Ирен ясау модасы: Клеопатра иннеге рецепты, “тәкъвалык күкәе”, ботокс һәм филлер
Гүзәл затлар элек-электән иреннәренең матурлыгы турында кайгырткан, йөзләренең иң мөһим урыны дип нәкъ менә иреннәрен санаган.
Бүгенге көн хатын-кызлары бер-берсен уздыра-уздыра иреннәрен кабарта, ничек тә тулырак, күперенкерәк итеп күрсәтергә тырыша. Безнең гасырга кадәр гүзәл затлар иреннәренең матурлыгы өчен нинди адымнарга барган? Хатын-кыз иреннәре нинди мода этаплары кичергән? Ирен кабарту кайчан һәм ничек барлыкка килгән? Филлер нәрсә ул? Ирен кабарту процедурасының организм өчен нинди куркынычы бар? Ирен үстерү ничә сумга төшә? Бу һәм башка сорауларга җаваплар, ирен кабарту процедурасының нечкәлекләре, косметолог белән әңгәмә – әлеге мәкаләдә.
Клеопатра иннеге рецепты
Борынгы Мисырда җеп кебек нечкә, әмма кычкырып торган караңгы кызыл төскә буялган иреннәр модада була. Нәкъ шул вакытта хатын-кызлар беренчеләрдән булып иреннәрен буйый башлый. «Яшерен корал: кызыл иннек тарихы» китабында Америка журналисткасы Рейчел Фелдер дөньяда иң беренчеләрдән булып хатын-кызлар кулланган борынгы иннек рецептын яза: «Гади хатын-кызлар иреннәрен буяу өчен иннекне кызыл охрадан – балчыктан табылган табигый буяудан ясасалар, патшабикә Клеопатра өчен иннек кыйммәтлерәк чималдан – кошениль кортыннан ясалган. 400 грамм иннек китереп чыгару өчен 70 меңнән артык ана корт үтерелгән, кояшта киптерелгән, уылган һәм караңгы кызыл төстәге буяу килеп чыккан.
Идеаль иреннәр формуласы
Бераз соңрак иреннәр модасына борынгы греклар да үз өлешен кертә. Мәгълүм булганча, борынгы греклар һәрнәрсәгә фәннәр патшабикәсе – математика күзлегеннән караганнар. Шулай итеп, борынгы греклар идеаль иреннәр формуласын чутлап чыгара. Әлеге формула буенча өске ирен аскысыннан 25%ка кечерәк, ә иреннәр үзләре хатын-кызның йөзенә карата 62:38 нисбәтендә урнашырга тиеш булган.
«Тәкъвалык күкәе»
Уртанчы гасырда исә модага неп-нечкә һәм төссез иреннәр керә. Мода тарихчысы Сара Даунингның «Матурлык һәм косметика: 1550-1950» китабында бу хакта түбәндәгеләр язылган: «Бу чорда хатын-кызлар йөзләрен форма һәм төс буенча «тәкъвалык күкәенә» (чисталык, гыйффәт символы) охшатырга тырышканнар. Ягъни йөзләрен түп-түгәрәк һәм ап-ак итү ниятеннән кашларын кырганнар, битләрен һәм иреннәрен ап-ак кершән белән буяп куйганнар. Иреннәрне никадәр ныграк яшереп булса, шулкадәр яхшырак саналган.
Бант-иреннәр
ХVIII гасырның рококо эпохасында француз хатын-кызлары бант формасындагы иреннәр турында хыялланган. Ул чорда чибәрлек символы саналган Жанна-Антуанетта де Помпадурның (француз короле Людовик ХVнең сөйгәне) иреннәре нәкъ менә шундый булган. Рококо эпохасы – сафлык, сабыйлык, бала итәкләр, челтәрләр эпохасы. Әлеге чор гүзәл затлары йөз-кыяфәтләрен курчакныкына охшатырга тырышкан. Моның өчен хатын-кызлар битләрен кершән ярдәмендә ап-ак төскә керткән, бит алмаларын алсу төскә буяган, ә иреннәр исә сусыл, алсу һәм бант сыман күпереп торырга тиеш булган.
