Кенәз, Бонапарт, Шалом, Антибиотик, Купык, Бүре – татар язучыларының кушаматлары нинди?
Бүгенге татар язучыларының кушаматларын барладык.
Язучылар тирәсендә йөргәндә: «Антибиотик радиога китте», «Шалом янына дуслары килгән», «Наполеон Бонапарт шәп шигырь язган» ише сүзләр колакка чалына башлады. Нинди хикмәт икән бу дисәм, язучы халкы бер-берсенә үзенчәлекле кушамат тагып, кайберләре исем белән эндәшүне онытып та бетергән икән.
«Кушаматлы язучы – үз кеше дигән сүз! Димәк, ул безнең арада йөри, ул зур кеше!» – диде Вакыйф Нуриев, бу хакта төпченә башлагач.
Камил Кәримов исә кушамат тагуны язучылар саны арту белән аңлатты, имеш, арада кабатлана торган исемнәр бар һәм аны төрлечә алыштыра башлаганнар.
Кушаматларның «атасы», ягъни күпчелеккә кушамат тагучы кеше дип Равил Фәйзуллинны атадылар. Ул бер әйтсә, шулай берәгәйле ябыша икән.
Язучыларның һәркайсы белән аерым сөйләшеп, кушаматлары тарихын кызык итеп сөйләттем.
«Исемнәр онытыла, кушамат истә кала»
Равил Фәйзуллин (Кенәз):
– Миңа әлеге кушаматны Ркаил Зәйдулла, Газинур Моратлар әле студент чакларында, 1980нче елларда ук такты. Яңгырап торган вакытым иде, шуңа Кенәз дигәннәрдер. Кушаматның кайсы ябыша, кайсы юк бит аның...
Шулай туры килде, язучыларга мин биргән кушаматлар ябышып бара. Без җәен Аккош күлендә яшибез, анда язучылардан ике Зиннур тора. Исемнәрен әйтеп сөйләшсәң, «Кайсы Зиннур?» – дип өстәмә сорау бирәләр. Шуннан берсе – Шкаф, икенчесе Мыштым булып китте. Мәрхүм Мөдәррис Әгъләмгә Әкә дип дәшәләр иде, үзбәктә «абзый» дигәнне аңлата ул. Рөстәм Мингалимов – Тимер борча иде. Кечкенә, яшәүчән мәгънәсеннән килеп чыккан инде. Мөхәммәт Мирза – Полковник, Газинур Морат – Газовик, Ренат Харис – Кыска, Марсель Галиев – Купык...
Авылдан киткәнемә 65 ел, анда ике буын алышынган, кайткалаган вакытта үзара сөйләшкәндә кешеләрне белеп бетермим. Ләкин нәсел кушаматларын әйтеп җибәрсәләр – Сандугач, Бүре дисәләр, шундук чамалыйм. Кушамат чорларны бәйли. Исемнәр онытыла, ә кушамат белән истә кала, ул үзенчә файда китерә.
Рашат Низамиев (Терекөмеш, Ташар Имазин):
– Мин бик хәрәкәтчән кеше, Терекөмеш дигәннәре шуннан килеп чыккан. Ташар Имазин дип әйтүләренең тарихы бик кызык, ул хакта Рабит Батулла язып та чыкты. «Казан утлары» журналында эшләгән чак, Рәдиф Гаташ белән бергә утырабыз. Шулвакыт безгә Язучылар берлегеннән әллә Рабит Батулла, әллә Разил Вәлиев шалтырата.
«Монда хәзер ике төрек язучысы килә, тиз генә килеп җитегез», - диләр. Бу язучыларның исем-фамилияләре белән кызыксынабыз. Берсе – Ташар Имазин, икенчесе Шатаг Фидәр исемле икән. Атылып бардык. Тегеләр бездән шаркылдап көләләр. Үзегезнең исем-фамилияләрегезне кирегә укып карагыз, диләр. Менә шуннан Имазин булып калдым!
Камил Кәримов (Корыч):
– Әти утта янмый, суда батмый торган, корыч шикелле нык кеше булган, бернидән курыкмаган. Колхозлашу чорында тәрәзәдән кереп, ике абыйсын үтереп чыкканнар. Шуңа да карамастан, әти бирешмәгән, сугышта катнашкан, сугыштан соң биш ел яшәп, мин туган елны үлгән. Әлеге кушаматның сыйфатларын үземдә дә сизәм – үҗәтлек, әйткән сүзеңне үтәү бар.
