«Китлар карарга барачакбыз» – җәй көне артистлар ничек ял итә?
Татар эстрадасы җырчыларының җәйгә планнары төрлечә икән. Кемдер бөтен Татарстанны айкап чыгарга, кемдер исә кызынып, су кереп, балык тотып, бакча башыннан ары китмәскә җыена. «Интертат»тан сорашу.
Ямьле җәйгә дә аяк бастык. Күпләр әлеге рәхәт ел фасылын отпусклар, яллар чоры буларак көтеп ала, аның һәр көнен истә калырлык итеп уздыру өчен планнар кора башлый.
Татар эстрадасы артистлары быелгы җәйге ялларын ничек уздырырга җыена? Чит илләрне кулай күрәләрме, үзебезнең якларнымы? Татарстанда кайсы урыннардан илһам алалар? Палаткалар белән табигать кочагында ял итүгә ничек карыйлар, «үткән заман» дип санамыйлармы? Шушы сораулар белән артистларга шалтыраттык.
«Әни белән су керәбез, «секретный» урыныбыз да бар»
Зәринә Хәсәншина, популяр җырчы:
Җәй көнендә ял итү өчен иң яраткан урыным, ул әлбәттә инде, үземнең туган ягым – Балык Бистәсе районы. Яллар туры килгән саен, авылга кайтам. Әни белән Чулман буена төшеп, су керәбез. Кеше йөрми, белми торган «секретный» урыныбыз да бар, хәтта.
Әллә олыгаябыз шунда, менә шулай табигать кочагында ял итү - минем өчен идеаль ял. Шул мизгелләрнең кадерен белеп, ләззәт алып, рәхәтен тоеп каласым килә.
Палаткалы ял да бик ошый, ләкин күптәннән алай чыкканым юк инде.
Фото: © Зәринә Хәсәншинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
«Без – артистларның ялы эш белән үрелеп бара»
Зәмирә Рәҗәпова, танылган алып баручы, җырчы:
Әле күптән түгел генә гаиләбез белән Вьетнамнан кайттык. Җәй дәвамында Төркия якларын да әйләнеп кайтырга тырышабыз. Тик быел барырбызмы-юкмы, әйтә алмыйм. Авылга кайтып, түбә, капкаларны алыштырып, тышлап, әнинең йортына ремонт ясыйсым килә.
Башкортстанда яратып бара торган урыныбыз бар. Без җәй саен Бөрьян районына йөзәргә (сплавка) чыгабыз. Табигать белән хозурланып, берничә көн дәвамында көймәләрдә Агыйдел буйлап төшәбез. Төнгелеккә бер авылда, этно стильдәге йортларда тукталабыз.
Танылган композитор Ризван Хәкимовның кызы, җырчы Альбина Хәкимова белән дуслар. Ул Әстерханда тора һәм безне инде күптәннән лотослар карарга чакыра. Быел лотослар чәчәк аткан чорда Әстерханга барып кайту теләгебез дә бар.
Болай урман эчендә, табигать кочагында яшибез. Йортыбыз ял базасы сыман – мунчасы, беседкасы, бассейны бар. Көннәр җылыту белән ашау-эчү дә шул беседкага күчә.
Тик июнь аенда ял итүләр бик булмас әле. Хәзер менә Сабантуйлар чоры, соңрак Башкорстан якларындагы Сабантуйларга күчәчәкбез. Тиздән Новосибирск шәһәренә үзебез эшли торган компаниянең туган көненә китәбез. Кыскасы, без – артистларның ялы эш белән үрелеп бара. Исәнлек кенә булсын.
Фото: © Зәмирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
«Татарстаныбызда да матур җирләр күп»
Марсель Әхмәдуллин, танылган алып баручы:
Җәй безнең өлкәдә эшләүчеләрнең урак өсте булганлыктан, еракларга чыгып китү каралмый. Гаилә белән республикабызда яки күрше-тирә төбәкләрдә йөреп кайтырга тырышабыз. Быел Татарстандагы, аеруча Казан тирәсендәге глэмпингларда буласыбыз килә. Узган атнада Әлмәт якларындагы шактый макталган глэмпингка барган идек. Кичә Казаннан 25 чакрым ераклыктагы глэмпингта ял иттек. Әйтергә кирәк, соңгысы безгә күбрәк ошады. Казаннан әллә ни еракка китмичә дә матур итеп ял итеп була икән. Шулай ук, Казанга якынрак булган саен сервис дәрәҗәсе югарырак икән дигән фикергә дә килдек.
Былтыр Уфаның икенче ягына чыгып, матур җирләрне карап кайткан идек. Андагы табигать Дагыстан, Төркия якларына охшап китә. Самарада да матур ял итү үзәкләре бар, дип сөйлиләр.
Без шулай кызык эзләп йөрибез-йөрибез дә, Татарстаныбызда да матур җирләр күп икән дип уйлый башлыйбыз. Ел саен үзебез өчен күпме яңа урыннар ачыла! Бездә әлеге ял итү системасы шундый нык тамыр җәйде. Аларны йөреп чыгарга бер җәй генә җитми. Татарстаныбызда да шундый матур, цивилизацияле ял итү урыннары тудыру өчен дәүләт тарафыннан ниндидер грантлар да бирелсен иде, дип әйтәсе килә.
Фото: © Марсель Әхмәдуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Ә инде кая да булса ерак якларга китүебез, җәйне озайту максаты белән, октябрь айларына туры килә. Ике ел рәттән машинада Төркиягә бардык, ул инде безнең өчен ачылып бетте бугай. Машина белән ерак юлга чыгуның бер вайбы, рәхәтлеге бар. Аеруча да беренче елы бик күңелле иде, хис-кичерешләр сөйләп аңлатырлык кына булмады. Тик өченче ел рәттән Төркиягә машинада чыгып китәсе килми. Машинада сәяхәт итү бераз паузага куелды. Быел башка берәр илгә бару теләгебез бар. Самолет белән очып, анда арендага машина алып, матур урыннарны карап йөрергә уйлыйбыз.
