елмаешып кына торалар, апа читтән караганда бик бәхетле күренә. Шулай булгач, мин апа өчен шат, дияргә була. Әмма нәрсәседер күңелемә ятып бетмәде ул ир-атның. Апа көн саен эшкә чыгып китә, эштән кайтып керә, ә Ришат (исеме үзгәртелде) эшсез икән. Ул өйдә утырып кала. Апа эшкә иртән иртүк чыгып китеп, мин укырга чыгып китәргә җыенганда, фатирны гел чит-ят кешегә калдырып чыгып киткән кебек тоела миңа. Көн саен шулай ниндидер сәер бер хис белән, ышаныр-ышанмас кына фатирны аңа калдырып, укырга чыгып китә бирдем.

Апа эшкә иртәнге 6ларда ук чыгып китә. Ул вакытта Ришат әле гырлый-гырлый йоклый. Ә мин җыенып я беренче, я икенче, я кайвакыт өченче парга чыгып киткәндә, ул инде торып юынып, иртәнге ашын ашарга йөри башлый. Аның белән артык кисешмәскә тырышам. Чит ир-ат бит ул. Оялам да үзеннән. Шуңа аш булмәсенә, юыну бүлмәсенә аның белән кисешмәслек итеп йөрим. Кайвакыт барыбер очрашабыз инде. 2-3 сүз әйтешәбез. «Укуда хәлләр яхшымы, беркем дә кыерсытмыймы?» – дип сораштыра. «Юк, бар да яхшы», – дим дә тизрәк бүлмәмә посам. Мин аннан курка идем, дип әйтә алмыйм. Ул куркыныч кеше түгел иде. Әмма мин чит ир-аттан оялдым, читенсендем, әлбәттә. Шуңа күрә аннан качыбрак, артык кисешмәскә тырышыбрак яшәргә ияләндем. Апа исә мине гел аш бүлмәсенә үзләре янына, бергә утырырга чыгарга кыстый. Оялмаска, ияләшергә, үз кешебез итеп кабул итәргә куша. Ә минем күңелем тартмады Ришатка. Мин аннан начарлык көтмәдем, әмма күңелем никтер тартмады. Юкка булмаган…

«Куркудан сыным катты, телемне йоттым»

Көннәрнең берендә мин гадәттәгечә апаны иртә белән эшкә озатып калдым. Үзем иртәнге ашымны ашап, савыт-сабаларны юыштырып куйдым. Икенче парага иркенләбрәк җыенырга була, шуңарга мин, ашыкмыйча гына, үз эшләремне эшләштердем, күлмәгемне үтүкләп алдым, чәчләремне үреп җыеп куйдым. Шул арада бүлмә ишегенең теге ягыннан Ришатның йокысыннан торып йөри башлавы ишетелде. Берничә мизгелдән минем тормышым чәлпәрәмә киләчәк, дип кемнәр уйлаган... Ришатның бүлмәгә үтеп кереп ерткыч кебек миңа ташлануын абайламый да калдым. Мин нәрсә булганын аңлаганчы, төшенгәнче, намуссыз ир-ат 17 яшьлек балакайның оекларын ертып, кул-аякларын каерып мәсхәрәли иде инде.

