Вакыйф Нуриев: “Язучылар берлегенә бушлай кабер ташына кызыгып керүчеләр дә бар”
Язучы Вакыйф Нуриев белән бер бинада эшлибез, үткәндә күрешкәләп-көлешкәләп торабыз. Вакыйф абый – күп кенә зур язучыларны шәхсән белгән, аралашып торган, алар турында истәлекләр язган кеше. Ул шактый матбугат чараларында эшләп чыккан, язучылыкка һәм журналистикага гомерен багышлаган. «Казан утлары» дөньясына кереп китүенә дә тугыз ел булган инде.
Вакыйф абый, сезнең гаилә Мөхәммәт Мәһдиев белән якыннан аралашкан икән...
Әнием 45 ел мәктәптә эшләде, гомер буе укытучы булды. Башлангычларны, аннан тарих, заманында немец телен дә укытты. Әни Арча педагогия училищесында Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахуновлар белән бер төркемдә укыган. Гариф абый белән Арчада очрашулар вакытында күрешкәлиләр иде, ә Мөхәммәт абый белән бигрәк тә дус булдылар. Ул безнең күрше Гөберчәк авылыннан. Мөхәммәт абый безгә кайтып йөри иде. Безнең мәктәпкә дә кайткалады, авыл халкы белән дә очрашканнарын хәтерлим, әти белән дә дуслар иделәр. Гел аралашып яшәделәр. Аның Гөберчәккә кайтканын ишетсә, әни дә күчтәнәчен алып барып килә иде. «Казан утлары» журналында минем «Мәһдиев һәм» дигән бәян-хатирәм чыкты, китабымда да истәлекләр басылды.
Мөхәммәт Мәһдиев нинди кеше иде?
Бик чибәр, төз буйлы. Аңа хатын-кызлар да еш гашыйк булгандыр дип уйлыйм. Тәмләп сөйли белә, юмор хисенә бай иде. Мин журналистикада укыдым, ул татар теле бүлегендә укытты. Бер үкенечем калды – аның гаҗәеп лекцияләрен тыңлый алмадым. Ул вакытта тарих-филология факультетында «Әдәби сүз» дигән стена газетасы чыга иде. Озын, 15-20 метр чамасы була иде ул. Стенаның буеннан-буена сузыла иде. Мәһди аның баш мөхәррире, мин урынбасары булдым. Аның белән бергәләп 3-4 ел эшләргә туры килде миңа. Аннан күп нәрсәгә өйрәндем.
Нәрсәләр өйрәндегез аннан?
Мәсәлән, бер очрак. Көз көне укырга килдек, газетаны чыгарырга кирәк. Башкаларны авылга бәрәңгегә җибәрделәр, ә безгә газетаны ышанып тапшырдылар. Ничек чыгарырга? Студент тормышында яңалыклар юк, былтыргысы коелып беткән, 15 метрны тутырырга кирәк... Шунда Мәһди «Былтырның хисабы» дигән мәкалә язып килде. Тукайның да «Былтырның хисабы» дигән мәкаләсе бар, анда үткән елда булганнарны яза ул. Мөхәммәт абый үзенең мәкаләсе астына «Тукайдан түгел» дип язып куйган да, студентлар тормышында үткән ел булган барлык кызыклы вакыйгаларны җыеп язган. Ничек исенә төшереп, туплап бетергәндер аларны! Нәҗип Нәккаш (Исмәгыйлев) ул вакытта безнең стена газетасының рәссамы иде, Мөхәммәт абый аның турында: «Нәҗип бер тәүлектә 26 сәгать икәнен исбатлады», - дип язды. Ничек исбатлады? Моның өчен ике сәгатькә иртәрәк торырга кирәк икән. Менә шулай кызык кына, Мәһдиевчә яза иде. Безнең төркемдәшләр Апас районы Каратун авылында бәрәңгедә иде. Безгә дә нидер язарга кирәк бит – чыгып киттек үзебезнекеләр янына командировкага. Фотограф итеп Таһир Мәхмүтовны алдык, бер төркемдә укыйбыз, ул шуннан фотожурналист булып китте... Кичкә Каратунга барып җиттек, студентларны эзләп таптык, иртәгәсен алар белән кырга барып, репортаж ясадык. Ул материал Мөхәммәт абыйга ошаган иде, шул истә калган. Һәр яз көне вуз газеталары арасында конкурс була иде, безнең газета гел беренче урынны алды.
