news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кияүгә чыгарга теләүче кызларга яучыдан 3 нәсыйхәт: «Бай егет сайларга киңәш итмәс идем»

Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе һәм яучы Наилә Җиһаншина кияүгә чыгарга теләүче кызларга 3 киңәш бирде. Бу хакта ул «Интертат» оештырган «Тиң парыңны ничек табарга?» дигән дискуссия-очрашуда сөйләде.

news_top
Кияүгә чыгарга теләүче кызларга яучыдан 3 нәсыйхәт: «Бай егет сайларга киңәш итмәс идем»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Беренчесе, ир-атның әнисенә карата булган мөнәсәбәтенә карарга. «Мин һәрбер кызга шундый киңәш бирәм. Әнисен тыңлыймы бу ир-ат? Әгәр дә әнисен тыңласа, сине дә яратачак. Кыз бала әнисенә кычкыручы, каршы чыгучы ир-атны сайласа, ул ир-ат хатынына да нәкъ шундый мөнәсәбәттә булачак. Үземнең булачак ирем белән аралашып-күрешеп йөргәндә, миңа иң тәэсир иткәне, йөрәгемнең ныграк тибә башлавы сәбәбе – әнисе турындагы сүзләре. Аның турында сөйләгәндә, күзләреннән яшьләр акты аның – шул вакытта мин аңа гашыйк булдым. 30 ел бергә яшибез, бер дә үкенгәнем юк. Аның әнисенә булган мәхәббәте миңа да иреште», – диде ул.

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да «ир-ат нәселендә, гаиләсендә хатын-кызга нинди мөнәсәбәт булса, үзен шулай тотачак» дигән фикерне хәдис белән исбатлады.

Икенчесе, социаль челтәрләрдә ачык фотолар урнаштырмаска. «Һәрберебез интернетка иң матур фотоларын куя. Ул фотоларда гаүрәтләрегезне каплагыз! Ир-атлар сезне җенси мөнәсәбәтләр өчен генә түгел, ә сезне шәхес буларак, эчке дөньягызны яратсыннар», – дип аңлатты ул моны.

Өченчесе, бай ир-ат эзләргә түгел, ир-атның һөнәрле булу-булмавына карарга кирәк. «Мин бер кызга да байны сайларга, көтәргә киңәш итмәс идем. Төрле кешеләр белән аралашам, бай гаиләләргә дә керәм, әмма мин аларны бик бәхетле димәс идем. Күбесендә бәхет юк. Ә нәрсәгә ул акча, әгәр дә ул сине бәхетле итмәсә?! Ир-атны сайлаганда аның һөнәрле булу-булмавына карарга кирәк. Шуңа күрә, бай буласың килә икән, күзләреңне мемелдәтәсең дә авызыңны йомасың, ә бәхетле буласың килсә, гади, үзең кебек, намуслы кешене сайларга кирәк», –дип йомгаклады яучы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар