Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Клара Булатова истәлегенә: «Казаныгызга килсәм, сезне ду китерер идем», – дия иде»

Чичән шагыйрә, Тәнәкә... Татарстаның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Клара апа Булатова китеп барды. Аңа 18 мартта 89 яшь тулды. Бүген шагыйрәне ире белән яшәгән авылында – Яңа Нәдер зиратына җирлиләр.

news_top_970_100
Клара Булатова истәлегенә: «Казаныгызга килсәм, сезне ду китерер идем», – дия иде»
фото: Рамил Гали/архив. 2018 елгы фото

Хәбәрчебез аның белән аралашып яшәгән кешеләргә шалтыратып, хатирәләр барлады. Аның белән бер чорда университетта укыган, аның шигырьләренә гашыйк булып, аларны яттан укып яшәгән Роза Яппарова, Клара Булатованың укучысы булып, аның йогынтысында иҗат юлын сайлаган Атлас Гафиятов, аның тагын бер укучысы Ләйсән Сафина һәм, әлбәттә, Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабырдан кыскача гына хәтер-хатирә.

1993-2020 елларда «Әкият» татар дәүләт курчак театры директоры булган Роза Яппарова: «Клара Булатова – мәхәббәт турында яза торган иң талантлы шагыйрәләрнең берсе иде. Укыганда, безнең бүлмәгә Роза Туфитуллова янына бик керә иде – алар бер группада укыдылар. Хәсән Туфанның аңа язган шигырьләрен сөйли иде. Ул вакытта ул шигырьләр беркайда да басылмаганнар иде. «Мин түгел, ягымлы тавышыңны күптәннән сагынды телефон, мин түгел, чәчәкләр көтәләр...» Хәсән абый рифмалары бит инде, аның шигырьләре.

Клара Булатованың мәхәббәт турындагы шигырьләре искиткеч, алар басылган, кабатлап тормыйм. Ачуы килгән мизгелләрдә мондыйларын да укый иде: «Чисталыкмы миннән дәгъвалыйсыз, сез бит аны миннән үзегез кан саркытып тартып алдыгыз бит – мин түздем бит, сез дә түзегез», – дигән юллары хәтеремдә.

«Үзем белгән бөтен ир-атларны

Мостовойга тезеп яткырып,

Өсләреннән биеп үтә алам,

Үкчә эзен генә калдырып!» –

дип тә язган. Кирәксә, ул – бик усал итеп әйтә алган шагыйрә. Гомумән, аның шигырьләре көчәнеп язган әйберләр түгел. Ул Яңа Кәшердә укытты (Әлмәт районы – ред.). Укучылары аны бик ярата иде, янына да килеп йөриләр иде. Татар әдәбиятын яраткан кешеләр әзерләгән кеше инде ул. Чын укытучы! Нәрсә сөйләсә дә кызык итеп сөйли. Ул беренче дипломын шигырь итеп язган булган. Кабул итмәгәч, яңадан язган. «Неординарная личность», русча әйткәндә. Бик белемле, аның белән аралашу бик кызыклы иде, шаккатып, авызына карап тыңлап торырлык. Татар поэзиясендә якты эз калдырган шагыйрә. Урыны оҗмахта булсын!»

«Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире Атлас Гафиятов: «Ул – Аллаһы Тәгаләдән зур талант бирелгән сирәк кешеләрнең берсе иде. Университетта диплом эшен дә шигырь белән язган кеше бит ул. Андый хәл университет тарихында булмагандыр инде. Гомере буе мәктәптә балалар укытты: мин укыган Яңа Кәшер мәктәбендә, Колшәриф авылында, Түбән Мактама мәктәбендә, Әлмәт гимназиясендә укытты. Сарман, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск якларында юктыр инде ул очрашуларга бармаган мәктәпләр. Табигатьтән шагыйрь! Шагыйрьлеге өстенә феноменаль хәтер! Дәрестә Тукай, Такташ, Туфан шигырьләрен магнитофон язмасына яздырылган кебек укый иде. Бу 3 шагыйрьне ярата иде. Ул, тик торганнан, янда басып торган кешеләрне кертеп, шигырь чыгара башлый ала иде.

Әле җыентыкларын карап утыра идем, дөньялык һәм үлем турында язылган шигырьләре дә бар икән шул.

Миңа журналистика юлыннан китәргә ул этәргеч ясады, дип уйлыйм. Мин, физкультура укытучысы булам, дип хыялланып йөрдем-йөрдем дә журналистикага барып кердем. Бу – аның йогынтысы. Мин генә түгел, Камәрия Кәримова, Рәйхана Мирсәетова һәм тагын күп укытучылар чыкты, журналистика юлын сайлаган кешеләр дә бик күп.