Палаткалар белән ял итүгә килгәндә, минем гаиләм аның ише әйбергә бик нәзберек. Черки, кош-кортларны өнәп бетермиләр (көлә). Шуңа андый экстремаль ялдан без инде китеп барабыз. Тирә-ягы черкиләрдән, талпаннардан эшкәртелгән зоналарда ял итү күпкә кулайрак. Балалар да шундый уңайлыкларга ияләште: яшәү урыны да уңайлы булсын аларга, иртәнге ашы да булсын. Палаткалар белән соңгы тапкыр Төркиядә, диңгез буенда яшәгән идек. Балалардан «матрасы каты» дип тә, «тавышланалар бит монда» дип тә, төрле фикерләр булды. Алай да, кайвакыт палаткалар корып, Идел буена чыгып китәсе килә.
«Көннәр бакча, өй мәшәкатьләре белән узып китә»
Лилия Муллагалиева, Татарстанның атказанган артисты:
Әлегә каядыр баруны планлаштырмадык. Балаларның спорт юнәлешендәге лагерьлары бар. Берәр атнага авылга да кайтып киләчәкләр. Безнең өй янында да табигать бик матур. Балык тоталар, дус-ишләре белән урамнан кайтып кермиләр. Үзебезнең дә көннәр шул бакча, өй мәшәкатьләре белән узып китә.
Җәй көне, ничек тә вакыт табып, Кырлайга, Болгарга барып, тарихи урыннарны күреп кайтасыбыз килә.
Фото: © Лилия Муллагалиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
«Монда гына ял итәбез»
Нәфкать Нигъмәтуллин, Татарстанның халык артисты:
Чит илләргә кыш көннәрендә барып кайтабыз да, җәй үзебездә генә ял итәбез.
Бакчам бар. Анда чәчәкләр генә утыртабыз. Ял итү, кояшта кызынып, су кереп, ял итү, шәһәр ыгы-зыгысыннан качу өчен махсус сатып алган идек. Идел якында гына. Һавасы да бик әйбәт.
Август аенда озак вакытка гастрольләргә чыгып киткәндә төркем белән палаткалы ял да оештыра торган идек. Болай махсус палаткалар белән табигатькә чыкканыбыз юк.

«Ниятебез – ачык диңгездә балык тоту һәм китлар карау»
Данир Сабиров, Татарстанның атказанган артисты:
Әле күптән түгел генә Миңгәрдә ял итеп кайттык. Мин башкалар сөйләгәндә: «Ул бәягә Төркиягә барырга була бит», – дип бәхәсләшә торган идем. Берничә дустым җыелышып, туган көнемә шунда сертификат бүләк иттеләр. Дөресен әйтим, мин анда шул дәрәҗәдә матур дип уйламаган, көтмәгән идем. Күлләре чип-чиста. Җире генә ничә мең гектар. Табигате искиткеч, Швейцарияң бер якта торсын.
Без бик тә сәяхәт итәргә яратабыз. Күпне күргән кеше – күпне белә. Россиянең төрле шәһәрләрендә булабыз. Кая барсак та, тарихи урыннарга керергә тырышам. Әле күптән түгел генә Мәскәүдә Бородино сугышлары булган урыннарда йөрдек, Самарада Сталин бункерына төштек. Тиздән Санкт-Петербург шәһәренә җыенабыз.
Палаткалы ялга килгәндә, соңгы тапкыр шул рәвешле Мамадыш районында ял иткән идек. Төркемебезнең көнен Нократ елгасы буенда урнашкан ял итү зонасында үткәрдек. Анда трактор арбаларына, атларга утырып бардык. Көймәдә йөрдек, балык тоттык, күчмә мунча кердек. Учак янында төне буе җырлап утырдык. Бик күңелле булды.
Мин үзем ирләр белән генә дә ял итәргә яратам. Быел 8 егет Камчаткага баруны планлаштырабыз. Ниятебез – ачык диңгездә балык тоту һәм китлар карау. Шулай ук джипларда ауга да чыгачакбыз.
Фото: © Данир Сабировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Икенче дусларым исә Төркиянең Каш шәһәренә фрегатта йөрергә чакырды. Фрегат ул – паруслы көймәләрдә йөзә торган спорт төре. Мин җылы якларда да диңгез буенда ятучылардан түгел, әнә шундый актив ялларны кулай күрәм. Бер елны әле Эльбрус тавына да менгән идем. Дөрес, авыр булды, күрәсең, физик әзерлек җитеп бетмәгәндер. Инде бирешәм дигәндә, кулларында тауларга күтәрелгән Рөстәм Нәбиевны күз алдымда тотып кына үз-үземне кулга алдым, тауга менеп җитә алучылар арасында булдым.
Шулай ук компаниябез белән Әстерханга балыкка барырга яратабыз. Анда балык тоту бик күңелле, Идел башкачарак. Балыкны Минзәләдә, Ык буенда да тотабыз. Кышкы балыкка да йөрибез.
Җәй балалар белән дә кая да булса барып кайтырга кирәк булыр. Ләкин андый ялны беркайчан да алдан планлаштырмыйбыз, ул безнең кинәт килеп чыга. Быел Миләүшә үзенең туристик үзәген ачты. Кулай вариантлар килеп чыкса, әлбәттә, «әйдә киттек» диячәк.
Барыгызга да матур, күңелле яллар телибез!