Кияүгә чыгасым килә! (Зилә Батырова)
Мин аңа үлеп гашыйк булдым. Мәхәббәтем кайсы вакытта кабынганлыгын да аңламыйм, әмма аның миңа битараф булмавы әллә кайчан сизелә иде инде.
Хатын-кызга карата булган хөрмәте, тәмәке тартмавы, хәмер белән якынлашмавы аңа карата хөрмәт уятты. Читтән генә күпме сынадым, вакытны күпме генә сузып гашыйк булмаска тырышсам да, барып чыкмады — мәхәббәт җепләре барыбер аңа тартып китерде.
Бер-беребезгә сөю хисләрен аңлатканда салкын кыш иде. Сөюдән пешкән, салкыннан туңган иреннәр бер-берсенә үрелгән чактагы йолдызлы зыкы төн әле дә күз алдында.
Сөюебез шулхәтле көчле иде, аны язып та, күрсәтеп тә аңлатып бетерерлек түгел. Күрешү сәгатьләре җитүне көткәндә йөрәк ярсып-ярсып тибә, ә күрешкәч утлы кочакка ташланган кебек була идем. Ул да сөя, аңа да минем белән рәхәт. Мин моны җаным-тәнем белән сизәм.
Төрттереп тә карыйм, турыдан бәреп тә, тик җавап һаман шул ук: «Өлгерербез әле, матурым, ашыкма».
Сихри төннәр, татлы мизгелләр белән вакыт та алга атлады. Ике ел, аннан өч, аннан дүрт ел үтте. Мин югары уку йортында белем алам. Аны тәмамламыйча кияүгә чыгу турында сүз дә булырга тиеш түгел! Ничек түзәргә?! Ничек шушы вакытны тизрәк үткәрергә дә, ничек тизрәк яратканымның сөекле хатыны булырга?
Мин шушындый уйлар белән янып йөргәндә яраткан кешем бу турыда уйлап та бирмәгән икән! Тормышымдагы беренче ялгышлык: без өйләнешмәгән килеш бергә яши башладык. Укуым бара, ул эшли, кечкенә генә бүлмәдә торабыз. Өйләнешү бүтән планга күчте, болай да рәхәт ич! Ике ел укуны төгәллисе бар дигән сәбәп белән никах, язылышу турында уйламадык. Тора-бара уку да бетте, диплом кулда… рәхәтләнеп сөенеп яшисе урында әле һаман никах укылмаган, язылышмаган килеш яшәвебез минем эчемне пошыра башлады. Бергә укыган сабакташларым әкренләп берәм-берәм кияүгә китеп барды, ә мин яраткан кешем була торып һаман «утырам».
Ә хисләр шул ук. Юк, ул миңа карата сүнмәде, сүрелмәде. Әмма нишләптер тәкъдим ясарга ашыкмый. Акчасы юк дисәм, сәбәп аңарда түгел икәнен дә яхшы аңлыйм. Төрттереп тә карыйм, турыдан бәреп тә, тик җавап һаман шул ук: «Өлгерербез әле, матурым, ашыкма».
Ташлап та китә китә алмыйм ичмаса! Барыр җирем юк, рәтле эш тә күзгә күренми әле. Кая барып бәрелергә белмәгән бер чакта башыма күрәзәчегә барып карарга дигән уй килә. Ә алар бу заманда бик күп! Әмма куркыта да… Әгәр «тиздән үләсең, нигә сиңа кияүгә чыгарга» дисә…
Шулай да бер вакыт эшемдәге хезмәттәшләремнең котыра-котыра күрәзәчегә йөрүләре турында белеп алдым. Бу Аллаһ Тәгаләнең миңа бер билге җибәрүе булгандыр дип уйлап, мин дә кешедән калышмаска булдым. Бөтен нәрсәне дөрес әйтеп бирә торган кеше барлыгы турында сөйләүләре мине битараф калдырмады. Барысы да ошаткан, бөтенесенә дөрес әйткән, димәк бик яхшы күрәзәче булырга тиеш дип мин дә шушы хатын янына барырга тәвәккәлләдем. Билгеле, берәүгә дә әйтеп тормадым.Эһ, әгәр боларны Аллаһ Тәгаләнең мине сынап карар өчен генә җибәргән сынаулары дип кабул итеп, күрәзәчегә чапмаган булсам хәерлерәк булмас иде микән?!
Күрәзәче карта ачты. Берничә тапкыр бозыкларны чыгаручы, чистартучыларга йөргән булсам да, алдымда карта ачучылар юк иде әле. Карап торышка кызык та, куркыныч та… Сораулар биргәнне көтмәде — ни ачты шуны әйтеп барды күрәзәче хатын.
Тик мин көткән сорауга җавап кына мине канәгатьләндермәде — туй әле тиз генә түгел, язга гына, ди. «Бер малай, бер кызың булачак».
Боларны ишеткәч, мине башка нәрсәләр кызыксындырмады. «Тагын ниләр беләсең килә», дигән сорауга да, «Юк, бүтәне кирәкми», дип торып урынымнан кузгалдым.
Күрәзәче торган йортның капкасын ябу белән, тамагыма төер утырды. Ни йотып җибәреп, ни елап булмый! Язга кадәр ерак бит әле-е…
Бу елгы җәйнең матурлыгы да тоелмады диярлек. Шулай да тиз генә үтеп китте. Җәй айлары үтсә дә, күңелдәге «теге уй» тынгылык бирмәде. Мин әле һаман кулында дипломы булган, кияүгә чыгарга тилмереп йөрүче бер кыз идем.
Көзгә таба эшемне алмаштырырга туры килде. Моңа кадәр эшкә җәяүләп кенә йөрсәм, хәзер инде яңа, әмма яхшырак эшкә ике транспортта барырга кирәк иде. Ярый, чукынсын, шулай булсын!
Ә беркөнне арып-талып өйгә кайткач, эчемдәге бөтен ачуны, үпкәне белдереп бергә яшәп яткан яраткан кешемә дуладым. Моңа кадәр алай ук тузынганым булмаса да, түзмәдем! Елаш та булды, талаш та…
Шул төнне төшемә моннан берничә ел элек бакыйлыкка күчкән дәү әтием кереп, миңа кисәтү ясады: «Алай ярамый, кызым!»
Икенче көнне кичәге хәлләрдән соң, аннан дәү әтинең дә сүзләре турында уйланып эшем эш булмады.Кәеф тә юк, эш тә бармый…
Яңгырлы салкын, нәкъ минем күңел халәтем кебек көз җиткән икән… Автобуста эштән кайтып киләм. Күңел тулы борчу, хәсрәт… Бүген әллә нигә уйларым туй турында түгел… Дәү әтинең сүзләре турында. «Кара, барысын да белеп, күреп, ишетеп яталар икән мәрхүмнәр дә. Борчыдым инде, дәү әтием, кичер! Әмма нишләргә соң? Белә торып гөнаһ кылып ятып булмый бит»…
Капма-каршылы урындыкларның берсенә нәкъ каршыма ук бер олырак яшьтәге бабай килеп утырганын сизми дә калганмын. Сизмәс тә идем, әллә нишли: пошкыра, тәрәзәләргә йодрыгы белән төя, башларына суга… Акылга сайрак ахры, дип уйлап, ямьсез уйларымнан бүленеп шулай да игътибарым аңа юнәлде. Үзем аңа карыйм, үзем тәрәзәдән күзем алмыйм. Әзрәк шүрләтә башлады. Күчеп утырыйм, булмаса дип урынымнан торган идем, бабай миңа эндәште:
— Вот ты этого сильно хочешь, а он не хочет. Не то, что не хочет, а его что-то останавливает, только я не могу понять, что?
Баскан җиремнән шып итеп шул ук урыныма килеп утырдым.
— Вы это мне говорите?
— Ну, а кому же еще? Рядом больше никого нет…
Кызык та, куркыныч та… Бабай бит минем уй-теләкләрне укыган! Үземнең дә яраткан кешемнең ни өчен өйләнергә ашыкмавым беләсем килә.