Клара апа белән шалтыратышып тордык, соңгы вакытта сөйләшә алмый башлаган иде. 18 мартта туган көне белән котлаганда да сүзләрне өзеп-өзеп кенә сөйләшә иде.

Бүген иртән генә ире Нәфис абый шалтыратты. Ул, аягы шешеп, үзе дә операция ясаткан иде. Ул унынчы яртыда шалтыратты, 10 тулып киткәч, «Клара апа китеп барган» дип, сеңелкәш шалтыратты. Нәфис абый үзе дә була аламы әле? Үзем дә хастаханәдә йөрим әле, иртәгә җирләсәләр, кайтыр идем. Бүген булса, кайта алмыйм, үкенечкә кала».

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR директоры Ләйсән Сафина: «Клара апа белән бәйле булган хатирәләр чынлап та аз түгел, иң беренчесе: Риза Фәхретдин исемендәге Әлмәт татар гимназиясендә укыганда татар теле дәресләренә, кунак итеп, Клара апаны чакыралар иде. Иң кызыгы шунда: аның шигыре кайда бетеп, үз сүзе кайда башланганны без аңламыйча да кала идек, чөнки ул һәрвакыт рифма белән сөйләшә иде.

Клара апа бик уникаль кеше иде, ул бит безнең Әлмәт телевидениесендә күп еллар дәвамында «Җомга» тапшыруын алып барды. Аны Әлмәттә белмәгән-танымаган бер кеше дә юк. «Дулкыннар» иҗат бәйгесен оештырганда әйткән бер сүзе истә: «Мин Әлмәттә калып кына әрәм булганмын, Казаныгызга килсәм, сезне ду китерә идем», – дигән иде. Бу – чыннан да шулай. Бик зур талант иясе. Чичән шагыйрә. Әйткән һәр сүзе үтемле, шундый аңлаешлы һәм тирән фикерле иде.

Казанда яшәп иҗат иткән булса, Клара апа нинди булыр иде, дигән сорауны үз-үземә бирәм дә, үз сүзен әйтү ягыннан Нәҗибә Сафиналардан ким булмас иде, миңа калса. 80 яшьлеге уңаеннан Язучылар берлегендә матур кичә уздырганнар иде. Ул шунда әллә 40, әллә 50 яшьлегенә тегелгән зәңгәрсу күлмәген киеп килде. 80 яшенә җитеп, шул фигурасын саклап, кием мәсьәләсендә бик игътибарлы, һәрвакыт оригиналь киенә торган, чәчен бик матур карап йөртә торган нәзакәтле ханым иде.

Без дә, Клара апаның 80 яшьлегенә багышлап, «Дулкыннар» исемле республикакүләм бәйге оештырдык. Шушы бәйгегә килгәч, Клара апа бөтен катнашучы кызлар-егетләрнең җилкәсеннән кагып, бик игътибар белән концертны карап, риза-бәхил булып, Әлмәткә бер кочак чәчәкләр күтәреп кайтып киткәнен хәтерлим.

Клара апаның китүе – зур югалту. Әле шалтыратышып, хәбәрләшеп торганда «үз утарымда ятам инде» дип, трубканы ала иде. Урыны җәннәттә булсын!»

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, драматург Равил Сабыр: «Әлмәттә алар 2 байрак иде инде: Саҗидә Сөләйманова белән Клара Булатова. Клара апа соңгы вакытта авырый иде, хәлен белешеп тордык, барып йөрдек, булыша алган кадәр булыштык та. Чәчәкләр алып килгәч, «чәчәкләр яратам» дип, сөенеп кабул итә иде. Бүген җирлибез инде – улы бүген дип хәл итте».

Автордан

2018 елда аның белән сөйләшергә Әлмәт районының Нәдер авылына махсус килүем искә төште. «Мин авылда утарбикә булып яшәп ятам», – дип сөйләгән иде, үз йортындагы музей бүлмәсен дә күрсәткән иде.

Интервьюдан юллар: «Беләсеңме, иҗатчы хатын-кыз өчен кадерле әйберләр икәүдер ул. Беренчесе – үз иҗатын чыгару һәм укучысына күрсәтү – олы бәхет, икенчесе һәм иң олысы – гаилә бәхете. Гаилә бит ул – дәүләт эчендәге дәүләт. Балалар булу, оныклар булу... Мин шулай уйлыйм һәм бабайның командалык итүенә түзәргә тырышам. Чөнки ул – ир-ат. «Ир хакы – тәңре хакы», – дип яшәргә тырышам».