Тамчы иреннәр яки «Гибсон кызлары»
ХIХ-ХХ гасырлар чигендә АКШта «Гибсон кызлары» дигән термин барлыкка килә. Әлеге терминны иллюстратор Чарльз Гибсон яратып сурәтләгән кызларга карата кулланганнар: иллюстратор биек итеп өеп куелган чәчле, уйчан, моңсу карашлы, тамчы сыман иренле кызларны сурәтли торган була. Шулай итеп, тамчы сыман иреннәр, ягъни үзәк өлешенә акцент ясалган, ә читләре күренмәслек дәрәҗәгә җиткерелеп кершән белән буяп куелган иреннәр модага керә. Кызлар иреннәренең читләрен кершән белән яшереп буяп куя, ә үзәк өлешен иннек ярдәмендә кызарта торган була. Иреннәр таррак, җыйнаграк күренә, түгәрәкләнеп тамчыга охшап кала.
Купидон җәясе
1920 елда кинематография кинәт матурлык стандартларын формалаштыра башлый. Экранда бик каты бизәнгән, битенең кимчелекләре тональ крем һәм кершән ярдәмендә яшерелгән, кашлары буяу ярдәмендә каралтылган, керфекләре буяп калынайтылган, озынайтылган, күзләре сөрмә ярдәмендә сызылган хатын-кызлар балкый башлый. Шулай итеп, хатын-кызлар өчен косметиканың мөмкинчелекләре никадәр зур булуы ачыклана. Гүзәл затлар косметика ярдәмендә йөзләрен «яңадан ясый» алуларын аңлап алалар. Шул ук вакытта кинематографиянең якты йолдызы – голливуд актрисасы Мэй Уэст иреннәр модасына үз өлешен кертә. Актриса иреннәрен өске иреннең нәкъ уртасында урнашкан чокырчыкка, ягъни «купидон җәясенә» акцент ясап буйый торган була. Хатын-кызлар шашынып иреннәрен актрисаныкына охшатып буйый башлый.
Мэй Уэстның ярым ай төсле кыйгач, нәфис уелган алсу иреннәре хәтта рәссамнарны, шагыйрь-язучыларны сәнгать әсәрләре тудыруга илһамландыра, мәдхияләр җырларга этәрә. Шулай итеп, рәссам Сальвадор Дали Мэй Уэстның иреннәре белән илһамланып, актрисаның иреннәренең формасын кабатлап кәнәфи иҗат итә.
Мэрилин Монро – күперенке кызыл иреннәр «амбассадоры»
Иреннәрне ачык кызыл төскә буяу исә Икенче Бөтендөнья сугышы чорында популярлаша. Кызыл иннек үзенә күрә каршылык символы санала. Бу хакта ул чорда кызыл төстәге иннекләргә бирелгән исемнәр сөйли: «Кызыл көрәш», «Кызыл җиңү», «Кызыл полк». Сугыш тәмамланып унлап ел узганнан соң сәхнәдә киноактриса һәм җырчы Мэрилин Монро пәйда була һәм күпләрнең мәхәббәтен яулап ала. Заманында Мэрилин Монро кызыл күперенке иреннәре белән меңләгән ир-атның башын әйләндерә, хатын-кызларны берсен-берсе уздырып иреннәрен кызыл төстәге иннек белән буйый башларга этәрә. Шулай итеп, Мэрилин Монро күперенке, тулы иреннәрне модага кертә.
Вазелин, парафин, гиалурон
Шул арада иреннәрне күперенке итү өчен яңа ысул да пәйда була. Иреннәр эченә шприц ярдәмендә махсус матдә тутырып, аларны никадәр зуррак итәсең килә, шулкадәр үстерү мөмкинлеге барлыкка килә. 1875 елда тарихта беренче тапкыр кеше организмына укол ярдәмендә вазелин кертеп карау тәҗрибәсе башкарыла. Австрия табибы, хирург Роберт Гершруни тарафыннан гамәлгә ашырылган идея буенча, эретелгән вазелин маен тире астына кертеп, иреннәрне зурайтырга мөмкин була. Әмма вазелинның эрү температурасы Цельсий буенча нибары 40 градусны тәшкил итә, шунлыктан әлеге матдәнең бу максат өчен туры килеп бетмәве ачыклана. Тиздән шул ук принцип буенча тәҗрибә парафин ярдәмендә башкарып карала. 