«Хатынымның үлемен бик авыр кичердем»
Әтиегез нинди кеше иде, Вакыйф абый?
Әти – инженер-механик, фронтовик, гомер буе колхозда эшләде. «Үлемсез полк»та ел саен аның портретын күтәреп чыгам, быел әле Мәдәният министрлыгыннан да шалтыратып чакырдылар. Әти Псковтагы легендар десант дивизиясендә хезмәт иткән. Сугышта бер төркем җыелып төшкән фотолары бар. Бөтенесенең киеме чиста, әтидә генә ике медаль – шуңа гаҗәпләндем... Нинди медальләр булган, шуны да сорашып калмаганмын. Ул 180 тапкыр парашюттан сикердем дип бик горурлана иде. Олыгайгач оча сөяге авырта башлады, 1991дә үлде. Авыруларын шул сугыш, парашюттан сикерүләр нәтиҗәсе дип уйладым. Сугышта ярты ел гына була, ләкин сугыштан соң десантларга җиде ел хезмәт итәргә туры килә. «Бөтенесенә кайтып китәргә, безгә җиде елга калырга дип әйткәч, каттык та калдык», - дип әйтә иде әти.
Ничә бала үстегез?
Апам һәм мин. Апа 1993 елдан мәрхүм инде. Бик яшьли – 34 яшендә китеп барды. Көтмәгәндә яман авыру килеп чыкты да, нишләргә дә белмичә калдык.
Әниегезне дә бик карагансыз икән...
Әни 90ны тутырып җәйне чыкты да августта үлде. Биш ел миндә торды. Кызым Аидага Казанның Салмачы бистәсендә йорт салдык, аннан аны ерак дип сатып, Казанның үзәгендә төзедек. Әни соңгы елын кызымда, шул йортында торды, «Әти, аны юындырасы да бар бит», - диде миңа. Ул да заманында оныгын бик караган иде. Әни бөтен авыруларын җиңеп аякка басты. «Аллага шөкер, бер җирем дә авыртмый», - дип йөри иде. Көннәрдән бер көнне кызым шалтырата: «Әбинең температурасы 40ка менде», - ди. Мин озакламый барып та җиттем. Мин килгәч өзелде дә инде...
Нәрсә булды икән?
Табиблар әйтүенчә, кешенең шулай биологик ресурслары бетәргә мөмкин икән. Бер җире дә авыртмыйча, шулай кинәт китте.
Оныкларыгыз бармы?
Кызымның балалары бар, Аллага шөкер. Артур исемлесе 5 яшьтән хоккейга йөри башлаган иде, менә шушы көннәрдә 18ен тутырды. Быел Идел буенда үзенең яшьтәшләре арасында иң яхшы вратарь дигән исемне алды. Икенче оныгым Роланга 10 тулды. Үземнең улыма 31 яшь, минем белән тора.
Ник өйләндермисез?
Иптәшләре дә, үзе дә өйләнергә ашыкмый, компьютерга текәлгәннәр. Хәзерге яшьләрнең нинди гадәттер ул, аңламыйм... Университетның тарих бүлеген тәмамлады, роботлар ясау белән шөгыльләнә иде, әле хәрби операцияләр белән бәйле рәвештә кыскартуга эләкте.
Үзегез ничә яшьтә өйләндегез?
22дә. Хатыным Ләйлә белән 34 ел тордык, җиде ел элек үлде.
Нык авыр кичердегезме?
Бик авыр. Ләйлә көтмәгәндә үлде. Эштән кайтты, кәефе бик әйбәт түгел иде, чәйләр эчте. Төнлә авыртынып уянды, ашыгыч ярдәм чакырттык, алып киттеләр, мин РКБга озата бардым. Үт куыгында таш бар иде, берсе бик зур иде, табиблар да алдырырга кирәк дип әйтте, алдырам дип йөрде, өлгерә алмады. Өянәге кузгалды. Вакытында операция ясасалар, алып та калган булырлар иде, бәлки. Бер табиб та шулай диде. Үлеме бик үкенечле булды аның. Ахыр чиктә дүрт операция кичерде, берсеннән алып чыгалар, икенчесенә алып кереп китәләр. Аннан ашказаны асты бизенә зыян килеп, шуннан үлде. Өч ай хастаханәдә ятты.