Мин ул мизгелдә нәрсә хис иткәнемне ачык хәтерлим. Бер генә нәрсә тойдым ул минутта – курку. Мин шулкадәр куркып калдым... Куркудан сыным катып калгандай булды, кул-аякларымны сизмәслек хәлгә килдем. Шоктан, авыртудан хушымны җуярмын төсле иде. Телемне йоткандай булдым. Мин бер генә аваз да чыгара алмадым ахры. Хәзерге акылым белән аңлыйм: мин көрәшмәдем. Мин үземне якламадым. Мин юньләп карыша да алмадым бит. Мин ул ерткыч каршында шулкадәр көчсез, шулкадәр мескен идем. Үзем гаепле. Шундый җебек, шундый мескен булмасаммы... Үзеңне якларлык, рәнҗетергә бирмәслек кыюлыгың да булмагач, кем соң син? Кешеме син, кырмыскамы? Ник шунда башына берәр авыр нәрсә белән китереп сукмаганмын, берәр җиренә типмәгәнмен, тешләмәгәнмен, күзләренә тырнакларымны батырмаганмын... Җүләр дими кем диим инде үземне. Үтергән булсам да гөнаһ булмас иде. Ник үземне яклый алмаганмын... Сабый булганмын шул инде. 17 яшьлек беркатлы, җебек авыл баласы. Ул тормышның нәрсә икәнен белә идемени әле анда. Үзеңнән башка сине беркем яклый, саклый алмый, син – үз тәнеңнең сакчысы. Һәм көчләнүдән бер генә котылу юлы бар, ул да булса – үзеңне рәнҗеттермәү. Мондый очракта беркем дә ярдәм итә алмый. Бары син үзең генә. Син дә җебеп, телсез, аяксыз-кулсыз калсаң, хушсыз булып ятсаң, кем коткарыр?

Әлеге сабакны мин соң үзләштердем. Шушы куркыныч минутларны кичергәннән соң гына.

«Моны аңлагач, үз-үземә кул салырдай булдым»

«Роза калтыраган куллары белән нәрсә эләктереп өлгерә, шуны алып, өйдән чыгып чаба. Ул бүтән бу фатирның бусагасын атлап керә алмаячак. Ничек тә тизрәк тулай торакта бүлмәгә кереп урнашырга тырыша Роза. Апасына бу хакта сөйләү уенда да булмый аның. Кыз моңа батырчылык итә алмаячак. Алай да түгел, аның бу хәлләр турында сөйләргә бөтенләй теле әйләнми. Ул моның хакта дөньядагы берәүгә дә сөйләрлек хәлдә түгел. Роза өчен бу – шулкадәр җирәнгеч, шулкадәр шакшы, пычрак нәрсә, ул моның турыда бары тик онытырга гына тели. Беркемгә бернәрсә белдермичә, берни булмагандай алга таба яшәргә кирәк, дигән карарга килә кыз. Моның хакта кемнеңнер белүе турында уйлаганда, Розаның йөрәге жу итә. Ул моннан гарьләнә. Әйтерсең, ул үзе ниндидер җинаять кылган, ниндидер начарлык эшләгән. Кыз бу коточкыч вакыйганы бөтен дөньядан яшерде. Үз эченә күмеп куйды, бикләде.

Роза бик үзгәрде. Аның карашына ук чыккан иде кебек бу үзгәрешләр. Кызга бер көн эчендә үсәргә туры килде. Аның очкын атып торган самими күзләреннән ал күзлекләр салынды. Ул бер мизгел эчендә бу тормышның бар михнәтен кичте кебек, бар асылын татыды. Ул хәзер бик сак, бик шикчән.

Теләсә кайда йөрүләр бетте. Күңел ачулар, хәмер эчүләр, таңга кадәр дискәтүкләрдә сикерүләр юк хәзер. Кызлар белән дә күңел ачарга тегендә-монда йөрми, егетләр белән дә аралашмый. Егетләрдән бигрәк тә өрки, шүрли Роза. Ир-атлар аның өчен хәзер барысы бер йөздән булып тоела. Ул ир затыннан булган теләсә кайсы кешедән шикләнә. Аның белән сөйләшми, күзен күтәреп карамый. Көндезләрен үз эченә ябылып, кешеләрдән читләшеп, беркем белән сөйләшмичә уздырса, төннәрен керфек тә какмыйча чыга торган булды кыз. Ул дус кызларыннан, иптәшләреннән аерылды. Тулай торак белән уку йорты арасындагы юлдан читкә тайпылмады. Як-ягына күтәрелеп карамады. Кешеләр белән сөйләшмәде. Роза күз алдында балкып торган йолдыздан соры шәүләгә әверелде. Сулды.