1902 елда хирург Герберт Экштейн парафинны күкрәкләрне зурайту, биттәге җыерчыкларны тутыру, борынның формасын үзгәртү, иякне очлайту, яңак сөякләрен күтәртү, иреннәрне кабарту өчен универсаль матдә буларак кулланып карый. Процедура хакында газета һәм журнал битләрендә еш яза башлыйлар. Косметология салоннарында хәтта халык өчен инъекцияләрне демонстрацияләп күрсәтүләр оештырыла. Әмма иреннәрен нәкъ Мэрилин Монроныкы кебек кабарту турында хыялланучы хатын-кызларның инде куанып өлгерүе була, тире астына парафин кертүдән гыйбәрәт булган тәҗрибә дә уңышсыз нәтиҗәгә дучар була. Шәмнәр җитештерү өчен иң яхшы материал саналган парафин, ни гаҗәп, ирен кабарту өчен бармый икән... 1911 елда галимнәр тарафыннан вазелин һәм парафинның косметологиядә кулланылырга яраклылыгын инкяр итүче фәнни хезмәтләр башкарылып чыга. Вазелин һәм парафин – тулысынча синтетик матдәләр. Шул сәбәпле, кешенең тиресе астына керү белән, организм әлеге синтетик матдәләрне чит итә, алар белән «көрәшә» башлый. Тире астында ялкынсыну процесслары башлана. Вакыт узган саен вазелин һәм парафин кебек матдәләр тире астында бит буйлап «шуыша», күчеп йөри башлый, пациентның йөзе деформацияләнә, гарипләнә. Иң аянычлысы – тәҗрибәдә катнашкан пациентларның берсенә дә ярдәм итә алмыйлар, дистәләгән хатын-кызның йөзе мәңгелеккә гарип кала. 1940 елда исә күкрәкләрне зурайту, биткә инъекцияләр ясау өчен Япониядә силикон нигезендәге биополимерлы гель куллануны уйлап табалар. АКШта әлеге ысул 1960 елларда зур популярлык казана. Ә 1990 елларга мода Россиягә дә килеп җитә. Әмма силикон да инъекцияләр ясату белән мавыгучы гүзәл затларның күңелен кайтара. Берничә ел узганнан соң гель шулай ук тире астында күчеп йөри, битнең аскы өлешенә таба шуыша башлый, йөзне ямьсезли, гарипләндерә. 1990 елда, ниһаять, барлык критерийлар буенча да камил, эстетик косметологиянең барлык таләпләренә җавап бирүче зыянсыз уникаль матдә – гиалурон кислотасы косметология өлкәсендә гамәлгә кертелә. Гиалурон кислотасын беренче тапкыр 1934 елда галимнәр Джон Палмер һәм Карл Мейер үгез күзенең пыяласыман тәнчегеннән бүлеп чыгара. Ул дерманың төп компонентларының берсе: гиалурон кислотасы тән тиресенең су балансы өчен җавап бирә, дымлылык дәрәҗәсен саклый, тәнне сәламәт һәм матур кыяфәт белән тәэмин итә. Димәк, организмның табигый составына кергән гиалурон кислотасы кеше организмы өчен зыянсыз гына түгел, хәтта файдалы да булып чыга. Шулай итеп, 1990 елда гиалурон кислотасы эстетик медицинада һәм косметологиядә үзенең уникаль дымлылык дәрәҗәсен саклаучы, антисептик һәм антиоксидант үзлекләре ярдәмендә киң кулланылыш таба. Бүгенгәчә әлеге матдә косметология өлкәсендә төрледән-төрле максатларда кулланыла. Бүген иреннәрне кабарту, җыерчыкларны тутыру, борын, маңгай, ияк, яңак контурларын төзәтү өчен кулланылучы гельләр – филлерлар нәкъ менә гиалурон кислотасы нигезендә.
«Ирен кабарту процедурасы күңелсез тәмамланырга мөмкин»
Димәк, бүген иреннәр, борын, маңгай, ияк, яңак контурларын һәм зурлыгын төзәтү процедурасы – контурлы пластика зыянсыз һәм хәтта файдалы матдә нигезендәге составлы препаратлар ярдәмендә башкарыла. Хәзерге филлерлар (инглиз теленнән «fill» – тутыру) – укол ярдәмендә тире астына кертелә торган гель консистенциясендәге махсус препаратлар лаборатория шартларында синтезланган чиста гиалурон кислотасыннан җитештерелә. Шулай ук, филлерлар төрле эндотоксиннардан чистарту системасын уза, шул сәбәпле беркайчан да диярлек аллергия реакцияләре тудырмый.
Бүгенге көндә ирен кабарту өчен кулланылган препаратларның зыянсыз һәм ышанычлы булуын ачыкладык. Ә ирен үстерү процедурасы, гомумән, ничек башкарыла соң? Әлеге процедура кемнәрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерә ала? Ә кемнәргә бу процедураны катгый рәвештә ясатырга ярамый? Иренгә филлер кадату авырттырамы? Анестезия ясаламы?
Әлеге һәм башка сораулар белән Казанның иң яхшы косметологларыннан саналган Кристина Григорьевага мөрәҗәгать иттем.
Кристина, иреннәрне контурлы пластика ярдәмендә кабарту процедурасы ничек башкарыла?
Махсус укол ярдәмендә тире астына филлер – гель формасындагы препарат кадатыла. Гадәттә, иң беренче процедура вакытында 0,5 мл препарат кадала. Иреннәрнең табигый формасы һәм зурлыгы бик нечкә һәм кечкенә булган очракта тулы 1 мл препарат кадалырга мөмкин. Әмма беренче процедура вакытында моннан күбрәк кадалмый.
Процедура озак башкарыламы?
Процедура, гадәттә, бер сәгатьтән озакка сузылмый. Шушы бер сәгать дәвамында пациентка консультация үткәрү, анамнез җыю, анестезия һәм процедура үзе башкарыла. Иренгә филлер кертү процессы үзе 15-20 минут тәшкил итә.
Иренгә филлер кертү авырттырамы?
Ирен кабарту артык авырттыра торган процедуралардан саналмый. Укол ярдәмендә филлер кадау алдыннан пациентның иреннәренә анестезия ясала – лидокаин нигезендәге составлы махсус крем сөртелә.
Иреннәрне үстергәч, эффект озак сакланамы?
Бу индивидуаль әйбер. Гадәттә, эффект берәр ел дәвамында саклана. Филлерларны җитештерүче эффект 1,5 - 2 ел сакланачак, дип вәгъдә итә. Әмма моңа ышанырга ярамый. Без барыбыз да актив тормыш рәвеше алып барабыз. Спорт белән шөгыльләнәбез, стресс кичерәбез, сауна һәм мунчаларга йөрибез, спиртлы эчемлекләр кулланырга мөмкинбез. Болар барысы да метаболизмны тизәйтә. Димәк, филлерның организмнан чыгарылуы да тизәя. Димәк, эффект 9-12 ай дәвамында сакланачак.
Процедура кемнәрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерә ала?
Ирен үстерү процедурасы 18 яше тулган һәм иреннәренең формасын һәм зурлыгын үзгәртү теләге булган гүзәл затлар өчен туры килә. 35-40 яшьтән соң иреннәре элекке үлчәмнәрен югалткан хатын-кызлар өчен аеруча файдалы.
Ә кемнәргә әлеге процедураны катгый рәвештә ясатырга ярамый?
Ирен кабарту процедурасын 18 яше тулмаган, йөкле һәм сабый имезүче аналарга, хроник авырулары булган, герпес авыруының ялкынсыну стадиясендәге һәм эпилепсия белән авыручы хатын-кызларга ясатырга ярамый.
Минем бер танышыма филлерны иреннәрнең контуры буенча кадаганнар, ә икенче танышыма – гельны иреннәрнең үзәк өлешенә керткәннәр. Кайсы дөрес, ә кайсы дөрес түгел?
Филлерны иреннәрнең контуры буенча да, үзәк өлешенә дә кертергә ярый. Ирен кабартуны төрле техникада башкарырга була. Иреннәргә матур контур ясарга кирәк булганда филлерны контур буенча кертәбез, ә калынлык һәм зурлык җитмәгәндә – үзәк өлешкә кадыйбыз.
Нишләп филлер керткәннән соң иреннәр шешә һәм артык зур булып кабара?
Бу нормаль күренеш. Ирен үстерү процедурасы иреннәрнең берникадәр шешүе белән тәмамлана. Беренчедән, анестезия ясау өчен кулланыла торган крем иреннәрне бераз шештерә. Икенчедән, иреннәр энә белән кадала. Бу травмага китерә. Иреннәр шешенеп кала. Өченчедән, филлерны тире астына керткәч, без иреннәргә бармаклар ярдәмендә яхшылап массаж ясыйбыз. Бу филлерның тире астында дөрес утыруы өчен эшләнә. Массаж аркасында иреннәр шулай ук бераз кабарып кала. Бу куркыныч түгел. Иреннәрне кабартканнан соң, аларның шешенүе бер-ике тәүлек эчендә юкка чыгачак.
Иреннәрне кабартканнан соң реабилитация ничек үтә?
Иреннәрне кабарту процедурасыннан соң 7-10 көн дәвамында бераз авыртып торырга, шешенүе сакланырга мөмкин. Моннан тыш, иреннәрнең берникадәр күгәрүе дә бар. Күгәрекләр энә белән кадалганга күрә килеп чыккан травма аркасында барлыкка килә. Бу этапны сабырлык белән үткәреп җибәрергә кирәк.
Иреннәрне кабартканнан соң нәрсә эшләргә ярамый?