Кайда эшли иде?
Бүгенге татар конгрессы бинасы урынында балалар бакчасы иде, Ләйлә шунда мөдир булды. Көчле кеше иде. Әнисеннән яшьли ятим калган, әтисе китеп барган. Ятим калып та үзендә укырга көч тапкан. Казан кызы иде.
«Әдәби тәнкыйть юк, юмор белән сатира үлеп бара»
Вакыйф абый, әйдәгез, язучылык турында да сөйләшик әле. Сезнең биографиягезне карап чыктым, кайда гына эшләмәгәнсез, сез эшләмәгән бер журнал да калмаган диярлек. «Сәхнә», «Салават күпере», «Идел», хәзер «Казан утлары»... Кайсы чор сагындыра?
«Яшь ленинчы». Без яңа укып бетергән балалар, ул вакытта шундый кызыклы коллектив, Роза Туфитуллова баш мөхәррир иде. Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм гел шунда. Мөдәррис абыйны штатка ала алмыйлар иде, ул ирек яратты. Госман Садә, Нияз Акмал, Эльс Гаделев, Рәйсә Яхина, Саймә Ибраһимова белән бергә эшлибез. «Чаян»нан Фаил Шәфигуллин белән Мәгъсүм Хуҗин төшә. Сибгат Хәким, Нәби Дәүли, Нури Арслан килә иде. Ул вакытта «Яшь ленинчы» икенче язучылар берлеге кебек иде, бөтен язучы шунда булды. Без, яңа килүчеләрне әти-әниләрчә кайгырту бар иде, үзебез дә аларны хөрмәт иттек. Анда әдәби әсәр чыгару да зур дәрәҗә саналды, таләпләр зурдан булды. Күңелле чор иде.
Яшьлегегезне сагынудыр бу?
Шулайдыр, Лилия. Без ул чорда язучыларга шундый зур шәхес итеп карадык. Нәби Дәүли белән сөйләшеп утырганнар һаман истә, Илдар Юзеев белән соңгы көненә кадәр аралашып яшәдек. Кеше буларак гади иделәр, аларның олпатлыгын кайта-кайта күбрәк тә аңлыйсың икән. Бүген дә яхшы язучылар, көчле журналистлар бар, аларны да хөрмәт белән кабул итәргә кирәк.
Сез хәзер «Казан утлары»нда баш мөхәррир урынбасары. Югарыда санап киткән шәхесләр кебек көчле әсәрләр язучылар бүген бармы? Кайсылары әдәбият дәреслекләренә керәчәк?
Андый әсәрләр бар. Соңгы 4-5 елда ел саен әдәби конкурслар үткәрәбез, аларның ярдәме нык тиде. Бер елны «Татнефть», икенче елны Сәламәтлек саклау министрлыгы, аннан ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә, тагын Җиңүнең 75 еллыгына багышлап та үткәрдек. Бу конкурслар безнең журналны туендырып торучы чишмәләр булды. Премияләр саллы иде, язарга стимул булып торды, көчле әсәрләр килде.
Мактап кына утырмыйк инде, берәрсен сүгик әле...
Менә бүгенге көндә әдәби тәнкыйть язучы юк. Элек Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин, Мөдәррис Вәлиев, Фәрваз Миңнуллин, Мансур Вәлиев бар иде. Фәрваз Мөхәммәт Мәһдиевнең бөтен әсәрләренә бәя биреп барган. «Казан утлары»нда тулы бер тәнкыйть бүлеге булган. Хәзер Рафикъ Шәрәфиев, Тәлгать Галиуллин язгалап тора, әлеге жанр үлеп бара...
Әдәби тәнкыйтькә үпкәлиләр идеме соң?