Аның Хәсән Туфанның музасы булуын искәртеп, шул хакта да сораган идем: «Миңа язган бер хаты «Ул нәкъ менә синең шикелле» дип атала иде. Аны Әнвәр Бакиров көйгә салды, һәм «Әйткән идең» дигән җыр итеп җырлыйлар.

«Әйткән идең: «Әгәр сөя калсаң

Миннән башка берәр бүтәнне,

Сөй… бары тик миннән яхшыракны,

Сөймә ләкин миннән түбәнне»...

«Нәкъ синдәйне көтте йөрәгем», – дию – Луиза апага атап әйткән сүзләре иде.

«Юлыктым мин, Лулу, бер чәчәккә,

Көтмәгәндә, уйламаганда,

Нәкъ синдәйгә, синең шикеллегә,

Әйтерсең лә синең дәвамга…

«Нишләргә соң?» – дигән сорау белән

Киләм менә рәсемең каршына…

Үзең булсаң әгәр, мондый уйлар

Килер идемени башыма?!»

«Нәкъ синдәй» дигәне – аның Тәнәкәсе иде инде. «Аның Тәнәкәсе мин идем», – дип әйтә алмый идем әле ул вакытта. Мин шактый вакыт аны үземә кабул итергә куркып йөрдем...»

«Соңгы юлга безне озатканда,

Якыннардан кемдер бәя бирер.

Анысы – сүздә. Әмма хак бәяне

Чынбарлыкта әйтер гомер үзе...» –

дип язган Шагыйрә.

​Клара Булатова күренекле татар шагыйрәсе, укытучы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе. Ул 1936 елның 18 мартында Татарстанның Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килгән.​

1954 елда Сарман урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Клара Булатова Түбән Ләшәү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. 1969 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аннары ул Әлмәт районының Колшәрип, Яңа Кәшер, Түбән Мактама авылларында, шулай ук Әлмәт шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1978 елда РСФСР Мәгариф министрлыгы тарафыннан «укытучы-методист» исеме бирелә. 1991-2001 елларда Әлмәт татар гимназиясендә, 2002-2012 елларда Әлмәт муниципаль институтында укыта. Укытучылык эшчәнлегенә 40 елдан артык гомерен багышлый. ​

Клара Булатованың беренче шигырьләре 1956 елда «Ялкын», «Азат хатын», «Казан утлары», «Чаян» журналларында басылып чыга. 1967 елда беренче шигырьләр җыентыгы «Язлар алда әле» дөнья күрә. Аның иҗатында мәхәббәт, туган як, хезмәт, табигать, балалар дөньясы кебек темалар төп урынны били. Балалар өчен язган әсәрләре арасында «Марс китабы» (1982), «Камилә дигән матур кыз» (2009), «Курка димәгез мине» (1994) кебек китаплар бар. Аның шигырьләренә язылган җырлар да киң танылу алган. ​

Җәмәгать эшчәнлеге һәм бүләкләр: Клара Булатова 1970 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1986 елда «ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә. 1994 елда Рафаил Төхфәтуллин премиясе, 2007 елда Саҗидә Сөләйманова премиясе, 2015 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты була. 2019 елда «Татарстанның халык язучысы» исеме бирелә.

Шунысын да әйтергә кирәк: татар әдәбиятының бай тарихында Клара Булатова белән Хәсән Туфанның мөнәсәбәтләре әһәмиятле урын тота. Клара Булатова, яшь талантлы шагыйрә буларак, татар әдәбиятының олы классигы Хәсән Туфан өчен илһам чыганагы муза булып торган. Алар арасындагы мөнәсәбәтләр фәкать иҗади дуслык кына түгел, тирән рухи якынлыкка нигезләнгән. Хәсән Туфан үзенең соңгы иҗат чорында Клара Булатовага зур хөрмәт һәм мәхәббәт белән карый, аңа багышлап шигырьләр яза.

Клара Булатова үз истәлекләрендә Туфанның аңа иҗатында күп тапкырлар ярдәм итүен, аны рухландырып торуын, киңәшләр бирүен искә ала. Хәсән Туфанның Клара Булатовага язган шәхси хатлары һәм багышланган шигырьләре алар арасындагы мөнәсәбәтләрнең ихласлыгын дәлилли.

Шулай итеп, Клара Булатова Хәсән Туфан өчен гади шәкерт кенә түгел, ә чын мәгънәсендә аның иҗади музасы һәм рухи иптәше була. Бу мөнәсәбәт икесенең дә иҗат юлына үзенчәлекле эз калдыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100