35 яшемдә билем авыртып хастаханәгә эләктем, Галкин фамилияле табиб: «Синдә Островский авыруы, сөякләрең таркала башлаган. Тиздән үләсең. Бар, өеңә кайт, эшләреңне төгәллә», – дип, дозасы ике тапкыр арттырылган укол кадап, кайтарып җибәрде. Островский авыруы дигән диагнозның нәрсә икәнен китаплардан эзләп таптым, ул миңа туры килмәвен ачыкладым, аннан үземә диагноз куйдым – нерв җепселе умыртка арасына кысылган булып чыкты.
Өйгә массажист чакырдым, башта ул миңа тияргә куркып торды, «Мин барыбер үләсе кеше инде», - дигәч кенә тәвәккәлләде. Аннан тугыз сеанстан аякка бастырды. Шунда үлем көтеп, ах-вах көтеп ятмадым диюем. Үземә дә ул чакта корычлык кирәк булды, кушаматта төгәллек бар.
Кушамат тагу авылның зурлыгыннан килә, кечкенә авылларда кушаматлар юк. Мин үскәндә Шәледә Камил исемле малайлар 7-8әү иде, исем җиткерә алмаганнандырмы бу, белмим. Кушаматларны эшкә җиккәннәр. Элек, мәсәлән, Габдрахман Әпсәләмовлар заманында язучылар арасында кушамат тагу гадәте булмаган. Хәзер Язучылар берлегендә дә кеше күп, исемнәр кабатлана башлады, шунлыктан бер-береңә кушамат белән эндәшү барлыкка килгәндер. Ләкин зыянлы түгел, ул җорлык, көрлек билгесе дә бит.
«Гомеремдә дә антибиотик эчкәнем юк»
Газинур Морат (Антибиотик, Газовик, Газик):
– Кайвакыт дуслар табын артына утырып алырга чакыра да, мин: «Юк, антибиотик эчәм», – дип ипләп кенә баш тартам. Антибиотик һәм хәмер – коточкыч дошманнар бит. Антибиотик эчкәндә тегесен кулланырга ярамый, дип кисәтәләр табиблар. Шуңа бу берәүдә дә сорау тудырмый.
Дөресен әйткәндә, минем үз гомеремдә антибиотик эчеп караганым юк. Тегесен дә тоткалыйм, тәкъва түгел. Ләкин кирәк чакта, кирәк чамада. Ә дуслар яныннан кайвакыт болай гына качып булмый, антибиотик шуның бер чарасы, сәбәбе булып тора. Шуннан чыккан кушамат ул. Аннан, «Бандитский Петербург» дигән сериалда да төп герой Антибиотик кушаматлы. Миңа ул герой бик ошый, шуңа кушаматыма бер дә эчем пошмый.
Ринат Мөхәммәдиев (Озын):
– Бөтен кушаматларны Марсель Галиев тагып йөри инде, миңа да ул такты. Минеке начар кушамат түгел, мәгънәсе әйбәт.
Марсель Галиев (Бөек, Купык):
– Берара язучыларга «Нихәл, бөек?», «Бөекме син?» дигәнрәк сораулар биреп йөрдем. Аны күп очракта «бөек» дип көлеп әйтәсең бит инде. Язучылар, гадәттә, әлеге сораудан югалып кала, ни дип әйтергә дә белми. Бер Туфан Миңнуллин гына тапкыр итеп җавап бирде. «Бөеклек каланчасында ниләр бар?» – дидем аңа. «Аннан син дә күренәсең», – диде ул. «Нокта булып...» – дип җавапладым.
«Купык» дигән сүзне үзем уйлап чыгардым, «Фамилияң бармы соң әле?» – дигән мәгънәдә кимсетеп әйтү ул. Шуннан әлеге кушаматлар үземә дә берегеп калды.
Зиннур Мансуров (Мыштым):
– Исем кушучы мулла булган кебек, язучылар арасында кушамат тагучы – Равил Фәйзуллин. Ул бер әйтүдә ябышып кала. Без Равил Фәйзуллин белән күптәннән аралашабыз, ул минем холык-фигыльне яхшы белә. Шуннан туры китереп, аз сүзле булганга таккан инде. Үзенә Кенәз, Яһүд дип тә әйттек, тик соңгысы ябышып бетмәде. Бөтен гамәлләре төптән уйланылган, әдәбиятка яшьли килгән, шуңа яһүдләрчә оста дип әйтә идек.