Иптәшләре, дус кызлары баштарак бик аптырашта калды, билгеле. Әмма аннары үз көйләренә алга таба яши бирделәр. Розаның йөрәге янды, җаны ашалды, күңеле телгәләнде. Унсигезен дә тутырмаган кызчыкның эчендә нинди зур һәлакәт, нинди тирән хәсрәтләр, нинди кайгы, нинди бәхетсезлекләр булганын Роза үзе генә белде. Моннан тыш кыз эчендә тагын бер нәрсәне яшерә – сабый…»

Йөкле булуымны аңлагач, минем иң беренче уем – үз-үземә кул салу турында булды. Мин чын-чынлап моның турында уйландым. Әмма гамәлгә ашыра гына алмадым. Моннан да начаррак хәлгә төшә алмамдыр, дигән өмет белән, бар кыюлыгымны җыеп, авылга әни янына кайтырга, барысын ничек бар – шулай сөйләп бирергә карар кылдым. Әни мин сөйләгәннәрне тыңлаганнан соң йөрәгенә ябышты, тизрәк апага шалтыратты.

«Синең Розаң монда уку түгел, төнге клублардан кайтып кермәде, теләсә кемнәр белән теләсә нинди фатирларда кунып ятты, кайтса – исереп кайтты, кайтмаса – бөтенләй кайтмады, Ришатка яла ягып, үзен акламакчы була, өстерәлеп йөреп кайдадыр балага узган да, хәзер судан коры чыкмакчы булып маташа икән фахишә кыз, кайда кем белән ясаган баласын, әнә шунда барыгыз, минем номерга башка шалтыратасы, күземә башка күренәсе булмагыз!» – дигән җавап яңгырады трубканың теге ягыннан. Ишеткәннәреннән шок кичергән әни миңа таба борылып басты. Бар көченнән учы белән яңагыма китереп сукты. Мин идәнгә егылдым. Идәндә яткан килеш елап чыктым ул төнне. Икенче көннең иртәсе белән әни тыныч кына яныма килеп утырды. «Кем белән йоклаганыңны әйт миңа», – диде.

Мин аңа яңа исем атый алмаганлыктан, авызымны ачып бер сүз дә әйтмәдем. «Үзем барам, ул егетне табам, сөйләшәм, әти-әнисе белән очрашам, үзара барысын дә хәл итәрбез, эшләнгән эш – эшләнгән инде, хәзер бала мәсьәләсен хәл итәргә кирәк», – дип, бергә җенси якынлык кылган егетнең исемен атавымны таләп итте әни. Кат-кат шул сорауны бирде. Мин әнигә һаман «Ришат» дип кабатладым. Әни янәдән кызды, аннары янәдән тынычлана төште. Кабат үртәлде, кабат елады да кабат суынды.

Шулай итеп берничә көн узды. Әни уйланып йөргәндер, барысын да үлчәгәндер дә, бер фикергә килгәндер, күрәсең. «Кызым, син Чаллыга кире кит. Монда авылда укуны ташлап кайтканыңны белсәләр, сөйләшә башлаячаклар. Корсагың үсә башлагач, без бөтенләй ояттан яначакбыз. Үзеңне дә, мине дә ояттан коткар. Кит Чаллыга. Фатир «снимать» итеп торырсың. Эш тап. Мин сиңа баланы төшерергә рөхсәтемне бирмим. Мин каршы. Ул – тере кеше. Аны үтерсәк, гөнаһы сиңа да, миңа да була. Табасың. Үстерәсең. Синең хәзер башка чараң юк, балам», – диде әни.

«Ялварып сорыйм, бир миңа балаңны...»