Үпкәләү элек тә булган инде. Язучыларга туры карап: «Син нишләп шулай яздың?» – дип әйтә алганнар. Шәйхи Маннурлар туры сүзле булган, җыелышларны да ташлап чыгып киткәннәр... Хәзер бер нәрсәгә эч поша – язучылар бер-берсенең әсәрен укымый. Яхшы әсәрләр языла, «Язучылар арасында бәя бирүче булдымы?» – дип шалтыратам. «Юк, миңа беркем дә шалтыратмый», - диләр. Тәнкыйтен әйтмиләр иде, ләкин мактап та әйтмиләр. Әсәрләре чыккан авторлар бәя алмыйча кала.
Тагын нәрсә җитми әдәбиятка?
Юмор һәм сатира жанры юк. Ул журналистикада да, әдәбиятта да юк. Фельетон жанры үлде. Ә заманында «Чаян»ны шул гына тотты бит. Бүген без юмор, сатира сәхифәсен көчкә алып барабыз. 2012 елда «Яңа базар» конкурсы булып алды, шуннан бирле юмор килгәне юк. Нәрсәдән шулай икән ул? Тормыш авырмы? Һәр кеше аерым, үз эченә бикләнеп яшәгәннәнме? Алай дисәң, сугыш чорында да юмор булган.
«Язучылар берлегенә бушлай кабер ташына кызыгып керүчеләр дә бар»
Язучыларның әсәрләрен нык эшкәртәсезме?
Эшкәртелә шул. Үзем эләкмәдем ул чорга, ләкин Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Гомәр Бәширов, Аяз Гыйләҗевләр һәр сүзе өчен көрәшкәннәр. Редакторга ошамыйча, аның берәр сүзен төзәтәсе булса, үзләренә шалтыратып рөхсәт сораганнар, килештереп эшләгәннәр. Ә бүген китергәннәрнең яртысын кыскартырга кирәк. Өченче ел отпускка чыккач, икенче көнне үк иртәнге якта эштән бер кыз шалтырата. «Вакыйф абый, кил, бер романны саласы бар, 200 битен кыскартырга кирәк», - ди. Шулкадәр кыскартырга кирәк булгач, ул романны үзегез чамалап карагыз инде. Килдем дә авторына шалтыратам, язучының үзеннән башка әсәрен кыскарту – кулын кисеп ташлаган кебек бит инде. Авторы: «Теләсә нишләтегез, теләсә ничек кыскартыгыз, чыгарыгыз гына», - ди. Менә шундый мөнәсәбәт. Берсе Камил Кәримов эшләгәндә тәмамланмаган әсәр алып килгән. Камил: «Тәмамлап бетереп китер инде безгә», - дигәч, «Әй, үзең тәмамла инде шунда», - дип китеп барган. Бөтенесе дә алай түгел, әлбәттә. Сүз тәмен, язуның кадерен белүчеләр дә бар.
Яшь шагыйрьләр бармы?
Шагыйрьләр элек-электән әдәбиятка төркем-төркем килгәннәр. Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, Ренат Харис – бер төркем, Ркаил Зәйдулла, Ләис Зөлкарнәй, Газинур Морат, Ләбиб Лерон – икенче төркем, Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Миңнуллина, Фәнил Гыйләҗев – тагын өченче төркем. Алардан соңгы төркем кайчан килер икән? Монда бераз озынрак пауза булырга мөмкин. Шунысы бар – яшьләр арасында прозаиклар әз булды: Рөстәм Галиуллин, Ландыш Әбүдәрова, Айсылу Имамиева. Ләкин соңгы вакытта яшь шагыйрьләр дә прозага кереп-кереп ала, шуңа сөенәм. Рүзәл Мөхәммәтшин конкурста «Лалә» дигән хикәясе белән җиңде, Лилия Гыйбадуллинаның повестен укып утырам әле.
Вахит Имамов интервью вакытында: «Кайбер язучылар берлеккә керү белән язудан туктый», - дигән иде. Мондый күренеш бармы?
Менә 360 язучының исемлеге язылган кенәгә. Шуннан мәктәпкә очрашуга барырга дәрәҗәле кеше эзли башласаң, таба алмыйсың. Кайсы авыру, кайсы Казаннан читтә, кайсы карт, кайсы бөтенләй билгесез кеше... Үзем дә алты ел Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып эшләдем, бу хәлләр башымнан кичте.
Берлеккә кергәч тә язудан туктауның нинди сәбәбе бар икән?