Вакыйф Нуриев (Шалом):
– Шалом – яһүдчә «сәлам» дигәнне аңлата. Соңгы берничә елда үземнән 30 яшькә яшьрәк Диана исемле кыз белән аралашып торам. Ул үзендә өч төрле – яһүд, татар, испан каннары катышкан дип сөйли. Ике сүзенең берсе Иерусалим һәм Валенсия турында, анда кат-кат барган кеше кебек тукылдап тора.
Ата-бабалары шул яклардан булуы дөрестерме-юкмы, моны тикшереп йөргәнем юк, ләкин аның үзен шулай куюы, серле булуы миңа ошый. Ул үзен дөнья яссылыгында күрә дигән сүз бит. Һәрхәлдә, ике авыл арасында гына адашып йөрми. Ә дуслар шуңа төрттереп, миңа хәзер яһүдчә сәлам биреп, «Шалом» дип йөртә башладылар.
«Ишәк түгел, Бонапарт бит!»
Рәдиф Сәгъди (Күчмә, Мафиози):
– Тинчурин театрында 21 ел эшләдем, шуның сигез елы артист булып. Тинчурин театры элек күчмә театр саналган. Шуннан миңа язучылар Күчмә дип йөри башладылар. Вакыйф Нуриев Мафиози дип тә кушты, яшь чакта малайлар Атаман дип тә әйткәли иде. Ләкин бу кушаматларның берсе дә миңа ныгытып сеңмәде.
Әти ягыннан бабайның кушаматы Кайнар Әхмәтхан булган, безнең нәсел кушаматы шул дияргә мөмкин. Бабай бик тәвәккәл кеше иде, Әтнәдәге Бәрәскәдән Бәрәзәгә кадәр 100 килолы капчык күтәреп барып, бозау откан. Бәхәсләшкән булганнар. Ике авыл арасы 2-3 чакрым анда. Бабай турында легендаларны миңа әле дә кайткан саен сөйлиләр.
Рифат Җамал (Наполеон Бонапарт):
– Кушаматымнан оялмыйм. Ишәк түгел бит ул, Бонапарт! Андый кушаматны теләсә кемгә бирмиләр. Аны миңа Газинур Морат таккан дип сөйлиләр, тарихын аннан сорагыз, ул әйтсә, дөресрәк булыр.
Газинур Морат белән кабат сөйләшеп алдым, ул уен-көлкене бергә кушып: «Рифат Җамал фильмда Бонапартны гримсыз уйнарлык кеше бит! Пилоткасын әйләндереп тә куйса, коеп куйган нәкъ үзе. Бәләкәй буйлы, тавышы күп, фетнә чыгарырга тора...» – дип тезеп китте. Менә шуңа Бонапарт икән!
Рүзәл Мөхәммәтшин (Яшь Бүре):
– Газинур абый Морат таккан кушамат бу. Моннан читенсенмим, киресенчә, горурланам. Аның килеп чыгышын Газинур абыйның үзеннән сорагыз әле.
Газинур Моратның номерын җыйдым. «Бүре – төрки халыкның көч-куәт символы. Без карт бүреләр, Рүзәл – яшь бүре. Аның «Бүре мин» дигән китабы басылып чыкты бит, шуңа күрә бу очракта ул кушаматны үзенә үзе кушты дияргә мөмкин. Ул – үзенә кушамат таккан бердәнбер кеше. Ә китабы шәп...» – дип тагын бер мәртәбә аңлатма бирде Газинур Морат.
Рафис Корбан (Корбый):
– Минеке фамилиядән чыккан кушамат. Ркаил Зәйдулла әле дә Корбый дип кенә йөри. Аңа бер дә үпкәләмим.
Тегермән олы сәфәргә кузгалган – аның белән элемтәгә чыгып булмады. Полк байрагы: «Миңа кушамат белән эндәшүче юк, сау булыгыз», – дип трубкасын атып бәрде. Чүкечкә (сүз уңаеннан, ул – хатын-кыз) бөтенләй шалтыратып тормаска киңәш иттеләр. Провокатор әле үз кушаматын белмичә көн күреп ята икән... Язучылар – гаҗәп халык! Үз кушаматларыннан шундый зур мәгънәләр табып, юморга төреп, тамчы да үпкәләмичә сөйләп бирүләре – бу да талант бит, җәмәгать. Ничек сокланмыйсың!