Мин Чаллыга кайттым. Хәлем көннән көн авырая башлады. Хәлсезлек, баш әйләнү, күңел болганудан җәфаландым. Бик каты токсикоз башланды. Мин укуга йөри алмаячагымны аңладым. Көллиятне ташларга булдым. Фатир табып күчендем. Токсикоздан интегүләрем бераз җиңеләя башлагач, эш эзләргә тотындым. Токсикоз вакытында мин ашый-эчә алмадым, йоткан ризыгым шундук кире чыкты. Бик каты ябыктым. Чандыр гәүдәдә корсакның үсүе аеруча каты сизелеп тора. Йөкле икәнемне инде яшерерлек түгел иде.

Эш сорап бер ашханәгә кергәч, минем әни тирәсендәге бер апа артык яшь килеш корсаклы икәнемне күреп кызганды. «Нәрсә булды синең белән, кызым?» – дип сорады. Мин дөресен сөйләмәдем. «Егетем йөккә узуымны белгәч курыкты, мине ташлап китте, көллияттән китәргә мәҗбүр булдым, шуңа менә эш эзлим, бик кирәк иде», – дидем. Бу апаның мине бик каты жәлләве карашына чыккан иде. Бик нык читенсенсәм, оялсам да, күрсәтмәскә тырыштым. Ашханәдә савыт-саба юарга тәкъдим иттеләр. Мин, ике дә уйламыйча, ризалаштым, әлбәттә. Монда хатын-кызлар гына эшли. Шуңа күрә миңа алар арасында читен булмады. Пешекче ханымнар мине җылы кабул иттеләр. Имеш, йөккә узгач егетем ташлап качуын белгәч, мине юатып, дәртләндереп җибәрергә тырыштылар хәтта. Эш җиңел булмады. Көнозын аягүрә эшләү билгә бәрә, срок әле кечкенә булса да, авырлык сизелә, аяклар шешенә, бил сызлый иде. Көн азагына эт кебек арыйм. Әмма акчасы бик аз, шуңа күрә төнгелеккә тагын бер эш эзләдем. Тиздән анысы да табылды. Өй янындагы даруханәдә төнлә идәннәр юдым. Ике эшне берьюлы тартканда, акчасы ярыйсы гына чыга иде. Фатирга түләрлек, азык-төлек, кирәк-яракны алырлык була. Бала тугач ничек тартасы булыр дөньяны – белмим. Әмма бүген яшәрлек әле.

Срок арткан саен корсак үсә, хәл авырая төште. Йөрергә, йокларга, басып торырга инде шактый авыр. Аяклар шешенә. Инде тиздән табарга да вакыт. Курку, борчылу хисе арта. Айдан аз гына артык вакыт калып килә... Барыннан да бигрәк, табудан түгел, баланың йөзен күргәч, аны Ришатка охшатудан куркам. Мине көчләгән кешенең баласын ничек күкрәгемә кысып «балам» диярмен? Мин аны ярата алырмынмы? Күзләренә караган саен иң куркыныч көнем исемә төшәрме? Белмим... Мин киләчәк көннәремне күз алдыма да китерә алмыйм. Ниләр көтә мине? Ничекләр түзәрмен? Минем бәхетсезлекләремә алмашка берәр кайчан бәхетле көннәр килерме? Шулай борчу-мәшәкатьләремә чумып эшләп йөри бирдем.