Язучылар союзына нинди максат белән керүләренә карый инде. Зөлфәт Хәкимне, мәсәлән, «Әйдә, рәхим ит, союзга кер инде», - дип чакырып, кодалап алдылар, үзе сорап йөрмәде. Хәзер күбесе керергә ашкынып тора. Бервакыт мин язучылар берлегендә эшләгәндә Чүпрәледән бер бабай килде. Өстәлемә китапларын тау кадәр итеп өеп куйды. Сыйфаты да чамалы гына, аны кем укыгандыр, ләкин язган да язган инде... «Бабай, сиңа союз нәрсәгә, күпме язгансың бит инде», - дим. «Союзга керсәң, сез үлгәч бушлай таш куясыз икән», - ди. Менә аның максаты! Кергәч сүнгән, беткән язучылар күп... Монда кергәч, яхшы итеп язарга кирәк дип куркып калалар микән? Әллә канәгатьләнеп, бүтән эшлисе юк дип уйлыйлардырмы?..
Күп язучыны эчү дә харап иткәндер?
Талантны бөтенләй юкка чыгарып булмыйдыр, минемчә. Аракы эчү – ул безнең буынның фаҗигасе булды инде. Кайсы буынга сугыш, кайсына ачлык, ә менә безгә эчүчелек эләкте. Сугыштан соңгы чорларда авылларга керә башлап, безнең бәләкәй чакта тамыр җәйде ул. Юклык чоры, аракы да дефицит. Кич белән клубка берәрсе җибәреп чыкса: «О, каян тапкан?» – дип аны король дәрәҗәсенә күтәрәләр иде. Шулай итеп модага кереп китте ул…
«Өч тапкыр кияүдә булдым, Мәскәүдә стриптизер булып эшләдем, диде»
Хатын-кыздан башка көнкүрешне ничек алып барасыз? Авыр түгелме?
Башыңа төшсә, әллә нәрсәләр пешерәсең икән ул. Хатыным исән чакта йомырка гына кыздыра белә идем. Хәзер нәрсә генә пешермим... Бу ялда базарга барып, форель башы алып кайттым. Шуны яхшылап чистартып, тәмле итеп уха пешердем, аңа 17-18 төрле ингредиент кына салдым. Шуның берсе генә булмаса да, минем күңел тыныч түгел инде, кибеттән барып алып кайтмыйча тынычланмыйм. Башка төрле аш белән дә шулай. Башта базардан итен сайлыйм, кабырга ашы яратам инде, итен күп салам. Оныклар килсә, минем ашларны икешәр тәлинкә ашыйлар. Бавыр алып кайтып кыздырам, кәтлит, гүләш, коймак... Барысын да җиренә җиткереп эшлим, ирләр тотынса, шулай пешерә бит инде.
Нык гашыйк булучан кешеме сез, Вакыйф абый?
Әйееее... Менә синең дә күзләрең матур, күз карашың шулкадәр серле!
Яшь барган саен хисләр сүреләме?
Бик сүрелми шул. Һаман үзеңне яшь вакыттагы кебек хис итәсең. Аннан көзгегә карыйсың да, «әй, юләр» дип куясың. Ләкин гашыйклык хисен бер дә йозакка бикләп куясы килми икән.
Сезне бер матур кызга гашыйк булган дип сөйләделәр әле.
Кем икән ул?
Диана исемле...
Әәә... Аңа – 33, миңа – 63. Безнең 30 яшь аерма.
Ничек таныштыгыз?
Хатыным үлгән ел. Мин кара плащтан урамнан кайтып барам, яңгыр да төшкәли. Баш һәрвакыт түбән иелгән, аяк очына гына карап йөрим. Ул вакытта иртән әле ничек тә чыгып китәсең, ә кичен өйгә кайтырга күңелсез, моңсу. Каядыр кереп, ярты буханка ипи дә алдым, ул да кулда. Җиңү Проспекты белән Фучик урамындагы ике арада агачлык кебек җир бар, анда кеше дә йөрми, шайтан таягы үсә. Шуннан бер кыз әкрен генә, биегән кебек бара. Минем моңа ачу килде! Кем генә йөрмәс монда, бәлки мин берәр маньяктыр. Шуннан мин аның артыннан куып җитә башлагач, ул кинәт кенә, һөҗүмгә әзерләнгәндәй борылды... Танышып киттек. Минем дә әзрәк күңелне күтәрәсе килә бит инде, авыр чак, шундук аны «Марокко» дигән ресторанга чакырдым. Өч тапкыр кияүдә булган, стриптизер булып Мәскәүләрдә эшләп кайткан. Турыдан сөйләве, берни дә яшереп тормавы ошады. Чәчәк кибетенә кердек, бер лилия алырга кушты, мин өчне алдым. Шуннан китте инде...
