– Алдыңны-артыңны карап йөре, бигрәк беркатлы син, хәйләкәр булырга кирәк бераз, – дип киңәш бирә иде Әнисәгә бабасы.
Нишләтәсең инде, холкы шундый Әнисәнең. Алдый да, усаллаша да белми. Күндәм, ипле. Үз тормышын беркайчан да кешегә чыгып сөйләмәде. Кешегә сөйләп ни файда. Синең гаилә тормышыңны башка берәү килеп җайлый алмый. Ярдәм дә сорамаска тырышты.
Шулай да, бер әйтеп карады ул абыйсына. Ире командировкага киткәч, кухня идәнен ремонтларга чакырган иде. «Чыкма идең, кем кушты сиңа кысмыр Илдуска кияүгә чыгарга», – дип кенә җаваплады абыйсы. Шуннан соң башка бер сүз дә әйтмәс булды Әнисә. Аптыраганнан, шул идәнне әйтеп-әйтеп тә ире эшләп куймагач сораган иде инде абыйсының булышуын. Иске баракта яшиләр иде ул чакта. Идәне череп төшкәч, иске шкаф такталары гына җәеп куелган идән иде.
Идәне – бер хәл. Ярдәм сорагач та, үзен гаепләп куйгач күңеле кителде шул Әнисәнең. «Кысмыр» дигәч тә, йорт төзегәндә шулай буласыңдыр инде, икесенең дә бөтен эшләгәнен төзелеш «йота» да куя. Абыйсы аны үзенә «салырга» иптәш булмаганга әйтә «кысмыр» дип. Һәркем үз ягын кайгырта.
Әнисә дә 2 эштә эшли. Бөтен эшләгәне шул яңа йорт төзелешенә кереп бара. Керсен, сөенә генә аңа хатын. Барак тормышыннан арыды. Бәрдәфкә дә чират торасы. Әле ул да тыгылып интектерә, суы китми башлый. Аннан коммуналь хезмәткәр чакырталар. Берара бөтенләй күпкә китте, атна саен чакыртырга туры килде. «Идән юган чүпрәкләрегезне ташлыйсыз, алама хатыннар!» – дип әрләде канализация чистартырга килгән ир. Берәү дә «мин» дип гаебен танып чыкмый бит инде ул вакытта. Әнисә дә хурлана андый чакларда. Үзе үк әллә ничә күрде: күршегә килгән яшь хатынның идән юган суын чүпрәге белән бергә унитазга китереп салганын. Әйтеп караган иде дә, кул гына селтәде тегесе. «Килеп чистартырлар әле, туалет же общий», – диде дә ишеген шапылдатып кереп китте бүлмәсенә. Башкалар өчен үзе ояла шундый чакларда Әнисә.
Һәм тизрәк үзләренең йортына күчәсе килә. Их, зур тәрәзәле, иркен, якты өйләрен ялт иттереп тотыр иде ул. Залга, кухняга, йокы бүлмәсенә үзе теләгәнчә матур-матур челтәрләр элеп куяр иде. Хатын-кыз өчен аерым кухня булу ничек уңайлы. Көннәр буе пешеренеп йөр – сүз әйтүче юк. Ә монда бөтенең бергә бер вакытта эштән кайта да, кухняга чыга. Барысының да ашыйсы килә инде, сүз дә юк. Бер-береңә ышкыла-ышкыла ризык әзерлисең. Рус күршеләре дуңгыз ите пешергәндә бигрәк ят ис чыга. Андый көннәрдә Әнисәнең үз ризыгына да шул ис сеңеп пешәдер кебек. Ә үз йортларына күчсәләр, ничек рәхәт булачак. Шуңа күрә бер тиен акчасын да үзенә тотмый хатын. Иренең акчасына өстәмә булсынга, тизрәк йортка чыгарга хыяллана. Эшеннән кайткач массаж ясап та бераз акча эшли. Кирәк икән, күрше кибеткә барып, идән юып килә. Идән юганга күп акча түләмәсәләр дә, ризык алырлык булса да акча керә кулга. Шул рәвешеле хезмәт хакын төзелешкә саклап калырга мөмкин.