Көннәрнең берендә ашханәдә бергә эшләүче Гүзәл апа хәсрәте белән бүлеште. Шушы көннәрдә генә карынындагы баласын югалткан икән. Без аның йөкле икәнен дә белми идек. Срогы бик кечкенә булган. Гүзәлгә 34 яшь. Ире белән озак еллар балага уза алмаганнар. Табиблар Гүзәлгә «инде өметләнмәскә була» дигәннәр. Ә беркөн Гүзәл белән иренең башына көтмәгәндә бәхет килеп төшә – Гүзәл йөкле булуын ачыклый. Куанычларыннан хәтта күз яшьләре бәреп чыкты, дип сөйләде Гүзәл. Инде гаиләләрендә сабый булачагын тулысынча аңлагач, әти-әниләренә, якыннарына, туганнарына хәбәр итеп, аларны да сөендерәләр. Сабый тууына әкренләп әзерләнә башлыйлар. Бәхетләренә эчләренә сыймаган ир белән хатын күңелсез уйларга, курку-борчылуларга бөтенләй бирелмиләр. Барысы да яхшы булачак – башкача була алмый. Инде булмый дигәндә шундый могҗиза булып куйган икән, сабый, һичшиксез, Гүзәл белән ирен куандырып бу дөньяга исән-сау булып туачак, дип уйлый пар.

Тик тикшеренүләрнең берсендә табиб булачак әти белән әнигә начар хәбәр яңгырата – сабыйның йөрәге типми. Медицина телендә бу «замершая беременность» дип атала. Эмбрионны хатын-кызның аналыгыннан чистартып чыгаралар. Шуның белән хатын-кызның йөклелеге тәмам була. Гүзәл әлеге процедураны уза. Озак еллар көтеп, ниһаять, могҗизаи рәвештә балага узган пар өчен бу искиткеч зур югалту була. Гүзәлнең гаиләсендә зур кайгы. Иң күңелсезе – Гүзәл башка йөккә уза алмаячагын яхшы аңлый. Табиблар аңа моны инде күптән әйткән булса да, ире белән алар өметләрен өзмәде. Барыбер көттеләр. Барыбер ышандылар. Хәзер инде өметләре сүнде. Гүзәл бу кайгысын һич кабул итә алмый. Ул карынындагы сабыен һаман куллары белән капшап эзли.

«Мин берәр көнне кайгымнан шашармын төсле, Роза, ышанасыңмы?» – диде ул, минем күзләремә карап. «Миңа бала кирәк. Мин баласыз яши ялмаячакмын. Мин баласыз үләчәкмен. Мин зиһенемне җуячакмын, акылдан язачакмын. Мин үләчәкмен. Миңа бала кирәк», – дип кабатлады Гүзәл, күз яшьләре белән.

«Роза, ялварып сорыйм, бир миңа балаңны», – диде Гүзәл көтмәгәндә. Мин бу сүзләрдән югалып калдым. Нәрсә дип җавап бирергә дә белмәдем. Гүзәл тәкъдим иткән әйбер минем башыма сыймады. Ничек итеп бер кеше икенче кешегә бала бирә ала? Бала бит ул кулъяулык түгел. Кесәңнән чыгардың да бирдең. Алай буламыни? «Күпме сорыйсың? Йә, әйт инде, Роза. Мин сиңа теләсә нинди акчаларны табармын. Күпме сорасаң да табып алып килеп бирермен. Ялварып сорыйм, зинһар, «юк» димә. Зинһар, «юк» дип җавап кайтарма. Мин сиңа теләсә нинди акчаларны табып алып киләчәкмен. Зинһар, бир миңа баланы», – дип ялварды Гүзәл.

Бу сүзләре мине тәмам аптырашта калдырды. «Сиңа ул бала кирәк түгел бит. Син япь-яшь. Синең бар тормышың алда. Сиңа белем алырга, үсеп җитлегергә, кияүгә чыгарга, аннары инде үз сабыйларың, мәхәббәттән туган балаларың турында уйларга кирәк. 18дә ана булып бәхет күргән хатын-кызны күргәнең бармы синең? Ярдәмчең юк, ирең юк, белемең юк, баш өстеңдә үз түбәң юк. Бернәрсәң дә юк бит синең, балакай. Ничек аякка бастырырмын, ничек кеше итәрмен дисең ул баланы? Син үзен бала бит әле. Юләр булма, ризалаш, зинһар, тәкъдимемә. Мин сиңа күпме сорасаң, шуның кадәр акча табып алып килермен. Аякка басырсың, укып бетереп белем алырсың, кеше булырсың. Бернәрсәгә мохтаҗ булмассың. Ризалаш, Роза», – дигән сүзләреннән мин чыннан да Гүзәлнең хаклы булуын аңлый башладым. Мин ул баланы табып бәхет күрәчәкменме? Юк, әлбәттә. Юк. Минем тормышымның иң авыр көннәре башланачак кына бала дөньяга килгәч. Һәм мин моны яхшы аңлыйм.