Нинди соң ул? Чибәрме?
Җыеп әйтсәк, аның бөтен җире ясалган. Борынын Израильдә, иренен Испаниядә ясатып кайттым дип сөйли иде. Күзенең төсе дә төрле көнне төрле төстә, линзаларын алыштырадыр, күрәсең. Мин аның гел төрле кыяфәттә булуына озак ияләнә алмадым.
Озак очраштыгызмы?
Очрашу дип, ул минем кыздан да җиде яшькә яшьрәк, җитди мөнәсәбәтләр түгел инде ул... Аралашуын хәзер дә аралашабыз, көн саен хәерле иртә теләп смслар яза, менә бүген дә иртәнге биштә язган. Сирәк кенә очрашабыз. «Казан утлары»ның 100 еллыгына килде, редакциядә булгалый, бакчама килә иде. Хатын үлгәннән соң ел ярым депрессия халәтендә яшәдем, ул мине тормышка кайтарды, кабызып җибәрде, тормыш бизәге булды. Диага (Вакыйф абый аны шулай дип йөртә икән – авт.) моның өчен рәхмәт.
Аңа гашыйк булдыгызмы?
Юктыр, 30 яшь аерма шактый зур. Әнә, Ренат Ибраһимов мең яшәрмен кебек сөйләшә иде, «Тагын бала алып кайтабыз әле», - дип торды. Үлде дә китте, берсеннән-берсе кечкенә балалары калды, хәзер хатынына авыр. Иң оптималь вариант – 10-20 яшь аермадыр.
Яңадан өйләнәсегез килмиме?
Яхшы хатын туры килсә, өйләнер идем. Дин өйләнергә куша инде. Миңа бер хәзрәт: «Син зираттан хатыныңны күмеп кайтканда ук өйләнү хакында уйланырга тиеш идең, дин парлы булуны хуплый», - диде. Дөрес әйтәләр, моңа каршы килеп булмый.
Яучыларга мөрәҗәгать иткәнегез булмадымы соң?
Тәкъдимнәр күп булды. Яулыктан, диндәге хатын-кызлар белән шактый гына таныштырырга теләделәр. Сүз дә юк, ул дөрес юл, ләкин мин аңа әзер түгел.
Вакыйф абый, чын мәхәббәт кешенең тормышында берәү генә буламы?
Кешенең тормышында мәхәббәткә һәрвакыт урын калырга тиеш. Көтмәгәндә, теләсә каян килеп чыксын иде ул…
Вакыйф Вәкил улы Нуриев — татар язучысы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары (2007 елдан),Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш һәм Ф.Хөсни исемендәге әдәби бүләкләр иясе.
1958 елның 17 августында Татарстанның Арча районы Сеҗе авылында дөньяга килә. Шушы авылда урта мәктәпне тәмамлый, 1975 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 5 курста укыганда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә хезмәткәр булып эшли башлый. 1980 елда университетны тәмамлый. Бераздан «Яшь ленинчы»ның җаваплы сәркатибе, баш мөхәррир урынбасары була. 1987-1990 елларда Татарстан китап нәшриятының сәясәт редакциясе мөдире.
1990 елда аны яңа оешкан «Шәһри Казан» газетасы редакциясенә эшкә чакыралар. Ул башта бүлек мөхәррире, 1995 елдан 2000 елга кадәр әлеге газетада баш мөхәррир урынбасары була. Соңрак Вакыйф Нуриев «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналларының баш мөхәррир урынбасары булып эшли.
2007-2013 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып эшли.
2013 елдан «Казан утлары» журналында бүлек мөхәррире, җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары.
Вакыйф Нуриев — 5 китап авторы.