Процедурадан соң 10-14 көн дәвамында спиртлы эчемлекләр кулланырга, сауна һәм мунчага, солярийга барырга, үбешергә, каты ризыклар ашарга катгый рәвештә киңәш ителми!
Иреннәргә филлер керткәннән соң ирен эчендә төерләр, шарчыклар пәйда булырга мөмкин. Белгәнемчә, бу шактый еш очрак.
Әйе, шарчыклар барлыкка килүе мөмкин. Әмма бу нормаль күренеш түгел! Шарчыклар, төрле тыгызлыклар, төерләр булырга тиеш түгел. Иреннәр йомшак, сусыл булырга тиеш. Әлбәттә, процедурадан соң пациент ашый, эчә, иреннәрен тешләп алырга мөмкин. Шул сәбәпле кайвакыт шарчыклар килеп чыга. Моны булдырмас өчен пациент саграк ашарга, эчәргә тиеш. Моннан тыш, мин пациентларыма массаж ясарга өйрәтеп җибәрәм.
Ә шулай да төерләр килеп чыкты ди. Пациентка хәзер нишләргә?
Мондый очраклар минем тәҗрибәмдә сирәк була. Чөнки процедурадан соң мин пациентларым белән элемтәдә булам. Алар миңа көн саен диярлек үз-үзләрен ничек хис итүләре, иреннәренең нинди халәттә булуы хакында язып торалар. Мин үзем башкарган һәр эшне контрольдә тотам, нәтиҗә өчен җавап бирәм. Минем пациентларым я үзләре мин өйрәтеп җибәргәнчә массаж ясыйлар, я моның өчен минем клиникага киләләр. Әгәр дә инде төерләр шулай да барлыкка килгән икән, моны төзәтергә була.
Иренне үстергәннән соң филлер өске ирен өлешендә җыелып, «мыек» китереп чыгара ала. Бу очракта нишләргә?
Әйе, филлер ирен астында шуышып, күчеп йөри ала. Моның нәтиҗәсендә гель өске ирен өлешендә җыелып, «мыек» китереп чыгарырга мөмкин. Моны шулай ук төзәтергә була.
Филлерны иренгә кадаганнан соң кире чыгарып буламы?
Була, әлбәттә. Ирен эчендә төерләр, шарчыклар, филлер өске ирен өлешендә җыелып «мыек» китереп чыгарганда, пациент иреннәре белән канәгать булмаган очракта, яисә иреннәрен янәдән башка косметологта башка препарат ярдәмендә ясатырга теләгәндә, косметолог филлерны иреннән чыгара ала.
Бу процедура ничек башкарыла?
Ирен эчендәге филлерны таркатыр өчен махсус препарат – гиалуронидаза кулланыла. Әлеге препарат шулай ук укол ярдәмендә ирен эченә кадала. Моннан соң ирен шактый каты шешә. 2-3 көн дәвамында иреннәрнең шешенүе юкка чыга. Моның белән бергә ирен эчендәге филлер да юкка чыга.
Ирен кабарту ничә сумга төшә?
Казан шәһәре буенча әлеге процедурага бәяләр 9 меңнән 18 меңгә кадәр булырга мөмкин.
Ирен кабарту процедурасы зыянлымы?
Әлбәттә. Бит белән башкарылган теләсә кайсы косметологик манипуляция күпмедер дәрәҗәдә зыянлы. Пациент моны аңлап әлеге адымга бара. Процедураны башлар алдыннан пациентка консультация үткәрелә. Монда аңа барлык нечкәлекләр аңлатыла. Ирен кабарту процедурасы күңелсез тәмамланмасын өчен әлеге эшне югары квалификацияле, белемле, ышанычлы косметологка тапшырырга кирәк. Әмма косметология тәҗрибәсендә төрле очраклар бар. Әлеге процедура чыннан да бик үкенечле тәмамлана ала. Шуңа күрә әлеге адымга аек акыл белән бару мөһим. Әмма гүзәл затларыбызны тынычландырасым килә: бүгенге көндә югары медицина белеме, косметологик белеме булган ышанычлы мастерлар шактый. Шундый косметологка мөрәҗәгать иткән, процедурадан соң мастерның киңәш-күрсәтмәләрен үтәгән очракта, һичшиксез, барысы да яхшы узачак. Без – хатын-кызлар барыбыз да табигать тарафыннан матур затлар итеп яратылганбыз. Матурлыгыбызны дөрес итеп саклый һәм ассызыклый белергә генә кала. Ә иң мөһиме – бәхетле булыйк, кызлар. Бәхет безне барлык уколлардан да матур күрсәтә!