Гүзәл тәкъдим иткән адым, бәлки, минем тормышымда иң мөһим, хәлиткеч адым булыр. Бәлки, бу адым минем иң дөрес адымым булыр. Ә бәлки, бу – минем иң зур ялгышым, иң бөек хатам булыр. Тик мин моны 18дә белә алмый идем шул. Миңа моны еллар узгач, өлкәнәеп, чигәләремдә беренче чал чәч бөртекләре күренгәли башлаганда аңларга туры киләчәк...

Баланы табу белән, мин аны Гүзәлнең куенына салдым. Гүзәл минем кулыма акча төргәге тоттырды. Бу көнне мин Гүзәлне дөньядагы иң бәхетле хатын-кыз иттем. Сабый малай бала булып туды. Мин аны төгәл 3 көн генә күреп өлгердем. Йөзен беркемнекенә дә охшатмадым. Ә күзләре минеке иде... Дүртенче көнгә мин баланы Гүзәлгә тапшырдым. Һәм үз гомеремдә башка бер генә тапкыр да улымны күрмәдем.

Балага алмашка алган акчаларга мин Казанга күченермен, анда яңа тормыш башлармын, дип план корган идем. Беркая да китә алмадым. Барып чыкмады. Берникадәр вакыт узганнан соң, булачак ирем Илгизәр белән таныштым. 1 ел да 6 ай йөргәннән соң никах укыттык. Бергә яши башладык. Шулай итеп, мин Чаллыдан беркая да китә алмадым. Ирем Илгизәр минем үткәнем хакында белмәде. Сөйләмәдем. Үткәннәрне сызып ташлап яңадан тормыш башларга иде исәбем. Әмма шушы шәһәрнең бер почмагында миннән туган бала үсеп ятуын аңлап яшәү, ни гаҗәп, җиңел булмады. Мин аның турында гел уйладым. Аңа бүген 1 яшь тулды, минем 1 яшьлек улым булган булыр иде, ә бүген аңа 4 яшь, 4 яшьлек зур улым була алыр иде, диеп уйланып яшәдем. Урамнан барганда комлыкта уйнап утыручы балалар төркемен күрсәм, алар арасында аны танымам микән дип, күзләрем белән эзләдем. Урамда очраган һәр малай бала минем бала булып тоелды. Мин бер генә көнгә дә аның турында онытып тормадым.

Ирем Илгизәр белән начар яшәдек дип әйтә алмыйм. Әмма араларыбыз тиз суынды безнең. 4 ел яшәгәннән соң аерылыштык. Балаларыбыз булып өлгермәде. Кабат кияүгә чыкмадым. Балалар табып сабый үстерү, «әни» дигән сүзне ишетү бәхете насыйп булмады. Әллә ничек кенә узды гомер…

Минем бүген беркемем, бернәрсәм юк. Әни инде күптән мәрхүм. Әнине җирләгәндә, апаны күрмәдем. Аңа берәрсе хәбәр иткән иде микән, белмим. Өлкән энем Казанда яши, яхшы эштә эшли, гаиләсе бар. Күрешкәндә аның балалары белән мәш килеп юанам. Алар да буй җиттеләр инде. Үсәләр. Минем дә бүген 21 яшьлек улым булыр иде. Туганнан соң 3 көн генә бергә булып өлгергән баламны бер генә күзем белән булса да күрәсе иде... Ул инде җитлеккән егет, зур ир-аттыр. Мин аның яхшы гаиләдә үсүен, яхшы кешеләрдә тәрбия алуын белән. Акыллы, тәрбияле егет булуына иманым камил. Мин аның өчен борчылмыйм, кайгырмыйм. Ул бәхетледер, дип уйлыйм.