«Кызым, мин монда туй күрмим әле, бәлки бер елдан, бәлки ел ярымнан… Әмма ул сине шулхәтле ярата, мәхәббәтендә бер дә шикләнмә! Ул сине ташламас!»
Бабай кулымны сорап алды… Андый нәрсәләрдән бик шикләнәм, әмма учларымны аңа караттым.
— Кызым, мин монда туй күрмим әле, бәлки бер елдан, бәлки ел ярымнан… Әмма ул сине шулхәтле ярата, мәхәббәтендә бер дә шикләнмә! Ул сине ташламас! Һәм үзең теләгәнчә: синең игезәк кызларың булачак. Аларны табуга, син минем турында искә төшерерсең… Мин сине бәхеткә таба борып җибәрдем, шикләнмә, бәхетле бул, — дип әллә үз тукталышында, әллә ялгышып бабай төшеп тә калды…
Авызымны ачтым да катып калдым… Игезәк кызлар турындагы теләкләрем әле би-ик еракта иде, шуны да күреп алды бабай. Нәрсә ди? Ярата, ди! Туй бер елдан, ди…
Кош тоткандай өйгә кайтып җиттем. Пыр тузып иртән өйдән чыгып киткән кеше түгел идем инде мин. Сөйгәнем дә аптырады… Әмма үзем белән булган бу хәлләрне аңа сөйләмәдем!
Бабай белән күрешкәннән соң, әзрәк тынычланып калган кебек идем, берәр айлап вакыт үтте микән, җеннәр тагын котырта башлады. Мөгаен, көзге депрессия дигәннәре шушы буладыр…
«Булды, җитте, синсез авыр булачагын белсәм дә, мин китәм! Минем дә сөекле хатын буласым, балалар алып кайтасым килә!»
Тәки бер ел үтте… Тормышыбызда бернинди үзгәреш юк… Үзем дә әзрәк тынычланып калдым кебек. Тагын яңа эшкә урнаштым: акчалы, дәрәҗәле урын. Күңелләр үсеп киткәндәй булды. Әлбәттә баштарак авырга туры килде: күп укыттылар, өйрәттеләр. Бу эшне дә ташлармын дип уйлап йөри идем, әмма тора-бара ияләнелде. Иң мөһиме — акчасы канәгатьләндерә.
Бар да яхшы гына барган бер мәлдә, хәзер үз көнемне үзем күрә алам дип, мин киемнәремне җыярга тотындым: «Булды, җитте, синсез авыр булачагын белсәм дә, мин китәм! Минем дә сөекле хатын буласым, балалар алып кайтасым килә!». Киемнәр җыйган көнне үк китә алмадым. Аллаһның рәхмәте, бер иптәш кызым: «Таныш психологың юкмы, гаиләмдә проблемалар, психологка күренергә телим», — дип сорый. Бар, әлбәттә! Ә нишләп әле кеше йөргән психологка мин дә бармыйм?! Тиз генә таныш психологым белән элемтәгә кереп, консультация көнен дә билгеләдек.
Барлык сорауларыма җавап, күңел тынычлыгы алып кайттым аңардан. «Кайт та, китәргә дип тутырган киемнәреңне яңадан үз урыннарына куй. Отпусти ситуацию», диде. Шулай иттем дә! Әлбәттә җиңел булмады. Үзем генә ял итәргә дип чит илгә барып тынычланып кайттым. Аерылып торуның да файдасы булды ахры — кияүгә чыгарга тәкъдим ясап тормыйча, бер айдан әти-әниләре белән кыз сорарга килделәр. Тәкъдим ясамавы гомерлек үкенеч булып калса да, монда үземнең гаеп барлыгын беләм — никахсыз килеш бергә яшәргә ризалаштым бит.
Менә шул хәлләрдән соң, чөкердәшеп ир белән хатын булып яшәп ятыш, Аллага шөкер! Балалар үстерәбез. Тормыш булгач төрлесе була, сүзгә килгән чаклар да, чыгырдан чыккан вакытлар да. Вакыт шактый үтсә дә, мине бәхеткә борып җибәргән бабай гына истән чыкмый. Аның «Игезәк кызларың була», дигән сүзләре күңелне кытыклап тормыш буйлап озата килә…