Баракта яшәгәндә үк 2 балалары туды. Аларны да ким-хур итеп булмый. Бакчага йөргәндә кеше биргән киемне киертсәң дә, мәктәпкә кергәч – яңаны аласы. Балалар, үскән саен, кешедән калганны кимәскә борын җыера. Шулай да, кызлары әти-әнисенең хәлен аңлады, иркәләнеп, өсте-өстенә кием сорап аптыратмады. Малайларга кызлар кебек үк күп тә кирәкми. Базарга балаларга кием алырга чыкканда да, Әнисә үзенә бер күлмәк тә алмады. Эчке киемнәрен дә тегә-тегә кия иде. Иренә киемнәр алганда да, аның өчен сөенә белде. «Кеше арасында эшли, матур булып йөрсен», – дип уйлый иде. Илдус – бер оешма җитәкчесенең машина йөртүчесе. Ә Әнисә заводта эшли. «Заводка баргач та эш халаты киеп куясы, нәрсә дә ярый», – дип, үзенә кием алуны да кирәк санамады. Бер алган курткасын көз-кыш-яз 10 ел киде. «Ертылмаган, төсе уңмаган, үлчәме туры килгәч киям дә киям», – ди хатын, «әле һаман шул курткаңнан йөрисеңмени?!» дигән танышына.
Киемдәмени хикмәт! Менә тизрәк яңа өйләренә чыгарга кирәк. Үзенә кием алмавы белән булса да, яңа йортка күченү шатлыгын якынайта ул. Газ кертеп, өйне җылыткач, күченәсе итте гаилә. Обойлар ябыштырып, җиһаз алганны көтмәделәр. Аларын шунда яши-яши эшләрбез, дип уйлаштылар. Барактан килгән караватта, идәндә йокладылар. Өстәл дә шул барактан килде. Барактан килсә дә, яңа йорт өчен иске булса да, үзләренеке бит ул. «Барактан килсә килсен, таракан гына килмәсен», – дип көлештеләр үзләре дә, күченгәндә.
Ул арада машинасы да искерде Илдусның. Йортка күченгәннең икенче елында өр-яңа машина алып кайтты. Машина алырга хатыныннан акча сорамады соравын, кредит та алмады. Җыйган акчасы булган. Иренең бу яңалыгына сөенергә дә, көенергә дә белмәде Әнисә. Ирем сакчыл да, запаслы да икән бит, дип уйлады. «Беркемгә әйтмичә, төзелеш барган вакытта запас калдырып, машина алырлык акча җыюны бөтен кеше дә булдыра алмыйдыр», – дип уйлады хатын. Дөрес, 100 мең сум акчаны карт әбисеннән бурычка да алып торган. Әмма, ирендә астыртынлык барлыгын да чамалады ул. Күңеленә «корт» керде. Төзелеш барган вакытта Әнисә бер кием алмаганда да, Илдусы кияү егете кебек гел матур киенде. Югыйсә, ул да әллә ни мул хезмәт хакы алмады инде. Саный башласаң, йорт төзелешенә Әнисәнең акчасы күбрәк тә кергәндер. Илдусның эшчеләр бригадасы барлап, аларны эшләтү кебек оештыруда күп көче керде. Синең өлеш, минем өлеш, дип бүлгәләми инде Әнисә. Ире шулай кисәк кенә зур сумма запас акчасын чыгарып, машина алып кайткач, бераз уйга гына калды.
Уйласа да, кычкырып әйтмәде. Күңеленнән ачу да саклап йөрмәде. Андый вак-төякләргә вакыты да юк иде. Йортка җиһазлар аласы, матур челтәрләр эләсе бар. Атнаның 2 көн ялында кибетләргә җыештырырга чыкты. Шундагы «шабашка» акчаларын җыеп, кухняга шкафлар алды. Яңа челтәрләр дә элеп куйгач, күңеле үсеп китте хатынның. Кухнясыннан чыгасы да килмәде. Гаиләсен тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлады.
Йортларын хәзерге кебек 1 елда гына төзеп чыга алмадылар. 10 елга сузылды төзелеш. Йорт төзегән елларда балалар үсеп җитте, күченгән елны уллары армиягә китте. Ничек булса да, шат иде Әнисә үзләренең йорты булуга. Йорт белән завод арасы шактый ерак булса да, иртәнге алтынчы яртыда маршруткага чыгасы булса да, сөенеп яшәде. Завод янәшәсендәге элекке барак урынын күргән саен, йортлы булуына шөкер итте.
Бөтен эшләгәнен, «подработка» акчаларын йортка, балаларына тотты. Үзен карарга уйламады да. Кызы белән иртәгесен кибеткә барырга план корганда, кызы, «әни, сиңа матур күлмәк белән куртка алырбыз» дигәненә дә, «әнә шкафта курткам, шул ярый» дип кыска тотты. Шулай, «миңа ярый» дия-дия, таныш-белешләре биргән киемнәрне киеп, йортлы булганына, тәрәзендә матур челтәр эленеп торганына куанып гомер итте Әнисә.
«Ә бер матур көнне тормыш артына типте», – дияр иде бабасы, бу көнне күрсә. Ул гел шулай киңәш бирергә ярата иде оныгына. «Кызым, үзеңне яратып яшәргә өйрән. Син – бик беркатлы, алай булмаска тырыш. Тормыш әле ул хәйләкәр булганнарның да артына китереп тибә», – ди торган иде. «Тормышның аягы юк бит аның», – дип, чырык-чырык көлә иде Әнисә бабасыннан. Ә бит бабай дөрес әйткән! Картлар сүзендә акыл бар шул. Ни дисәң дә, алар гомер юлын узган. Их, бабасы исән булса хәзер!
Аның очрагында тормыш түгел, Илдусы «типте» бугай. Әнисә йортлы булганына сөенеп, бар эшләгәнен йортка кертеп барганда, ире яшьрәк хатынга гашыйк булырга өлгергән. Илдус эшли торган оешмага авылдан килеп урнашкан Сөмбелә. Укыган инде, дипломлы. Әнисә кебек завод эшчесе түгел. Үз-үзен карап, матур киенеп йөри. Дөрес, Илдустан күпкә яшь. Шәһәр читендә ике катлы йорты, яхшы машинасы булгач «бай» дип уйлаган, күрәсең, Илдусны. Ул кыз теләгәнчә ярдәм итә алгач байдыр да инде. Илдусының хезмәт хакын күргәне юк Әнисәнең соңгы 3 елда. Элек барыбер дә йортка ни дә булса алына иде. Йә азык-төлек алганда бирә иде. Ә бу елларда – юк. «Машина запчасте кыйммәт, шуңа кереп китеп бара», – ди. Бер шулай җавап биргәч, башка сорамады Әнисә.
Хәзер инде балалары да акча эшли башлады. Улы, «үземчә яшим» дип, шәһәрдә фатир арендалап тора. Ничек тели – шулай яшәсен, дип ризалашты әнисе. Тәртипсез түгел уллары. Үзенчә яшәп карыйсы киләдер, үз эшләгәнен үзенә тотып. Булдыра ала икән, яшәсен. Ә кызы – Әнисә янында. Кызы да төп эшеннән тыш акча эшләү ягында. Токмач кисеп, кош теле ясап сата, үзенә акча эшли. Иртә язда теплицада укроп, суган кыягы, редиска үстереп саталар. Кызының да, үзенең дә эшендә бик тиз алып бетерәләр. «Кемгә кирәк?» – диясе дә юк. «Суган, укроп кирәк иде», – дип, алдан исемлек язып кулына тоттыралар Әнисәнең. Менә шундый хезмәтләр белән «бай» булып яшәп яталар иде шәһәр читендә. Тагын да «баеп» куйдылар…
Илдус йортның икенче ягыннан ишек куйдырып, йортны икегә бүлде дә яшь хатын алып кайтты. Әнисә бу хәлдән хушы китеп егылды. Инсульт кичерде. Үсеп җиткән балалары да оялта алмады ирне. «Шушы йортка булсын» дия-дия, үзенә бер яңа кием дә алмый яшәгән гомерен кызганды Әнисә. Хикмәт күлмәктә генә түгел бит, уйлап карасаң. Үзеңне яратырга кирәк икән бит иң элек. Ике катлы йорт нигә кирәк булган ул? Дөнья малы. Калдырып китәсе мал өчен бөтен сәламәтлегеңне бетереп җәфалану кемгә кирәк?! Йортның бер катлы, гадие генә җиткән булгандыр, бәлки. Клуб кадәр ул йортның бер шатлыгы юк хәзер. Томан кебек таралды да югалды.