21 ел элек Гүзәлнең тәкъдимен кабул итүемә үкендемме, дип сорарсыз. Үкенгән көннәр дә булды, дөрес эшләдем, дип үземне ышандыра алган көннәр дә булдылар. Уйларның төрлеләре кичте башымны. Мин инде хәзер Чаллыдан дөньяның теләсә кайсы ноктасына китә алырлык кеше. Һәрвакыт хыялланганча, Казанга күчеп китеп яңа тормыш башлап карарга да барлык мөмкинлекләр бар. Тик... Китә алмыйм. Мин бу шәһәрдән беркая да китә алмыйм. Монда минем улым бар...

«Үзегезнең иң ышанычлы сакчыгыз булыгыз»

Бу тарихны үз эчемнән чыгармам, гомерем буена бер генә кешегә дә сөйләмәм, дип уйлый идем. Үз эчеңдә сакласаң, янасың икән ул... Эчтән «ашап» үтерергә мөмкин икән ул. Бу – минем гаеп тә түгел, мин кылган хата да түгел, минем гөнаһым да түгел. Үземне үзем шулай еллар буе юаттым. Йөрәгемне шулай дәваларга тырыштым. Менә, сөйләп, күңел касәмне бушаттым. Җиңеләяеп калдым.

Кешенең язмышына ниләр генә язылмый икән. Кеше башыннан ниләр генә узмый икән. Хәзер инде үткәннәрне үзгәртүләр мөмкин түгел. Узганнарны кайтып төзәтүләр булалмый.

Мин бары тик, үземнең тарихым белән, кызлар, хатын-кызларга мөһим бер әйберне җиткерергә телим – кыз баладан да ярдәмсез, көчсез зат юк, һәм шул ук вакытта хатын-кыздан да көчле зат та юктыр. Минем язмышым шушы ике нәрсәне исбатлый. Беренчесенә килгәндә, үзегезне яклый, саклый белегез, кызлар. Яшь чакта бигрәк тә безне һәр адым саен куркыныч сагалый. Сак булыгыз. Сизгер булыгыз. Күпмедер дәрәҗәдә шикчән булыгыз. Артык ышанучан булмагыз. Кыю булыгыз. Әрсез булыгыз. Батыр йөрәкле булыгыз. Куркакларның, кыюсызларның бу дөнья кирәген бирергә мөмкин. Үзегезне рәнҗеттермәгез. Менә шундый яшь, самими, йомшак чакта рәнҗетеләләр дә инде күп очракта көчләү корбаннары.

Көчләү – ул җинаять. Моны яшерергә ярамый! Моның хакта сөйләргә генә түгел, кычкырырга кирәк! Җинаятьче җәзасын алырга тиеш, кылган гамәле өчен җавапка тартылырга тиеш. Сезне рәнҗетергә, бармак башы белән дә тияргә, сугарга, көчләргә берәүнең дә хакы юк! Берәүнең дә! Берүк бу хакта онытмагыз. Үзегезнең иң ышанычлы сакчыгыз булыгыз, кызлар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 май 2023
    Исемсез
    Кычкырып эйтудэн дэ тугал, элекеге тэрбия ойгэ кайтып сойлэмэу, тузу, монда ата ана гаебедэ бар, ышанмау, кыз ниче кон доресен эйтэ ана ышанучы юк. Кемгэ сойлэргэ тиеш инде ышанучы, терэк булмагач. Бик аяныч конечно, но эйтэлэр бит не суди судимым не будишь.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100